Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diplom(1).doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
343.55 Кб
Скачать

2.2. Татар телендәге сүзлекләрнең классификациясе

Тата телендә сүзлекләр энциклопедик һәм филологик төрләргә бүленә.

Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма бирелсә, филологик сүзлекләрдә исә сүз, аның мәгънә үзенчәлекләре һәм башка сыйфатлары күрсәтелә.

Филологик сүзлекләр үзләре берничә төргә бүленә:

Аңлатмалы сүзлекләр;

Тәрҗемәле сүзлекләр;

Диалектологик сүзлекләр;

Фразеологик сүзлекләр;

Терминологик сүзлекләр;

Орфографик сүзлекләр.

Аңлатмалы сүзлекләр бер телдәге сүзләрнең мәгънәләре турында шул ук телдә мәгълүмат бирәләр.

Тәрҗемәле сүзлекләрдә сүзнең мәгънәсе икенче бер телдәге сүз белән бирелә.

Диалектологик сүзлекләрдә җирле сөйләшкә караган сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

Фразеологик сүзлекләрдә фразеологик әйтелмәләрнең (тотрыклы сүзтезмәләрнең) мәгънәләре аңлатыла.

Терминологик сүзлекләр кайсы да булса бер өлкәгә караган терминнарга аңлатма бирә.

Орфографик сүзлекләрдән сүзнең язылышы турында мәгълүмат табып була.

Теге яки бу фәнгә караган фәнни хезмәтләрнең исемлеген туплаган библиографик сүзлекләр дә бар. Алар тел белеменең теге яки бу өлкәсенә караган нинди фәнни хезмәтләр булуын белергә ярдәм итә.

2.3. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең төзелеш принциплары һәм структурасы

Аңлатмалы сүзлек – теге яки бу телдәге сүзләрнең мәгънәләре турында мәгълүмат бирә торган белешмәлек китап. Бу төр сүзлекләрдә сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы аңлатыла, аларның грамматик һәм стилистик үзенчәлекләре ачыклана. Татар телендәге беренче аңлатмалы сүзлек 10467 сүздән торган «Ләһҗәи татари» сүзлеге (1-2 т., 1895-1896) К.Насыйри тарафыннан төзелә. Әлеге сүзлек төрки телләр тарихында беренче аңлатмалы сүзлек була. Сүзлек үз вакыты өчен барлык таләпләргә дә җавап бирә.

К.Насыйри татарларга һәм башка кызыксынучыларга шул чор татар әдәби телен лексик-стилистик баету теләкләрен куеп, «Ләһҗәи татари» исемендә татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзегән һәм бастырып та чыгарган.

Ләһҗә – гарәп сүзе, “диалект” һәм “сүзлек” мәгънәсендә. Монда ул сүзлек мәгънәсендә кулланылган. Ләһҗәи татари – татар сүзлеге дигән төшенчәне белдерә [Насыйри, 1948: 83].

Әсәрнең төп тексты буенча, нигездә, капитализм чоры татар әдәби теле лексикасын һәм әдәби телдә урын алырга хаклы булган татар халык сөйләү теле лексикасын эченә алган сүзлек булганлыгы аңлатыла. Әсәрнең төп текстындагы лексика, башлыча, әдәби тел сүзләреннән һәм әдәби телгә яраклы сүзләрдән тора. Шул чор татар әдәби теленең лексикасын киң колач белән җыю, системалаштыру һәм аларның мәгънәләрен җентекле рәвештә тикшереп язу аркылы К.Насыйри татар әдәби телен лексик-стилистик баету, үстерү максат­ларын куйган. Бу сүзлек, һичшиксез, шул чор татар телен озак йокысыннан уяту, аны хәрәкәткә китерү юлында К.Насыйриның гаять зур әһәмиятле хезмәте булып торган [Насыйри, 1948: 84].

«Ләһҗәи татари» – практик белешмәлек, чөнки ул татар телендә­ге сүзләрнең билгеле чорлардагы лексик-семантик һәм стилистик кулланылышларын чагылдыра һәм шуның белән ул үз чорындагы та­тар әдәби телен үстерүгә хезмәт иткән. «Ләһҗәи татари» - фәнни бе­лешмәлек, чөнки ул татар фәнни сүзләренең этимологиясе һәм грам­матик категорияләре турында күп кенә белешмәләр бирә. «Ләһҗәи татари» бүгенге көндә дә әле татар теле лексикасын өйрәнүдә тулы белешмәлек булып санала. «Ләһҗәи татари» сүзлегенең эчтәлеге менә нәрсәләрдән гыйбарәт:

  1. татар әдәби телендә кулланылган һәм, өлешчә, бүгенге әдәби телебездә дә кулланыла торган 10 мең чамасы аерым сүз, тәгъбирләр һәм фразеология;

  2. шул сүзләргә капитализм чоры татар әдәби теле белән бирел­гән тәрҗемәләр, киң аңлатмалар һәм бай иллюстрация;

  3. күп кенә сүзләргә карата бирелгән этимологик һәм грамматик белешмәләр;

  4. күп кенә сүзләрнең тарихи язмышларын һәм перспективаларын билгеләү өчен кирәкле материаллар һ.б.

«Ләһҗәи татари» сүзлегенә ун мең чамасы сүз кертелгән [Насый­ри, 1948: 85].

Революциядән соң искиткеч киң эрудицияле, тирән бе­лемле галим Җамал Вәлиди, бик бай материал туплап, аң­латмалы сүзлек төзү эшенә алына. Җамал Вәлиди тарафыннан төзелгән «Татар теленең тулы сүзлеге» (1927-1929, тәмамланмаган) ул вакыттагы татар алфавитының беренче 15 хәрефен колачлый, биредә 11719 сүз тупланган. 1927 елда сүзлекнең А, О, Ө, У, Ү, Ы, И хәрефләрен эченә алган I кисәге, 1929 елда сүзлекнең Б, Т хәрефләрен алган II кисәген бастырып чы­гара. Галим, мәгълүм булганча, репрессиягә эләгә, сүзлек­нең калган материаллары кулга алына һәм эзсез югала. Җа­мал Вәлидинең бу сүзлеге искиткеч бай эчтәлекле, хәтта бү­генге көндә дә аны файдаланырга була. Әмма сүзлекнең га­рәп графикасында һәм бары зур китапханәләрдә генә та­барга мөмкин булуы укучылар (файдаланучылар) даирәсен бик нык тарайта.

1940 елда аңлатмалы сүзлек төзү эшенә мәшһүр язучы һәм галим Нәкый Исәнбәт алына. Тел, әдәбият һәм тарих фәнни тикшеренү институтына гариза яза: “Мине хезмәткәр итеп алсагыз һәм бер лаборант (машинистка) бирсәгез, үзем туплаган материалдан чыгып, рус телендә Владимир Даль төзегән сүзлек тибында татар теленең 4 том­лык аңлатмалы сүзлеген төзеп бирергә әзермен.” [ТТАС, 2010: 7]. Гаризага тирән эчтәлекле “Инструкция”не кушымта итеп бирә. Ул гаризага Институтта мондый резолюция салына: “Фикер йөртеп карарга була”. Бу гариза хәзер дә Институтның ар­хивында саклана. Ни кызганыч, бу гамәл шул резолюция белән тукталып кала. Әгәр шул вакытта Нәкый Исәнбәткә бу эш тапшы­рылган булса, бүгенге көндә татар халкының Владимир Даль сүзлеге тибыңда бай 4 томлык аңлатмалы сүзлеге кул­ланылышта булыр иде. Хәзерге көндә бу сүзлекнең материалы Нәкый Исән­бәтнең варислары кулында саклана.

