
- •I бүлек. Сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләре
- •Сүзлекләр турында гомуми төшенчә
- •1.2. Сүзлекләрнең төзелү принциплары һәм структурасы
- •II бүлек. Татар телендә сүзлекләр һәм аларның төрләре
- •2.1. Татар телендә сүзлекләр төзү тарихыннан
- •2.2. Татар телендәге сүзлекләрнең классификациясе
- •2.3. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең төзелеш принциплары һәм структурасы
- •2.4. Тел белеменең башка тармакларына караган сүзлекләр
- •III бүлек. Уку процессында филологик сүзлекләр
- •Кулланылган әдәбият исемлеге
- •18. Чумарина г.Р. Теория и практика составления электронных словарей (на материале татарского языка) 10. 02. 02 языки народов Российской Федерации (татарский язык)
- •Чыганаклар
- •Шартлы кыскартылмалар
ЭЧТӘЛЕК
Кереш.............................................................................................................3
Төп өлеш
Беренче бүлек. Сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләре..........................7
1.1. Сүзлекләр турында гомуми төшенчә..................................................7
1.2. Сүзлекләрнең төзелү принциплары һәм структурасы......................10
Икенче бүлек. Татар телендә сүзлекләр һәм аларның төрләре.............12
2.1. Татар телендә сүзлекләр төзү тарихыннан........................................12
2.2. Татар телендәге сүзлекләрнең классификациясе..............................19
2.3. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең төзелеш принциплары һәм структурасы............................................................................................................20
2.4. Тел белеменең башка тармакларына караган сүзлекләр..................33
Өченче бүлек. Уку процессында филологик сүзлекләрне куллану үзенчәлекләре........................................................................................................ 47
V сыйныфта “Лексикография” темасын үткәндә куллану өчен карточкалар.........................................................................................................51
Йомгак.........................................................................................................55
Кулланылган әдәбият исемлеге..............................................................59
Чыганаклар................................................................................................63
Шартлы кыскартылмалар....................................................................65
КЕРЕШ
Һәр телнең лексикасы, ягъни сүз байлыгы аның иң төп әһәмиятле өлеше булып тора. Лексикадан башка телнең икенче әһәмиятле өлеше – грамматикасы да була алмый. Билгеле бер телнең сүзлек составы берьюлы кинәт кенә барлыкка килмәгән, ул, күп гасырлар буена халык тарафыннан иҗат ителеп, әкренләп җыела һәм байый барган. Тел лексикасын баетуда һәм иҗат итүдән башка халыкларның да тел һәм культура эшчәнлеге катнашкан. “Кешелек җәмгыяте туктаусыз үсештә булган кебек, телдәге сүзләр дә гасырлар дәвамында эволюцион үсеш кичерәләр: мәгънә ягыннан тараялар, я киңәяләр, яки телдән төшеп калалар. Яңа төшенчәләрне белдерү өчен неологизмнар туа, башка телләрдән алынмалар керә. Шул рәвешчә телнең сүзлек хәзинәсе туктаусыз хәрәкәттә тора” [Хаков, 1999: 126]. Телнең сүзлек составы, билгеле булганча, төрле тип сүзлекләрдә чагылыш таба.
Безнең чыгарылыш квалификацион эшебезнең темасы – “Татар телендә сүзлекләр”.
Теманың актуальлеге. Хәзерге татар тел белемендә, аерым бер төр сүзлекләрне өйрәнүгә багышланган хезмәтләрнең күп булуына карамастан, сүзлекләрне комплекслы өйрәнү, аерым алганда, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н лингво-теоретик интерпретацияләү актуаль мәсьәләләрдән санала.
Хезмәтнең максаты – татар теленә караган сүзлекләрне лингво-методик яктан тикшерү.
