
- •Беренче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексикасы
- •1.1. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында жанр үзенчәлеге
- •1.2. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасының тематик төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләре
- •1.2.1. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган исемнәрнең лексик-тематик төркемчәләре
- •1.2.2. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган фигыльләрнең лексик-семантик төркемчәләре
- •1.2.3. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган сыйфатларны тематик төркемләү
- •1.3. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында синонимнарның роле
- •Икенче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре
- •Өченче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнар
- •Әдәбият исемлеге
- •I. Чыганаклар
- •II. Фәнни-методик әдәбият
Өченче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнар
Телдә таркалмый торган, тотрыклы төзелмәләр бар. Әдәби текст эчендә фразеологизмнар ассоциатив сурәтләү чарасы вазифасын башкаралар. Бу очракта фразеологизм төшенчәсе халык телендәге мәкаль-өйтемнөрне дә, үткен, образлы гыйбарәләрне дә үз эченә ала.
Муса Җәләлнең “Алтынчәч” драматик поэмасында фразеологик әйтелмәләрнең ике, өч, дүрт компоненттан торганнары күзәтелә1. Иң элек ике компоненттан торган фразеологик әйтелмәләрнең түбәндәге модельләрен карап үтик:
А) исем + исем моделе;
Баш өсте, падишагым2.
Мин югалттым баламны
Җуйдым йөрәк парамны. 178
Б) исем + фигыль моделе:
Алда булсын яуларда,
Дан казансын дауларда.
Өч компоненттан торган фразеологик әйтелмәләрнең модельләре:
А) исем + исем + фигыль моделе:
Бигрәк явыз бу Кулупай...
Күзен кан баскан... 195
Б) исем + сан + фигыль моделе:
Курыкма, чибәр!
Башлары ике булса
Килеп карасыннар. 187
В) фигыль + исем + фигыль моделе:
Без атландык акбүз атларга,
Сызылып таңнар аткан чакларда.
Дүрт компоненттан торган фразеологик әйтелмәләрнең модельләре:
А) исем + исем + исем + фигыль моделе:
Күңелебезгә шатлык утын якты
Тугызынчы киленем Каракаш.
Б) сыйфат + исем + исем + фигыль моделе:
Ил агасы! Шул кылычым белән ант итәм,
Соңгы тамчы каным калганчы сугышырмын.
Муса Җәлил “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнарны төрле максатларда куллана: шул чордагы ирек өчен көрәшне, кешеләрнең эчке кичерешләрен, төрле вакыйгаларга мөнәсәбәтләрне чагылдыруны һ.б. күрсәтү өчен. Халыкның җанлы сөйләм телен бизәр өчен дә куллана: күңелгә ут ягу, аяк үрә тору, башына җитү, баш тарту.
Әсәрдә кеше әгъзаларын белдерә торган кайбер атамалардан бик күп фразеологизмнар ясалган: күңел шомлану, йөрәк борчылу, кулдан ычкындыру, күзен кан басу, баш иеп килү, тез чүгү, тел озайту, кул салу.
Кара! Кара… Йөзе кара!
Ханга каршы тел озайта!
Башсыз икән, карасана! 212
Шагыйрь фразеологик синонимнар һәм антонимнар да куллана.
1. Фразеологик синонимнар: башына җитү, дөнья йөзен күрсәтмәү, нәсел кисү, юкка чыгару, һәлак итү, юк итү, кул салу, соңгы сулышын кисү, муеныннан башын аеру, кан эчендә йөздерү һ.б.
Әйдәгез!..
Шушы кылыч Кулупайның башына җитсен!
Туздырыгыз Тугзак эргәсен.
Нәсле дөнья йөзен күрмәсен!
Ил батыры Җик-Мәргән.
Юкка чыгасың ялгыз
Һәлак итәр бит явыз. 210
2. Фразеологик антонимнар: йөрәк борчылу – йөрәк басылу.
Йокла, батыр, йокла,
Борчылмасын юкка синең йөрәгең.
Сөйләм телендәге фразеологик әйтелмәләрне киң кулланып, Муса Җәлил аларны әдәби телгә кертә. Алар халыкның бөтен матур хисләрен, җорлыгын, телен тагын да төзек, матур, аңлаешлы итәләр1. Ул компонентларны өсти, алыштыра:
1) фразеологик әйтелмәләрнең нинди дә булса бер кисәген алыштырып яки арага бер сүз кыстырып ясый (гомер кичү, гомер итү, гомер сөрү фразеодлогизмнары нигезендә):
Нәселебездән калсын бер бала
Тормыш кичәргә!..
Ханым, солтаным!
Күңелегез тыныч булсын,
Сүзегез кылыч булсын...
Тугзак егетләре кан эчендә йөзәләр,
Ханның бөркетләре мал эчендә йөзәләр.
Бар иде Тугзак, Юк булды Тугзак... 174
Шулай итеп, фразеологизмнар либретто теленең милли колоритын, үзенчәлеген бизиләр, шуңа күрә аларны телнең җәүһәрләре дип атыйлар. Бу төзелмәләр сөйләмне җанлы, образлы итәләр. Алар ярдәмендә герой-персонажларның эчке кичерешләрен, психологик моментларын, рухи дөньяларын тирән ачып була.
Йомгак
Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосын тикшереп чыкканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
1. “Алтынчәч” әсәрендә әкият мотивы тарихи чынбарлык белән бергә үрелеп бара. Биредә туган илне һәм туган халыкны саклау мотивлары әкияти темаларга төреп бирелгән. Биредә шагыйрь халык, милләт тормышын масштаблырак итеп күрсәтергә омтыла. Шушы эпик-драматик әсәрдә ул халык батырлыгы темасын күтәреп чыга, милли аңны уятырга тырыша, тарихи вакыйгалар аша татар халкының бай рухи мирасын гәүдәләндерә.
Төп тема - халык патриотизмы темасы. Ул һәр образда төрлечә чагыла. Тугзак образы поэмада аеруча зур осталык, җылылык һәм мәхәббәт белән тасвирлана. Тугзак образында автор халыкның көчле, героик характерын, туган ил-ананы гәүдәләндерә.
2. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексикасына тематик яктан зур төрлелек хас. Тере һәм җансыз табигать, кеше, җәмгыять белән бәйле барлык тематик төркемнәр либреттода теге яки бу күләмдә чагылыш тапкан. Мәсәлән: 1. Тере табигать. 1) кешеләрне характерлаучы сүзләр:
А) кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен (туганлык, якынлык һ.б.) белдерүче сүзләр: ата, ана, әбкәй, бабкай, килен, килендәш, кайнага, угыл, улым, турун (баланың баласы). Мисаллар:
Тиздән балалар аудан кайтыр,
Улым Янбулаттан
Сөенче алырга онытмагыз! (166)
Б) кешеләрнең төрле шөгыльләренә, һөнәр-вазыйфаларына карап билгеләүче сүзләр: илгизәр, сакчы, кәнизәк, чура-кол, солдат, яу башлыгы, хан, гаскәр, сәүдәгәр.
В) асылташларны һәм бизәнү әйберләрен белдерүче лексика: җәүһәр, мәрҗән, алтын, алмаз, бриллиант, энҗе; алка, муенса, ука, калфак, таҗ.
Бигрәк асыл зат икән,
Кара да шаккат икән!
Ефәк тә бәрхет кенә!
Киюе бәхет кенә!
Җем-җем итә укасы!
Бриллиант — йөзек кашы!
Карасана калфагы!
Болар кайда бар тагы!
Энҗе-мәрҗән муенса,
Ни бәхет миңа булса!
Г) хайваннар: арыслан, юлбарыс, каплан, куян, эт, төлке, фил, тай, кәҗә, колын:
Бүген безнең үткер сөңгеләр
Буялдылар каплан канына,
Бүген безнең уклар сындылар
Тирән батып арыслан ялына.
Гомумән алганда, әлеге либреттода хайван, кош-корт, үсемлек атамаларының күпләп очравы - әсәрнең үзәк герое – Җикнең табигать кочагында үсүе, аның табигать баласы булуы белән аңлатыла.
3. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасы фигыльләрнең лексик-семантик төркемнәренең күплеге белән характерлана. Аларның 8 лексик-семантик төркемнәре аерып каралды:
1) хәрәкәт фигыльләре: йөрү, йөгерү, бару, йөзү, очу, чыгу, кичү.
Бар, лачыным, бар!
Ал бабаңнан калган бу кылычны,
Күрсәт йөрәгеңдәге көчне! (Кылычны бирә.)
2) эшчәнлекне белдерүче фигыльләр (эш фигыльләре): конкрет (анык) эшне белдерүче фигыльләр: кыйнау, вату, агызу, тезләнү, юу, тарау. Мисаллар:
Ил агасына да шәфкать юк...
Хәлдәзн тайдырганчы кыйнаганнар. 190
3) хәл-торыш фигыльләре: 1) яшәеш фигыльләре: туу, үлү, йоклау, һәлак булу, ял итү, ару.
Батырларча үлде улым…
Сөйлә тагын! 171
4) мөнәсәбәт фигыльләре: хыянәт итү, кадерләү, сөю, якын күрү, ошау, сагыну.
Алсу йөзле буйчан егет
Ошады миңа,
Сөрмә күзле уйчан егет
Ошады миңа. 181
5) тавыш фигыльләре: тавышлану, җырлау, сайрау, иңрәү, мөгрә һ.б.
4. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында сыйфатның лексик-тематик төркемнәрен карап үтик:
1) кешеләрнең тышкы кыяфәтен билгеләүне белдерүче сыйфатлар бик күп: чибәр, матур, буйчан, баһадир, зифа, сөйкемле.
Буең зифа, сөйкемле
Йөзең кояш шикелле.
Чәчеңнең һәр бөртеге
Алтын нурлар шикелле! 182
2) кешеләрнең характер үзенчәлекләрен тасфирлаучы сыйфатлар: шук, куркак, шәфкатьле, кабахәт, явыз, батыр.
3) төсне белдерүче сыйфатлар: ал, кара, алсу, яшел, чем-кара, ак.
4) тәмне белдерүче сыйфатлар: татлы, тәмле.
5) форма-төзелеш, күләм-дәрәҗә билгеләреннән чыгып характерлаучы сыйфатлар: үткер (сөңге), калын (урман), төпсез (күл), чиксез киң (дала), чиксез (күл, күк) һ.б.
5. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында синонимнарның түбәндәге төркемчәләре бар:
1. Идеографик синонимнар. Аларны синоним исемнәр, синоним сыйфатлар һәм синоним фигыльләргә бүлеп тикшердек:
1) синоним исемнәр:
А) көч, гайрәт, куәт, дәрман;
Б) дус, ахирәт, иптәш, сердәш;
В) аҗдаһа, дию, елан, пәһлуан;
Г) болын, дала, чүл, еланһ.б.;
2) синоним сыйфатлар:
А) чибәр, матур, сөйкемле;
Б) гайрәтле, йөрәкле;
В) дивана, ахмак, башсыз;
З) синоним фигыльләр:
А) качу, котылу;
Б) кире кагу, каршы килү һ.б.
2. Абсолют синонимнар: былбыл, сандугач; исем, ат; угыл, ул.
3. Эмоциональ-экспрессив синонимнар:
Юкка чыгаргансың ялгыз
Һәлак итәр бит явыз.
Әлеге мисалда юкка чыгару (юк итү), һәлак итү фигыльләре үзара синонимнар. Муса Җәлилнең вакыйгаларны җанлырак китереп бастыру өчен экспрессив куәте көчлерәк булган синонимнарны кулланган.
6. Муса Җәлил “Алтынчәч” либреттосында бик матур чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар кулланып, метонимия, гипербола, сынландыру кебек сурәтләү чараларыннан гаять отышлы файдалана, алар ярдәмендә әсәрнең телен баета, матурлата. Мәсәлән:
1) Кебек, шикелле, төсле бәйлекләре, -дай/-дәй, -тай/-тәй кушымчаларыннан белән килгән чагыштыруларны М.Җәлил үзенең “Алтынчәч” либреттосында бик еш һәм уңышлы куллана:
А) кебек бәйлеге ярдәмендә ясалган чагыштырулар:
“Үлсәм-нитсәм каурыйлар
Каралырлар көл кебек...” 213
Б) төсле бәйлеге ярдәмендә ясалган чагыштырулар:
Кояш төсле ал йөзле
Угыл таптың. Каракаш!.. 165
В) -дай/-дәй, -тай/-тәй кушымчалары ярдәмендә ясалган чагыштырулар һ.б.:
Буйга үсеп булганда,
Йөзе айдай тулганда,
Һәлак була күрмәсен
Бәхет кошы — Алтынчәч. 180
2) Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы эпитетларга бик бай: матур ак муен, тыныч; матур ил; буең зифа, сөйкемле;, зәһәр агулы баш; каргалган нәсел курыкмас батыр һ.б. Эпитетларның түбәндәге төрләрен таптык:
1. Метафорик эпитетлар: якты йолдыз, алтын каурый, яшел хәтфә алан.
2. Тезмә һәм җәенке эпитетлар: бөтен илне таңга калдырган табыш; коллык сөймәс бабагыз; мең яшәрле юхалар; сер сынатмас ат; ялгыз янар йолдыз һ.б.
3) Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында метафораларның өч төре дә күзәтелә:
1) гомумтел метафоралар:
Ил күзеннән кача алмассың
Ил эзенә баса алмассың.
2) гомумпоэтик метафоралар:
Йолдыз күзле, ай йөзле,
Зифа буйлы бер кыз.
3) автор метафорасы:
Тугзак иле төпсез күл булса,
Шаян кондызларым, сез минем.
4) М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында сирәк булса да сурәтләү чараларыннан метонимия дә очрый:
Сиңа, ханым. Сугышлардан
Туктап торырга кирәк...
Берәр матур зифа буйны
Сараеңа алдырып... 183
5) Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында очраган гиперболалар:
Бер атласа, йөз чакырым җир китә
Ханның дию пәһлуаны Кулупай.
Бер сугуда йөз кешене юк итә
Ханның дию пәһлуаны Кулупай һ.б.
6) Шагыйрь сынландырудан да оста файдалана:
Иртә торсам, алтын нурлар белән
Чәчләремне юып тараучы
Син түгелме, кояш?!
7. Муса Җәләлнең “Алтынчәч” драматик поэмасында фразеологик әйтелмәләрнең ике, өч, дүрт компоненттан торганнары күзәтелә:
А) исем + исем моделе;
Баш өсте, падишагым.
Б) исем + фигыль моделе:
Алда булсын яуларда,
Дан казансын дауларда.
Өч компоненттан торган фразеологик әйтелмәләрнең модельләре:
А) исем + исем + фигыль моделе:
Бигрәк явыз бу Кулупай...
Күзен кан баскан...
Б) исем + сан + фигыль моделе:
Курыкма, чибәр!
Башлары ике булса
Килеп карасыннар.
Дүрт компоненттан торган фразеологик әйтелмәләрнең модельләре:
А) исем + исем + исем + фигыль моделе:
Күңелебезгә шатлык утын якты
Тугызынчы киленем Каракаш.
Муса Җәлил “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнарны төрле максатларда куллана: шул чордагы ирек өчен көрәшне, кешеләрнең эчке кичерешләрен, төрле вакыйгаларга мөнәсәбәтләрне чагылдыруны һ.б. күрсәтү өчен. Халыкның җанлы сөйләм телен бизәр өчен дә куллана: күңелгә ут ягу, аяк үрә тору, башына җитү, баш тарту һ.б.
Шулай итеп, Муса Җәлилнең "Алтынчәч" либреттосы үзенең теленең гаҗәеп дәрәҗәдә бай, кызыклы булуы белән аерылып тора. Әлеге әсәр бүгенге көндә бигрәк тә актуаль, төрле милләт халыкларын туган ил һәм халык язмышы турында уйланырга, дошманнарга каршы азатлык өчен батырларча көрәшергә чакыра, халык көченә, киләчәккә тирән ышаныч тәрбияли.