Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билет № 9(2).doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
121 Кб
Скачать
☆

Сез беләсезме?

Г.Камал Н.В.Гогольнең “Ревизор”, А.Н.Островскийның “Гроза”, А.М.Горькийның “На дне” Мольерның “Скупой” исемле пьесаларын татар теленә тәрҗемә иткән. Г.Камал комедияләрендәге типик образларга мисал итеп, “Беренче театр”дан – Хәмзә байны, “Бүләк өчен”нән - Хәмидәне, “Банкрот”тан - Сираҗетдинны, “Безнең шәһәрнең серләре”ннән шкафчы Әхмәтҗанны алырга мөмкин. Сюжет, тема, образлар охшашлыгы турында. А.Н.Островский һәм Г.Камал иҗаты купецлар темасы белән охшаш. Г.Камалның “Банкрот” һәм А.Н.Островскийның “Свои люди – сочтемся” дигән комедияләре сюжеты һәм төзелеше белән бер-берсенә охшаган, әмма монда кабатлау юк, охшашлык кына бар. Мәсәлән, Большов белән Туктагаев арасында охшашлык зур, ләкин Сираҗетдин Большовның күләгәсе түгел, ул промышленность чоры купецы һәм Большовтан хәйләкәррәк. “Бүләк өчен”дәге Мәхүпҗамал Н.В.Гогольнең “Женитьба”сындагы Фекланы, А.Н.Островскийның “Свои люди – сочтёмся”дагы Устинья Наумованы хәтерләтә. Г.Камал “Бәхетсез егет”нең икенче вариантын эшләгәндә, М.Горькийның “Тормыш төбендә” әсәрендәге образларны хәтерләткән персонажларны тудыра.Мәсәлән, Камали образына драматург М.Горький пьесаларыннан җырлар да ала.

Билет №9

2. Сибгат Хәкимнең “Кырыгынчы бүлмә” поэмасында Тукай образы.

С. Хәким 1971 елда «Тукай дәфтәреннән» шигъри бәйләмен,«Кырыгынчы бүлмә» поэмасын төгәлли.

...Тукай тормышының соңгы көннәрен уздырган «Болгар» кунакханәсенең кырыгынчы бүлмәсе. Йозаксыз, ачкычсыз, кысан, суык, әмма дусларга, фикердәшләргә бай бүлмә. Хөррият рухы белән сулаган шигъри бүлмә татар халкының шатлыгын, кайгысын үзенә иңдерә.

