Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
культуролгия.docx
Скачиваний:
17
Добавлен:
24.12.2018
Размер:
51.23 Кб
Скачать

12. Сәйф Сараи...

Сәйф Сараи — XIV йөз төрки-татар әдәбиятының «иң дикъкатькә лаек» әдипләреннән берсе. Урта гасырның күп кенә галим һәм шагыйрьләре белән берлектә, ул да «гыйлем-мәгърифәтне, культуралылыкны» яклый, үз иҗатында «прогрессив идеяләр» үткәрә, төрки әдәбиятны һәм язма телне үстерүгә зур өлеш кертә. Галимнәр аның әсәрләрен XIV гасыр «кыпчак теленең иң гүзәл үрнәкләреннән» саныйлар. Әдипнең шигъри таланты үз замандашлары тарафыннан ук хаклы рәвештә югары бәяләнә.

«Гөлстан бит-төрки» поэмасында автор үзенең укучыларын тыйнак, намуслы, гадел, рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өнди. Ул үзенең каһарманнарын ошбу күркәм сыйфатларга ия иттереп тасвирлый, тормышның үзәгендә кайнаучы затлар буларак чагылдыра. Гыйбрәтле хәлләрне сурәтләгәндә автор ана теленең бөтен мөмкинлекләреннән оста файдалана һәм гаять мәгънәле шигъри юллар китереп чыгара. Менә ни сәбәпле бу әсәрнең төрки әдәбиятка ясаган йогынтысы искиткеч зур була. Сәйф Сараи ул әдәбиятны кешелеклелек идеяләре, яңа шигъри алымнар, фәлсәфи юллар исәбенә баета.

Сәйф Сараи әсәрләрен туплаган икенче кулъязма — «Йадкярнамә» 60 елларда Үзбәкстанның Коканд районында табылган. Аны китап иясенең XVIII гасырда яшәгән ерак бабасына Гарәбстанга хаҗ сәфәренә барганда бер сәүдәгәр бүләк иткән. «Йадкярнамә» — дистәдән артык битле җыентык. Ул Әбел Ибне Кадыйр дигән мөсафирның кереш сүзе белән ачыла. Бу кеше үзенең Мисырга килүе һәм анда «Йадкярнамә» исемле әлеге кулъязманы төзүе хакында яза. Керештән соң Туглы Хуҗа һәм Мәүлана Исхак Харәзмиләрнең берәр газәле, Мәүлана Әхмәд Үргәнҗинең өч шигъри парчасы урнаштырылган. «Йадкярнамә»нең 4—12 битләрен Сәйф Сараиның дүртьюллык өч шигыре, ике икеюллыгы һәм «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны алып тора.

Сәйф Сараиның хәзергә мәгълүм иҗат мирасы шушы ике җыентыктагы әсәрләрдән гыйбарәт. Шагыйрь үз гомеренең күпчелек өлешен Идел буенда уздырган. Кызганычка каршы> шагыйрьнең башлангыч иҗат чорында язган әсәрләре хәзергә мәгълүм түгел.

13.Казан ханлыгында матди һәм рухи мәдәният (ювелирлык сәнгате,әдәбият,фолклор һ.Б.)

Казан ханлыгы чорына караган архитектура истəлеклəре (Сөембикə манарасы, Нургали мəчете һəм башкалар). Казан ханлыгында , беренче чиратта аның башкаласы Казанда , төзелеш һəм архитектура, шул исəптəн монументаль архитектураның зур үсеш алганлыгы. Казан кремле эчендə сакланып калган атаклы Сөембикə манарасы Казан ханлыгы чорындагы корылмаларның күренекле һəйкəле булып торуы. Риваятьлəре һəм төрле-төрле бəетлəре белəн телдəн төшмичə килгəн бу гаҗəеп матур манараның төзелү вакыты, вазифасы турында фəндə күп бəхəслəр булуы. Үзенең архитектурасы, стиль үзенчəлеклəре, композицион алымнары һəм бизəклəү детальлəре белəн дə Сөембикə манарасы татар төзелеш сəнгатен ачык гəүдəлəндерүче тарихи һəйкəл саналуы.9 1991 елда Татарстан хөкүмəте карары белəн Сөембикə манарасы өстендə ай торгызылуы. Казан кремле эчендə татар дини төзелеш сəнгатенең тагын бер истəлеге – Нурали мəчете бинасы сакланганлыгы (хəзерге вакытта ул ашханə итеп файдаланыла). Казан басып алынганнан соң бу борынгы мəчет бинасы озак вакытлар артиллерия склады булып хезмəт иткəнлеге.

Хан казнасында бик тə зиннəтле ювелир əйберлəр булган булуы. 1551 елда кенəз Василий Серебряный Сөембикəне əсир иткəндə, казнадагы байлыкны исəпкə ала: «Патшаның бөтен казнасын һəм дарысын язып алып һəм самодержавие мөһере белəн беркетеп, алтын һəм көмеш белəн һəм дə алтын-көмеш савытлар белəн, зиннəтле урын-җир, затлы киемнəр һəм дə төрле-төрле патша һəм сугышчы кораллары белəн бастырыклап тутырылган унике зур каек, алдагысына шул воевода белəн ханбикə утырып, Казаннан яңа шəһəр (Зөя) тарафына чыгып китте». Аннан аларның Мəскəүгə озатылуы. Казаннан төяп алып кителгəн бу хəзинəнең кайдалыгы əлегəчə билгесез саналуы. Аның бер өлеше соңрак Мəскəүнең һəм Санкт-10 Петербургның билгеле музейларына: Мəскəү кремленең Кораллар палатасына, Кызыл мəйдандагы Дəүлəт тарих музеена, элекке Ленинградтагы СССР халыклары этнографиясе музеена (хəзер Россия этнография музее) элəккəнлеге. Аларда саклана торган əйберлəрдəн аеруча əһəмиятлелəре – Казан ханнары таҗы - асылташлар белəн бизəп алтыннан ясалган, чите зиннəтле кеш тиресеннəн тегелгəн, югары ювелирлык техникасы белəн эшлəнгəн атаклы « Казан шапкасы»; алтын билбау каптырмалары һəм кырлау алымы белəн көмештəн ясалган тартма. Татарстан Дəүлəт музеенда алтын җеп белəн чигү үрнəклəре һəм алтын төймəлəр саклануы.

