Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Муса Джалиль.doc
Скачиваний:
10
Добавлен:
05.09.2019
Размер:
314.88 Кб
Скачать

1.2. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасының тематик төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләре

1.2.1. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган исемнәрнең лексик-тематик төркемчәләре

Телдәге барлык сүзләрне дә семантик яктан, ягъни мәгънәләренең якынлыгы яки охшашлыгы буенча төркемләргә мөмкин1. А.Г.Шайхуллов телнең сүзлек составын дүрт төп тематик төркемгә бүлеп өйрәнә: Табигать. Кеше. Җәмгыять. Танып-белү. (Сноска) М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексикасына тематик яктан зур төрлелек хас. Тере һәм җансыз табигать, кеше, җәмгыять белән бәйле барлык тематик төркемнәр либреттода теге яки бу күләмдә чагылыш тапкан. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган исемнәрнең лексик-тематик төркемчәләре:

1. Тере табигать.

1) кешеләрне характерлаучы сүзләр:

А) кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен (туганлык, якынлык һ.б.) белдерүче сүзләр: ата, ана, әбкәй, бабкай, килен, килендәш, кайнага, угыл, улым, турун (баланың баласы). Мисаллар:

Менә шушы безнең өй.

Бабакай өйдә микән?1 (192)

Тиздән балалар аудан кайтыр,

Улым Янбулаттан

Сөенче алырга онытмагыз! (166)

Урал таудан кайттык без сиңа,

Ерак аудан кайттык без сиңа,

Газиз ана, безне каршы ал!..

Бөтен илне таңга калдырган

Табыш белән кайттык без сиңа,

Бөек ана, безне каршы ал...

Батыр улларым,

Шук туруннарым,

Даладагы юлбарысларым,

Һавадагы кара кошларым,

Данлы ятты сезнең юлыгыз,

Канлы кайтты сезнең кулыгыз.

Туган илгә сөенче китердегез,

Көнче яуга көенеч китердегез,

Дан сезгә, Тугзак балалары!.. (167)

Балаларым,

Тугзак иле чиксез күк булса,

Якты йолдызларым сез минем!

Тугзак иле төпсез күл булса,

Шаян кондызларым сез минем!

Йолдыз саны артса,

Күкнең яме артыр,

Кондыз саны артса,

Күлнең даны артыр.

Йолдыз кебек матур угыл тапты

Тугызынчы киленем Каракаш.

Күңелебезгә шатлык утын якты

Тугызынчы киленем Каракаш. (167)

Б) кешеләрнең төрле шөгыльләренә, һөнәр-вазыйфаларына карап билгеләүче сүзләр: илгизәр, сакчы, кәнизәк, чура-кол, солдат, яу башлыгы, хан, гаскәр, сәүдәгәр.

Хан

Рәхмәт! Ходай кабул итсен! 210

Баш сәүдәгәр

Рөхсәт итегез бүләкләрне тапшырырга! 210

Кәнизәкләр хоры

Алтын читлеккә ябармын,

Былбыл кошым, сандугачым!

Ник сайрамыйсың?

Алтын алкалар тагармын,

Акыллым дип сөярмен.

Былбыл кошым, сандугачым!

Ник сайрамыйсың? 206

Алтынчәч

Кара тауның, батыры,

Карлы тауны үтсәңче!..

Ханнан мине аралап,

Үз илемә илтсәңче!..

Ак ханның егетләре

Миңа каршы төштеләр,

Минем юлны кистеләр,

Минем сакчым булсаңчы!..1 188

В) кешене яшь үзенчәлекләреннән чыгып билгеләүче сыйфатлар: бәби, бала, яшьләр, бабай, әби, егет, кыз.

Шабай

Бәби туең шул булса,

Ашың-суың мул булсын… 168

Шабай

Тайлар йөри болында,

Яшьләр күңелле уенда,

Уйнасак та язык түгел,

Без бит бәби туенда. (169)

2) Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын белдерүче лексика:

А) үсемлекләр: камыш, үлән, нәркис, гөлчәчәк, сөмбел, гөл, зәйтүн, тал.

Сөмбелләрең – минем сеңелләрем,

Синдә үткән җәем-кышларым. 186

Буең — диңгез камышы,

Тавышың — былбыл тавышы,

Йөрәгемдә сагышың,

Таңыма Чулпан булсаңчы...

Кара нәркис күзләрең,

Гөлчәчәктәй йөзләрең,

Өзелә бит үзәгем,

Мәңгелек яр булсаңчы... 188

Б) хайваннар: арыслан, юлбарыс, каплан, куян, эт, төлке, фил, тай, кәҗә, колын.

Кара урман! Мине кочагыңда

Җил-давылдан саклап үстердең,

Син су бирдең миңа сусаганда,

Сәләт бирдең миңа, көч бирдең.

Куяннарың миңа бала чакта

Ташыганнар пешкән баланнар,

Бөркетләрең мине, җилдән саклап,

Канат асларына алганнар.

Кара урман! Бөтен җәнлекләрең

Һәм кошларың — минем дусларым,

Сөмбелләрең — минем сеңелләрем,

Синдә үткән җәем-кышларым. 188

Аю, бүре, төлке, сусар һәм башка хайваннар, кошлар аңа иркәләнәләр.

Янбулат

Бүген безнең үткер сөңгеләр

Буялдылар каплан канына,

Бүген безнең уклар сындылар

Тирән батып арыслан ялына.

Каплан тиресен җәйик тупсаңа,

Арыслан ялын ябыйк иңсәңә,

Тугзак йорты даны таралсын

Туксан илгә, туксан патшага... 166

Дөя җуйса колынын,

Иртә-көндез иңридер. 196

В) кошлар: лачын, бөркет, сандугач, каз, кара кош, аккош.

