Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
культуролгия.docx
Скачиваний:
17
Добавлен:
24.12.2018
Размер:
51.23 Кб
Скачать

9.Казан ханлыгында мәдәният үсеше өчен алшартлар , чорның күренекле шәхесләре

Колшәриф — Казан ханлыгы тарихында күренекле роль уйнаган шәхес. Тарихчылар арасында Колшәриф сатлык Шаһгалигә 1546 елда кискен каршы чыккан Мансур сәетнең улы булган дигән фикер бар. Колшәриф, кечкенәдән күңеленә иман нуры сеңдереп, әтисенең шифалы йогынтысында үсә. Саф әхлаклы һәм тирән белемле егетне 1546 елда, әтисе Мансур үлгәннән соң, Казан ханлыгы руханиларының җитәкчесе, ягъни баш имам итеп билгелиләр. Колшәриф бөтен бер дәүләт — Казан ханлыгы халкы өчен намус аклыгы, әдәп-әхлак үрнәге, белемлелек өлгесе булып саналган. Аның халык арасында абруе гаять зур булган. Атка атланып, урамнан үткән вакытта урамдагы бар халык хөрмәт йөзеннән аны бил бөгеп, сәламләп үткәреп җибәргән (2).

Колшәриф үз заманының күренекле дипломат-илчесе дә булган. Казан ханлыгы өчен авыр елларда ул үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрәшкән. Халкыбыз тарихындагы иң авыр, хәлиткеч көннәрдә, 1552 елның 2 октябрендәге Явыз Иван һөҗүме вакытында, Колшәриф — ханлыкның баш имамы — Казан кальгасындагы сугышлар белән җитәкчелек итә; кулына кылыч-калкан алып, иң алгы рәтләрдә сугыша. Рус гаскәрләренә иң нык һәм иң соңгы каршылык күрсәтүчеләр дә Колшәриф җитәкчелегендәге шәкертләр һәм муллалар төркеме була. Ул шунда батырларча һәлак була.

Казан ханлыгы тарихы, шул исәптән Колшәриф мулла шәхесе язмышына караган тарихи мәгълүматларның зур өлешен тарихчылар «Патша китабы яисә Никон елъязмасы» дигән рус чыганакларына таянып яза.Бу елъязмада Колшәриф турында биш урында искәртеп узыла.

Шәриф Хаҗитархан- автор үзен шулай дип атый.Әстерхан шәһәре белән бәйләнеше була.Шагыйрь анда туган яисә яшәгән.Әдип безгә “Зөфәрнамәи вилаяти Казан” (“Казан мәмләкәтенең җиңүе”) дигән әсәре аша билгеле.Бу әсәрендә ул Мәскәү патшасы Иван IV нең 1550 нче елда Казанга ясаган һөҗүмен сурәтли.

Шәрифи беренчеләрдән булып Казан каласы турында кызыклы язмалар калдыра.”Казан, -ди ул,- борынгыдан бер мөселман шәһәре булган.Автор Казан хакындагы уй-кичерешләрен шигъри юлларда да гәүдәләндерә:”Казан кебек мәһабәт (төзек)) шәһәр дөньяда һич булмас”, Шәрифи фикеренчә Казан элек-электән хан шәһәре.Иванның Казанга дәгъва кылырга хакы юк ди ул: ”Ничек килгән ушал мәлгунь”-ди.

Шәрифи әсәрләрендә коръән аятләрен дә бирә.Бу әсәре тарихи чыганак булып тора. Чынлап та бу беренче тарихи публицистик әсәрдер. Хәзерге вакытта “Зөфәрнамәи вилаяти Казан” әсәренең бер нөсхәсе Төркиядә саклана.

