- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
Укытучысы Р.С. Даутова.
Әүвәл әхлак бозыла, икенчедән, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә. |
Г. Исхакый. |
Татар әдәбияты төрледән-төрле язучыларга, шагыйрьләргә − чын мәгънәсендә бөек шәхесләргә бик бай. Без аларның барысын да яратып, әсәр геройларының язмышлары өчен янып-көеп укыйбыз. Алар белән бергә шатланабыз, фаҗига булса, алар белән бергә елыйбыз.
Мине бигрәк тә үзебезнең халык язмышын, татар милләтенең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган, милләт турында тарихи мәгълүматларга бай булган әсәрләр җәлеп итә. Аларны мин, үзебезнең татар милләтенә, халкына хас характерына, көчле рухына сокланып, шул ук вакытта горурлык хисләре кичереп укыйм. Шундый әсәрләрне иҗат итүче бөек шәхесләрнең берсе − Гаяз Исхакый. Ул − минем күңелемдә тирән эз калдырган, үзенең әсәрләре белән уелып калган язучыларның берсе. Кайбер хәзерге язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укыганнан соң, мин аларның мәгънәсен аңлап бетермим микән, әллә мәгънәсе тирән яшерелгәнме, яисә ул бернинди проблема да күтәрми дип әйтимме, бу әсәрләрне күңелем кабул итеп бетерә алмый. Ләкин Гаяз Исхакый әсәрләре турында мин болай дип әйтә алмас идем. Алар тарихи вакыйгаларга нигезләнеп язылса да, укырга җиңел, аңлаешлы, тирән мәгънәле. Аның әсәрләрендә халык язмышы, шулай ук милли йолаларыбыз да чагылдырыла. Бу гореф-гадәтләр, йолалар буыннан-буынга күчеп килә.
Гаяз Исхакый − егерменче гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы мәгънәсе дип санаган язучы.
Гаяз Исхакыйның безгә «Сөннәтче бабай», «Алдым-бирдем», «Өч хатын берлә тормыш», «Зөләйха», «Көз», «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрләре таныш. Аларның барысы да бай эчтәлекле итеп язылган, алар турында озак һәм күп итеп сөйләп, әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны күрсәтеп була.
Әйе, туган халкымның узган тарихы фаҗигале вакыйгаларга бай. Шуларның иң афәтлесе, әлбәттә, Казан ханлыгының Явыз Иван тарафыннан яулап алынуы һәм Рус дәүләте составына кертелүе булган. Болгар ханлыгы чорында ук үз дәүләтен төзегән халкым бу дәһшәтле фаҗигане бик-бик авыр кичергән. Мөселман бабаларыбызның каршылыгын сындырырга тырышып, рус идарәчеләре коралсыз һәм яклаучысыз халыкка каршы, хәтта, гаскәр кулланудан да тартынмаган. Буйсынырга теләмәүчеләрне алар камчы белән суктырганнар, төрмәләргә япканнар, Себергә җибәргәннәр.
Дәүләтчелегебезнең юкка чыгуы һәлакәте кебек үк, көчләп чукындыру фаҗигасе дә халкыбызның күңеленә мәңге төзәлмәслек яра салган һәм хәтеренә кара кан булып утырган. Гаяз Исхакый үзенең әсәрләрендә шушы фаҗигаләрнең барысын да укучыга җиткерергә омтылган. Мин аның «Зиндан» китабын җентекләп укып чыктым. Бу китапта миңа иң ошаган әсәр «Зөләйха» драмасы булды. Бу әсәрдә моң-зар, кайгы-сагыш Зөләйха язмышы аша гәүдәләндерелә.
Зөләйха − көчләп чукындырылган, ирексездән рус мужигына хатын ителгән, ләкин рухы белән нык булып калган татар хатыны. Аның кичергәннәре − татар халкы язмышының бер чаткысы. Шулкадәр нинди гаебе булган соң Зөләйханың? «Мине хак диннән чыгарырга теләделәр, көчләп алып, ирем бар өстеннән руска иргә бирделәр. Көчләп чукындырдылар. Көчләп ата-анамнан, бала-чагамнан аердылар. Мин, әлхәмделилла, барысына да чыдадым, барысына да! Мин ислам өчен... зәхмәт чиктем».
