
Татар теле ( 2 класс)
Авторлары: А.Х. Нуриева, Ч.М. Харисова
Аңлатма язуы
Эш программасы А. Х. Нуриева авторлыгы астында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланып эшләнгән.Программа атнага 3 сәгатьтән, елга 102сәгать итеп төзелгән.
Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи- әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә өйрәтергә тиеш.
Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:
- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык үрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.
Тематик план
№ |
Бүлек исеме |
Сәгать саны |
1 |
Авазлар һәм хәрефләр |
47 |
2 |
Сүз. Сүзнең тамыры |
40 |
3 |
Җөмлә |
8 |
4 |
Сөйләм һәм текст |
4 |
5 |
Кабатлау |
3 |
|
Барлыгы |
102 |
Татар теле фәне курсының темалары эчтәлеге
Авазлар һәм хәрефләр (47 сәгать)
Авазлар һәм хәрефләр. сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләренең сүздә дөрес язу кагыйдәләре.
Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.
Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Сүздә й, в, к, г, м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм дөрес уку. Сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу.
Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте.
Сүз (40сәгать)
Сүз җирлеге. Предмет, билге, хәрәкәт һәм сүз. авазлар һәм сүз.
Сүз тамыры.
Кеше исемнәрендә, фамилияләрдә, хайван кушаматларында, шәһәр, авыл, елга исемнәрендә баш хәреф.
Җөмлә (8 сәгать)
Сөйләмне җөмләләргә аеру. Җөмлә төзүче баш кисәкләр белән таныштыру. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу. Җөмләдәге ия белән хәбәрне сызыклар белән билгеләү.
Бәйләнешле сөйләм (4 сәгать)
Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Текстны кисәкләргә бүлү.
Изложение. Бирелгән сораулар буенча инша язу. Сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле бәйләнгән җөмләләр төзү, язып кую.
Сочинение. Укучыларның күмәк эшләре уеннары турында телдән сөйләү оештыру, язып кую.
Матур язу
Язу гигиенасы кагыйдәләрен ныгыту: язганда дөрес утыру, ручканы дөрес тоту, дәфтәрне сул якка авыш итеп кую һ. б.
Язылышы катлаулана бару тәртибендә юл һәм баш хәрефләрне төркемләп язу:
и, ш, ү, й, И, Ш, Й, г, п, т, р, һ;
л, м, Л, М, А, я, Я;
у, ц, щ, У, ү, Ч, ч, Ц, Щ;
с, С, ә, Ә, е, Е, э, Э, о, О, ө, Ө, а, д, б;
ь, ы, ъ, в, Ы;
н, Ң, ю, һ, Н, Ю, К, к;
з, З, В, х, Х, ж, Ж, җ, ф;
Ф, Г,П, Т, Б, Р, Д;
Юлы бер сызыклы дәфтәргә язу күнегүләре. Җөмләләрдәге сүзләрне тоташ ритмик язу күнегүләре.
Дөрес әйтелеше, язылышы уку елы дәвамында гамәли үзләштерелергә тиешле сүзләр:
аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, йолдыз, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, төньяк, сәгать, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе.