- •Зачетка сораулык һәм кайбер җавапларга юнәлеш
- •Әдәби шартлылык нәрсә ул?
- •Ф.Бәйрәмованың “Канатсыз акчарлаклар” повестен фәлсәфи жанрга каравын нигезләгез. Әсәрдәге шартлы алымнар.
- •Төп әдәбият
- •1. Бейлин и. О понятии «художественная условность» в эстетике /и.Бейлин // Искусство и действительность: Методологические проьлемы эстетического анализа. – м., 1979 . – с.31-45
- •Мифологизм. Мифопоэтик текст структурасы.
- •Н.Гыйматдинованың “Китәм, димә!” повестенда әдәби катламнар.
- •Төп әдәбият
- •Мифологик шартлылык. Хронотоп, хикәяләүче проблемасы.
- •Н.Гыйматдинованың “Болан” повестенда хронотоп, мифологик детальләр.
- •Төп әдәбият
- •Өстәмә әдәбият
Мифологизм. Мифопоэтик текст структурасы.
Н.Гыйматдинованың “Китәм, димә!” повестенда әдәби катламнар.
1. Әдәбият үсешендә мифология тормыш-чынбарлыкның генетик кодын шәрехләүче вазифасын башкара. Миф әдәбиятка үтеп керә, сәнгатьчәлек чарасы, мәгънә көчәйтүче булып тора. ХХ гасырда язучылар тормыш-чынбарлыкның мифологик моделен төзүгә алыналар, димәк яңа мифологик чынбарлык сурәтен тудыралар.
Мифологиядә дуализм бинар оппозицияләр принцибына нигезләнә (күк/җир, ут/су, сул/уң; яшәү/үлем, бәхет/бәхетсезлек, хаос/космос; дөньяви/фани).
М.Липовецкий әдәби миф структурасын түбәндәгечә аңлата:
1. үзенчәлекле хронотоп (башлангыч дәвер, циклик вакыт);
2. каршылыкка нигезләнгән чынбарлык сурәте (җир/күк оппозициясе);
3. әдәби геройның сыналуы вакытында вакыт-пространствоның “пунктир” буенча оештырылуы, аерым сызыклар төшереп калдырылу;
4. әхлакый кануннарның тотрыклы булуы, сюжет сызыкларының шул нигезгә буйсынуы;
5. гомумиләштерүгә омтылыш.
Е.Н.Ковтун мифологик модельнең түбәндәге билгеләрен аерып карый:
1. тормыш-яшәешнең бер рухи нигезгә буйсынган бербөтен башлангыч моделе тергезелү:
2. чынбарлык оешуның төп принцибы – әхлак, ул игелек/явызлык каршылыгына нигезләнә;
3. төп тема – игелеккә хезмәт итү;
4. игелек/явызлык каршылыгын герой хәл итә. Ул – Галәм өчен җаваплы шәхес: 1) герой – шәхес; 2) герой – аерым бер коллектив вәкиле; 3) геройның башкаларга охшамаган булуы шарт; 4) геройның эчке кичерешләре дә тасвирлана;
5. яшәеш моделе Югары көчнең булуын күздә тотып корыла.
Л.Дәүләтшина, әлеге карашларны гомумиләштереп, яшәшнең әдәби-мифологик моделен реконструкцияләү өчен түбәндәге схема барлыкка килә дип күрсәтә:
1. Мифопоэтик текст кешеләр һәм табигать дөньясын бербөтен система буларак тасвирлый, Хаосның Космоска әверелү юлын шулай тәкъдим итә. Игелек һәм явызлык көрәше герой күңелендә бара, димәк, текстта эчке дуализмны үтү процеccы, гармониягә ирешү юлы сурәтләнә.
2. Кеше табигатьтән аерылгысыз, шуңа күрә мифологик конфликтны үтү юлы буларак кешенең кошлар, хайваннарга бәйле килеп чыгышы, җаннар күчеше мотивлары алга куела.
