Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
33
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

Уникенче бүлек

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ МЕТОДИКАСЫ ХАКЫНДА

1. Әдәбият укыту методикасының предметы һәм бурычлары

Татар әдәбиятын укыту методикасы — педагогикага кара­ган фәннәрнең берсе. Аның өйрәнү предметы — мәктәптә татар әдәбиятын уку-укыту барышы. Укытучы белән укучы-ларның бер максатка юнәлтелгән, тәртипле үҙгәреп торучы эшчәнлеген уку-укыту барышы (процессы) дип атыйлар. Билгеле булганча, уку-укыту төшенчәсе үз әченә: уку-укыту-ның эчтәлеген; укытучының материал ны саил ап алу һәм укучыга ждткерү, әлеге эшне оештыруга караган эшчәнлеген; укучыларның белемнәрне үзләп1терү, иж,ади-мөстәкыйль эшләү, белем һәм күнекмәләрне куллану мөмкинлеген ала. Әдәбият укыту методикасы да:

1) уку-укыту предметы буларак татар әдәбияты,

  1. аны укыту (уку-укыту барышы белән идарә итүдә укытучы эшчәнлеге) һәм

  2. өйрәнү (белем һәм күнекмәләр үзләштерүдә укучы эшчәнлеге) юллары хакында сөйли.

Әдәбият укыту методикасы үз алдына дүрт бурыч куеп, шуларны хәл итү мөмкинлекләрен дүрт тармакта күҙәтә, тикшерә, иҫбатлый, тәкъдим итә. Беренчедән, ул мәктәптә татар әдәбиятын укытуның максат-бурычларын билгели, ягъни «Әдәбиятны ни өчен укытырга?» дигән сорауга ждвап эзли.

Әдәбият укыту метод икасының икенче тармагы «Нәрҫәгә өйрәтергә, нәрҫә укытырга?» сорауларына ждвап бирә, ягъни укытуның эчтәлеген ачыклый, программа-дәреслекләр, ярдәм-лекләр төзи һәм аларны нигезли. Бүген татар мәктәпләрендә татар әдәбияты ике: А. Әхмәдуллин житәкчелегендә теҙелгән һәм А. Яхин эшләгән альтернатив программалар һәм дәрес-лекләр белән укытыла. Бу программалар 1990 елларда тәкъдим ителде һәм шуннан бирле, күпмедер күләмдә камил-ләшеп торса да, зур үҙгәреш кичермәде. 2003 елны А. Яхин әдәбият укытуны беренче сыйныфлардан башлап, I—II сыйныфлар өчен дәреслекләр һәм укытучыга ярдәмлекләр яҙып, баҫтырып чыгарды. Димәк, бу программа яңабаштан төзе-ләчәк.

А. Әхмәдуллин житәкчелегендә төзөлгән программа һәм дәреслек л әрне яңадан язу эше әлегә башланмаган. Димәк, бу әдәбият укыту методикасы өчен киләчәк эше булып кала.

Өченче тармак укытуның метод (ысул) һәм алымнарын, дәрес һәм аның кайбер этапларын оештыру, укыту чаралары һәм әдәби әҫәр анализлау юллары-хасиятләре хакында сөйли, ягъни «Ничек укытырга?» дигән мәсьәләне хәл итү белән шөгыльләнә. Аны методиканың иң әһәмиятле әлкәсе дияргә мөмкин. Укытуның юнәлеше, бурычлары, эчтәлеге үзгәрү яңа алымнар, эш төрләре эҙләргә мәжбүр итә.

Бүген әдәбият укыту продуктив алымнарга, төгәллеккә омтыла. 1990 еллардан башлап эзләнү ысулы әдәбият укытуда әйдәп бара. Мондый үзгәрешләр — әдәбият укыту методи-касының өченче тармагында алып барылган фәнни тикше-ренүләр нәтижәсе дә.

Методиканың дүртенче тармагы укучыларның белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрәжәсен күзәтү, иҫәпкә алу, бәяләү хакында сүз алып бара. Әдәбиятның сәнгать тәре булуы, анда кеше хакында сәйләү еш кына укытучыга укучылардан таләп итү, билге кую эшен катлауландыра. Бигрәк тә яшь укыту-чылар укучы белән мөнәсәбәтләрнең алтын урталыгын таба алмыйлар. Объектив билге исә — укуга стимул уятуның иң нәтижәле чарасы.

Укытучыдан әдәбият дәресенә житди мөнәсәбәт булдыру да, укучының һәр табышы, үз фикере өчен бергәләп сөенә алу да, әдәби әҫәргә шәхси мөнәсәбәтен күрсәтә белү дә, укучыга караганда тәжрибәлерәк китап сөюче булу да сорала. Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрәжәсен бәяләргә ярдәм итәрлек уеннар, тестлар системасы эшләү, татар мәктәпләрендә изложение һәм сочинениеләрне бәяләү нормалары белән югары уку йортларына укырга керүче абитуриентларның яҙма эшләренә билге кую крите-рийларын тәңгәлләштерү, әдәбият дәресендә укытучы һәм укучылар мөнәсәбәтенә кагылышлы эзләнүләр бүгенгә үз методистын, укытучы-тикшеренүчесен көтә.

Шулай итеп, мәктәптә әдәбият укыту методикасы әдәбият укытуның максат-бурычларын, эчтәлеген, структурасын, формаларын, принципларын, метод-алымнарын, чараларын тикшерә, методик мирасны һәм тәжрибәне өйрәнә, дәресне оештыру, үткәрү, белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрә-жөсен күзәтү, бәяләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, аларны фәнни нигезли, кулланылышка кертә.

Әдәбият укыту методикасы, башка хосусый методикалар белән чагыштырып карасак та, теория белән практиканың тыгыз бәйләнештә үсүенә нигеҙләнә. Гомуми теоретик мәсь­әләләр, әдәбият уку-укыту барышының закончалыклары, кагыйдәләре, гыйльми категорияләр әдәбият укытуны очрак-лылыклардан саклый. Шул ук вакытта һәр әдәби әҫәр — сәнгать әҫәре, укытучының шәхси мөмкинлекләрен һәм әсәрнең үз сыйфатларын, укучыларның үзенчәлекләрен һәм әдәбиятны үзләштерү дәрәж,әсен иҫәпкә алганда гына бөтен тулылыгында аңлашыла һәм тикшерелә ала. Шуңа күрә дәрес үрнәкләре, анализ вариантлары, шәрехләүләр, һәр шәхеснең әдәбиятны аңлау-аңлату юлы буларак, методика фәненә килеп кушыла, аны баета һәм камилләштерә. Әдәбият укытуның сыйфатын күтәрү дә, барыннан да элек, шәхси тәжрибәне, эш үрнәкләрен өйрәнүне таләп итә. Гамәли (практик) эш, үз чиратында, һәрвакыт әдәбият укыту методикасы тәкъдим иткән теоретик, гыйльми нигеҙгә, әдәбиятны укыту законча-лыкларына таяна.