Ниһаять, 1950 елларның ахырында тел, әдәбият һәм та­рих институтына эшкә җегәрле галим, Белоруссия партизаны Г.С.Әмиров килә. Ул, Институтта лексикография бүлеген ачып, татар теленең күптомлы аңлатмалы сүзлеген төзү эшен оештырып җибәрә. Бүлеккә бик сәләтле аспирантлар ала, киләчәктә алар сүзлек төзүдә төп көчкә әвереләләр. Бүлектә иң башта классик һәм күренекле язучыларның әсәрләреннән, башка төр әдәбияттан лексик материал һәм иллюстрация туплау башлана. Бу эшкә җәмә­гатьчелек тәртибендә Татарстан, Башкортстан республи­калары, Пермь, Ульяновск, Куйбышев өлкәләре мәктәп­ләренең укучылары җәлеп ителә һәм күп тә үтми бүлектә үз эченә 3 миллионга якын сүз һәм сүз формасын алган кар­тотека базасы барлыкка килә. Шул материал нигезендә та­тар теленең өчтомлык сүзлеге барлыкка килә һәм ул 1977-1981 елларда басылып чыга. Өчтомлык сүзлекне төзүдә төп эшне Искәндәр Абдуллин, Фуат Ганиев, Мөгафә Мөхәммәдиев, Шифа Ханбикова, Галимҗан Ахунҗанов, Рифкать Әхмәтьянов, Солтания Вахитова, Фәтхия Газизова кебек галимнәр башкаралар.

Соңгы вакытта татар телендә күп яңа сүзләр бар­лыкка килде, иске сүзләрнең кайберләре яңадан торгызылды, тел үз мөмкинлекләре исәбенә дә, алынмалар исәбенә дә нык баеды, камилләште. Лексикография бүлеге алдында киң кулланучылар өчен бертомлык аңлатмалы сүзлек төзү бурычы килеп туа. Һәм ул сүзлек югарыда әйтелгән 3 миллионлы картотека ниге­зендә төзелә. Аны төзүдә өчтомлык аңлатмалы сүзлек төзү тәҗрибәсе файдаланыла. Бу сүзлек өчтомлык аңлатмалы сүзлектән үзенең җыйнак, оператив файдалану өчен уңай булуы белән аерылып тора. Татар тел белеменең үсүенә бәй­ләнешле рәвештә бу сүзлек күп кенә яктан камилләштерелә, шулай ук ул фәнни нигезе ягыннан да үстерелә.

Тәкъдим ителгән бертомлык аңлатмалы сүзлекнең төп максаты – XX йөздә киң кулланылышта булган лексик һәм фразеологик берәмлекләргә, аларның мәгънәләренә мөм­кин кадәр дөрес аңлатма бирү; сүзләрнең кайсы сүз төрке­менә каравын һәм аларның нинди стилистик төсмердә бу­луын дөрес билгеләү; мөмкин кадәр аларның кулланылыш даирәсен ачыклау; боларның барсын да әдәбияттан алын­ган тиешле иллюстрация белән дәлилләү; кайсы телдән алы­нуын күрсәтү. Шулай ук бу бертомлык аңлатмалы сүзлектә бик сирәк булса да, кайбер сүзләрнең фәнни язылышын тәэмин итү бурычы да куела, басым мәсьәләсе дә нигездә хәл ителеп бара.

