
- •Беренче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексикасы
- •1.1. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында жанр үзенчәлеге
- •1.2. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасының тематик төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләре
- •1.2.1. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган исемнәрнең лексик-тематик төркемчәләре
- •1.2.2. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган фигыльләрнең лексик-семантик төркемчәләре
- •1.2.3. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган сыйфатларны тематик төркемләү
- •1.3. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында синонимнарның роле
- •Икенче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре
- •Өченче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнар
- •Әдәбият исемлеге
- •I. Чыганаклар
- •II. Фәнни-методик әдәбият
Икенче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре
Сүзләрдәге күчерелмә мәгънәләрнең төрләре һәм аларның барлыкка килү юллары элек-электән игътибар үзәгендә торды. Халкыбызның мәкаль-әйтемнәре, чагыштырулар, метафора, эпитет һ.б. сөйләмнең яңгырашын көчәйтәләр генә, тормыш күренешләрен кыска, җыйнак һәм образлы итеп сурәтләп бирәләр.
Чагыштыру – дөньяны танып белүдә әһәмиятле алым ул. Бер әйберне яки күренешне икенчесе белән чагыштырып, без үзебезнең белемебезне арттырабыз, ике әйбер яки күренеш арасындагы охшаш якларны билгелибез. Әмма чагыштыруда охшашлыклар гына бирелми, шулай ук аерым яклар да чагыштыру юлы белән күрсәтелә ала. Чагыштырулы төзелмәләр матур әдәбиятта киң һәм яратылып кулланыла. Яшь буынга фән нигезләрен аңлатуда да чагыштыру алымы ярдәмгә килә.1
“Әдәбият белеме сүзлеге”ндә чагыштыруларга түбәндәге билгеләмә бирелгән: “Чагыштыру – тропларның иң гади һәм иң таралган төрләреннән берсе; нинди дә булса күренешне аңа охшаш үзенчәлеге булган икенче күренеш үзенчәлеге белән сыйфатлап чагыштыру – охшату.2 Алар телдә бик күп. Ләкин күбесенә күнегелгән һәм игътибар ителми. Чагыштыруларның төрле формаларын файдаланып, язучы күренешләрне, кешеләрне сурәтләүдә ачыклыкка, аларның сыйфатларын калку итеп тасвирлауга ирешә.
Чагыштырулар сөйләмгә җанлылык, эмоциональлек бирә, автор хикәяләвенә төрле сурәтле төсмерләр өсти. Мәсәлән, “сагынганда айга карыйм, ай да ялгыз минем күк” дигән халык җырында “мин” – чагыштырыла торган өлеш, яки чагыштырылмыш туры мәгънәсендә килә, “ай да ялгыз” өлеше чагыштырмыш буларак, ялгызлыкның нинди булуын калкулатып күрсәтүче яки чагыштырмыш вазыйфасын үти. Охшату өлеше сурәтне тирәнәйтеп, нәфисләп күрсәтә. Шулай ук “Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә” дә чагыштыруга төгәл билгеләмә бирелә: “Күренешләрнең, предметларның һ.б. охшашлыкларын яки аермаларын, яисә берсенең икенчесеннән өстенлеген билгеләү, ачыклау өчен тикшерү. Кем яки нәрсә белән дә булса тиңләү, кемгә яки нәрсәгә булса да охшату”1, - дип аңлатыла.
Чагыштырулар янында сүзләрнең кабатланып килүе сөйләмнең экспрессивлыгын тагын да арттыра. Халкыбызның йөз меңләгән мәкаль һәм әйтемнәрендә чагыштыруларның барлык төрләре дә очрый.
