Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Зачетка сораулык.rtf
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
144.66 Кб
Скачать

Төп әдәбият

1. Давлетшина Л.Х. Мифологизм в татарской прозе конца ХХ – начала ХХI вв. / Л.Х.Давлетшина.– Казань: РИЦ “Школа”, 2006.– С.14-27

2. Заһидуллина Д. Яңа дулкында / Д.Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б.5-23.

3. Ковтун Е.Н. Поэтика необычайного: Художественные миры фантастики, волшебной сказки, утопии, притчи, мифа (На материале европейской литературы первой половины ХХ века)/ Е.Н.Ковтун – М.: Изд.-во МГУ,1999. – С.140-142

Өстәмә әдәбият

1. Ибрагимов М.И. Миф в татарской литературе ХХ века: проблемы поэтики / М.И. Ибрагимов. – Казань: Gumanitarya, 2003. – 64 с.

2. Коблов Я.Д. Мифология казанских татар / Я.Д. Коблов. – Казань: Типолитография Импер. Ун.-та, 1910. – 49 с.

3. Литература: миф и реальность. – Казань: Изд. –во КГУ, 2004. – 298 с.

2. Н.Гыйматдинованың “Китәм, димә!” повестенда төп сюжет сызыгы – Камилла белән Сәйдәш мәхәббәте тарихы, шушы романтик тарих янәшәсендә Ка­милла һәм Шарлотта мөнәсәбәтләрен сурәтләүче романтик сюжет җебе сузыла. Ярыммифологик, ярымромантик тагын бер – Шәңгәрәй белән Шамилә тарихы исә, беренче карашка лирик чигенеш, сюжеттан тыш элемент кебек башланып китсә дә, Шәңкәле – Камилә, Шарлотта мөнәсәбәтләренә әверелеп, мөстәкыйль сюжет сызыгы барлыкка китерә. Ерак Парижда­гы очраклы күрешүдән соң Каратау авылына килеп чыккан биюче, танылган балерина Камилла Байчура биредә мәхәббәт, үз нәсел тармагын – бабасын таба һәм югалта. Романтик сюжетлар фонында фәлсәфи проблемалар күтәрү белән чик­ләнмичә (Сәйдәш — Гөлчәчәк, Сәйдәш — Камилла каршылы­гы, чын мәхәббәткә хыянәт итәргә ярамау), урын-вакытны төгәлләштерү, кеше образларын сурәтләүгә бәйләп иҗти­магый мәсьәләләр дә куела.Сюжет бирелеше ягыннан автор синтезга омтылса да, аерым әсәрләрдә янәшә урнашкан, кисешеп кит­кән җепләрнең характеры төрлечә. Мифологик яки романтик, мифологик яки реалистик, ярымромантик-реалистик җепләр төрлечә уралып биреләләр. Чынбарлык һәм легенданы тоташтырып, автор легенда-хыялны, мифны чынбарлыкка әйлән­дерә. Акчәчнең урманда боланга әверелеп йөрүенә дә, Шәңгә­рәй һәм Шамиләләр өе артындагы сукмакны берәүнең дә белмәвенә дә чынлап ышана башлыйсың. Автор уйлап табыл­ган, хыялый-фантастик хәл-вакыйгаларны шулкадәр тормыш­чан детальләр аша тасвирлый һәм тормыш кануннары белән аңлата (мәсәлән, шул ук Акчәчнең әверелү процессы һәм аның сәбәбе) ки, әлеге мифологик катлам без белгән тормыш-чынбарлыкка, анда урнашкан тәртипләргә, тирә-юнебезгә, хәтта үзебезнең яшәү рәвешебезгә бәя бирә башлый. Шәңкәле карт – Зирәк карт архетибының бер үрнәге.

  1. Мифологик шартлылык. Хронотоп, хикәяләүче проблемасы.

  2. Н.Гыйматдинованың “Болан” повестенда хронотоп, мифологик детальләр.

Мифологик шарлылык төзек хронотопка ия. Әдәби әкияттәге хронотоп фольклордагы әкияткә тартым:

  1. Пространство: герой яшәгән Игелек дөньясы һәм Убырлы карчык яшәгән географик шартлы медиатор (урман, диңгез, таулар) – Явызлык. Сер, тылсым чиктәш пространствода башлана.

  2. Әдәби әкият ике дөнья каршылыгын фәлсәфи укый.

  3. Вакыт ягыннан әдәби миф архаик мифтан сакраль, изге “башлангыч” dreamtime (Urzeit) дип аталган вакытны ала. Билгесез үткән заман галәм вакыты моделен тәшкил итә (Д.Лихачев). Вакыт үзгәрә, сузыла, күчә ала.

Мифологик шартлылык геройның дүрт ягын аерып куя:

  1. Герой билеле бер коллективка мөнәсәбәтле;

  2. Герой башкаларга охшамаганлыгы белән аерылып тора, шул сәбәпле ул сәях.

  3. Аның тормыш мәгънәсе – Игелек юлында булу бурычы.

  4. Герой бай эчке дөньясы, рухи ныклыгы белән аерылып тора.

Мифологик шартлылык хикәяләүнең үзенчәлекле тибын файдалана (әкияткә һәм архаик мифка стильләштерелгән, бер юнәлешле, авторны, аның тавышын яшерүче);

1.Хикәяләүче вазифасы хикәяләү барышына салына;

2. Ирония авторны яшерү алымы буларак килеп керә.