
"Алмачуар" хикәясе (1922)
Г.Минский: «1922-23 нче еллар. Идел буе шәһәр-авылларына кара көннәр килде, хәвефле бәла – ачлык таралды. Кешеләр дә, терлек-туар да ач калды. Игеннәр көйде, җир кипте, үләннәр корыды. Менә әлеге көннәрдә безнең кулга бер китап килеп керде. Аның тышлыгына «Татар язучылары тарафыннан ачлар файдасына чыгарыла» дигән сүзләр дә язылган иде. Менә мине шул җыентыктагы бер хикәя тетрәндерде. Мин ул хикәяне кат-кат укыдым. Хәтта үземне хикәянең герое Закир исемле малай урынына куеп, бөтенләй Закир итеп сизә башладым. Алмачуарны мин дә аның кебек бик озак оныта алмадым. Мине бу тикле тетрәндергән хикәя кешеләрнең күңелләренә үтеп керә алган, табигатьне дә, кешене дә оста сурәтли белгән атаклы язучы Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе иде...»
Атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында (иске стиль белән 28 февральдә) элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа. Галимҗан Ибраһимов – революционер һәм дәүләт эшлеклесе; әдип һәм журналист; галим һәм укытучы; дәреслекләр авторы; татар прозасында аерым бер урынны алып торучы талант иясе. Галимҗан Ибраһимовның күп санлы мәкаләләрендә әдәбиятның социологик асылы, яңа тормыш төзүдәге иҗтимагый роле, әдәби мираска мөнәсәбәт, әдәбиятның сыйнфыйлыгы, әдәби иҗат практикасында язучының дөньяга карашы һәм иҗтимагый позициясе, әдәби осталык кебек мөһим проблемалар күтәрелә һәм хәл ителә. Г. Ибраһимов милли культураның характеры, үсеш юллары, социалистик төзелеш шартларында милли культураның үзара мөнәсәбәтләре, интернациональ хасиятләре турында да әһәмиятле теоретик положениеләр белән чыгышлар ясый. Фән, культура өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен Г. Ибраһимов 1928 елда Дәүләт Сәнгать фәннәре академиясенең хәкыйкый члены итеп сайлана Һәм шулай ук Көнчыгышны өйрәнү буенча Бөтенроссия гыйльми ассоциациясенең член-учредителе була. 1932 елда аңа Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирелә. Г. Ибраһимов 1937 елның сентябрендә кулга алына. 1938 елның 21 гыйнварында Пләтән төрмәсе хастаханәсендә үлә. Г. Ибраһимов — татар әдипләреннән гаҗәеп бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган шәхесләрнең берсе. Утыз, еллык иҗат гомерендә ул егермеләп хикәя, өч повесть, дүрт роман, бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгара. Г. Ибраһимов 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены була. Татар әдәби дөньясына Галимҗан Ибраһимов хикәя жанры белән 1907 нче елда килеп керә. Аның “Алмачуар” хикәясе 1922 нче елда язылган. Әсәр кеше һәм табигать гармониясе турында. Хикәянең төп герое — Закир. Ул авылда яши, кечкенәдән табигать белән аралашып, эшләп үсә. Закир — саф күңелле, романтик рухлы. Ул үзенең туган җирен, туган авылын ярата, анда үскән һәр нәрсәгә игътибарлы. Әсәрдә ат образына зур урын бирелгән. Билгеле булганча, авыл кешесенең тормышында ат бик зур роль уйнаган. Закирларның да атлары бар. Менә бер елны аларның бияләре колынлый. Колын ак таплы, күк төстә була. Закир аңа Алмачуар исеме бирә. Колын төз гәүдәле, озын аяклы ат булып үсә. Ул Закирның тормышында зур урын ала башлый. Малай колынны карый, ашата, өйрәтә. Бервакыт бүреләр атның колынын ашыйлар, Алмачуарны да яралыйлар. Закир бик борчыла, елый. Бәхеткә, Алмачуар терелә. Закир әтисенә Алмачуарны эшләтергә рөхсәт бирми. Ул аны Сабантуйга, ат чабышына әзерли, җиңәргә тели. Менә Сабан туе да җитә. Авыл атлары арасында Алмачуар кебекләр юк. Ләкин бу Сабантуйга Башкортстаннан бик данлыклы чабышкы ат килә. Ул Алмачуарның төп көндәше була. Шуңа карамастан Алмачуар беренче килә. Закир бик шатлана. Ләкин бу шатлык озакка бармый. Ярыштан соң Алмачуар йөри алмый башлый, ашамый, эчми һәм бер атнадан үлә. Закир өчен бу хәл фаҗига була, ул хәтта елый да алмый. Алмачуар Закирның йөрәгендә, күңелендә мәңгелек яра булып кала. Төп геройның хисләре, кичерешләре тирән психологизм белән язылган. Хикәя пейзаж картиналарына бик бай. Әсәрдә авыл халкының тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бик оста сурәтләнгән. Бу хикәя — балаларның яраткан әсәрләреннән берсе.
1 Юзеев И. Шигърият – үзе җыр ул / Юзеев И. Сайланма әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2002. – Б. 128.
2 Хәким С. Мусаның үзе кебек / Хәким С. Халык язмышы – шагыйрь язмышы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – Б. 318.
3