Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
культуролгия.docx
Скачиваний:
17
Добавлен:
24.12.2018
Размер:
51.23 Кб
Скачать

21 Сорау. 20 г. Башында татар матбугаты. Татар телендә чыккан беренче газета-журналлар.

19 нчы гасырның беренче яртысыннан ук татар һәм рус интеллигенциясенең зыялылары хакимият тарафыннан татар телендә газета чыгарырга рөхсәт бирүне даулап йөргәннәр.

Татар газетасын чыгаруга беренче нәтиҗәсез омтылыш булып, 1808 елда И.И. Запольскийның патша хакимиятеннән рөхсәт ала алмавы тора. Ул гына түгел, хәтта башка зыялылар, мәгърифәтчеләр, драматурглар да бу эшне башлап җибәрергә тырыша, тик патша хакимиятеннән генә рөхсәт ала алмый.

1905-1907 елгы революциясеннән соң вакытлы татар матбугатының үсеше көчәя. Россия Империясенең татар халкы күп яшәгән җирләрдә (Казан, Мәскәү, Петербург, Уфа, Оренбург, Җаек, Әстерхан) татар газ-жур. чыга башлый. Татарлар арасында грамоталылык шактый югары була, бу үз чиратында типография эшчәнлегенә, китап басуга мөмкинлекләр тудыра. Татар газ-жур. гарәп шрифтендә басыла. Алар үз эченә төрле идеологик юнәлешләрне (реакцион-клерикальдән башлап революцион-радикальгә кадәр) ала. Цензура, финанс кыенлыклары, хакимият тарафыннан басым булганга, аларның күбесе аз вакыт аралыгында чыга яки даими чыкмый.

20 г. башындагы татар матбугатын төп 3 категория (география, хронология, идеология) буенча характерларга була.

Географик яктан татар матбугатының төп үзәге булып Казан тора. Иң 1 нче Казан газетасы булып “Казан мөхбире” була. Бу либераль газета 29.10.1905 елда чыга башлый. Аның рәсми нәшриятчесе – Сәитгәрәй Алкин. Берничә айдан “Йолдыз” дигән газета чыга башлый. 1.02.1906 елда “Азат” газетасы чыга. Анда Г. Камал, Гафур Коләхмәтов эшли. 1906 елда Петер-гта Рәшит Ибраһимов редакциясе җитәкчелегендә “Өлфәт” газетасы чыга. 1913 елдан анда “Ил” исемле басма чыга башлый. 1914 нче елдан ул Мәскәүдә чыга башлый. 1915 елдан “Сүз” газетасы чыга, аннары “Безнең юл” дип үзгәртелә. Оренбургта

1908 елның гыйнварыннын Оренбургта “Шура” әдәби журналы чыга башлый. Зәкир Рәмиев (Дәрдмәнд) аның нәшриятчесе була. Шулай ук Оренбургта 1907 елда “Урал” дигән соц-демокр. газета чыга башлый. Аны Хөсәен Ямашев чыгара. Татар газеталары Варшава, Берлин, Харбинда да чыга.

Идеологик яктан татар газ-жур-да киң спектр чагыла, аның капма-каршы полюслары булып кадимизм и джадидизм тора. Кадимчеләр (консерваторлар) барлык яңалыкларга каршы, ә җәдидчеләр либерализм яклы. “Дин вә мәгыйшәть” журналы (кадимчеләрнеке). 1906 елдан чыга. Җәдидчеләрнеке “Әл-ислах” дип атала.

Хронологик яктан татар матбугаты 1905-1907 елларны үз эченә ала. Күп газеталар кыска вакыт эчендә чыга, аннары башка исем б-н чыга башлый. Бу чорларда фикер күптөрлелеге чагыла. 1905-1908 ел-дан соң тат. матб. үсеш кичерми. Мәсәлән, 1911 елның ахырына “Йолдыз” (Казан), “Вакыт”, “Шура” (Оренбург), “Идел” (Әстерхан) гына кала.

2.09.1905 – «Нур» беренче татар атналык газ-н 1 нче саны чыга.

22Сорау "г.Тукай чоры" дигэнне ничек анлыйсыз? Тукай чоры шигъриятынын куренекле вэкиллэре.

Г. Тукай – күренекле татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, тәрҗемәче. Ул татар поэзиясенә нигез салучы, анын клас. стилен тудыручы. Аның өчен “халык” һәм “шагыйрь” сүзләре аерылгысыз була, ә ул чорда андый шагыйрьләрне табые кыен. Милли әдәбият алдында Г. Тукай яңа офыклар ача. Казан шәһәрендә ул җәмәг. эшлеклесе, журналист буларак формалаша.

Габдулла Тукай чоры ул – Г. Тукайның яшәгән, иҗат иткән чорлары, чөнки ул яшәгән чорларда Г. Тукай гына түгел, мәдәниятебезнең башка бик күп шәхесләре дә иҗат иткән. Мәсәлән, аның дусты, язучы Фатих Әмирхан, татар большевигы Х. Ямашев, шагыйрь Мәҗит Гафури, Мулланур Вахитов, галим Закир Шакиров, шагыйрь Зафир Башаев (аның б-н бергә яшәргә дә туры килә), Вафа Бәхтияров (аның б-н “Әл-Ислах”та эшлиләр), мулла Фатыйх Мурзин, драм-г, театр. тәнкыйтьчесе Кәбир Бакир, җырчы Әхмәтфәиз Даутов, әдәбиятче Габделбарый Баттал, шагыйрь Сәйфи Кудаш, Җамалетдин Юлмаев, С.Рәмиев, С. Сүнчәләй.

Тукай чоры шигъриятынын куренекле вэкиллэре: Мәҗит Гафури, Зафир Башаев, Вафа Бәхтияров, Сәйфи Кудаш, Җамалетдин Юлмаев, С.Рәмиев, С. Сүнчәләй.