3. Мифопоэтик текстта вакыт-пространство оештырылышы үзенчәлекле. Пространство:
1) реаль;
2) мифопоэтик (сакраль һәм профан чынбарлык) урын сызыгында дөнья үзәге кебек билгеләнгән нокта тәкъдим ителә. Бу үзәк үз асылыңнан китү һәм әйләнеп кайту ноктасы кебек укыла. Иҗтимгый мотивлаштырылган мәңгелек проблемадан чыгу юлы (игелек/явызлык көрәше) – әхлакны саклап калу.
3. Вакыт:
1) турысызыклы вакыт – үткән-бүгенге-киләчәкне тоташтыручы вакыт;
2) циклик вакыт (мифопоэтик, сакраль) – тарихи вакытны үтә ала торган галәмдәге вакыйгалар вакыты.
4. Мифопоэтик текст антропоцентрик яшәеш моделе тәкъдим итә. Әдәби герой – чынбарлыкны тудыручы, игелек/явызлык көрәшен үтүче, Галәм язмышы өчен җаваплы шәхес.
5. Әдәби миф борынгы миф структурасын тергезә, шуңа күрә архетип образларга һәм мотивларга мөрәҗәгать итә.
ХХ гасыр ахыры прозасы – татар прозасы үсешендә яңа дәвер. Бу чор, бер яктан, XX гасыр башы татар әдәбиятындагы эзләнүләргә аваздаш булып, фәлсәфилек, һәм гареп, һәм шәрык мәдәнияте булдырган алымнарны бик теләп милли җирлеккә күчерү ягыннан алтын чор традицияләрен үстерүчегә әверелде. Икенче яктан, милли чынбарлыкка, үткәнгә һәм бүгенгегә игътибар арту күзәтелә, һәм ул әдәбияттагы тема-проблематикага тәэсир ясый..
Реалистик проза кешене һәм әсәрдә тудырылган тормыш моделен бәяләүдә әхлаклылык һәм әхлаксызлык, хакыйкать һәм ялган, намус һәм намуссызлык, шәхси мәнфәгатьләр һәм гомум мәнфәгате, матурлык һәм ямьсезлек дигән антиномик принциплар куллануны дәвам итә. Әдәбилекне арттыра торган алымнар күбәя бара. Реальлек һәм ирреальлекнең бөтенлеген тудыру омтылышы ясала: бу тормыш һәм теге дөнья, яшәү һәм үлем, кешенең дингә мөнәсәбәте, тормыш мәгънәсен экзистенциаль яссылыкта, чиктәш халәттә эзләү үтеп керә. Заманның иҗтимагый проблемаларын гомумкешелек мәсьәләләре белән тәңгәлләштерү теләге үзен нык сиздерә. Традицион реалистик юнәлеш яңа агымнар, стиль элементлары белән байый.
Әдәби текстка миф төрлечә кереп урнаша:
1. тышкы мифологизм – әдәби әсәрдә мифологик традицияләр белән бәйле образ-детальләр табылу (Н.Фәттах, Р.Батулла, М.Хәбибуллиннарның тарихи прозасында татар халкының гореф-гадәтләре тергезелү);
2. Эчке (яшерен, имплицит) мифологизм – әдәби әсәрдә тормыш-чынбарлыкны мифологик күзаллауларга бәйле аңлату, мифопоэтик структура булдыру:
1) яңа миф иҗат итү (Р.Фәизовның “Тәңре хөкеме”)
2) билгеле мифны яңадан тергезү (М.Кәбировның “Сары йортлар сере”)
3) әзер мифологик модельләрне файдалану (мифоцентризм) (Г.Гыйльмановның “Албастылар”, Н.Гыйматдинова “Болан” һ.б.)
Эчке мифологизм текстның эчке катламнарына архетипик образларны яшерүне күздә тота.
