Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
культуролгия.docx
Скачиваний:
17
Добавлен:
24.12.2018
Размер:
51.23 Кб
Скачать

25. Татар эдэбиятында хэм мэдэниятында традициялэр дэвамчанлыгын ничек анлыйсыз?

Дәвамчылык - ул билгеле бер темалар, идеяләр, традицияләрне буыннан-буынга дәвам итү дигән сүз. Татар әдәбиятында да буыннан-буынга дәвам итүче темалар бар. Шуларның берсе – әдәп-әхлак темасы. Ул Г. Тукай, Г. Исхакый, Т. Миңнуллин иҗатында чагыла. Г.Бәшировның “Намус”, “Җидегән чишмә” романарында да әдәп-әхлак темасы чагылган.

Шулай ук мәңгелек темаларның берсе булып – мәхәббәт темасы тора. Ләкин аның кыйммәтләре вакыт үткән саен үзгәреп килә. Элек чиста, саф, самими мәхәббәткә дан җырланса, бүген күбрәк җавапсыз хисләр өстенлек итә. Мәхәббәт темасын Һ.Такташ, И.Ихсанова,Зөлфәт, М.Әгләмов, Ф.Яруллин, З.Кадырова һ.б. авторлар иҗатында чагыла.

Татар әдәбиятендә аеруча киң таралган милләт темасы да хәзер дә актуаль. Г. Тукай “Милләтчеләр”, “Китмибез”; Г. Исхакый “200 елдан соң инкыйлаб”, “Ул әле өйләнмәгән иде”; Т.Миннуллин “Илгизәр + Вера” пьессасы.

Темалардан кала буыннан-буынга төрле символлар да күчә. Мәсәлән, элек фольклерда ук сагыш символы булган Каен образы бүген дә актив кулланыла. (Ш.У. Елга – гомер агышы, Сары –сагыш, Яңгыр – күз яше).

Хәзер халык җырларын яңарту процессы да бара. Татар халык җырларын заманча оранжировка ясап башкаралар (клуб музыкасы). (Казан Егетләре “Күбәләк”, Зөләйлә “Мин сине яратам”).

Үлмәс спектакльләр яшәп килә. Халык яратып кабул иткән әсәрләрен сәхнәдә янәдән янә күрәсе килә. (“Зәңгәр шәл”, “Диләфрүзгә 4 кияү”, “Галиябану”).

Сынлы сәнгаттә гасыр уртасында танылган Б.Урманчы традицияләрен Рада Нигматуллина дәвам итә.

26. Хэзерге заман татар эдэбиятынын куренекле вэкиллэрен атагыз?

Ф. Яруллин (татар шагыйре, язучы һәм драматург. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1995)) – “Җилкәннәр җилдә сынала” автобиографик повесть, 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды. Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.

Т. Миңну́ллин (1935 25 августында Татарстанда туган) – мәшһүр татар драматургы, язучысы, җәмгыять эшлеклесе, ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. (“Авыл эте Акбай”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Дивана”, “Илгизәр+Вера”, “Бичара”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Диләфрүзгә 4 кияү”, “Ай булмаса йолдыз бар”.

М.Маликова- язучы, драмамктург. Чаян, Сөембикә ж-да эшли. 20 гә якын китабына тупланган. Алар арасында “Юлдашлар”, “Казан каласы - таш кала”, “Кар сулары”, “Егетлеккә бер адым” исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, “Шәфкать”, ”Басып сайрар талы бар”, “Фидая” исемле роман китаплары бар. Соңгы елларда аның “Алтын ятьмә”, “Оҗмах балалары”, “Мендем биек тауларга” исемле роман, пьеса, повесть, хикәяләре, детектив жанрда язылган әсәрләре тупланган китаплары басылып чыкты.

Ләбиб Лерон,— татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты. әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы.

Рабит Батулла – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза». Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенроссия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.

Фәүзия Бәйрәмова – Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Иттифак фиркасе башлыгы, Милли Мәҗлес рәисе. 1990 елларда бик актив сәясәтче, аны хәтта Татар фәрештәсе дип атыйлар һәм Сөембикә белән чагыштыралар. Китаплар: "Болын" (1986), "Сәнгать дөньясына сәяхәт" (1989), "Моң" (1991), "Мәйдан татарларны көтә" (1992), "Кара урман" (1997), "Безне онытмагыз" (1998), "Дәверләр күчешендә" (1998).