Чагыштырулар төрле грамматик чаралар белән башкарыла алалар:
1) бәйлекләр белән
Кебек, күк, төсле , шикелле, сыман, чаклы, хәтле, кадәр бәйлекләре, -дай/-дәй, -тай/-тәй кушымчалары охшату-чагыштыру өчен кулланылалар. Шулардан кебек , күк, төсле, шикелле, сыман сыйфат ягыннан, чаклы, хәтле, кадәр бәйлекләре күләм ягыннан чагыштыруны аңлаталар. Төсле , шикелле бәйлекләре төс, шикел (шәкел – форма) сүзләренә сыйфат ясагыч –ле кушымчасы ялганып ясалганнар; чаклы, хәтле бәйлекләре чак (чик), хәт (гарәпчә чик мәгънәсендә) сүзләренә шул ук кушымча ялганып ясалганнар, кебек сүзенең этимологиясен дә проф. Н.К. Дмитриев кеп (форма) дигән сүзгә бәйли. Күк бәйлеге исә кебек, тән кыскартып ясалган. Димәк, төс һәм форма белдерә торган сүзләрдән килеп чыккан бәйлекләр сыйфат буенча чагыштыруны, чик мәгънәсеннән килеп чыккан бәйлекләр күләм ягыннан чагыштыруны белдерәләр.1
Чагыштыруларда бәйлекләр бик еш кулланыла. Телнең тарихи үсешендә аларның төрле формалары барлыкка килгән.2 Кебек, шикелле, төсле бәйлекләре, -дай/-дәй, -тай/-тәй кушымчаларыннан белән килгән чагыштыруларны М.Җәлил үзенең “Алтынчәч” либреттосында бик еш һәм уңышлы куллана:
А) кебек бәйлеге ярдәмендә ясалган чагыштырулар:
“Үлсәм-нитсәм каурыйлар
Каралырлар көл кебек...”3
Б) шикелле бәйлеге ярдәмендә ясалган чагыштырулар:
Син аргансың, Алтынчәч!
Ял ит чишмә буенда,
Чишмә акканын кара,
Алтын чәчеңне тара!
Буең зифа, сөйкемле,
Йөзең кояш шикелле,
Чәчеңнең һәр бөртеге
Алтын нурлар шикелле!
В) төсле бәйлеге ярдәмендә ясалган чагыштырулар:
Кояш төсле ал йөзле
Угыл таптың. Каракаш!.. 165
Тормыш-көнкүреш вакыйгаларын, табигать күренешләрен сурәтләгәндә, чагыштыру чараларыннан элек-электән иркен файдаланганнар. Алар арасында кушымчалар да бик зур урын алып торалар. Муса Җәлил гадәттә чагыштыру мәгънәсен бирүдә -дай/-дәй, -тай/-тәй кушымчаларыннан да актив файдалана. Мисаллар:
Җир җиләген җыйганда,
Карагайлы урманда,
Калды бездән адашып
Гөл чәчәге—Алтынчәч!..
Буйга үсеп булганда,
Йөзе айдай тулганда,
Һәлак була күрмәсен
Бәхет кошы — Алтынчәч. 180
Буең — диңгез камышы,
Тавышың — былбыл тавышы,
Йөрәгемдә сагышың,
Таңыма Чулпан булсаңчы...
Кара нәркис күзләрең,
Гөлчәчәктәй йөзләрең,
Өзелә бит үзәгем,
Мәңгелек яр булсаңчы... 188
Әлеге өзектә лексик чара ярдәмендә ясалган чагыштыру да бар: Алтынчәчнең буен (озын, зифа буйлы кыз) диңгез камышы белән чагыштыра.
Буең — диңгез камышы... 188
Сурәтләү чаралары халык телендә дә, әдәби әсәрләрдә дә мул кулланыла. «Бер әйберне икенче әйбердән аеру өчен туры мәгънәсендә кулланылган сүз логик эпитет, логик аергыч дип атала: ак чәчәк, зур бакча, давыллы көн һ. б. Ләкин туры мәгънәсендә генә кулланылгач, андый эпитетлар әдәби әсәрдә образлы булып килә алмыйлар икән дип уйларга ярамый. Образлылык сүзнең ялгыз торганында түгел, күп вакыт сүз сөрешендә ачыклана. Билгеле бер сүз сөрешендә логик эпитет та янәшә сүз (аерылмыш) белән берлектә сүз-сурәт ясый. Метафорик эпитет ул — күчерелмә мәгънәле сүз яки сүз тезмәсеннән торган аергыч, ягъни аергыч булып килгән метафора1.
Чыннан да, әйберләрнең үзенчәлеген, сыйфатын, характерлы билгесен ачыклаганда язучы логик эпитет белән дә, метафорик эпитет белән дә эш итә. А. М. Пешковский әйткәнчә, “мәсьәлә образлы тәгъбирләрдә генә түгел, ә бәлки гомум образлылык планында, сәнгатьлелек максатында кулланылган һәр сүзнең котылгысыз образлы булуында “.
Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы эпитетларга бик бай: матур ак муен, тыныч; матур ил; буең зифа, сөйкемле;, зәһәр агулы баш; каргалган нәсел курыкмас батыр һ.б. Аларның һәрберсенең үзләренә хас стилистик үзенчәлекләре бар. Әйберне бер үзенчәлек буенча характерлаганда ялгыз эпитет куллану да җитә2. Әсәрдә персонажны төрле яклап характерларга кирәк була. Бу очракта аның портретын тасвирлау, эчке дөньясын ачыклау өчен берьюлы берничә эпитет ярдәмгә килә. Эпитетларның түбәндәге төрләренә тукталып үтәбез:
1. Метафорик эпитетлар: канлы үч, канлы тир, канлы яшь, канлы кул; якты йолдыз, алтын каурый, яшел хәтфә алан. Беренче төркем авыр көрәш елларын чагылдыра.
Тугзак иле чиксез күк булса,
Якты йолдызларым сез минем!
Тугзак иле төпсез күл булса,
Шаян кондызларым сез минем!
2. Тезмә һәм җәенке эпитетлар: бөтен илне таңга калдырган табыш; коллык сөймәс бабагыз; мең яшәрле юхалар; сер сынатмас ат; ялгыз янар йолдыз һ.б. Мисаллар:
Кара урманның артында
Ялгыз янар йолдыз бар.
Либреттода ана образы – символик образ. Автор әсәрнең пролог өлешендә 13 мәртәбә ана образына – Тугзакка мөрәҗәгать итә һәм түбәндәге эпитетларны куллана: бөек ана, данлы ана, кадерле ана, газиз ана, туган ана, шәфкатьле ана, хөрмәтле ана. Әлеге эпитетлар ярдәмендә Тугзак ана образын индивидуальләштереп сурәтләүгә ирешә.
Йөрәкле кыз, гайрәтле кыз эпитетлары Алтынчәч батырлыгын күрсәтүдә ярдәм итә.
Муса Җәлил геройларны тасвирлаганда еш кына табигать күренешләренә мөрәҗәгать итә: якты йөлдызларым, шаян кондызларым, асыл кош, асыл гөл, ай йөзле һ.б.
Метафора, эпитет һәм чагыштырулар арасында тыгыз бәйләнеш бар. Метафора (грек. теЬарһога — күчү) — бер атаманың икенче атамага охшашлыгы нигезендә күчеше. Метафора — күчерелмә мәгънәләрнең иң киң таралган төрләреннән берсе.
Метафора түбәндәгеләр нигезендә барлыкка килә1.
1) әйберләрнең форма ягыннан охшашлыгы;
2) әйберләрнең урнашу ягыннан охшашлыгы;
3) аваз охшашлыгы;
4) эчке охшашлык, ассоциация.
Теге яки бу билге табигать күренешләреннән кеше характеристикасына күчә яки киресенчә дә була; хайваннарга бәйләнешле атамалар кешегә караган атамага әйләнеогә мөмкин: салкын көн — салкын сүз, салкын караш.
Башка халыклардагы кебек ук, татарларда да нәрсәгә дә булса охшатып кушамат кушу киң таралган. М.З.Зәкиев, Ф.С.Сафиуллина метафораларны өч төргә бүлеп карыйлар:
1. Гомумтел метафораларын катып калган, үле метафоралар диләр. Алардагы күчерелмә мәгънәләр тәмам стан-дартлашканнар, алар туры мәгънә рәвешендә кабул ителәләр; алар инде төссезләнгән, образлылыктан азат, сөйләмдә образ яки бизәк ролен дә үтәмиләр. Мондый метафоралар сүзлекләрдә сүзнең аерым, күчерелмә мәгънәсе буларак теркәлә.
2. Гомумпоэтик метафоралар укучы, сөйләүче тарафыннан образ, сурәт буларак кабул ителәләр.
3. Метафораларның өченче төрен автор метафорасы дип атау дөресрәк булыр. Болар — авторның әдәбиятка алып кергән яңалыгы: сүз кинәт көтелмәгән яңа мәгънә белән балкып куя, яңача яңгыраш ала.
Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында метафораларның өч төре дә күзәтелә:
1) гомумтел метафоралар:
Кара тауның итәгендә
Җиләк җыйганда,
Мин ишеттем моңлы бер җыр
Калын урманда. 181
Ил күзеннән кача алмассың
Ил эзенә баса алмассың.
Гаскәре Идел тамагында,
Уразмәт батыр карамагында.