Бу әсәрне укып чыккач, мин Зөләйханың ныклыгына, горур булуына, туган халкын шулай югары дәрәҗәдә сөюенә бик сокландым, аның чын милли героебыз булуына инандым. Аның бу гүзәл сыйфатларын киләчәктә үземдә дә булдырырга тырышачакмын. Минемчә, Гаяз Исхакый бу әсәрендә кеше фани дөньяда үзе теләгәнчә ирекле, рухына тугрылыклы булып, намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиешлеген әйтергә теләгән.
Гаяз Исхакыйның милләтне юкка чыгудан саклап калырга ярдәм итүче әсәрләренең иң күренеклесе булып «Олуг Мөхәммәд» дигән тарихи драмасы санала. Бу − әдипнең күпкырлы иҗат юлындагы күләмле, соңгы әсәре.
Үз халкыннан, туган җиреннән читтә яшәп, ерак Истанбулда гомер кичергән Гаяз Исхакыйның «Олуг Мөхәммәд» драмасын 40 нчы елларның урталарында иҗат итүе һич тә очраклы түгел. Нәкъ менә шушы чорда Кырым татарлары гомер бакый яшәгән җирләреннән сөрелә. Идел-йорттагы милләттәшләребез коточкыч салымнарга дучар ителә, сугыш кырларында берничә йөз мең татар башын сала.
Мәгълүм булганча, Казан мәмләкәтендә, татарлардан тыш, башка дин әһелләре дә яши. Аларга нинди мөнәсәбәттә торырга? Хан карашынча, аларга «үз йолаларында, үз диннәрендә торуларына ирек бирү» зарури. Шуның белән бергә хөкемдар ислам динен аңлатуга, димләүгә дә каршы түгел.
Драманың ахыры да тирән мәгънәгә ия. «Бу сәгатьтән башлап, − ди Олуг Мөхәммәд, − Мәскәү князьлеге берлә Казан ханлыгы арасында сугыш бетте, килешү булды... Халыкка белдереңез.., халык өч көн, өч кич бәйрәм итсен...»
Моннан соңгы гасырларда рус белән татар, үзара аңлашып, күршеләрдәй килешеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә тиеш, бу − Гаяз Исхакыйның киләчәккә изге хыялы.
Гаяз Исхакый иҗаты тулысынча татар милләтенең олылыгын раслауга, бөеклеген дәлилләүгә хезмәт итә, һәм аның һәр әсәре шул олы максатка буйсындырылган. «Мөгаллим», «Мөгаллимә», «Алдым-бирдем», «Тартышу» драмалары милләтне юкка чыгудан саклап калырга ярдәм итәләр.
Язучының әлеге әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйлар һәм киләчәк буыннар да укыячак. Чөнки аларда милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнми. Милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак. Исхакыйлар эшен, уй-фикерләрен дәвам итүчеләр яши әле Татарстанда!
Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләребез әсәрләре яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Алар безгә үз милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр.
Бүгенге көндә дә милләтебез язмышы, аның ирекле яшәве өчен янып-көюче шәхесләребез байтак. Т. Миңнуллин, Р. Миңнуллин, Р. Фәйзуллин, Р. Харис кебек әдипләребез үз иҗатларында, халкыбызның бүгенге проблемаларын яктырту белән бергә, аның ышанычлы киләчәге өчен дә борчылалар. Чөнки әле телебез сафлыгы, милләт азатлыгы өчен көрәш һаман дәвам итә.
Киләчәге бар милләт без, Тарихта эзле өмет без, Җиде дәүләтле милләт без, Вәлиевләр, Шәймиевләр, Булган чагында Гата, Алсуланып, Җир йөзендә Татарның таңы ата. Туфаннары, Бәшировлар, Сафиуллин, Таһировлар Барында безнең татар, Барча кыенлыкны җиңеп, Якты көннәргә атлар.
(Гомәр Саттар-Мулилле.)