Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем

Ана − бөек исем. Ана − изге кешелек дөньясының башлангычы. Газиз ана булу − үзе зур бәхет, зур шатлык.

Әни, туган авыл, туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изгеләр, иң газизләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк кебек. Әниең сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне сеңдергән...

Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгыртып, синең белән бергә сулап яшәүче кем? Синең әниең! Син авырганда төн йокыларын йокламыйча, күз карашы белән иркәләүче кеше кем ул? Әниең!

Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән иң беренче чиратта, ул нинди генә булмасын, әнисенә бурычлы.

Әни кеше баласын тугыз ай йөрәк астында йөртә. Тугач та, канат астыннан беркайчан да чыгарасы килми. Баласын усал кешеләрдән, авыр тормыштан, ачлыктан, сугыштан саклап калырга тели һәм һәрвакыт баласына ярдәм итәргә әзер.

Баланың иң беренче сүзе, әлбәттә, «Әни» була. Балалар үсеп җиткәч, төрлесе төрле якка таралышып, һәрберсе үзенә ошаган, күңеленә якын булган һөнәрен сайлап, укырга китәләр. Ана аларны һәрвакыт озатып кала һәм кайтып кергән көнгә кадәр көтә.

Һәр ана баласына бәхет, уңышлар тели. Ләкин кайберләре үсеп җитеп начар юлга басалар. Алар урлыйлар, наркотиклар кулланалар, хәтта кеше үтерүгә дә барып җитәләр. Андый кешеләрне җәзалаганда ана кешенең йөрәк тибеше туктаган сыман була. Аналар үзләрен тирги башлыйлар. Шушы вакытта бу әниләргә ярдәм кулы сузарга кирәк. Ә артларыннан аларның «начар ана булган», дип сөйләп калырга ярамый. Ана беркайчан да начар булмый.

Ләкин шулай да минем йөрәгемне әрнеткән бер нәрсә бар: әниләр арасында эчкече хатын-кызлар күбәя. Аларның саны 1997 нче елда, 1992 нче ел белән чагыштырганда 68% ка үсте. Нәтиҗәдә, бөтен Рәсәй буенча алкоголизмнан үлү очраклары 1,5 тапкырга күбәйде. Шунысы да бар: Башкортстан һәм Татарстан Республикалары алкоголь җитештерү буенча да, эчкечелек дәрәҗәсенә карап та, иң күп «эчүче» регионнар рейтингына керде. Шушы урында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның «Сез дә исерсәгез...» дигән үзәк өзгеч шигыре битараф күңелләрне уятып, мүкләнгән җаннарны селкетеп җибәрсен иде.

Бер авылда, шундый хәлне күреп, Ис-акылым китте, туганнар: Ике бала исерек әниләрен Сөйрәп кайтып килә урамнан.

− Әннә, әннә, − диләр, − аягыңа Ник басмыйсың, − диләр, − бас, − диләр, − Әннә, әннә, − диләр, − күзләреңне Ник ачмыйсын, − диләр, − ач, − диләр.

− Әннә, әннә, − диләр, − без ачыктык, Ашыйсыбыз килә − аш кирәк, Безгә синең күз карашың кирәк, Күзләреңне, − диләр, − ач тизрәк! '

Сез дә исерсәгез, Бөтен дөнья Исерә бит, иптәш хатыннар!

Ана бәхетен татып карый алмаган мәрхәмәтле хатын-кызлар балалар йортыннан кызлар, малайлар алып тәрбиялиләр. Шул изге эшләре белән алар балаларны һәм үзләрен бик бәхетле итәләр. Үз карынында йөртмәгән бала булса да, алар балаларына тиешле тәрбия һәм белем бирергә тырышалар.

Балалары вакытсыз дөньядан киткән яки сыңар канат булып, ялгызы гына балалар тәрбияләүче, яки инвалид бала караучы сабыр аналар турында да җылы сүзләр әйтеп китмичә булмый. Чөнки алар өлешенә төшкән шушы авыр йөкне үзләренең иңнәрендә сынмый, сыкранмый йөртәләр. Әлеге батыр аналарга рәхмәт әйтәсе һәм алар алдында баш иясе килә. Тормыш тарафыннан кыерсытылган аналарга җылы сүзләрне кызганмаска кирәк. Әниләр, гомумән, өлкәннәр, кайчакта бер генә җылы караштан, ягымлы сүздән дә җанланып китәләр.