Бу сүзлекнең түбәндәге үзенчәлекләрен атарга мөмкин. Беренчедән, татар теленең агглютинатив тел генә түгел, агглютинатив-аналитик тел булуын искә алып, сүзлектә кушма сүзләрне киң бирү бурычы да куелган. Билгеле булганча, татар теле тезмә фигыльләргә бик бай тел, алар үзләренең эчтәлеге белән рус, немец телләрендәге кебек, приставкалы фигыльләрнең мәгънәләрен бирәләр. Тезмә фигыльләрнең саны татар телендә аларның барлык төрләрен искә алганда, йөз меңгә диярлек җитә. Әмма сүзлектә аларның киң кул­ланылганнары гына бирелде. С.И. Ожегов төзегән бертом­лык рус теленең аңлатмалы сүзлегендә нисби сыйфатларга аңлатма бирелмичә, алар үзләре ясалган исемнәр оясында китерелә. Шул тәҗрибәгә таянып, сүзлектә тезмә фигыль­ләр үзләре ясалган фигыльләр оясында китерелде, аңлатма бирелмәде. Икенчедән, бу сүзлектә, өчтомлык сүзлектән аермалы буларак, сүзләрнең грамматик формалары бирелми. Аның лөгатьлеген (словнигын) бар мөстәкыйль сүзләр генә (лек­сик берәмлекләр генә) тәшкил итә. Фигыльнең юнәлешләрен сүзлекләрдә, грамматикаларда бирүдә дә, галимнәр фикеренчә, күп кенә төгәлсезлекләр яшәп килә иле. Бу сүзлектә шул кимчелекләр­не бетерү юнәлешендә күп эш башкарыла. Гомумән, кушым­чалар белән ясалган юнәлеш формаларына охшаган мөстә­кыйль фигыльләрне юнәлеш формалары дип карау тюрко­логиядә, шулай ук татар тел белемендә традициягә кергән. Сүзлектә фигыль формаларын китергәндә, аларның бары лексик мәгънә белдергәннәре генә алынды. Өченчедән, икенче изафә формасында килгән сүзтезмәләрнең беренче кисәген күп кенә сүзлекләрдә сыйфат дип бирү гадәткә кергән, мәсәлән, әти бүреге дигән изафәнең беренче кисәге сүзлекләрдә сыйфат дип бирелә. Шул кимче­лекне бетерү юлында күп көч куелган. Дүртенчедән, элекке сүзлекләрнең күп урыннарында бер сүзнен икенче сүз төркеме урынында килүе искә алынмый. Бу күренеш татар теленең үзенчәлеген тәшкил итә, бертомлыкта бу үзенчәлек искә алына. Бу сүзлектә сүз төркемнәрен билгеләү өлкәсендә шак­тый күп эш эшләнә. Мәсәлән, сүзлекләрдә елт-елт сүзе аваз ияртеме дип бирелгән. Аны аваз ияртеме дип аңлату аның табигатен дөрес (адекват) чагылдырмый һ.б. Алтынчыдан, әлбәттә, соңгы еллардагы үзгәрешләргә “бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән сүзләрне сүзлектә бирелгән. Җиденчедән, бу сүзлектә элекке иҗтимагый тормышка караган сүзләр дә кертелгән, мәсәлән, патша, морза һ.б. Бу бер дә гаҗәп түгел. Сүзләрдә – халыкның та­рихы. Сигезенчедән, сүзлектә, башка сүзлекләрдән аермалы бу­ларак, татар телендәге алынма сүзләрнең чыганагы кайсы телдән алынуы аерым тамгалар белән күрсәтелгән. Тугызынчыдан, әгәр өчтомлык аңлатмалы сүзлектә 47 мең берәмлек (сүзләрнең формаларын да кертеп) һәм фра­зеологик берәмлек кертелсә, бу бертомлык сүзлектә бар­лыгы 58 мең сүз (лексик берәмлек һәм фразеологик берәм­лек) бирелде. Шулай итеп, бертомлык сүзлектә, өчтомлык сүзлеккә караганда, җыйнакландыру исәбенә сүзләр һәм фразеологик берәмлекләр саны 11 меңгә артык булып чыга.

Сүзлек төзү эшеңдә татар тел белеменең казанышларына, лексикографиясенең бай традициясенә таянылган. Төрки телләрнең, рус теленең һәм башка телләрнең уңай лексико­график тәҗрибәсе искә алынган.

Бу сүзлек, мәгълүм булганча, татар теле алфавитына үз­гәрешләр керткәнче төзелә башлап, нигездә тәмамланган була. Әзер сүзлекнең хәреф урыннарын алыштыру аның эчке архитектоникасын (төзелешен) зур үзгәртүгә һәм бу эш шактый вакыт сарыф итәргә китерәчәген исәпкә алып, сүзлек төзелеп беткәннән соң аның кайбер хәрефләренең урын­нарын алыштыруны акылга муафыйк дип тапмады. Мәсә­лән, рус телендә Владимир Даль төзегән, революциягә ка­дәр басылып чыккан аңлатмалы сүзлекне, хәрефләрендә шактый аермалыклар булуга карамастан, кулланучылар бик иркен файдаланалар. Капиталь сүзлекләрдә тормышта һәр көн барган үзгәрешләрнең барысын да искә алып бетерү мөмкин түгел. Әлеге сүзлектә кайбер хәрефләрнең урыны алышыну сүзлектән файдаланучыга бернинди дә комачау­лык тудырмый.