Тукай турында 1971 нче елда поэма "Кырыгынчы бүлмә” әсәре туа. Автор Тукай образы турында яңадан уйлана, халык һәм шагыйрь проблемасын фәлсәфи тирәнлектә аңларга, бөек шагыйрьдәге мәңге сүрелмәс шигъри утның мәгънәсен киңрәк ачарга омтыла. Бу поэмада шагыйрь символик рәвештә үзе яшәгән көннәрне Тукай чоры, 20 гасыр башы белән бәйли: Тукай керде өйгә, түргә узды, Күңелләргә әфсүн өрде; Малайлыкның алтын тәхетендә Таҗын киеп Тукай утырды. Тугры Тукай сүзе, аның намусы Сибгат Хәким өчен тормышта иң беренчеләрнең берсе булып тора. Өем тыныч. Аккош күле тыныч, Тыныч түгел нигә бу җаным? Чорны чорга куеп карыйм, Вөҗданына аның - вөҗданым. Өч гомерен аның яшәп җирдә. Чагыштырыр эшем бармы соң? Поэмада " Болгар” номерларындагы Тукай бүлмәсе – кырыгынчы бүлмә күрсәтелә. Бүлмә кысан, салкын, тик аның йозагы да, ачкычы да юк.Ул дуслар белән тулы, ул Тукай күңеленең киңлеге белән олы. Тар, кечкенә... Монда Казан, Җаек, Монда Уфа, дуслар еш кергән, Бу бердәнбер бәйсез дәүләт, шуңа Үзенеке иткән Пушкиннар. Автор шул тар, кечкенә Тукай бүлмәсе аша бөтен дөньяны күзаллый һәм тормышны төрле яктан бәяләргә тырыша: Киләм, торам. Төн берүзем калам, Почмагына җилләр кар өйсен; Күмә алмас, текә борылыш ясый Шушы чатта минем тарихым... "Болгар чаты” – халык өчен .поэзиябез өчен иң изге, тарихи чат, ди шагыйрь.чөнки ул: Бертуктаусыз килеп сугылган чат, Халык монда җанын бушатты; Кырлай юлы, ерак Җаек юлы. Шагыйрь юлы урый бу чатны. С. Хәким үзенең олыгая баруын да сиздерә,аның күңеле тыныч түгел, ул һаман яңа шигърият үрләренә омтыла, әле җырланмаган җырларны тагын да көчлерәк җырлыйсы килү хисләре эчендә яши һәм бу юлда бөек Пушкин, Тукайларга кат – кат мөрәҗәгать итә. Әсәрнең мөһимлеге шунда: С. Хәким Тукайның авыр язмышын үзалдына түгел, бәлки мәгьлүм тарихи чорның чагылышы итеп сурәтли. Тукай язмыш колына әверелми. Ул бар халәте белән язга ашыга, Петербургка, Пушкин яшәгән җирләргә килә. "Туган теленең” укучы балалар тарафыннан җырлануын тыңлап, үзенең җиргә бушка килмәвенә ышана. Тукай үлемен сурәтләгән юлларда шагыйрьнең фикерләве аеруча тәэсирле. Тукайны югалту халык йөрәгенә авыр яра булып ята, Фатих Әмирханның "моннан соң болай булмасын” диюе бөтен татар халкының үз – үзенә биргән анты булып яңгырый. "Кырыгынчы бүлмә - үзенчәлекле, яңача яңгырашлы җитди әсәрләрнең берсе. Поэманың соңгы юлларында бик хаклы әйтелгән фикерләр, теләкләр киләчәктә дә телебезне, халкыбызны аның үткән тарихын, Тукайларны кадерләргә, онытмаска өнди. Бөек эшләр илдә кылганда Күтәрелә ул да, аның бүген Казан мәйданында, Кырлайда Һәйкәлләре әйләнгәнен күрдем ( Яңа буын, көн дә кил монда), Тукай васыять иткән " Туган телнең” Әйләнгәнен күрдем гимнга, Шул гимнда мәңгелеген күрдем, - Мәңгелеген раслап, йомгакла. "Кырыгынчы бүлмә” поэмасы шагыйрьнең анда Тукай язмышы, аның татар халкы тарихындагы урыны турындагы уйланулары белән укучы күңелен дулкынландыру, олы кичерешләр тудыру көченә ия. 

Кырыгынчы бүлмә

СИБГАТ ХӘКИМ

 

Үз-үземә урын тапмаганда,

Авырайгач каләм кулларда,

Казан буйлап йөрим-йөрим дә мин,

Тукай торган йортка – "Болгар"га

Килеп чыгам искәрмәстән чаттан,

Вәгъдәләшкән кеше шикелле

Карыйм озак, көтәм... Чат, иске йорт

Минем өчен мәңге изге бу йорт,

Бүлмәсендә, күрәм, бар уты...

Чатта "Болгар", почмагына аның

Тиеп узган Сәйдәш табуты...

 

Тукай белән һаман бара кебек

Алыш-биреш, хөкем-эш әле,

"Болгар" ишегеннән күренгәнен

Көтә гүя Көфер почмагы...

 

Мәчет исән, манарасыз ләкин,

Сәламеңне алмый баш исәң,

Шавын ишетәм Печән базарының

Бер минутка чатка басдисәм.

 

Тынгысыз чат, ыгы-зыгылы чат,

Печән сатып күргән зарарның

Кайгысыннан эчеп юанган чат;

Күчәр башы монда заманның,

Бертуктаусыз килеп сугылган чат,

Халык монда җанын бушатты.

Кырлай юлы, ерак Җаек юлы,

Шагыйрь юлы урый бу чатны.