Казан ханлыгында гарəп графикасына нигезлəнгəн язу киң кулланылган. Ул язу Болгарның башлангыч чорында ук килеп кергəн һəм Алтын Урдада уку-язуның нигезен тəшкил иткəн. Электəге кебек үк мəктəп-мəдрəсəлəрдə укыганнар; югары сыйныфлы мəдрəсəлəр дə булган дип уйларга нигез бар, мəсəлəн, Кол Шəриф мəдрəсəсе. Укый-яза белү беренче чиратта идарə һəм əһеллəре өчен кирəк булган, əмма гади11 халыкның та аңа телəп өйрəнгəнлеге. Гарəп графикасында рəсми документлар, эш кəгазьлəре, ярлыклар, шулай ук эпитафиялəр, хатлар һəм поэмалар язылган булуы.

Казанда һəм гомумəн Казан җирендə Көнчыгыш шигъриятенең яратып укылганлыгы. Фарсы шагыйрьлəре Рудаки һəм Фирдəүсинең, Гомəр Хəйям һəм Мəһдинең, Низами һəм Сəгъдинең танылган əсəрлəрен, Баласагуни һəм Əхмəт Ясəви, Бакырганын һəм Кол Гали, Котб һəм Сəйф Сараи, Хəрəзми һəм Рабгузи кебек татар шагыйрьлəренең əсəрлəрен кулдан-кулга йөрткəн булулары. Казан ханлыгының үз шагыйрьлəре дə үсеп чыгуы. Алар арасында Мөхəммəтəмин (хан, XV йөз азагы – XVI йөз башы), Мөхəммəдьяр, Өммикамал, Максуди, Кол Шəриф ( Казанның12 атаклы сəете, татар халкының милли батыры – XVI йөзнең беренче яртысы) һəм башкалар турында əйтергə мөмкин. Казанда сарай шагыйрьлəре һəм җыру осталары да күп булганлыгына басым ясау. Казан ханлыгының шигъри мирасында Мөхəммəдьяр иҗаты «Төхфəи Мəрдан» («Егетлəр күрке» - 1539) һəм «Нуры Содур» («Йөрəклəр нуры» - 1542) поэмаларында гаделлеккə һəм халыкка тугры хезмəт итəргə чакыруы. Халык авыз иҗаты да зур үсешкə ирешкəн.

Иске һəм Яңа Казанның барлыкка килүе турындагы риваять-легендалар. Эпик жанрдагы «Алпамыш», «Чура батыр», «Җик мəргəн», «Ханəкə Солтан бəете» кебек əсəрлəр. Казан ханлыгы чорында героик «Идегəй» эпосының да киң таралган булуы. Югары катлау кешелəре дə, гади халык та пентатоникага (биш тоннан торган гаммага) нигезлəнгəн һəм инструменталь музыканы яратканлыклары. Татар халык җырларының күбесенең Казан ханлыгы чорының моң-авазы булып яңгырашы. Казан елъязмачысы казанлыларның камалышта вакытта да моңлы озын көйлəргə җырлауларыһəм уйнаулары турында язуы. Татарларның «шатланып күңел ачуларын» да, «гүзəл җырлар җырлауларын» да, «гөслəлəрдə һəм кубызларда уйнаганнарын» мəгълүм булуы. Казан ханлыгы чорында җыеннар һəм сабан туе бəйрəмнəре дə бəйрəм ителүе.

Ханлыкның башкаласы Казан шəһəренең урта гасырлардагы башка шəһəрлəр кебек үк, ике өлештəн - кремльдəн һəм бистəлəрдəн торуы. Хан сарае һəм аның идарəсе, хəрби гарнизон урнашкан кремль XV йөздə хəзерге кремльнең күпчелек төньяк өлешен – Саулык саклау министрлыгы бинасына кадəр урынны билəгəнлеге. Кремльдəн көньяк-көнчыгышка таба, хəрби ныгытмалар артында бистəлəр – һөнəрчелəр, сəүдəгəрлəр һəм шəһəрнең башка кешелəре яши торган урамнар башланып киткəнлеге. Асылда ике бистə булган, югарыгысы кремльдəн бүгенге Университет урамына кадəр араны билəгəн, ул тирəн һəм киң чокырга барып терəлгəн. Түбəнге бистə югарыгысыннан көнбатышкарак, кремль тавы итəгеннəн Болак елгасына кадəр, хəзерге Бауман, Островский һəм Уңъяк Болак урамнары керə торган җирлəрдə урнашкан булуы. Казан Кремленың 1552 ел мəхшəрендə камалыштагыларның соңгы сыену урыны саналуы. Кремльнең таштан корылган биналарыннан аермалы буларак, Казанның бистəлəре нигездə агачтан салынган булуы.