Бу аңлатмалы сүзлекне төзү эше Татарстан Республика­сы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, профессор Ф.Ә. Ганиев төзегән инструкция нигезендә, аның фәнни җи­тәкчелегендә, редакциясендә һәм катнашлыгында башка­рылган.

Сүзлекне төзүдә катнашкан галимнәр: М.Г. Мөхәммәдиев – А, Й хәрефләре, И.А. Абдуллин – И хәрефенең башыннан “искергән” сүзенә кадәр, М.Б. Хәйруллин – И хәрефенең “искергән” сүзеннән ахырына кадәр, С.Б. Вахитова – Г, Е хәрефләре, К хәрефе (башыннан алып-“киндер” сүзенә ка­дәр), Ф.М. Газизова – В , Д, 3, Ы, һ хәрефләре, Р.Г. Әхмәтьянов – К хәрефе (“киндер” сүзеннән “куш” сүзенә кадәр), Т хәрефе (башыннан алып “тоҗыру” сүзенә кадәр, “тәкать” сүзеннән ахырына кадәр), Ә, Ү хәрефләре, Ф.Ә.Ганиев К хәрефе (“куш” сүзеннән альт ахырына кадәр), Г.Г. Саберова – Ж, Җ хәрефләре, Д.Б. Рамазанова – С хәрефе, Р.К. Рәхимова – Л , Ч хәрефләре, Ә.Х. Алеева – Ө хәрефе, Л.Г. Габдрахманова – М хәрефе, Р.Р. Абдуллина – П, Э, Ю, Я хәрефләре, Л.Р. Мортазина – Н, О, Р, Ц, Ш, Щ хәрефләре, Ф.И.Таһирова – Т хәрефе (“тпру” сүзеннән “тәкать” сүзенә кадәр), Ф.Ф.Гаффарова – Б, Ф, X хәрефләре.

Сүзлектә түбәндәге кушымталар бирелгән:

Татар телендә сүзләрнең структурасы һәм ясалышы (Ф.Ә. Ганиев).

Татар теленең морфологиясе турында кыскача белешмә (Ф.Ә. Ганиев).

Татарстан Республикасындагы географик атамалар (И.А. Абдуллин һәм Р.Р. Абдуллина).

Татар телендә кеше исемнәре (Р.Г. Әхмәтьянов).

Сүзлекнең төзелешенә килгәндә, түбәндәге үзенчәлекләрне атарга мөмкин.

Сүзлектә баш сүзләр (вокабулалар) алфавит тәртибендә урнаштырылганнар һәм алар үзләренә караган материал (аңлатмалар, мисаллар, аерым язылган кушма сүзләр, фразеологик берәмлекләр) белән бергә сүзлек мәкаләсен тәшкил итәләр.Тасвирый аңлатма бирү, синонимнар китерү яки башка сүзнең мәгънәсенә җибәрү алымнары белән баш сүзнең мәгънәләре аңлатылган. Сүзләрнең мәгънәләренә аңлатма биргәннән соң, ка­гыйдә буларак, курсив ярдәмендә сөйләмдә сүзнең кулла­нылышын күрсәтә торган мисаллар китерелгән. Мисал итеп кыска гына гыйбарәләр, гадәттә, киң кулланыла торган ирекле сүзтезмәләр, аерым очракларда әйтемнәр, мәкаль­ләр китерелгән. Грамматик бәйләнешләрне күрсәтү йөзен­нән сүзтезмәләрнең иң типик булганнары гына бирелгән. Мисаллар еш кулланыла торган аергыч, тәмамлык, хәл һәм бәйлекләр ярдәмендә тулыландырылган һәм бер-берсеннән нокта белән аерылган.

Мисалдагы сүз баш сүз белән тулысынча туры килсә, ул сүз беренче хәрефе белән кыскартылып күрсәтелгән. Ул хәрефтән соң нокта куелган:

КЫЗ ис. ... Гүзәл к.