 

Җәен килдем, йортлар соры, моңсу.

Моңсу вакыт, беләм, таң алды;

Мине монда чорнап, һәрчак авыр,

Үкенечле уйлар талады.

 

Килдем кышын, ачу белән чаттан

Иске дөнья бәрде карларын;

Бәрде биткә, бәрде минем йөзгә,

Аның саен ныграк каргадым...

 

Тынгысыз чат тынгы бирмәс җанга,

Үзем тынгач, шушы чат тынар,

Тукай тавышы, кычкыра күк Тукай,

Бер генә сүз яңрый: саттылар...

 

Базарларда печән, он сатылган.

Җыр сатылган, кеше сатылган...

Актарам бай тарихымның битен,

Карап данлы Болгар чатыннан.

 

Әрнеттереп искән жилләргә түз,

Борчуларың белән кал чатта;

Зур тарихым Болгар булып басты,

Моңнар булып басты кайчакта.

 

Басты Шиһаб Мәрҗаниләр булып,

Халкымда бар гүзәл сыйфатлар;

Җан богавын, фикер богауларын

Башлап өзде бездә Шиһаблар.

 

Кем кабатлый: сүнде безнең тарих,

Сүнде шәмнәр, сүнде, янмаслар?

Яктыртып зур юлны, озын юлны

Яна Тукай, яна Ямашлар...

 

Иң бәхетле хис дим халкым белән

Горурланып язган чагымны;

Шул хис икән – җиз кыңгырау җанда,

Шул яшәтә икән шагыйрьне.

 

Киләм, торам. Төн, берүзем калам,

Почмагына җилләр кар өйсен;

Күмә алмас, текә борылыш ясый

Шушы чатта минем тарихым...

 

Сыен аңа, таян аңа һәр чак,

Берәүгә дә, шагыйрь, карама,

Яз, горурлан үз тарихың белән,

Тамырыннан безнең кан ага.

Елның төрле чакларында килдем,

Алларында йөрим елларның;

Гаҗәпсенеп карап, алларында –

Валларында йөрим Болгарның.

 

Тарихымның ишекләрен кагам.

– Нәрсә кирәк сезгә, йә? – диләр.

– Беләсезме, Тукай кирәк миңа,

Әмирханнар кирәк, Рәмиләр...

 

Бер ишектән бер ишеккә туктап,

Башлап йөрде алдан зур кайгы.

Йорты белән сискәнәләр кебек

Мин сораган саен Тукайны...

 

Өем тыныч. Аккош күле тыныч.

Тыныч түгел нигә бу җаным?

Чорны чорга якын куеп карыйм,

Вөҗданына аның – вөҗданым.

Өч гомерен аның яшәп җирдә

Чагыштырыр эшем бармы соң?

Җырны җырга якын куеп карыйм,

Намусына аның – намусым.

Хакыйкатькә – хакыйкатьне, җанны,

Эзли күңел үзенең иясен,

Әйләнәмен аның тирәсендә

Галәмдәге гади иярчен.

 

Эзли күңел, ник ул җитми һаман?

Ник борчуда уза күп айлар?

Калдырып зур мирас, нәрсәнедер

Алып китте кебек Тукайлар...

 

Чатта "Болгар", баскыч, сары идән, –

Куптарсалар, кабат басалмам;

Әйтерсең лә тауга менә юллар,

Юллар иске, юллар ашалган.

 

Уелганнар, уеп кергән чорлар,

Хет музейга берсен сайлап ал;

Тукай эзе, Әмирханнар эзе,

Бөеклеккә юллар – сайгаклар...

 

Безгә син ят кеше дигән төсле

Узган заман миңа карыйдыр.

Коридордан Тукай заманына

Атлап керәм, тап-тар коридор.

 

Мин мөсафир... Номерларын "Болгар"

Ачар миңа, кайсын алсам да...

Яңгыратты коридорны кемдер:

– Ишеттеңме, Тукай Казанда!

 

Кычкырды ул үзен үзе онытып;

Шатлыгыннан ярсып, тиле күк;

Казан кинәт күтәрелде сыман,

Бөеклеген Казан тойды күк.