Куелган максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
• тел белемендә сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләрен өйрәнү, ягъни сүзлекләр турында гомуми төшенчә бирү һәм төзелү принципларын, структуралары хакында бәян итү;
• татар телендә сүзлекләрнең төрләре турында мәгълүмат бирү;
• татар теле сүзлекләрен өйрәнү тарихын яктырту;
• “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең төзелеш принципларын һәм структурасын анализлау;
• тел белеменең башка тармакларына караган сүзлекләрнең үзенчәлекләрен тикшерү.
Мәсьәләнең өйрәнелү тарихы. Төрки тел белемендә, шул исәптән татар телендә дә лексикографиянең нәзари (теоретик) мәсьәләләре фәнни нигездә ХХ гасырның 70 нче елларында тикшерелә башлый. М. Ногман, А.А. Юлдашев, Р.А. Арганик, Ф.М. Хисамова, Э.Нәҗип, М.Х.Тахтаходнаева, Г.Х.Ахунҗанов, С.Алтаев, А.А.Алексеева Ф.А.Ганиев, Ю.Ф.Ефимов, Ә.Ш.Йосыпова, Р.С.Нурмөхәммәтова һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә сүзлекләрне төзү теориясе тасвирлана, аларның тел үсешендәге роле һәм урыны ачыклана һ.б.
Теманың теоретик әһәмияте. Билгеле бер телнең мәдәният тарихындагы урынын һәм ролен билгеләндә, я булмаса икенче бер телне өйрәнгәндә, төп күрсәткеч һәм чыганак буларак филологик сүзлекләр хезмәт итә. Үткән һәм хәзерге чор сүзлекләрен комплекслы тикшерү нигезендә аерым бер телләрнең мөһим үсеш-үзгәреш тенденцияләрен ачыкларга мөмкин.
Һәрбер телнең лексик составы аерым бер халык тормышының төрле якларын чагылдыра. Хәзерге татар теле татар халкының милләт булып оешуның тарихи шартларында формалаша. Шуңа бәйле рәвештә татар теленең сүзлек составын өйрәнү татар лексикасы тарихын өйрәнү өчен генә түгел, ә татар халкының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышындагы үзгәрешләргә дөрес бәя бирергә дә мөмкинлек бирә.
Хезмәтнең практик әһәмияте. Тупланган фактик материал татар әдәби теле лексикологиясе, әдәби тел тарихы фәнен укытканда, лексикография буенча махсус курслар үткәргәндә файдаланыла ала.
Чыгарылыш-квалификация эшенең методологик нигезе буларак Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ә.Ганиев, Р.С.Нурмөхәммәтова һ.б. күп кенә галимнәрнең хезмәтләре кулланылды.
Чыганак итеп татар теленең күп төрле сүзлекләре (“Татар теленең аңлатмалы сүзлек”ләре, “Татар теленең зур диалектологик сүзлеге” (2009), “Татарча-русча фразеологик сүзлек” (2001), “Синонимнар сүзлеге” (1999), “Антонимнар сүзлеге” (2005), “Татар теленең орфографик сүзлеге” (2010), “Татар теленең кыскача этимологик сүзлеге” (2001) һ.б.) алынды, алар чыганаклар исемлегендә бирелде.
Хезмәтне язу барышында эзләнү, тасвирлау, чагыштыру һ.б. метод һәм алымнар кулланылды. Шул рәвешле комплекслы якын килү татар теле сүзлекләрен, аларның төзелү принципларын һәм структурасын комплекслы өйрәнергә мөмкинлек бирде.
Чыгарылыш-квалификация эшенең төзелеше кереш, өч бүлекне эченә алган төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегеннән гыйбарәт. Керештә традицион тәртиптә эшнең максаты һәм бурычлары билгеләнде, теоретик һәм практик әһәмияте ачыкланды, методологик нигез, метод һәм алымнар күрсәтелде. Беренче бүлектә тел белемендә сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләре өйрәнелде, биредә сүзлекләр турында гомуми төшенчә бирелде һәм төзелү принциплары, структуралары яктыртылды. Икенче бүлек татар телендә сүзлекләр һәм аларның төрләрен тикшерүгә багышланды, аерым алганда, татар телендә сүзлекләр төзү тарихы өйрәнелде, татар телендәге сүзлекләрнең классификациясе бирелде; шулай ук “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең төзелеш принциплары һәм структурасы турында бәян ителде. Аерым бүлекчәдә тел белеменең башка тармакларына караган сүзлекләр анализланды. Өченче бүлектә татар теле дәресләрендә “Лексикография” темасын өйрәнү буенча карточкалар урнаштырылды. Йомгакта эш буенча гомуми нәтиҗәләр ясалды. Соңыннан кулланылган фәнни әдәбият һәм чыганаклар исемлеге бирелде.
