Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9 класс имтихан сораулары.docx
Скачиваний:
20
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
54.24 Кб
Скачать

6 Нчы билет

  1. Текстны укыгыз, эчтәлеген сөйләгез:

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, эшче, сатучы, официант, юрист, бухгалтер, очучы һәм башкалар. Хәзер яңа һөнәрләр барлыкка килде: брокер, эшмәкәр, маркетолог, менеджер. Кирәкле һөнәрне генә сайлый белергә кирәк.

  1. Схема буенча диалог төзегез:

  • сорау;

  • каршы сроау;

  • аңлату;

  • килешү.

Тема: табиб һөнәрен сайлау.

  1. Тәрҗемә ит:

  1. Я хочу купить ноутбук. 2) Он не хочет учиться, а хочет работать. 3) Мы хотим идти в лес. 4) А вы хотите пойти с нами? 5) Они тоже хотят пойти в лес.

  1. Һәрбер һөнәрнең авыр яклары бар. Бу һөнәрләр турында нәрсә әйтә аласыз?

  1. Эшче һөнәре.

  2. Шофер һөнәре.

  3. Очучы һөнәре.

  4. Төзүче һөнәре.

  1. Допустим, ты навещаешь больного. Спроси, какая у него температура, позвонил ли он в больницу, пил ли он лекарство. Посоветуй ему не выходить на улицу, выпить горячий чай с медом.

7 Нче билет

  1. Текстны укыгыз, эчтәлеген сөйләгез: Нинди һөнәр сайларга?

Безнең сыйныфта 23 укучы укый. “Нинди һөнәр сайларга?” дигән кичә үткәрдек. Кичәгә әтиләр һәм әниләр килде, һәм алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.

Ленаның әтисе – инженер, әнисе – укытучы, ул инглиз теле укыта.

Валяның әнисе ашханәдә официант булып эшли. Бу ашханәдә татар халкының милли ашларын бик тәмле пешерәләр икән. Әтисе елга портында эшли, ул – капитан.

Костяның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әтисе – спортчы.

Раяның әнисе генә бар. Ул институтта химия фәнен укыта.

Безгә әтиләр, әниләр үз һөнәрләре турында сөйләделәр. Һөнәрне дөрес сайлау бик җаваплы, бик әһәмиятле икән.

Ф.С. Сафиуллинадан

  1. Текстка сораулар куегыз ( 7 сорау)

  1. Тезмә фигыльләрне тәрҗемә итегез, 3-4 җөмлә торыгыз

Йөгереп килде, китеп бара , алып кайта, җавап бирә, сорау бирә, очып керде

  1. Үзегезгә ошаган шигырьне яттан сөйләгез (стих наизусть)

  2. Тәрҗемә итегез:

а) Бакчадан саф һава керсен өчен, тәрәзәләрне ачыгыз -

б) Чәчәкләр сулмасын өчен, кич белән су сибәргә кирәк –

в) Мы составили план для того, чтобы садовник правильно расположил грядки

г) У бордюров посадили цветы, чтобы было красиво

8 Нче билет

  1. Теркәгечләрне (союзы) таблицага урнаштырыгыз.

Җыючы (собирательные)

Каршы куючы (противительные)

Бүлүче (разделительные)

Теркәгечләр: я, һәм, ләкин, әмма, да, дә, әллә, бәлки, яки

  1. Текстны укыгыз, эчтәлеген сөйләгез:

Профессор Асиягә сораулар бирде.

  • Балачакта малайлар белән уйнадыгызмы, Асия?

  • Әлбәттә.

  • Кем дип үртиләр иде?

  • Чеби Асия...

  • Ә мороженое яратасыңмы? – дип елмайды профессор.

  • Аны кем яратмый?

  • Ә тамак авыртамы?

  • Авырта, әни кайнар сөт эчерә.

  • Димәк, ангина белән еш авырыйсың. Ә театрга йөрисеңме?

  • Театрны бик яратам.

  • Әлбәттә, кыш көне капрон оек киеп. Аякларың авыртамы?

  • Авырта.

  1. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз:

Әни кирәк.

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шаллык артсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни димәк....

Роберт Миңнуллин

  1. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез:

  1. Була шундый вакыт: кулдан бар эш төшә.

  2. Кем дуслыкны хөрмәт итә, шул кеше чын дус була.

  3. Автобус, на котором ты поедешь, еще не подъехал.

  4. Девушка, которую я люблю, умеет ценить дружбу.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]