Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Зачетка сораулык.rtf
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
144.66 Кб
Скачать

Зачетка сораулык һәм кайбер җавапларга юнәлеш

  1. Әдәби шартлылык нәрсә ул?

  2. Ф.Бәйрәмованың “Канатсыз акчарлаклар” повестен фәлсәфи жанрга каравын нигезләгез. Әсәрдәге шартлы алымнар.

Тулы җавап өчен материал:

1.Әдәби шартлылык ул – әдәби образның сурәтләү объектына тәңгәл килмәве.

ХIХ гасырда шартлылык турындагы фикерләр С. Т. Кольридж, А. Де Виньи, В. Белинский тарафыннан яңгырыйлар. 1950-60 нчы еллар ахырында матбугатта әлеге проблемага багышланган күп кенә материаллар чыга. 1970 еллар дәвамында шартлылык терминының төрле эчтәлекләре билгеләнде. Бу хакта Ауропа һәм рус әдәбиятында бүгенгәчә күп кенә бәхәсләр яшәп килә. Нәтиҗәдә, түбәндәге парадигма барлыкка килә: “факт – фараз – уйдырма” һәм “беренчел – икенчел шартлылык” Шартлылык уйдырма нигезендә барлыкка килә. Уйдырма ике яссылыкта барлыкка килә: беренчедән, объектив дөньяны кабул итүдәге субъективлык; икенчедән, кеше аңының объектив дөнья турындагы күзаллауларын җиңел генә комбинацияләп, реаль булмаган образлар тудыруга сәләтле булуы. Е. Ковтун беренчел һәм икенчел шартлылыкның берничә баскычын билгеләп үтә.

Беренчел шартлылык:

  1. Конкрет тарихи вакыт объектив чынбарлыкка карата шартлы була.

  1. Әдип әйләнә-тирәдәге дөньяны танып белүдә объектларны билгеле бер субъективлыкка ия килеш кабул итә.

  1. Әдип әдәби әсәрне үзе яшәгән чорның фәлсәфи, эстетик һәм башка нормаларыннан чыгып тудыра. Әсәр башка бер чорда шартлы рәвештә укыла.

  1. Иҗади шәхес буларак әдипнең чынбарлыкка карата индивидуаль концепциясе бар. Укучы әсәрне уку барышында әдипнең әлеге концепциясен шәхси яки гомуми кабул ителгән принципларга таянып күзаллый.

  1. Дөньяны танып белү образлар ярдәмендә башкарыла.

Чынбарлыкның әсәрдә субъектив сурәтләнүе нигезендә типик һәм индивидуаль, “фактик” һәм “уйдырма” башлангычлар әдәби образ тудыруга хезмәт итәләр.

  1. Чынбарлыкны сурәтләүгә ярдәм итүче иҗат юнәлешләре.

  1. Стиль үзәнчелекләре, аерым бер принциплар нормага салынганлыгы.

Фәлсәфи-эстетик нормалар билгеле бер дәвер таләбе белән әдәбиятта калыплашкан була.

Әсәрдә аерым бер әдәби алымнар (ретроспекция, монтаж, “маска” һ. б. ) урын ала

Образ тудырганда гипербола, метафора, символ, гротеск һ.б. роле. Типиклаштыру алымнары әдәби әсәрдә киң кулланыла.

Икенчел шартлылык махсус рәвештә дөньяда була алмаслык ситуацияләр тудыру, ачыктан-ачык шартлы хәлләрне сурәтләү дип әйтәбез.

Төп әдәбият

1. Бейлин и. О понятии «художественная условность» в эстетике /и.Бейлин // Искусство и действительность: Методологические проьлемы эстетического анализа. – м., 1979 . – с.31-45

2. Дмитриев В. Условность /В.Дмитриев // Краткая литературная энциклопедия. Т.9.– М., 1978. – С.744

3. Ковтун Е.Н. Поэтика необычайного: Художественные миры фантастики, волшебной сказки, утопии, притчи, мифа (На материале европейской литературы первой половины ХХ века)/ Е.Н.Ковтун – М.: Изд.-во МГУ,1999. – С.17-25

Өстәмә әдәбият

1. Аскаров Т. Художественная условность как эстетическое явление /Т.Аскаров.– Фрунзе, 1984. – С.121-134

2. Мартынов Ф. Магический кристалл: Философский очерк об эстетическом восприятии и условности в искусстве / Ф.Мартынов – Свердловск, 1971. – С. 71