Бөркетләрең мине, җилдән саклап,

Канат асларына алганнар. 188

Алтынчәч

Каурыйлар каралган...

Бу шомлы хәбәр аңардан...

Алтыным Җик шулай диде бит:

«Үлсәм-нитсәм каурыйлар

Каралырлар көл кебек...»

Ах! Кайда минем аккошым-сердәшем!..

(Һавага карап, каурыйны селти.)

Оч, аккошым, сердәшем!

Ышанычым, юлдашым!

Саклыйм каурыйларыңны,

Тарат кайгыларымны! 213

2. Тере булмаган табигать

1) урын төшенчәсен белдерүче лексика: болын, дала, ялан, урман.

Хан

Җибәрегез үзен далага1

Кызлар хоры

Тәмле-тәмле җиләкләр

Без җыябыз урманда,

Ярсып тибә йөрәкләр

Кошлар сайрап торганда. 179

2) астрономик төшенчәләрне белдерүче сүзләр: ай, кояш, көн, таң, җил-давыл, яшен.

Тугзак иле чиксез күк булса,

Якты йолдызларым сез минем!

Тугзак иле төпсез күл булса,

Шаян кондызларым сез минем!

Йолдыз саны артса,

Күкнең яме артыр,

Кондыз саны артса,

Күлнең даны артыр.

Йолдыз кебек матур угыл тапты

Тугызынчы киленем Каракаш. 167

Кара урман! Мине кочагыңда

Җил-давылдан саклап үстердең,

Син су бирдең миңа сусаганда,

Сәләт бирдең миңа, көч бирдең. 188

Йөрәгемдә сагышың,

Таңыма Чулпан булсаңчы... 188

Без атландык акбүз атларга,

Сызылып таңнар аткан чакларда,

Без китәбез явыз ханнардан

Иркәбезне, җирне сакларга! 204

3) вакыт төшенчәсен белдерүче сүзләр: яз, яз башы, җәй, кыш, иртә-көндез.

Тугзак

Дөя җуйса колынын,

Иртә-көндез иңридер.

Куй югалтса кузыйсын,

Иртә-көндез мөгридер. 196

Яз башында Идел ташыса,

Яр буйларын басып китмәсме?

Ир-егетләр бергә кушылса,

Ханнар явын туфрак итмәсме?

Без атландык акбүз атларга,

Сызылып таңнар аткан чакларда,

Без китәбез явыз ханнардан

Иркәбезне, җирне сакларга!1

Кара урман! Бөтен җәнлекләрең

Һәм кошларың — минем дусларым,

Сөмбелләрең — минем сеңелләрем,

Синдә үткән җәем-кышларым. 188

3. Кешенең техноген эшчәнлеге белән бәйле лексика.

1) кешенең торагын һәм каралты-курасын белдерүче лексика: йорт, өй, сарай, авыл. Мисаллар:

Менә шушы безнең өй.

Бабакай өйдә микән? (192)

Бер атласа, йөз чакырым җир китә

Ханның дию пәһлуаны Кулупай.

Бер сугуда йөз кешене юк итә

Ханның дию пәһлуаны Кулупай.

Аңа каршы көрәшерлек сәләт юк,

Йортыбызны туздырачак Кулупай. 170

Хан сараенда Кулупай атлы

Пәһлуан бар. Дию пәһлуан... 200

2) асылташларны һәм бизәнү әйберләрен белдерүче лексика: җәүһәр, мәрҗән, алтын, алмаз, бриллиант, энҗе; алка, муенса, ука, калфак, таҗ. Мисаллар:

Кызларның такмаклары

Бигрәк асыл зат икән,

Кара да шаккат икән!

Ефәк тә бәрхет кенә!

Киюе бәхет кенә!

Җем-җем итә укасы!

Бриллиантйөзек кашы!

Карасана калфагы!

Болар кайда бар тагы!

Энҗе-мәрҗән муенса,

Ни бәхет миңа булса!

Никадәрле күп бүләк!

Бар да сарайга кирәк.

Бар да Казан ханына!

Дан, бөек хан, дан сиңа!1

Ахырында баш сәүдәгәр, башка сәүдәгәрләр белән киңәшеп, бик кыйммәтле җәүһәр муенса китерә һәм ханга тәкъдим итә.

Баш сәүдәгәр

Бу — кыйммәтле җәүһәр, Ерак Һинд иленнән кайткан җәүһәр Сезгә

бүләк, ханым!

3) кием һәм тукымаларны белдерүче лексика: ефәк, бәрхет, чапан, көбә. Мисаллар:

Бигрәк асыл зат икән,

Кара да шаккат икән!

Ефәк тә бәрхет кенә!

Киюе бәхет кенә! 210

Хан гаскәренең хоры

Дан бөек ханга,

Дан пәһлуанга!

Дан бөек ханга,

Дан пәһлуанга!

Алтын сарайлар,

Аргамак тайлар,

Ефәк чапаннар,

Бриллиант таҗлар,

Меңнәрчә коллар,

Иң батыр уллар,

Ләззәтле ашлар,

Чем-кара кашлар,

Барсы да ханга

Һәм пәһлуанга!

Барсы да ханга

Һәм пәһлуанга!215

Җиз көбәңне ки,

Ук-җәяңне ал! 196

4) савыт-сабаны белдерүче лексика: җамыяк, турсык.

Ханым! Ул сугыштан соң ял итә...

Аның өчен тугыз кәҗә суелды,

Тугыз турсык кымыз куелды...

Бер җамаяк Янбулат батыр каны бирелде. 175