
- •Introduction
- •Татар теле дәресләренә рәхим итегез!
- •Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Звонкие и глухие согласные звуки.
- •Voiced and voiceless consonants.
- •Кем, нәрсә - сорау алмашлыклары. Кто, что – вопросительные местоимения.
- •-Ныкы/ -неке –тартым кушымчалары - аффиксы принадлежности- are possessive endings.
- •Гали белән кәҗә
- •-Ынчы / -енче,-нчы /-нче –тәртип саннары кушымчалары -аффиксы порядковых числительных - ordinal number endings:
- •Сәгать ничә?
- •Ничә, ничәнче, нинди - сорау алмашлыклары - вопросительные местоимения- interrogative pronouns.
- •Кайда -где- where - сорау алмашлыгы - вопросительное местоимение-interrogative pronoun.
- •Эшнең объекты турында ничек әйтәбез? How to indicate an object of an action?
- •!Тыңларга –слушать-to listen
- •Алырга – брать-to take
- •Тәрәзәне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) окно. Open (close) the window.
- •Тәрәзәне ач әле (ачыгыз әле).
- •Эшнең вакыты турында ничек әйтәбез? Как говорим о времени действия?
- •Кайчан -сорау алмашлыгы – вопросительное местоимение – interrogative pronoun
- •Эшнең, кешенең кайда булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о месте действия или местонахождении человека?
- •Транспортта бару турында ничек әйтәбез? Как говорим о поездке на транспорте?
- •Сүзнең эквивалентын ничек сорыйбыз? Как спрашиваем эквивалент слова?
- •Исемнәрне килешләрдә ничек кулланабыз? Как склоняем имена существительные? How to decline nouns?
- •Үзем турында
- •Дусларыбыз турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о друзьях?
- •Ак калач
- •Үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем действии?
Тәрәзәне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) окно. Open (close) the window.
Ишекне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) дверь. Open (close) the door.
Бәхетле булыгыз! Будьте счастливы!Be happy!
Ашыгыз тәмле булсын! Приятного аппетита! Enjoy your meal!
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Син укы (сөйләш), сез укыгыз (сөйләшегез),
ул укысын (сөйләшсен), алар укысыннар (сөйләшсеннәр)-
боерык фигыльләрнең барлык формасы – положительная форма глаголов повелительного наклонения - Positive form of imperative verbs.
29. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Студентлар, бу сүзләрне кабатлагыз! Бу җөмләләрне тыңлагыз һәм әйтегез.
Ул татарча текстларны укысын. Алар укытучыны тыңласыннар. Дәрестә татарча сөйләшегез.
Рүзәл, тәрәзәне ач! Гүзәл, ишекне яп!
Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны языгыз.
Дустым, бәхетле бул!
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Бел – белегез
Бар - барыгыз
Тыңла – тыңлагыз
Аңла- аңлагыз
Кара- карагыз
Сора – сорагыз
Кабатла- кабатлагыз
Укы – укыгыз
Сөйләш - сөйләшегез
Әйт - әйтегез
Сөйлә - сөйләгез
Эшлә-эшләгез
Ал – алыгыз
Бир- бирегез
Кер- керегез
Чык – чыгыгыз
Ач –ачыгыз
Яп - ябыгыз
30. Боеруларны үтәгез. Выполните повеления. Fulfil the commands.
Татарча исәнләш. Татарча бер җөмлә әйт. Татарча бер сорау бир. Татарча шигырь сөйлә. Укытучының соравына җавап бир. Ишекне ач. Китапларыгызны ябыгыз. Укытучыга рәхмәт әйтегез. Татарча саубуллаш.
+ 31.“Яхшы бел” шигырен тыңлагыз һәм яттан өйрәнегез. Прослушайте стихотворение “Знай хорошо” и выучите наизусть. Listen to the poem “Know it well” and learn it by heart. диск 6 № 37
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Син укыма (сөйләшмә), сез укымагыз (сөйләшмәгез)
ул укымасын (сөйләшмәсен), алар укымасыннар (сөйләшмәсеннәр)-
боерык фигыльләрнең юклык формасы – отрицательная форма глаголов повелительного наклонения - Negative form of imperative verbs.
+32. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
Балалар, дәрестә сөйләшмәгез. Ул бу китапны алмасын. Алар стадионга бармасыннар. Егетләр, тәрәзәне ачмагыз. Галия, ишекне япма, бик җылы. Бүген бик салкын, кызым, урамга чыкма.
33. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.
Асия, .................. кабатла. Укучылар, ....................... тыңлагыз. Әни, ............... бир. Балалар, ................ сорамагыз. Динә, .............. барма. Ринат, ................. ачма. Гөлия, китабыңны .............. Булат, татарча ................ Азат, бу мультфильмны .....................
34. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.
- Бу китапларны ....................
- Яхшы, хәзер.
****
- Камилә, дәрестә ..................
- Гафу итегез.
***
- Ләйсән, яңа сүзләрне ..............
- Ярар. яхшы.
***
- Әмир, җөмләләрне ..............
- Хәзер, бер минут.
***
- Бүген салкын, урамга ...............
- Ярар.
+35. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.