Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билет № 5Word (2).doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
130.05 Кб
Скачать

Билет №5

1. Илдар Юзеев иҗаты, аның әсәрләрендә мәхәббәт темасының

чагылышы (“Таныш моңнар”, “Гашыйклар тавы”).

Илдар Гафур улы Юзеев — күренекле татар шагыйре.

Ул 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Ямадыдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 19541966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы секретаре, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1971 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның мартыннан И.Юзеев Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара.

И.Юзеев әдәби иҗат белән бик иртә шөгыльләнә башлый. 1943 елда аның «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басылып чыга. Ул шулай ук пьесалар язуда да көчен сынап карый, хәтта шулардан берсе — «Алсу гөлләр» дигәне — мәктәп сәхнәсендә дә уйнала. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы, «Кызыл таң» газетасы кебек республика матбугатында күренә башлый.

Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлаган И.Юзеев үзенчәлекле шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. 1955 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылган «Таныш моңнар» поэмасы белән ул киң катлау укучылар арасында таныла. Беренче поэмаларында ук иҗатының төп билгеләре — хис һәм фикер гармониясе, табигыйлек, лирик моң, ихласлык сыйфатлары ачык төсмерләнә. Шагыйрьнең шуннан соңгы шигырь һәм поэмалары, романтик-лирик хасиятләрен, моң һәм хис муллыгын саклаган хәлдә, гражданлык мотивлары, үзгәрүле заман таләпләренә һәм ихтыяҗына бәйле олы идеяләр, социаль эчтәлек белән сугарыла бара. «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989) кебек лирик, драматик поэмаларында һәм башка бик күп шигырь, балладаларында әдип, заман темаларына һәм тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, хөрлегенә дан жырлый, һәртөрле явызлыкка, изүгә, шәфкатьсезлеккә, коллыкка, ялганга каршы нәфрәт хисләрен ачык гәүдәләндерә.

«Миләүшә» исемле китабына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И.Юзеев, шагыйрьләрдән беренче буларак, 1968 елда Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә, ә «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәсме кыллар?» исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек

була.

1958 Елдан ул ссср Язучылар берлеге әгъзасы.

И.Юзеев шигъриятендәге төп сыйфатлар — тирән моң, лиризм, фикер-хис ачыклыгы, форма төгәллеге — композиторларны да илһамландырып тора. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Шофер», «Резидәкәй» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Чит илләргә чыксаң» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшьлек дустыма», «Фәүзия җыры», «Таң кызы җыры», «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Гашыйклар тавы» (М.Имашев музыкасы), «Хуш инде» (Ф.Мортазин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С.Ибраһимов музыкасы) һ.б. бик күп җырлар шагыйрь иҗатының үзенчәлекле бер тармагын тәшкил итә.

И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән җәлеп итә. Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты, гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, анарны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.

Драматургның иң күп куелган пьесасы — «Сандугачлар килгән безгә» дигән моңсу комедиясе. Ул — 1974 елдан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Казан дәүләт Яшьләр театры репертуарында, шулай ук Башкорт дәүләт академия театры, Мари музыкаль драма театры, Тува рус драма театры, Каракалпак Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куела, Ленинград, Казан, Уфа, Кемерово телевидениеләре аша күрсәтелә. СССР халыклары театр сәнгате һәм милли драматургиясенең Ленинградта уздырылган Бөтенроссия фестивалендә (1978) әлеге пьеса буенча куелган спектакль өчен Тува рус драма театры коллективы һәм пьеса авторы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм фестиваль лауреаты дигән исемгә лаек була.

Шагыйрь-драматургның «Янар чәчәк», «Бөркетләр кыяга оялый» («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»), «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Безнең әти мировой», «Онытылмас бәет», «Мәкәрҗәгә барган идек», «Сөйгәнемнең туган көне», «Гашыйклар тавы», туксанынчы елларда иҗат ителгән «Ак калфакны төшердем кулдан», «Хуш, Хәйбуш!», «Моңлы бала түгел идем...», «Эзләдем, таптым, югалттым» кебек драма һәм комедияләре дә профессиональ театрлар репертуарында ныклы урын алалар.

Заман һәм кеше мөнәсәбәтләренең калкурак чагылышына ирешү, чынбарлыкны гомумиләштеребрәк, аның фәлсәфи асылын бер фокуска туплабрак бирү өчен, шагыйрь еш кына шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә, тәэсир көченә ия булган символик образларны кертә. Эчтәлек һәм форма өлкәсендәге эзләнүләр «Мәхәббәт китабы» исемле поэмалар циклында (1978), «Таймас» (1961), «Соңгы төн» (1972), «Очты дөнья читлегеннән» (1980), «Мәңгелек белән очрашу» (1982) исемле шигъри трагедияләрендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Ерактагы кәккүк авазы» спектакленең (Рәшит Кәлимуллин операсы) либреттосында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

И.Юзеев иҗат эшчәнлегенең башыннан ук татар балалар әдәбияты белән даими багланышта һәм хезмәттәшлектә яши. «Ялкын» журналының унике ел дәвамында әдәби хезмәткәре һом редколлегия әгъзасы буларак, шулай ук Язучылар берлегенең яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире сыйфатында ул татар балалар әдәбиятын үстерүгә, яшь әдәби алмаш тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның балаларга адресланган үз әсәрләре дә байтак. Алар шагыйрьнең аерым җыентыкларында («Пони малае нәни Җирәнкәй», 1967; «Аю сатам, кем ала?», 1999; «Бәби Ай», 2003 һ.б.) һәм 2002 елда нәшер ителгән биш томлык «Сайланма әсәрләр»енең икенче томында урын ала.