 

Сигез гасыр – сигез баскычны ул

Менде атлап, җырла дан аңар.

– Ишеттеңме, ишеттеңме... – Ташка

Гайрәт белән суга дагалар.

 

Ишеттеңме, бер хәбәр бар, кардәш...

Җыям, туплыйм бөтен аңымны,

Бар да көтә, бар да тыңлый тынып,

Коридорда Тукай адымы...

 

Бишенче ел юри тукталды күк

Яшь Тукайга, тапты Җаекны,

Алды берне сайлап, чөйде биек

Үз халкына тугры, лаекны.

 

Татар бәхете өчен чөйде биек.

Сорадылар юлда: ул кайдан?

Бишенче ел: ул – татардан, диде...

Татар үзе? Татар – Тукайдан...

 

Артта Җаек, казакъ далалары,

Көймәләре ярда Чаганның...1 

Көз октябрь, җил дә давыл җирдә,

Чаганнары яна заманның...

 

Килде шагыйрь, битарафлык бетте,

Сөйләр Казан, ярлы, бай сөйләр;

Ярты гасыр үтсә дә, бер алыр

Әтиләре үчен Вәйсиләр.

 

Килде шагыйрь, өметләре якты.

Ак кәгазьгә тамган уй якты;

Шигырьне ул язын зур мәйданда

Ат уйнаткан кебек уйнатты.

 

Килде шагыйрь, халык килде телгә,

Нинди зур җан ябык, чандыр да,

Бөтен гомрең буе көнлә аны,

Бөтен гомрең буе сал җырга!

 

Чандыр, ябык, сабак баласы күк,

Малайлыгы һаман узмаган;

Тузан өереп кайчак пролеткалар

Арасына очкан кузналар.

 

Була хиснең юләр минутлары,

Була шаян, күңел көр чаклар,

Заман үзе бөтерелгән юлда,

Бөтерелгән юлда көпчәкләр,

 

Көпчәкләр күк бөтерелгән уйлар,

Пролеткадан: шагыйрь әфәнде!

Елаган һәм көлгән шагыйрь, дөнья

Уртасында язган әсәрне...

 

Килде шагыйрь, Тукай килде җиргә,

Язганнары – безгә бүләге.

Күрсәт, тарих, бар кайгысы белән

Татар халкы сыйган бүлмәне!

 

Йозагы юк, ачкычы юк, ачык,

Карый икән кеше – карасын.

Үзе юкта һәркем алып чыккан

Йә көзгесен аның, карасын.

 

Бу – бердәнбер биксез бүлмә җирдә,

Урындык һәм өстәл, кәрзине...

Урлатасы әйбере юк, хөрлек

Һәм азатлык, шигырь һәр җире.

 

Тар, кечкенә... Монда Казан, Җаек,

Монда Уфа, дуслар еш кергән.

Бу бердәнбер бәйсез дәүләт, шуңа

Үзенеке иткән Пушкиннар.

Лермонтовлар үзенеке иткән,

Рухы белән бүлмә бай булган,

Греция кырларында гына

Калмаганнар туктап Байроннар...

 

Яши монда батыр, горур җаннар,

Туры килсәң кичке сәгатькә,

Тәрәзәгә кара: яна утлар,

Яна охшап утлар шәфәкъка,

Әйтерсең лә яна миллион шәмнәр,

Бер уфтана заман, бер көлә!

Төрле телдә шигырьләрен ишетәм.

Бәхәсләре тышка бөркелә...

 

Елның төрле чакларында килдем,

Караватта ничек тирбәнеп

Утырганын мин кичердем уйдан

(Маңгаена чыккан тир бәреп).

Тордым шигырь чакырганын карап,

Күзләр генә төрткән юрганнан,

Ул көн җирдә Шәрифәләр2  елый,

Шәрифәләр аңа юл ярган.

 

Язмышына иелә-иелә көйли.

Кил син, шигырь, кил син, кил, кабын!

Ул көн җирдә Зөләйхалар елый

Тотып кулга "Йосыф китабы"н.

