Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билет № 9(2).doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
121.34 Кб
Скачать

Билет №9

1. Г.Камал иҗаты, татар драматургиясе һәм театрның формалашуына,

үсешенә керткән өлеше хакында мәгълүмат бирегез.

(1879 - 1933)

Г.Камалның эшчәнлеге татар театрын тудыру һәм аның репертуарын булдыру белән тыгыз бәйләнгән. Г.Камал кечкенәдән үк курчак театрына, циркка йөрергә бик яраткан. Үсә төшкәч, Казандагы рус театрына йөргән. Татар һәм рус телендә язылган пьесаларны күп укыган һәм аның үзендә дә иҗат итү теләге уянган. 19 яшендә Г.Камал (1898 нче елда) беренче әсәрләрен – “Бәхетсез егет” һәм “Өч бәдбәхет” драмаларын яза. 1905 нче елгы инкыйлаб Г.Камалның культура эшчәнлеге һәм иҗаты киңәүгә зур этәргеч була. Революция татарфыннан яулап алынган сүз, матбугат ирегеннән файдаланып, алдынгы яшьләр татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертәләр: татарча газета-журналлар чыга башлый, татар театры оештырыла. 1906 нчы елда Казанда беренче мәртәбә спектакль куела. Г.Камалның төрекчәдән тәрҗемә иткән “Кызганыч бала” исемле пьесасы уйнала. Г.Камал бу спектакльне хәзерләүдә актив катнаша: үз кулы белән афишалар яза, “Мәгариф” китапханәсе аркылы билетлар сата. Халык өчен спектакльләр куела башлау Г.Камалда пьесалар язу дәрте уята. 1907 нче елда ул “Бәхетсез егет”нең яңа редакциясен эшли, 1908 нче елны “Беренче театр”ны, 1909 нчы елда “Бүләк өчен” комедияләрен бастыра. Г.Камал драматург кына булып калмады, театрны оештыручыларның да берсе иде. Габдулла Кариев төзегән “Сәйяр” труппасына спектакльләр кую өчен рөхсәт алу, акча табу, режиссёрлык итү, декорацияләр ясау – барысы да аның өстенә төшә. “Татар театрын нигезләүдә, әсәрем белән генә түгел, киемнәрем, уеннарым белән дә күп ярдәм иткән идем”, - диюендә автор бик хаклы. 1910 нчы елда “Шәрык” клубы ачыла. Г.Камал, Г.Коләхметов (клубның старшиналары) инициативасы белән артистларга айлык хезмәт хакы билгеләнә. 1910 нчы елда Г.Камал “Уйнаш” пьесасын язып тәмамлый һәм үз режиссёрлыгында сәхнәгә куя. 1912 нче елда “Банкрот”, “Дәҗҗал”, 1913 нче елда “Кайниш”, “Безнең шәһәрнең серләре” комедияләрен иҗат итә.

Тормыш юлы-иҗатының тарихи-әдәби вакыйгалар белән тәңгәллек таблицасы

Дата

Тарихи һәм әдәби вакыйгалар

Тормыш юлы һәм иҗаты фактлары

1878

 

Г.Камал туа.

1900

 

“Бәхетсез егет” басылып чыга, мәдрәсәне тәмамлый.

1901 – 1905

 

“Мәгариф китапханәсе” исемле китап бастыру һәм тарату ширкәтендә эшли.

1905

Манифест игълан ителә, татарча газета-журналлар басыла башлый.

“Казан мөхбире” газетасында эшли, “Азат” газетасы ача, “Азат халык” исемле газетада эшли.

1905 – 1906

Инкыйлаби күтәрелеш еллар. Казанда татарча театр уйнала.

Шигырьләр яза, “Беренче театр” комедиясен иҗат итә, “Бәхетсез егет” драмасын яңадан эшли.

1907 – 1909

Реакция еллары, “Яшен” журналы нәшер ителә.

“Яшен” журналында эшли, “Бүләк өчен”, “Беренче театр” комедияләрен бастырып чыгара.

1910

“Ялт-йолт” журналы, “Шәрык” клубы ачыла.

“Ялт-йолт” журналында эшли, “Уйнаш” әсәрен язып бетерә.

1911

Реакция еллары тәмамлана.

“Безнең шәһәрнең серләре” комедиясен яза, “Банкрот” әсәре басылып чыга.

1912

 

“Дәҗҗал” әсәре басылып чыга.

1917

Октябрь инкыйлабы була.

“Кызыл байрак”, “Эшче” кебек газеталарда эшли.

1919

 

Труппада артист.

1921

 

“Хафизәләм, иркәм”, “Өч тормыш”, “Күзсез мастерлар”, “Ахырзаман” әсәрләрен яза.

1933

 

Г.Камал вафат була.

1939

Татар дәүләт академия театрына аның исеме бирелә.

 

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]