Бу мисалларда гомумтел метафоралар – тау итәге, ил күзе, ил эзе, Идел тамагы. Чынлап та, бу метафораларның мәгънә эчтәлегендә образ, бизәк бик үк сизелми.
2) гомумпоэтик метафоралар:
Ахры, син карт төлкенең
Юраганы еш килә.
Йолдыз күзле, ай йөзле,
Зифа буйлы бер кыз.
3) автор метафорасы:
Тугзак иле төпсез күл булса,
Шаян кондызларым, сез минем.
Сезне еланның ерткыч
Тырнагыннан яшердем.
Күргәнебезчә, бу төр метафораларны язучы үзенең эчке сәләте, тел байлыгыннан чыгып тудыра. Бу сүзләр либреттода яңача сурәтләнә, бөтенләй башкача яңгыраш ала.
Шулай итеп, Муса Җәлил кулланган метафоралар да бик үзенчәлекле. Шагыйрь метафораларны сөйләм һәм төшенчәләрне төрле-төрле мәгънә төсмерләре һәм стилистик бизәкләр белән аңлатып, тасвирлап бирү максаты белән куллана.
М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында сирәк булса да сурәтләү чараларыннан метонимия дә очрый. Ике әйбернең янәшә булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә метонимия дип атала. Мәсәлән:
Сиңа, ханым. Сугышлардан
Туктап торырга кирәк...
Берәр матур зифа буйны
Сараеңа алдырып... 183
Гипербола (грек. һурегЬо1е — арттыру) — чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы. Ул күренешне, характерны, ситуацияне гадәттән тыш күпертеп, сурәтнең тәэсир көчен арттыра1.
Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында очраган гиперболалар:
Бер атласа, йөз чакырым җир китә
Ханның дию пәһлуаны Кулупай.
Бер сугуда йөз кешене юк итә
Ханның дию пәһлуаны Кулупай.
Аңа каршы көрәшерлек сәләт юк,
Йортыбызны туздырачак Кулупай. 170
М.Җәлил Җик турында арыслан төсле ябырылды бит дип яза:
Тукта, тукта, ул чынлап та
Арыслан төсле ябырылды бит!
Безнең ханның пәһлуанын
Тәмам хәлдән тайдырды бит! 217
Шагыйрь Кулупай образын тасвирлаганда, аның физик көчен, явызлыгын нәкъ әкияттәгечә сурәтли:
Ул тиңдәшсез пәһлуан...
Юха еланнан туган.
Куәтле Салсалга тиң
Алтмыш батман кылычы,
Ун филгә тора көче... 201
Шагыйрь сынландырудан да оста файдалана. Сынландыру яки прозопопея (грек. ргокороп — бит, ро1ео — ясыйм) — җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү. Җанландыру яки персонификация (рег§опа — маска, Гасю — ясыйм) — сынландыруның бер төре, бөтенләе белән кешеләштерү. Бу очракта психологик янәшәлеккә якын тора: табигать яки әйбер кешегә хас сыйфатлар төрлелегендә сурәтләнә. Мәсәлән:
Кара урман! Мине кочагыңда
Җил-давылдан саклап үстердең,
Син су бирдең миңа сусаганда,
Сәләт бирдең миңа, көч бирдең.
Куяннарың миңа бала чакта
Ташыганнар пешкән баланнар,
Бөркетләрең мине, җилдән саклап,
Канат асларына алганнар.
Кара урман! Бөтен җәнлекләрең
Нәм кошларың — минем дусларым,
Сөмбелләрең — минем сеңелләрем,
Синдә үткән җәем-кышларым1.
Иртә торсам, алтын нурлар белән
Чәчләремне юып тараучы
Син түгелме, кояш?!
Кичкә керсәм, тыныч йокы теләп,
Күзләремә сөеп караучы
Син түгелме, кояш!
Суга барсам, зифа ак тәнемә
Тәңкә-тәңкә көмеш сибүче
Син түгелме, Идел!
Сусап янсам, көйгән үзәгемә
Салкын дәрья суы бирүче
Син түгелме, Идел! 205
Шулай итеп, Муса Җәлил “Алтынчәч” либреттосында бик матур чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар кулланып, метонимия, гипербола, сынландыру кебек сурәтләү чараларыннан гаять отышлы файдалана, алар ярдәмендә әсәрнең телен баета, матурлата.