Сүзнең мәгънәләре аңлатылганнан (ачыкланганнан) соң ромбка кадәр, беренче сүз тәртибе белән, квадрат билгесеннән соң компонентлары аерым язылган кушма сүзләр (лексик берәмлекләр) китерелгән һәм аларга аңлат­ма бирелгән. Аларның өч төре дә (саф кушма, парлы, тезмә сүзләр) сүзлеккә кертелгән:

КЫЗЫЛ сф. 1)...; 2)...Кызыл гөмбә бот. Урманда үсә торган аксыл кызыл эшләпәле гөмбә: русчасы: волнушка. Кызыл зәнбак бот. Лилияләр семьялыгыннан эре кызыл чәчәкле үсемлек. Кызыл карлыган Җиләге кызыл булган карлыган һ.б.

КҮТӘРҮ фг. 1) ... ; 2) ...Күтәрә бару. Күтәрә бирү. Күтәрә тору. Күтәрә төшү. Күтәреп алу. Күтәреп бару. Кү­тәреп бетерү. Күтәреп йөрү. Күтәреп калу. Күтәреп килү. Күтәреп китү. Күтәреп кую. Күтәреп тору. Күтәреп чыгу. Күтәреп җибәрү.

Ромб билгесеннән соң кулланылышта еш очрый тор­ган аерым тотрыклы сүзтезмәләр һәм фразеологик берәм­лекләр китерелгән һәм аңлатылган:

МАЙЛЫ сф. 1) Майда пешерелгән, майланган; май ягылган; 2) Үзендә мае булган (майлы культуралар турын­да)... <> Майлы калҗа Төшемле эш, файдалы эш. Майлы урын Табышлы, файда китерә торган урын һ.б.

Омонимнар һәрберсе аерым сүзлек мәкаләсе итеп бирелгән һәм якты рим цифрлары белән күрсәтелгән:

БУГАЗ I ис. 1) Муенның алгы өлеше, тамак төбе.

БУГАЗ II ис. геогр. Ике диңгезне, күлне һ.б. тоташтыра торган тар сулык.

Сүздә берничә мәгънә булса, ул мәгънәләр җәяле гарәп цифрлары белән аерылган:

ТӘМӘКЕ ис. 1) бот. Эт җиләкләре семьялыгыннан киң яфраклы, озын сабаклы үлән, культуралы үсемлек буларак, никотин алу, никотинын куллану өчен үстерелә; 2) Шул үсемлекнең яндырып, төтенен суыру-тарту, борынга салу яисә чәйнәү өчен махсус ваклап эшкәртелгән яфраклары һәм сабаклары. Вак т. Т. Сортлары.

Әгәр дә баш сүз татар телендә аерым кулланылмаса, ул сүздән соң ике нокта куелды, аннан шул сүз кергән тезмә (гыйбарә) китерелде һәм аңа аңлатма бирелде:

ФАШ: фаш булу Халыкка, дөньяга билгеле булу, яман эш ачылу. Фаш итү Берәрсенең начарлыкларын, усал ният­ләрен ачып салу.

Баш сүзнең кайсы сүз төркеменә каравы грамматик тамгалар белән күрсәтелгән:

ис. (исем), фг. (фигыль), сф. (сыйфат), алм. (алмашлык), сан (сан), рәв. (рәвеш), бәйл. (бәйлек), терк. (теркәгеч), кис. (кисәкчә), ымл. (ымлык), иярт. (ияртем), хәб. Суз (хәбәрлек сүз), мод. Суз (модаль сүз).

Сүзнең мәгънәсен аңлату түбәндәгечә башкарылган:

Сүзлектә сүзнең мәгънәсе өч юл белән аңлатылырга мөмкин: 1) тасвирый аңлатма; 2) сүзнең мәгънәсен сино­нимнар ярдәмендә ачыклау; 3) сүзнең мәгънәсен ачыклау өчен аны икенче бер сүзнең мәгънәсенә җибәрү.

Сүзнең мәгънәсе күпчелек очракта кыскача билге­ләмә (аңлатма) бирү юлы белән аңлатылган.

