
- •Беренче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексикасы
- •1.1. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында жанр үзенчәлеге
- •1.2. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасының тематик төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләре
- •1.2.1. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган исемнәрнең лексик-тематик төркемчәләре
- •1.2.2. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган фигыльләрнең лексик-семантик төркемчәләре
- •1.2.3. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган сыйфатларны тематик төркемләү
- •1.3. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында синонимнарның роле
- •Икенче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре
- •Өченче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнар
- •Әдәбият исемлеге
- •I. Чыганаклар
- •II. Фәнни-методик әдәбият
1.2.3. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган сыйфатларны тематик төркемләү
Сыйфат инде беренче грамматикаларда ук бүленеп чыгарыла. И.Гиганов, М.Иванов, Г.Мәхмудов, К.Насыйри һ.б. грамматикаларында сыйфатларның мәгънәсе, кулланышы, ясалышы
Октябрь революциясеннән соңгы чорда грамматика мәсьәләләрен планлы рәвештә өйрәнү башлана. М.Корбангалиев, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров, Х.Бәдигый хезмәтләрендә сүз төркемнәренең, шул исәптән сыйфатның да төрләнешенә һәм ясалышына зур игътибар бирелә.
В.Н.Хангилдин, Д.Г.Тумашеваның гомуми грамматик хезмәтләрендә, СССР Фәннәр Академиясе һәм Казан дәүләт педагогия институты авторлар коллективлары тарафыннан төзелгән грамматикаларда сыйфатларның лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре бик җентекләп өйрәнелгән1. Сыйфатларның ясалышы Ф.Ә.Ганиев хезмәтләрендә тирән яктыртылган.
Сыйфат предметның киң мәгънәсендә процессуаль булмаган, статик билгесен белдерә. Монда объектив чынбарлыктагы предметларны, затларны, төрле мөнәсәбәтләрне характерлаучы үзенчәлекләр, сыйфатлар, аерым алганда, зат һәм предметларның тышкы сыйфатлары {матур, сипкелле, кытыршы), кешенең эчке үзенчәлекләре (рялчан, рәхимсез, тыйнак), простран-ствога бәйле төрле мөнәсәбәтләр (очсыз-кырыйсыз, кыска, озын), вакыт мөнәсәбәтләре (җәйге, еллык, көндәлек), предметларның төсе (ак, кара, күгелҗем), тәме (ачы, төче, тозлы), физик халәте (сыек, ватык, үле), формасы (түгәрәк, шакмаклы, өчпочмаклы) һ.б. билгеләр керә. Акад.65
Татар телендә сыйфатларны тематик төркемләүгә кагылышлы мәсьәләләр белән В.Н.Хангилдин, А.М.Латыйпов һ.б. шөгыльләнгәннәр.
М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында сыйфатның лексик-тематик төркемнәрен карап үтик.
1. Кешеләрнең тышкы кыяфәтен билгеләүне белдерүче сыйфатлар: чибәр, матур, буйчан, баһадир, зифа, сөйкемле.
Буең зифа, сөйкемле
Йөзең кояш шикелле.
Чәчеңнең һәр бөртеге
Алтын нурлар шикелле! 182
Алсу йөзле буйчан егет
Ошады миңа,
Сөрмә күзле уйчан егет
Ошады миңа. 181
2. Кешеләрнең характер үзенчәлекләрен тасфирлаучы сыйфатлар: шук, куркак, шәфкатьле, кабахәт, явыз, батыр.
Ниндидер бер батыр егет,
Алтынчәчне аралап,
Акбүз атка атландырып,
Алып качты далага! 189
Бигрәк явыз бу Кулупай…
Күзен кан баскан… 190
3. Кешеләрнең аң-белем дәрәҗәләрен белдерүче сыйфатлар: акыллы, башсыз, дивана.
Кара! Кара… Йөзе кара!
Ханга каршы тел озайта!
Башсыз икән, карасана! 212
4. Төсне белдерүче сыйфатлар: ал, кара, алсу, яшел, чем-кара, ак.
Иң батыр уллар,
Ләззәтле ашлар,
Чем-кара кашлар,
Барсы да ханга
Һәм пәһлуанга! 215
Кара! Кара… Йөзе кара! 212
5. Тәмне белдерүче сыйфатлар: татлы, тәмле.
Зифа бөдрә тирәкләр
Безнең өчен үскәннәр,
Тәмле кура җиләкләр
Безнең өчен пешкәннәр. 179
6. Урын-вакыт төшенчәсен белдерүче сыйфатлар: ерак, озын (гомер), мәңгелек (яр).
Буең — диңгез камышы,
Тавышың — былбыл тавышы,
Йөрәгемдә сагышың,
Таңыма Чулпан булсаңчы...
Кара нәркис күзләрең,
Гөлчәчәктәй йөзләрең,
Өзелә бит үзәгем,
Мәңгелек яр булсаңчы... 188
7. Форма-төзелеш, күләм-дәрәҗә билгеләреннән чыгып характерлаучы сыйфатлар: үткер (сөңге), калын (урман), төпсез (күл), чиксез киң (дала), чиксез (күл, күк).
Тугзак иле чиксез күк булса,
Якты йолдызларым сез минем!
Тугзак иле төпсез күл булса,
Шаян кондызларым сез минем!