ТӨП ӨЛЕШ
I бүлек. Сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләре
Сүзлекләр турында гомуми төшенчә
Лексикография, билгеле булганча – тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган фән тармагы [Сафиуллина, 2001: 173].
Лексикография лексикология һәм фразеология белән тыгыз бәйләнгән, чөнки сүзнең нәрсә икәнен, аның телдә яшәеш закончалыкларын белми торып, сүзлекләр төзеп булмый. Инде төзелгәч, сүзлекләр үзләре сүз турындагы фәнне баеталар, камилләштерәләр.
Сүзлекләр нигә кирәк булган соң? Галимнәр моны һәр халыкның тарихи үсеше, аның үзенчәлекләре белән аңлаталар. Сүзлекләрнең беренче үрнәкләре борынгы «изге» дип саналган китаплардагы аңлашылмый башлаган аерым сүзләргә аңлатма биргәндә, шулай ук сәяхәтчеләр, үзләренә таныш булмаган халыклар белән очрашып, алардан сүзләр язып алып, тәрҗемә иткәндә туган. Сәүдәгәрләр һәм миссионерларның, башка халыклар белән аралашу максатында, аерым сүзләрне үз телләренә тәрҗемә итеп, кечкенә дәфтәрләргә язып куйганда, сүзлек төзү белән шөгыльләнүләре, бәлки, башларына да килмәгәндер. Сүзлекләрнең күбесе башта кулъязма рәвешендә йөргән, ә инде китап басу киң җәелгәч, барлык халыкларда да сүзлек төзү эше бик тиз алга киткән.
Сүзлек төзүгә керешкәндә, лексикограф кайбер махсус мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Иң элек, сүзлеккә керәсе сүзләр мәсьәләсе килеп туа. Сүзлеккә бөтен сүзләрне дә кертергәме? Барлык сүзләрне алырга тырышу бик авыр һәм озакка сузыла. Телдәге барлык сүзләрне җыйган сүзлекләрне тезаурус диләр (грек. thesaurus – хәзинә). 1900 елда Германиядә латин теле тезаурусын төзи башлаганнар, әмма хәзерге көнгә кадәр ул әле тәмамланмаган. Шуңа күрә тезаурусны телдәге барлык сүзләрне кертеп түгел, ә бәлки билгеле бер язучы, әсәрнең теле буенча төзү мәслихәтрәк табыла.
Сүзләрне аңлату юлларын сайлау сүзлекнең максатына бәйле. Биредә ике юл булырга мөмкин: сүзне шушы телдә аңлату; сүзне башка телгә тәрҗемә итү. Шуңа бәйле рәвештә бер телдәге сүзлекләр һәм тәрҗемәле сүзлекләр аерылып тора.
Дөньядагы барлык төр сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карыйлар: энциклопедик (төшенчә) сүзлекләр, филологик сүзлекләр (лексиконнар).
Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма бирелә, алар турындагы карашлар, гипотезалар фикер каршылыклары чагыщтырыла. Мондый сүзлекләрдә шушы төшенчәләр белдергән күренешләр, әйберләр, вакыйгалар, затлар турында мәгълүматлар да бирелә.