Кыскача билгеләмәләр (аңлатмалар) сүзнең әдәби телебездә урнашкан һәм хәзерге телдә кулланыла торган мәгънәләренә генә бирелгән; кайбер очракларда тасвирый аңлатмалар синоним аңлатмалар белән дә тулыландырыл­ган.

Индивидуаль, метафорик, шигъри мәгънәләргә, шу­лай ук аларның чагыштыруларда очрый торганнарына аң­латмалар бирелмәгән. Сүзләрдәге мондый мәгънәләр кайбер очракларда мисалларда гына күрсәтеп кителгән.

Күп мәгънәле сүзләрнең аерым мәгънәләре, җәя ку­елган гарәп цифрларыннан соң, тоташ текст эчендә бирелде; мәгънә төсмерләре шул ук мәгънәдә нокталы өтер белән аерылган.

Кайбер вакытта сүзнең мәгънәсен ачыклау эше аның синонимына җибәрелгән. Мондый юл бигрәк тә диалекталь яисә искергән сүзләрнең мәгънәсен аңлатканда һ.б.ш. оч­ракларда кулланылган.

ТЫГЫЗАЮ фг. Сөйл. К. тыгызлану.

Мәгънәләре охшаш яки бик якын булган сүзләрдә (синонимнарда) төп аңлатма тиңдәшләренә караганда күб­рәк кулланыла торган сүз янында бирелгән, ә калганнары-ның мәгънәсе шул сүзгә җибәрү ысулы белән ачыкланган:

ГӨЛЧӘЧӘК ис. Төрле төстә эре чәчәк ата торган чә­нечкеле декоратив куаклык.

РОЗА ис. лат. К. гөлчәчәк

Әгәр дә сүзнең мәгънәсе күп мәгънәле сүзгә җибәрү юлы белән аңлатылса, сүзенең кайсы мәгънәсенә җибәрелүе күр­сәтелгән:

КӘГЪБӘТУЛЛА ис. дини к. кәгъбә 1 ...

Мәгънәләре капма-каршы булган сүзләрдә (анто­нимнарда) аңлатма бирелгәннән соң, сирәк кенә аларның капма-каршы сүзе (антоним) китерелгән.

КАРАҢГЫ сф. 1. 1) Якты булмаган, якты түгел; якты төшмәгән; киресе: якты; 2) ...

Сүзлектә татар сүзләренең этимологиясен ачыклау бурычы куелмаган. Татар халкы күп гасырлар буе төр­ле халыклар белән аралашып яшәгәнлектән, татар әдәби телендә шактый гына башка телләрдән алынган сүзләр бар. Аларның бер төрлесе, бигрәк тә революциягә кадәр алын­ганнары, татар теле тарафыннан бик нык үзләштерелгән­нәре, үзгәрүгә дучар булганнар. Сүзлек массакүләм белеш­мә булганлыктан, анда мондый аңлатмаларның чыганагын күрсәтү кирәк дип табылган. Татар телендә рус, гарәп-фары, фин-угор һ.б. телләрдән алынган сүзләр бар. Аларның кайсы телдән алынганнары тиешле шартлы билгеләр белән күрсәтелгән. Татар телендә шулай ук европа телләреннән алынган сүзләр дә бар. Әмма алар татар теленә рус теле аша кергәннәр. Шулай булуга карамастан, ул сүзләрнең бе­ренчел чыганагы – Европа телләре күрсәтелде, болай итү ул сүзләрнең эчтәлеген тирәнрәк аңларга һәм, шул ук ва­кытта, ул сүз турында белешмә дә булып торачак.

1950 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан (1996 елдан ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) 3 томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» төзелә (1977-81). Бу эш Л.Т. Мәхмүтова, М.Г. Мөхәммәдиев, К.С. Сабиров, Ш.С.Ханбикова (редколлегия), И.Г.Абдуллин, Р.Г.Әхмәтьянов, Г.Х.Ахунҗанов, С.Б.Вахитова, Ф.М.Газизова, Л.Р.Гайнанова, Ф.Ә.Ганиев, Р.К.Рәхимова һ.б. галимнәрдән торган фәнни коллектив тарафыннан башкарыла. Сүзлек хәзерге татар теленең XIX йөз ахырыннан XX йөзнең 70 елларына кадәрге чорда фольклор, матур, фәнни, фәнни-популяр, публицистик әдәбиятта, дәреслекләрдә, матбугатта кулланылган лексик һәм фразеологик байлыгын (фондын) туплый. Бу зур хезмәттә 32880 сүзгә һәм 14010 фразеологик берәмлеккә аңлатма бирелә.