Нәбирә Гыйматдинова – татар язучысы. «Сихерче», «Бүре каны», «Бер тамчы ярату».

Айдар Хәлим– язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли. Шагыйрь буларак, аның беренче китабы татар телендә 1969 елны Казанда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыга. Шигърияттә Айдар Хәлим милли рухлы, ватандарлык хисләре белән сугарылган лирик, лирик-публицистик шигырь цикллары һәм эпик жанрда иҗат ителгән поэмалары, балладалары («Беренчеләр», «Ул елда», «Өмә», «Печән чапканда», «Набат белән Нәфисә турында хикәят», «Яралы бөртек», «Эксперимент-86» һ. б.) белән билгеле. Шагыйрьнең төп поэтик әсәрләре татар телендә 1990, 2001 һәм 2003 елларда чыккан җыентыкларында («Йөрәк ташы», «Милли шигырьләр», «Тилергән сиреньнәр» һ.б.) урын алган. «Өч аяклы ат”.

Рафаэль Мостафин — күренекле әдип, тәнкыйтьче, Ләбибә Ихсанова — татар язучысы Һ.Б.

29. Флера Солэйманова, Усман Алмиев, Монирэ Булатова, Тахир Якупов исемнэре белэн башланып, Хэйдэр Бигичев, Зилэ Сонгатуллина, Вафира Гыйззатуллина, Илхам Шакиров, Элфия Авзалова жаты белэн дэвам иттерелгэн татар эстрадасы буген тулы коченэ эшлэп килуче конвейрны хэтерлэтэ. Чыннан да, конвейр. Чонки татар эстрадасын буген охшаш тавышлы, бер УК койгэ жырлаучы «йолдызлар» басып ала. Кубесен хэтта бер-берсеннэн аерып та булмый. Искитэрлек жыры булмаса да, купшы клип ясап, телевизордан берничэ кабат эйлэндерелсэ генэ кайберлэрен отып калып була.

Моннан берничә ел элек Татарстанда официаль статистика буенча 500ләп җырчы булган дип исэплэнелэ. Буген аларнын саны хәзер 5 меңгә җиткән.

Шулай да буген яна юнэлештэге татар музыкасы - татарча рок, рэп.. -“Альернатив” музыка саны арта. Тик шулай да бу куренеш татар музыкасынын торлелеген арттыра алмый.

Татар эстрадасы җырчылары катнашында концертлар бөтенләй сирәк. “Татар җыры” ннан кала “Татарча солянка” бар. Аннан кала аерым бер җырчыларның концертлары булып тора. Әмма халык анда барып бары тик 5-6 җырчыны гына ишетә ала . Менә шул “Татар җыры”нда гына бөтен артист җыела кебек. Әмма ул елга бер тәти. Бер һәм берәгәйле булып, грандиоз тамаша итеп уздыралар аны. 

Бер елны Шэкур татар эстрадасынын «атасы» Илхам Шакиров белэн бергэ реп жырлап халыкны шаккаттырган иде. Быелгысында исэ яшь жырчы Илмира Нагимова тимераякта шуып жырлап яналык кертте.

Бугенге татар музыкасында электэн УК тапшырылып килгэн мэдэният чаткылары сакланып кала. Ул бары тик торле махсус эфектлар, аранжировка х.б. ярдэмендэ эшкэртелеп, анна яна сулыш орелеэ. Бер яктан караганда, бу эйбэт тэ кебек. Татар «акценты», татар мэдэнияты саклана бит. Икенче яктан караганда яшьлэрне бу гына канэгатлэндерми. Алар яналыкка, башка тор юнэлешлэргэ омтыла. Ягъни, татар музыкасына барыбер дэ кординаль яналык житеп бетми.

Хэзерге заман татар эстрадасынын инде «аксакал»лар рэтенэ кереп баручы йолдызлары бар. Боларга Хэния Фэрхи, Салават Фэтхетдинов, Зэйнэп Фэрхетдинова, Зофэр Билалов, Венера Ганиева, Айдар Гадимов, Нэфкать Нигъмэтуллиннарны кертеп була. Ландыш Нигмэтжанова, Иркэ, Золфэт Зиннуров, Гузэл Эхмэтова, Илдар Эхмэтов кебек жырчылар да уз тамашачысын тапты инде. Кутэрелеп килуче йолдызлардан Илмира Нагимова, Роберт Ямгуров, Алинэ Бэшэрова, Илназ Гарипов, Дания Закиров х.б. кертеп булла.