Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билет № 5Word (2).doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
130 Кб
Скачать
☆

Гашыйклар тавы, Таллыкүл авылы

Элек Хәзер

сәламәт кешеләр авыру кешеләр

мәһабәт тау зур зур булмаган тау

матур авыл өйләр урынына хәрабәләр

куе урман сирәк агачлар

шат тавышлар карга авазлары

үрдәкләр йөзгән күл корыган күл, юкка чыккан

Нәтиҗә: табигатьнең, тауның, авылның үзгәрүенә кеше гаепле.

3. Әсәрнең темасы: Мөнирә белән Сәетнең мәхәббәте, Гашыйклар тавы.

Әсәрнең идеясе: кеше - табигать баласы, кешеләрдә булган кыйммәтләр саклангандә гына, табигый бөтенлек саклана.

4. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар:

- табигатьнең пычрануы, сак караш бетү;

- гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы;

- эчкечелек;

- әхлаксызлык;

- сугыш афәте;

- авылларны эреләндерү һ.б.

5. Әсәрнең сюжет элементлары.

- экспозиция – авторның себердәге Юрга шәһәренә баруы

- төенләнеш – “Яралы кош”җыры

- хәрәкәт үстерелеше – Сәет-Мөнирә тарихы

- кульминация – Мөнирәнең кабере

- чишелеш – төштәге үрдәкнең кайтуы.

6. Әсәрнең әһәмияте – ышандыру көчендә, тормышчан булуында, күтәрелгән проблемаларның бүген дә актуаль, сәнгатьчә эшләнелеше югары булуында.

Әсәрдәге Серле үрдәк бервакытта да туган якларына әйләнеп кайтмас. Авторның җәмгыятьтәге үзгәртеп кору белән бәйле өметләре – табигать байлыкларын кире кайтару - өлешчә генә мөмкин хәл, чөнки бер югалган табигать матурлыгы ул инде кире кайтмый. Матурлык бетүнең сәбәпчеләре – кешеләр. Кешеләрнең рухи байлыгы артмый торып, табигать яхшы якка үзгәрмәячәк.

Билет №5

2. Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең сюжеты, Закир

Образына бәя бирегез.

“Галимҗан Ибраһимовның әдәбият дөньясында һәм фән өлкәсендә үзенә хас бөек урыны бар, ул илебез мәдәнияте дөньясында ихтирам казанган мәшһүр әдип һәм галимнәрнең берсе, безнең әдәбиятыбызның якты йолдызы”. (Гомәр Бәширов, Татарстанның халык язучысы)

Г.Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Башкортстан республикасы Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. Әнисе – Галимҗанның беренче укытучысы. Аннан соң ул күрше авыл мәдрәсәсендә укый, шул ук вакытта үзләре авылындагы башлангыч рус мәктәбен тәмамлый. Укуын ул Оренбург һәм Уфа мәдрәсәләрендә дәвам итә. Мәдрәсәдә алган белем белән генә чикләнмичә, ул китаплар дөньясына күмелә, газета – журналларны кызыксынып укып бара, рус язучыларының әсәрләре белән таныша. Шуның нәтиҗәсендә аның күңелендә яңа фикерләр туа, ул тормыш гаделсезлекләренең сәбәпләренә төшенә башлый. 1909 елда “Галия” мәдрәсәсен ташлап чыга, университетка керү теләге белән, Казанга килә. Ләкин алдынгы карашлы, ярлы халык мәнфәгатьләрен яклаучы Галимҗанны университетка кабул итмиләр. Ул үзлегеннән күп укый. Яшерен оешмаларда катнаша. Революцион вакыйгаларның эчендә кайнау аның эшенә дә зур йогынты ясый. Әдәбият мәйданына 1905 – 1907 ел революциясе шартларында килеп кергән язучы күп санлы әсәрләр иҗат итә. Революциягә кадәрге иҗатында гуманистик эчтәлекле, ягъни гади кешеләрне – ялчыларны, көтүчеләрне, табигать балаларын тирән ярату белән сурәтләгән әсәрләр тудыра. Тормышның зур кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән Г.Ибраһимов авырый башлый. Кырымда дәваланган вакытта да ул иҗат эшен ташламый. 1932 елда хөкүмәт аның эшен югары бәяләп, Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирә. Ун ел дәвам иткән каһәрле авыруга каршы рәхимсез көрәштә җиңелмәгән, берничә тапкыр үлем якага–яка алышып та, аның явыз тырнагыннан котылып калган, яшәү өчен көрәштә үзенең рухи көче һәм батырлыгы белән күпләрне таңга калдырган язучы 1937 елда репрессия корбаны була. Күренекле галим, тарихчы, язучының һәм көрәшченең тормышы 1938 елның 21 январенда Казан төрмәсендә өзелә. Аңа “халык дошманы” дигән кара тамга салына. Аның исеме мәктәп дәреслекләреннән сызып ташлана, китаплары юк ителә. Еллар үтте. Хакыйкать ачылды: Г.Ибраһимов исеме дә, әдәби мирасы да яңадан халыкка әйләнеп кайтты.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]