
- •Беренче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексикасы
- •1.1. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында жанр үзенчәлеге
- •1.2. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасының тематик төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләре
- •1.2.1. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган исемнәрнең лексик-тематик төркемчәләре
- •1.2.2. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган фигыльләрнең лексик-семантик төркемчәләре
- •1.2.3. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган сыйфатларны тематик төркемләү
- •1.3. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында синонимнарның роле
- •Икенче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре
- •Өченче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнар
- •Әдәбият исемлеге
- •I. Чыганаклар
- •II. Фәнни-методик әдәбият
1.3. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында синонимнарның роле
Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында стиль чарасы буларак, синонимнар күп кулланылган. Бу синонимнар мәгънә төсмерләре белән аерылып торалар. Бу турыда Ш.Ханбикова болай дип язды: «Мәгънәләр төсмере — сүзнең семантик үзенчәлеге, мәгънәне, төшенчәне барлыкка китерүче билгеләр берәмлеге ул. Сүзнең мәгънәсендә төп һәм өстәмә мәгънәләр була. Сүз мәгънәсендәге өстәмә билгеләр — синоним сүзләрне бер-берсеннән аера торган мәгънә төсмерләре алар. Сүзләрнең мәгънәсенә карамый, бәлки сөйләмдә теге яки бу стилистик максатка хезмәт итүенә, функциясенә генә карый торган төсмер сүзнең өстәмә төсмере була. Димәк, синоним сүзләр — уртак төшенчәгә йөрүче мәгънәдәш сүзләр»1.
Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында синонимнарның түбәндәге төркемчәләре бар:
1. Идеографик синонимнар. Мәгънә төсмерләре белән аерылып тора торган синонимнар мәгънәви яисә идеографик синонимнар дип атала (грек. Ыеа — төшенчә, дгарһо — язам)2. Аларны синоним исемнәр, синоним сыйфатлар һәм синоним фигыльләргә бүлеп тикшердек:
1) синоним исемнәр:
А) көч, гайрәт, куәт, дәрман;
Б) дус, ахирәт, иптәш, сердәш;
В) аҗдаһа, дию, елан, пәһлуан;
Г) болын, дала, чүл, елан;
Д) өй, йорт. Җир, ханлык;
Ж) яу (сугыш), сугыш, дау, көрәш;
З) бәхетсезлек, кайгы, бәла;
К) хан, солтан. Падишаһ;
Л) яу, гаскәр;
М) боерык, әмер;
О) тиң, иш һ.б.;
2) синоним сыйфатлар:
А) чибәр, матур, сөйкемле;
Б) гайрәтле, йөрәкле;
В) татлы, тәмле;
Г) дивана, ахмак, башсыз;
З) синоним фигыльләр:
А) качу, котылу;
Б) кире кагу, каршы килү;
В) адашу, югалу;
Г) кайгыру, борчылу;
Д) якын күрү, кадерләү һ.б.
2. Абсолют синонимнар: былбыл, сандугач; исем, ат; угыл, ул1.
3. Чынбарлыкка төрле мөнәсәбәт белдерү ягыннан аерылып торган синонимнарны эмоциональ-экспрессив синонимнар диләр.
Мәсәлән:
Юкка чыгаргансың ялгыз
Һәлак итәр бит явыз.
Әлеге мисалда юкка чыгару (юк итү), һәлак итү, үлү фигыльләре үзара синонимнар. Муса Җәлилнең вакыйгаларны җанлырак китереп бастыру өчен экспрессив куәте көчлерәк булган синонимнарны кулланган. Төрле стильләрдә кулланылганга күрә, аларны стилистик синонимнар дип тә йөртәләр1.
Шулай итеп, татар теленең бай сүзлек хәзинәсендә төрле-төрле мәгънә төсмерләре бирүдә, стиль үзенчәлекләре барлыкка китерүдә синонимнарның тоткан урыны гаять зур. Алар сөйләмнең төгәллегенә, нәфислегенә һәм сәнгатьчә яңгырашына ирешүдә әһәмиятле чара булып торалар, эчтәлекне төгәл һәм дөрес чагылдыруга ярдәм итәләр, телдән файдалану мөмкинлекләрен арттыралар.
Муса Җәлил “Алтынчәч” либреттосында туган телнең бай хәзинәсеннән бик оста файдаланып эш итә. Либретто телендә кулланылган сүзләрнең лексик-тематик яктан зур булуы күренә. Ул, төрле тематик өлкәгә караган сүзләрне бергә туплап, оригинал әсәрләр тудыруга ирешә. Синонимнар сөйләмнең төгәллегенә ирешүдә, эчтәлекне ачуда әһәмиятле урын тоталар2. Әгәр мәгънәне берничә мәртәбә бер үк сүз белән кабатлый башласаң, сөйләмнең яңгырашы кими, коры чыга, ул тыңлаучы тарафыннан теләп кабул ителми, сөйләмдәге матурлык, аһәң дә югала, уңышсыз кабатлаулар барлыкка килә.