Ана йөрәге үзенең табигате белән һәр шатлыкка, кайгыртуга, иркәләүгә аеруча сизгер, диләр. Хак сүзләр. Алар авыр сынау көннәрендә батырлык күрсәтергә, ил хәсрәтен үз иңнәренә алырга да әзерләр, һәм моны дәһшәтле сугыш көннәрендә бик ачык күрсәттеләр. Алар тылда да, фронтта да үзләренең хезмәтләре белән илебезгә булыштылар һәм бәхетле тормыш өчен бердәм сафта көрәштеләр.

Хәтәр сугыш елларында Татарстан Совет Армиясе сафларына үзләре теләп һәм мобилизацияләнеп 560 мең кеше басты. Кулына корал тотып сугышкан шушы батыр аналарның уллары безнең илебезне явыз дошманнардан азат иттеләр. Шуларның күбесе медальләргә лаек булдылар. Бик күп аналарның газиз уллары белмәгән, ят җирләрдә мәңгегә ятып калдылар.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 57 ел тулса да, хатирәләр йөрәкне яңадан-яңа әрнетә. Илебездә беркемгә дә кирәкмәгән сугышлар бара. Һәр көнне Чечнядан цинк табутлар кайта, ә ул табутлар эчендә әниләрнең газиз уллары. «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә», − дип тикмәгә генә әйтмиләр картлар.

Кайчак минем: «Бу сугышлар безгә кирәкми! Безнең тыныч яшисебез килә! Туктатыгыз бу кирәксез сугышларны!» − дип кычкырасым килә. Ләкин мине беркем дә ишетмәс кебек.

Әниемнең яшь чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Ул олылар белән бергә армый-талмый эшләгән. Ачы тормыш җиле аңа нинди генә авыр сынаулар алып килсә дә, ул барысына да түзгән. Әни хәзер кибеттә эшли. Ул һәрбер сатып алучыны ачык йөз белән каршы ала, авыр вакытта барысына да үзенең ярдәм кулын суза. Менә шушы сыйфатлары өчен әниемне барлык кешеләр дә яраталар.

Кибеттә эшләвеннән тыш, ул өйдә безне тәрбияли һәм киләчәккә өмет белән яшәргә өйрәтә.

Әнием моңлы җырлар тыңлаганда бик еш уйга кала. Аның башы түбән иелә, күзләре моңсуланып китә. Йөрәгендә ниндидер бер сагыш уяна. Җырлар әнинең яшьлеге узган чәчәкле аланнардан, иген үскән кырлардан, чылтырап аккан елга буйларыннан килеп ишетеләдер кебек тоела...

Шушы шигъри юлларда, әнием, минем сиңа әйтер сүзләрем:

Рәһмәт сиңа, әнием. Рәһмәт сиңа шуның өчен: Бу якты, сихри дөньяга Мине тудырган өчен.

***

Кулларыңа мине алып, Ни: уйладың, әнием? Уйлагансыңдыр, мөгаен: − Кеше булсын нәнием?

***

Тыныч сулап йоклап китсәм, Күңлең тыныч булгандыр. Еласам, күпме төннәрең, Йокысыз, әни, узгандыр.

***

Хәзер үстем. Тик барыбер Син миңа бик зур терәк. Киләчәгемдә дә минем Синдәй әйдәүче кирәк.

***

Күп нәрсәне синнән белдем, Синнән күпме өйрәндем. Аналарга хас сиземләү Мин күңелеңдә күрдем.

***

Хисләремне түгим тагын Синнән башка кайсына? Рәхмәт сиңа, әнием, Рәхмәт сиңа барсына.

Минем зур бер хыялым бар. Авыл уртасына мин, шагыйрь әйткәнчә, бронзадан коеп, әниләргә багышланган һәйкәл куяр идем һәм шуның белән үземнең барлык әниләргә дә булган ихтирамымны белгертер идем.

“Сүз күңелдә очкын булып көйри,

Сүз арыслан итә йөрәкне...”

Чыгарылыш сыйныф укучыларның имтиханда язган сочинениеләре

Лицензия № 0209 от 06.10.97

Сдано в набор 20.03.2003. Подписано к печати 18.04.2003.

Министерство образования РТ

Редакционно-издательский центр “Школа”.

420111, Казань, Дзержинского, 3. тел.: 92-24-76

Отпечатано на множительном участке центра.

167