2. Ф.Бәйрәмованың «Канатсыз акчарлаклар» повесте – фәлсәфи повесть. Әсәрдәге беренче фәлсәфи канун башкаларга охшамауның сәбәбен ача. Мондыйлар — җир кешеләре генә түгел, болар үзләрендә күк кешеләренең, илаһиның кыйпыл-чыгын йөртәләр. Шуңа күрә дә биеккә, яратуга омтылалар: «Ул хәзер, акчарлакка әйләнеп, мәңге шушы күк йөзендә очарга тиеш икән». «Ул бит дөньяга да шуның өчен яратыл­ган: үз парын табып, аның белән яңадан күкләргә очар өчен...», «Хатын бөтен тәненең югарыга, биеккә тартылуын сизә, күз алдында йолдызлы күк ачыла, дөнья җиһангача киңәя, хәрәкәтләр салмаклана, тән җылы алсу дулкында ойый, җан мәңгелек белән кушыла». Язучы җир һәм галәм тормышы, яшәеш хакында үзенчә­лекле миф тәкъдим итә, кешеләр җәмгыятендәге төрлелекне аңлата торган модель кора. Бик борынгы заманнарда, кешеләр кыргый булган чакта, җиргә махсус җибәрелгән җан ияләре төшү, аларның кешеләрне яшәргә өйрәтүе, күзгә күренмичә генә ярдәм итеп килүе әйтелә. Җирдәге ышанулар да шуңа бәйле аңлатылыш таба: «Кешеләр исә, янәшәләрендә нинди­дер көч барын сизенеп, үзләре үк аларга мөрәҗәгать итә башладылар. Башта ал арны Тәңре дип атадылар, алар кулы кагылган һәр агачка, алар җиле тигән һәр тереклек иясенә табына бантладылар. Аннан аларга Алла исеме белән эндәш­теләр, куллар гел күккә сузылган, уйлар, ярдәм сорап, күккә юнәлгән иде». Нәтиҗәдә мең-миллион еллар үткәннән соң, күк кыйпыл-чыгын үзендә йөртүчеләр арта. Алар белән янәшә башка төрлеләр — җир кешеләре дә көн итә. Соңгылары «артык гади яши», аларда «хыял да юк, талпыну да, уйлану да». «Кеше­ләргә биеклек түгел, җирдә тартышу кирәк иде». Шуның белән язучы иҗатының буеннан-буена бар ителеп килгән героинялар — башкаларга охшамаган Алсулар, Рәшидәләрнең урыны һәм төп сыйфаты билгеләнә. Моның өчен полифо-низм, мәсәлән, хатын / Ак маңгай / ул, мулла / Ак йөз / мин, ир / Бүрек үз кебек, бер үк геройларның төрле рольдә, төрле вакытта, яссылыкта яшәүчеләр итеп бирелү алымыннан уңышлы файдаланыла. Мифологик детальләр: хатынның тәрәзә ялавы, ак кош, баланың алмашынуы яшәеш хакындагы калган мәгълүматны да милли һәм билгеле, бары тик онытылган кануннар кебек кабул итәргә әзерли. Бу әсәрдә дин фәлсәфәсе дә урын алган. Дин, Гайсә һәм Мөхәммәд пәйгамбәрләр, Коръән һәм Тәүрат китаплары, ке­шегә ярдәм итәр, аны начарлыктан, явызлыктан саклар өчен, күктән төшерелгән иман буларак аңлатыла. Динне яңадан тергезү иманга кайту, кешелек өчен үсеш юлына чыгу кебек күрсәтелә. Күктән төшкән Ак йөзнең, кешегә әверелгәч, мәчет­тә хезмәт итә башлавы да әлеге фикерне көчәйтеп килә. Әсәрдә тагын бер шартлы символик образ — йорт. Яшәп килгән системаның, халык өстеннән хакимлек итүнең моделе булган җиде катлы йорт — җүләрләр йорты — җәмгы­ятьтәге тәртипләргә тәнкыйди бәя булып аңлашыла. Һәрнәр­сәне якты киләчәк (коммунизм?!) хакына башкару һәм шул киләчәк турында гына сөйләү, беренче каттагыларның мескен­леге («аста, пычрак эчендә, гавам таптана»), каттан катка кү­тәрелү процедурасы, югарыдагыларның түбәндәгеләрне ишет­мәве, буйсынмаучыларны юк итү кебек сыйфатлар таныла. Шулай итеп, әсәрдә галәм, тормыш, дин, җәмгыять хакын­дагы фәлсәфәләр урын ала һәм аерым канун-кодлар төсендә ваклана. Язучы психологизмның иң югары алымы — аң агышы (поток сознания), автоматик язу алымы белән эш итә. Ул шәхеснең реаль чынбарлык белән турыдан-туры бәйлән­мәгән рухи дөньясын эчке монологлар, фикерләү артыннан ияреп бару, хисләр һәм мөнәсәбәтләр алышынуын күзәтү аша сурәтли. Биредә акыл һәм хәтер, сиземләү һәм кичерешләр калкытып куела, фикер хәрәкәте кискен сюжет һәм үткен вакыйгаларны алыштыра, аларга ихтыяҗны юкка чыгара. Ләкин әсәр пессимистик ноктада төгәлләнә. Повестьның геройлары — Ак йөз белән Ак маңгай — акчарлакларга әвере­леп, җирне ташлап китәләр. Автор боларның «күктән җиргә иңгән соңгы җаннар» булуын искәртә, «безнең кебек үк гөнаһсыз, чиста җаннар яңадан Җиргә иңгәнче миллион еллар үтәр» дип кисәтә. «Кешеләрне дөрес, изге юлга салыр» мөм­кинлек күренми. Соңгы җөмлә: «...Зур су өстендә, Җир белән Күк арасында, елый-елый пар акчарлак оча иде...» —диюе белән кешенең Биеккә, Яктыга омтылуы хыял булып калу (акчарлак — хыял символы) ассызыклана. Хәзергә язучы кешегә ничек ярдәм итәргә кирәклеген төгәл генә белми, ялгыш юлдан кереп киткән тормышны ничек үзгәртергә икәнен аңлата алмый. Укучыга яшәешнең барлыкка килү, төзелү моделен күрсәткән, кешелекнең вак һәм пычрак тор­мышка кереп батканлыгын билгеләгән автор бүгенгене кире кагу ноктасында әсәрен төгәлли дә.