И.Юзеевның туксанынчы еллардагы иҗаты, заманның кискен үзгәрешләренә һәм үзенең тормыш тәҗрибәсенә бәйле рәвештә, хис-фикер, тел-стиль образлылыгы, кичерешләре ягыннан тагы да тирәнәя төшә, кеше шәхесе, яшәеш, халык-милләт турындагы шигьри-фәлсәфи уйланулары яңа поэтик сыйфатлар, төсмерләр белән баеп-ялтырап китә («Уйлый күңелем төрлесен» шигырьләр җыентыгы, «Татар моңы» поэмасы, «Таш диварлар авазы» поэмасының яңа редакциясе һ.б.).

Гомумән, 1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. И.Юзеев 1963-1994 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, 1979-1984 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә, шулай ук төрле елларда Азия-Африка илләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитетында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларының редколлегияләрендә әгъза булып тора, РСФСР язучыларының IV (1975), V (1979), СССР язучыларының VI (1981), VIII (1986) съездларында делегат булып катнаша. Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен, остаханәсен җитәкли.

Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда «Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була.

Шагыйрь 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә.

Шагыйрьне киң катлау укучыларына таныткан, аның исемен популяштырган әсәр «Таныш моңнар» поэмасы (1954-1955) була. «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары) журналында басылу белән (1955) поэма үзенә әдәби җәмәгатьчелекнең дә, шигърият сөючеләренең дә игътибарын җәлеп итә. Композитор Ш. Мәҗитов белән берлектә эшләнгән радиокомпо-зиция (1957) Татарстан радиосыннан яңгырый башлый. Аз гына соңрак Ш. Мәҗитов «Резидәкәй» дигән музыкаль пьеса иҗат итә һәм ул Татар дәүләт күчмә театрында сәхнәләштерелә, поэмадан алынган «Зөфәр җыры» һәм «Ре-зидә җыры» озак еллар буена халыкта популяр җырлар булып йөриләр. Бу әсәр белән И. Юзеев иҗатының бер хасияте – шигъри строфаларның музы-каль яңгырашка ия булуы ачыла. «Поэманың тагын бер кызык ягы бар: ха-лыкта әсәрнең теләсә кайсы өзеген алып, «Резидәкәй» җыры көенә башкара-лар»1, – ди автор үзе бу турыда. Яшьләрнең республика фестивале конкур-сында (1957) «Таныш моңнар» беренче премиягә лаек була һәм аның авторы яшьләрнең Бөтендөнья фестиваленә путевка белән бүләкләнә.

Бер яктан поэманың уңышын аның сюжетының мәхәббәт коллизиясенә корылган булуы тәэмин итә. Ул чор пропагандасы рухында. Поэманың героинясы Резидә югары уку йортына керү теләген тракторчы Зөфәрнең мәхәббәтеннән өстен куя. Каршылык кызның үзенең дә егеткә булган тирән сөюе белән көчәйтелә, теләк һәм хисләр бәрелеше дәрәҗәсендә үстерелә. Әсәрнең бу сыйфатын С. Хәким: «Хисләрнең югары нокталарына корылган поэма»2, – дип билгеләп үтә. Уку йортына керә алмыйча заводка эшче булып килү бе-лән героиняның характеры бүтән юнәлештә үсә башлый: моңарчы эшче хез-мәтенә өстән карап йөргән кыз үз һөнәре һәм җәмгыятькә кирәкле кеше бу-луы белән горурлана, мәхәббәткә карашы да тамырдан үзгәрә.

Гармун моңнарыдай якын икән

Синең тракторың тавышы.

Зөфәр, Зөфәр, барсы турында да

Бер сөйләшсәк иде, кавышып.3

Әлбәттә, поэманың уңышын сюжет киеренкелеге һәм чор рухына ярашлы булуы гына тәэмин итми. Шагыйрь бу әсәре белән каләменең про-фессиональ яктан җитлегүен раслый. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенең юга-рылыгы, поэма юлларындагы моңның табигыйлеге шул хакта сөйли. Мәскәү-дә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957) бер төркем та-нылган язучылар арасында егерме дүрт яшьлек егетнең булуы да И. Юзеев иҗатының әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнүе хакында хәбәр итә. Педагогика институтын тәмамлаган (1954) шагыйрь бу вакытта «Ялкын» журналының җаваплы сәркәтибе (1954-1966) булып эшли, «Таныш моңнар» исемле беренче җыентыгы Татарстан китап нәшриятында 1956 елда басылып чыга.