2006 елның 8 февралендә Татарстан фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының актлар залында фәнни тормышта зур тантаналы вакыйга булып үтә – татар теленең аңлатмалы сүзлегенең яңа басмасы киң җәмагатьчелеккә тәкъдир ителә. Моңа кадәр тел галимнәренә, студентларга, укытучыларга, өстәл китабы булып 1977-1981 елларда нәшер ителгән өчтомлык хезмәт итә. Ләкин тел ул бер урында гына тормый, ул үсә, тулылана, сүз төркемнәре арасында булган үзара бәйләнеш тә үзгәрә, аның эчендә төрле күченүләр барлыкка килә. Чөнки хәзерге заман актив тел процесслары белән үзенчәлекле. Бу татар лексикографиясе өлкәсендә ирешелгән тагын бер зур казаныш дип тулы хокук белән әйтергә мөмкин. Хезмәтнең моңа кадәр чыккан сүзлекләрдән аермалары да бар. Әгәр соңгы өч томлылык сүзлектә 47 000 берәмлек булса, бертомлыкта 58 000 сүз бирелгән. Димәк, 11 000 сүзгә артыграк. Татар телендәге чит сүзләрнең кайсы телдән алынуы да аерым тамгалар белән күрсәтелгән. Әлбәттә, бу хезмәт авторлар коллективының зур фидакарь эше һәм иҗади активлыгы нигезендә барлыкка килгән. Сүзлекнең баш редакторы – филология фәннәре докторы, Рәсәй һәм Татарстан фәннәр Акдемияләренең академигы, Төрек тел белеме җәмгыятенең чит ил згъзасы Фоат Әшрафович Ганиев. Бертомлык сүзлекне төзүдә төп эшне күренекле, абруйлы тел галимнәре М.Г. Мөхәммәдиев, И.А. Абдуллин, М.Б. Хәйруллин, С.Б. Вахитова, Ф.М. Газизова, Р.Г. Әхмәтьянов, Г.Г.Саберова, Д.Б. Рамазанова, Р.К. Рәхимова, Ә.Х. Алеева, Л.Г.Габдрахманова, Р.Р. Абдуллина, Л.Р. Мортазина, Ф.И. Таһирова һәм Ф.Ф. Гаффарова башкарганнар. Сүзлек үзенең җыйнаклыгы, оператив файдалану өчен уңай булуы белән дә аерылып тора. Аның төп максатын авторлар болай дип билгели: “ХХ йөздә киң кулланылышта булган лексик һәм фразеологик берәмлекләргә, аларның мәгьнәләренә мөмкин кадәр дөрес аңлатма бирү, сүзләрнең кайсы сүз төркеменә каравын һәм аларның нинди стилистик төсмердә булуын дөрес билгеләү, мөмкин кадәр аларның кулланылыш даирәсен ачыклау, боларның барысын да әдәбияттан алынган тиешле иллюстрация белән дәлилләү, кайсы телдән алынуын күрсәтү” [ТТАС, 2005: 5]. Күргәнебезчә, бу максатлар барысы да тормышка ашырылган. Сүзлек тел белгечләренә, язучыларга, журналистларга, татар теле бүлекләре студентларына һәм киң катлау укучыларга атап чыгарылган һәм алар өчен бик кирәкле һәм файдалы кулланма булып тора ала. Ул бик матур полиграфия бизәлештә чыккан: тышлыгы, кәгазе, символикасы – барысы да дөньяви китап бизәү стандартларына туры килә. Бу инде Казандагы “Матбугат йорты” нәшриятының һәм аның җитәкчесенең лаеклы хезмәте дә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]