Казтуган -ХV нче йөздә Кызылъяр төбәгендә туып үсә. Ул чыгышы белән Әстерхан татары. Казтуганның язган шигырьләре аз сакланып калган, әмма туган җиргә, Идел-йортка дан җырлаган. Үзенең туган җиренә сокланып “Хәйран минем Иделем!”- ди. Ул батыр, чичән. Шуңа күрә еш кына “Казтуган батыр”, “Казтуган җырау” дип йөртәләр.

Хәсән Кайгы- ХV йөздә иҗат итә, шигырьләр яза. Сарайда, Казанда яши. Ул хөрмәтле, дәрәҗәле кеше була. Х.Кайгының иҗатында горурлыкны, табигатьне яратуын, тормышны- яшәешне олылап язуын күрәбез. Шигырьләрендә әхлакый үгет-нәсыйхәткә киң урын бирә.Мәсәлән “Киңәшсез сүз башлама”, “Исәнең дә - терең дә бер булыгыз барыгыз”, “Карендәшең яманлап үзеңә туган табылмас”. Һ.б. Хәсән Кайгы гомеренең ахырында Җаек буйларына-Нугай ханлыгына күчеп китә.

Чалгиз Җырау ХV йөзнең соңгы чиреге 1560 елларда яши. Ул.Казан ханбикәсе Сөембикәнең туганнан-туганы була. Идел-Җаек, Идел-йорт төбәгендә яши һәм иҗат итә. Шигырьләрен татар телендә иҗат иткән, ул чорга хас булган жанрда яза.Дастан жанрын куллана.

Өмми Камал ХIV гасыр азагында туа, 1475 елда вафат була.Аның чын исеме Исмәгыйль. Әдип бер генә урында яшәмәгән, ул Идел-Җаек буйларында, Кырымда, Кече Азиядә гомер кичергән. Өмми Камалның әсәрләре татарлар арасында киң таралган. Кулъязмалары хәзер дә төрле җирләрдән табыла.Шигырьләр җыентыгы Казанда берничә тапкыр басыла. Иҗаты икеюллы бәетләр, газәлләр жанрында. Иҗатында мөнәҗәтләр, мәдхия-мәрсияләр дә бар. Өмми Камалның лирик герое аллага ышанучан. Ул бөтен барлыгы белән алланы ярата, аңа омтыла. Кешеләрне дөнья малына кызыкмаска, игелекле гамәлләр кылырга, булган гөнаһларыннан арынырга үз күңелен пакъларга чакыра.Ул иҗатында пейзаж лирикасына аерым урын бирә.Шагыйрь табигатьне, андагы матурлыкны, җанлылыкны гаҗәеп оста итеп тасвирлый. Ул шигырьләрендә синонимик вариантларга һәм формаларга мөрәҗәгать итә.

1487-1496 һәм 1502-1518 нче елларда фәндә бу шагыйрьне Казан ханы булып торган Мөхәммәд Әмин дип әйтәләр.Татарстан Дәүләт музеенда бүгенге көнгә кадәр сакланып калган комганга фарсыча һәм татарча шигырь юллары язылган.Ул комганны М. Әминнең остасы ясаган. Казан ханлыгының иң күренекле әдибе Мөхәммәдьярның М.Әмин төрбәсендә сакчы булып торуы билгеле.

Аның бүгенге көнгә кадәр сакланып калган (12 юллык) “Гыйкаб” (“Үч”) шигыре.Ул бу шигырендә Аксак Тимерне гаепли, алла тарафыннан аңа каты җәза бирелүен үтенә.

Казан ханлыгының шигъри мирасында Мөхәммәдьяр иҗаты иң югары урында тора. Ул үзенең «Төхфәи Мәрдан» («Егетләр күрке»—1539) һәм «Нуры Содур» («Йөрәкләр нуры» —1542) поэмаларында гаделлеккә һәм халыкка тугрылыклы хезмәт итәргә чакырган. Мөхәммәдьяр әсәрләрендә кешелеклелек идеаллары мактала һәм әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Шагыйрь теле аһәңле һәм матур.