Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Имтихан билетлары..docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
49.54 Кб
Скачать

1 Нче билет.

  1. Үзең турында сөйлә.

  2. Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.

Сәхнәләрдә очкан кош.

Гади татар гаиләсендә туып үскән Рудольф Нуриев Франция, Италия, Америка кебек илләрнең тамашачыларын тезләндерде. “Оча торган татар” бик күп илләр гизде, дөньяның иң зур театр сәхнәләрендә биеде, дан, дәрәҗә яулады.

Бервакыт Париж тамашачылары, аягүрә басып Рудольф Нуриевны ярты сәгать буе алкышлап торалар. Бу вакыйга Гиннесның рекордлар китабына кертелә.

Бөтен дөньяга танылу аңа җиңел генә бирелми.

Рудольфның бала чагы фәкыйрьлектә үтә. 17 яшендә ул Ленинградның (хәзерге Санкт – Петербург) хореография училищесына укырга керә. Үзенең феноменаль сәләте аркасында һәм талантлы педагог Александр Пушкин ярдәмендә, 8 еллык курсны 3 елда бетереп чыга. 1958 нче елда Нуриев (20 яшендә) Мәскәүдә Бөтенсоюз биючеләр кокурсында катнаша һәм күпләрне гаҗәпләндерә. 1961 нче елда Киров исемендәге балет театры белән ул Парижга килә, “Йокыга талган гүзәл” спектаклендә Принц ролен триумф белән башкара һәм Парижда кала.

Рудольф Нуриев бик озак еллар әнисе, апалары белән күрешә алмый. Хатлар яза –җавап килми. Бары тик 25 елдан соң гына Нуриев, азга гына булса да, илгә кайту бәхетенә ирешә.

Рудольф Нуриев Парижда чыккан бер китабында: “...Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып үскән. Димәк, мин мөселман гаиләсеннән булам. Мин үземнең татарлыгымны җаным – тәнем белән тоям”, - дип яза.

тамашачы - зритель

тезләндерде – заставил преклонить колени

Сәхнә - сцена

дәрәҗә - звание,авторитет

алкышлап торалар - аплодируют

фәкыйрьлек - бедность, нищета

җаным – тәнем белән тоям - чувствую душой и телом

  1. Рудольф Нуриев нинди гаиләдә туган?

  2. Ни өчен аны Гиннеслар китабына кертәләр?

  3. Рудольфның балачагы ничек үтә?

  4. Ул ничә яшендә хореография училищесына укырга керә?

  5. Ничәнче елда биючеләр кокурсында катнаша?

3. Спросите у друга:

- знает ли он Рудольфа Нуриева;

- какой спектакль идет в театре;

- участвует ли там Рудольф Нуриев;

- сколько стоит билет на спектакль?

2 Нче билет.

  1. Дустың турында сөйлә.

  2. Текстны укы, тәрҗемә ит, эчтәлеген сөйлә.

Казан - дуслык шәһәре.

Казан - зур һәм матур шәһәр. Ул - Татарстанның башкаласы. Анда миллионнан артык кеше яши. Казан шәһәрендә мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр, колледжлар, техникумнар, һөнәр училищелары, югары уку йортлары күп. Бу уку йортларында нинди генә милләт вәкилләре укымый! Институт һәм университетларда чит илләрдән килгән студентлар да укый. Татарстан халкы дус, тату яши. Милләтара мөнәсәбәтләр турында яхшы мәгънәдә генә сөйләргә мөмкин.

Барлык милләт вәкилләре дә татар һәм рус телләрен өйрәнәләр. Бу ике тел Татарстанда дәүләт теле исәпләнә. Татар телен өйрәнү өчен, дәреслекләр, сүзлекләр, төрле кулланмалар чыгарыла. Казан кибетләрендә кулланмалар, күп төрле сүзлекләр бар. Рәхим итегез!

төрле милләт вәкилләре - представители разных национальностей

милләтара мөнәсәбәтләр - межнациональные отношения

3 Тексттан фигыльләрне тап. Алардан юклык формасын яса. “Бара”, “җыя” фигыльләрен зат – сан белән төрләндер. Һәрберсе белән җөмлә төзе.