 

Үзеңнән биз, дөньядан биз ул көн,

Сораганга, диген, хастамын.

Ул көн җилләр төннәр буе елый.

Зиратыннан килеп Саснаның.

 

Бу шагыйрьләр шигырьләрен мәңге

Чакырырга шулай мәҗбүрләр;

Халык булыша, тарих булыша, – барыбер

Сирәк килә "Ләйлә-Мәҗнүн"нәр...

Чатта "Болгар"... Тәрәзәгә карлар,

Тәрәзәгә җилләр – Кабаннан;

Төн, Кабан күк, әллә нинди төпсез,

Болытлары җирнең кабарган.

 

Язмышына иелә-иелә көйли,

Көйләп аргач, ята ул тыңлап.

Кыса ике стенасын аның

Кабандагы бозлар шытырдап.

 

Бүлмә кыса, дөнья кыса, суык

Төшә бәгырь, төшә бавырга.

Ул номердан номерларга күчә,

Ул шәһәрне ташлап, авылга

Җылы эзләп чаналарда кача,

Кача язмыш – бизгәк-салкыннан.

Бармы дөнья, синең җылы төшең?

Толыбың сал өскә, сал, туңам...

 

Тукай кебек туңган юктыр җирдә.

Суыктан да күрде язмавын,

Ашыкты күк бөтен яшәеше,

Бар халәте белән язга ул.

 

Авырып аргач, кешеләрдән аргач,

Номерында ятып тыгызда,

Яз каршына поездларда чапты

Казакъ даласына, кымызга...

 

Күп тотмады җәннәтендә дөнья.

Күрдең, җитәр, сау бул гомергә!

Казанына озатты ул кабат,

Һаман да шул салкын номерга...

 

Йозагы юк, ачкычы юк, ачык.

Үлгәнче бер номер ул биләр,

Урлатасы әйбере юк, ләкин

Шигырьләрен, җанын урлыйлар.

 

Җылы эзләп яз каршына чапты...

Ята уйлап: җиргә буш килмә...

Ул Пушкинга килде, үзе салган

Тукай юлы белән – Пушкинга.

 

Ята уйлап: кыса дөнья, ярый,

Үлгәнче бер вакыт, җай таптым...

Үз өстендә, халкы өстендә күк

Тояклары "Бакыр җайдак"ның.

 

Колакта моң... Ерак, тонык, нәзек...

Петербур, яз... Әнә рәт-рәткә

Тезелгәннәр, "Туган тел"ен аның

Җырладылар шунда мәктәптә.

 

Уникенче елны Петербурда

Җырладылар, башлар иелгән;

Бары кәгазь калынлыгы гына

Ачылганнар куркып иреннәр...

 

Колакта моң... Ерак, тонык, нәзек...

Язгы сагыш... "Болгар", "Амур"да,

Клячкинда гел ишетте шуны,

Рәхәт тә күк аңа, авыр да...

 

Гөнаһсыз саф тавыш... Сабыйларча

Көйләделәр сузып хор белән.

Ә Тукайның сүнә барган йөзе

Соңгы тапкыр тулды нур белән...

 

Тырыш та син, ярлы да син, халкым,

Күршеләрең нинди бай бар да!

Бер үзенә утыз өч бүлмәле

Йорт биләгән Гёте Веймарда.

Күр, ни хәлдә синең бөек улың!

Үлде Тукай, олы җеназа

Узды сүзсез, гаҗәпмени күңел

Язмышына карап еласа...

 

Үлде Тукай... Әмирханга калды,

Кулы белән тотып ул башын,

Кычкырды бар дөньясына әрнеп:

"Моннан соң, дип, болай булмасын!"

 

Үлде бөек токым... Кем дә әйтмәс:

Улларыңнан син, дип, уңмадың, –

Халкым, алда улларыңны сакла,

Авыр чорлар кичерә улларың...

 

Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай,

Тукайдагы кебек тел кайда?

Мең елдан соң да бер синең, илем,

Кайтасыңны беләм Тукайга.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]