“Гашыйклар тавы” әсәре 1985-86 нчы елларда языла.

1985 нче елда, март аенда М.С.Горбачев үзгәртеп корулар политикасын игълан итә: бу – яңача сәяси фикер. Шул ук елның маенда эчүчелеккә каршы актив кампания башлана. Бу вакытта Әфган сугышы дәвам итә. 1986 нчы елның апрель аенда Чернобыль атом электр станциясендә авария була: табигатькә, кешелеккә зыян килә.

“Гашыйклар тавы” әсәре И.Юзеевның иҗаты югары ноктада торган вакытта язылган әсәре.

Жанры буенча – повесть- поэма. Повесть, чөнки төп геройлар икәү, вакыйгалар күп, күләме зур. Поэма, чөнки бу –лирик эчтәлекле әсәр, авторның хисләре күп. Лирик герой автор белән туры килә.

2. Образлар системасы.

Төп образлар

Ярдәмче образлар

Символик образлар

Мөнирә, Сәет

Автор, Өмет, Хәнәфи абзый

Үрдәк, Гашыйклар тавы, Таллыкүл авылы

Мөнирә - яшь матур кыз, матур җырлый, кыю кеше. Бер генә атна торып калган ирен гомере буе көтә, биргән вәгдәсенә тугры. Тормышы авыр, ялгыз бала үстерә. Үлгәнче авыл, тау турында кайгырта. Гашыйклар тавын җимерергә барган бульдозерга каршы бара. Нәсел кушаматы – үрдәк. Исеменең мәгьнәсе яктыртучы, якты йөзле, нурлы.

Сәет – 19 яшьлек, урман каравылчысы, аны сакларга куелган кеше. Бик матур итеп гармунда уйный.Гореф-гадәтләргә, риваятьләргә җиңел карый (заманга сылтый). Вәгъдәсен үтәми, туган якларына кайтмый. Кыр үрдәген аткан кулы паралич суга.Сау-сәламәт вакытта туган авылына кайтмый, инвалид коляскасына утыргач гына, авылын, Мөнирәсен исенә төшерә. Яңа гаиләсендә баласы да булмый. Авылда улы барлыгын белмичә үлеп китә. Яшьлектә биргән вәгъдәсенә тугры булмаганы өчен гомере буе газапланып яши. Исеменең мәгънәсе – башлык, җитәкче, хөкемдар, хуҗа.

Ни өчен Сәет белән Мөнирәне автор аера? (Чөнки Сәет яшьлегендә табигатькә, Мөнирәгә хыянәт итте (үрдәкне атты). Моның өчен гомере буе газаплана. Мөнирәне шагыйрь Сәеттән саклый, очраштырмый. Гомеренең азагына кадәр ул Сәетне көтә. Мөнирә мәхәббәте белән бәхетле, бик матур итеп яши, туган ягын ярата, аны саклый.)

Өмет – Гашыйклар тавын җимерүдә әтисенең эшен турыдан-туры дәвам иткән кеше. Эчә. Хатыны, балалары ташлап китеп, әнисе үлгәч кенә акылына килә. Авылга кайтып, яңа өй сала, әнисе яшәгән өйне дә саклый. Гореф-гадәтләргә искелек калдыгы дип караган кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Авылны торгыза башлый, Гашыйклар тавындагы күлгә яңалан су белән тутырырга уйлый. Үрдәк кайтуын көтә. (Өметнең төшеннән өзек укырга) Исемен әнисе үзенең тормышка ашмаган хыялларының үтәлүенә өмет итеп кушкан була.

Автор – лирик герой. Ул, Сәетнең хыялы булып, Таллыкүлгә кайта. Әманәтне тапшыра алмый. Геройлар өчен борчыла. Табигать фаҗигасен тирән кичерә.

Символик образлар: Кыр үрдәге (риваятьтә) – Серле үрдәк (риваятьтә) – Яралы кош (җырда) – Үрдәк (Мөнирә белән Өметнең төшләрендә). Бу матурлык, мәхәббәт, ирек, тормыш символы.

Күл – яшәеш, тормыш символы. Күл булганда үрдәк тә кайта.

Гашыйклар тавы – тугрылык, бәхет, биеклек символы, чөнки моның өчен кеше бөтен авырлыкларны җиңә-җиңә бәхеткә ирешә. Кеше гомере дәверендә тауга менә.

Урман – серлелек, авырлык, билгесезлек символы.

Таллыкүл авылы – туган як символы. Мәхәббәт – монда тормыш, яшәү чыганагы, тормыш нигезе.(Мөнирә гомере буена Сәетне көтеп яши.) Тормышның нигезе һәрвакыт мәхәббәткә корылган булырга тиеш.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]