Энциклопедия – грек сүзе: ул еn (в) + cyklos (түгәрәк), раideia (мәгърифәт) сүзләренең җыелмасыннан гыйбарәт. Энциклопедияләрнең универсаль һәм махсус төрләре була. Универсаль энциклопедиядә җәмгыять тормышы һәм фәннең төрле тармакларыннан системага салынган мәгълүматлар бирелә. Мәсәлән, «Зур совет энциклопедиясе» (кыскартылмасы – БСЭ: Большая советская энциклопедия) шундыйлардан. Махсус энциклопедияләргә медицина, авыл хуҗалыгы, физика, техника, педагогика, музыка, әдәбият белеме һ.б. буенча төзелгәннәрен кертергә мөмкин. Тел белеме фәне өчен, мондый энциклопедияләрдән бигрәк, филологак сүзлекләрнең әһәмияте зуррак.
1999 елда «Татарский энциклопедический словарь» (Казань: Ин-т татарской энциклопедии АН РТ, 1999. Гл. ред. акад. М.Х.Хасанов. – С.690) басылып чыкты. Бу – Татарстан һәм татар халкының үткәне һәм хәзергесе турында беренче универсаль белешмәләр басмасы. Китапта 16 мең сүзлек статьясы бар, шуның 7 меңе күренекле шәхесләрнең биографиясенә багышланган.
Иң мәгълүм универсаль энциклопедик сүзлекләрдән Британия энциклопедиясен (Encyclopaedia Britanica) күрсәтергә мөмкин. Ул 1768 елдан чыгып килә. 1974 елда аның 30 томлык 15 нче басмасы чыкты. Россиядә дә мондый зур энциклопедияләрнең үрнәкләре бар. XIX —XX гасыр башында Россиянең иң яхшы фәнни-гыйльми көчләре Брокгауз һәм Эфронның энциклопедиясен (Петербург, 1890- 1907, 86 том) бастырып чыгарганнар.
Махсус типтагы энциклопедик сүзлекләр түбәндәгеләр: «Лингвистический энциклопедический словарь» (1990), «Русский язык. Энциклопедия» (1979 и 1998), «Библейская энциклопедия» (1891, репринт – 1991), «Мифы народов мира. Энциклопедия» (Т. 1 - 2, 1980,1982).
Филологик сүзлекләрдә төшенчә һәм ул белдерә торган предмет, күренеш түгел, ә сүз, мәгънә үзенчәлекләре, лексик-грамматик һ.б. сыйфатлары аңлатыла. Мәсәлән, сандугач турында энциклопедик сүзлектә аның нинди төстә, нинди кош булуы, кайчан очып килүе, кайчан бала чыгаруы, кайда яшәве, кайчан очып китүе хәбәр ителә. Шул ук сүзне филологик сүзлектән, мәсәлән, рус теле сүзлегеннән карасак, аның, мужской родта булуы, төрләнеше, билгеле бер фразеологизм составына керүе (разливаться соловьем) һ.б. турында әйтелә.
Филологик сүзлекләрнең төрләре
Максаты, эчтәлеге, сүзлек мәкаләләренең төзелеше, нинди телдә язылуы һ.б. карап, филологик сүзлекләрнең берничә төре.
Иң элек бер һәм ике тел (тәрҗемә) сүзлекләрен алыйк. Бер тел сүзлекләрендә сүз турында шушы телдә аңлатма бирелә. Тәрҗемәле сүзлекләрдә сүзнең мәгънәсе икенче телдәге сүз белән бирелә (русча-татарча, татарча-русча, русча-инглизчә һ.б. сүзлекләр).
Иң күп таралган ике телле сүзлекләрдән татарча-русча, русча-татарча сүзлекләрне күрсәтергә кирәк. XVI йөздә рус дәүләте составына керү, рус әдәбияты һәм мәдәнияте белән якыннан танышу, капиталистик мөнәсәбәтләрнең татарлар арасына да тиз үтеп керхе, руслар белән аралашу өчен уртак тел зарурлыгы һ.б. мондый сүзлекләрнең күпләп чыгуына сәбәп булган. Мондый сүзлекләр һаман чыгып торалар (Русско-татарский словарь).