
- •Гаилә йоласы иҗаты Бала тууга бәйле йолалар Никах һәм туй вакытында яшь гаиләгә бала теләү
- •Бала көтү вакыты белән бәйле ышанулар
- •Бала туу
- •Баланың чәчен, тырнагын кисү, мунча кертү
- •Балага исем кушу
- •Бала бишеге
- •Балага күз тию һәм башкалар
- •Хатын-кыз балага уза алмаса, нәрсәләр эшләгәннәр?
- •Татар халкының туй йоласы иҗаты Туй алды
- •Ярәшү (килешү, вәгъдәләшү, аклашу)
- •Туй үзе. Никах.
- •Туй арты
- •Үлем, күмү йолалары
- •Хәрби хезмәткә озату йоласы
- •Календарь йолалар Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Яңгыр боткасы
- •Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Яңгыр боткасы
- •Сабан туе
- •Уенлыклар. Әкиятләр.
- •Уенлыклар. Курчак уены.
- •Әкиятләр
- •Мифологик сөйләкләр (хикәятләр).
- •Риваятьләр һәм легендалар
- •Изге урыннар
- •Афористик иҗат төрләре
- •Видеоматериаллар Балалар фольклоры
- •Хәзерге курчак уеннары
Бала туу
-
Элегрәк, больницага бармаганда, хатын-кыз баланы өйдә тапса, кем ярдәмгә килә торган булган?
-
Әбиләр. Менә мин үзем бер биш бала таптым, бер бальниска бармадым. Әби.
-
Алар кендек әбиләреме?
-
Кендек әбиләре. Аннары менә пунктта була бит, шулар килә.
-
Әйе, мед.сестралар. Ә кендек әбисе кайчаннан бирле авырлы хатын янында була? Алданрак, сизелә башлагачмы, бәби таба башлаганчымы?
-
Сизелә башлагач, сизелә башлагач чакыралар инде, әйе. Авырта башлагачтын елап барасың, “Әби, кил әле”, - дип.
-
Баланың кендеген кискәндә, берәр төрле сүзләр әйтелмәде микән?
-
Укыйлар инде догалар карчыклар. Нинди сүзләр әйткәннәрен белмим.
-
Дога укыйлар, әйеме?
-
Әйе.
-
Кендек кыска яки озын киселсә, балага зыяны бар, дип әйтмиләр идеме?
-
Бала... Кендекне кыска киссәң, бала сия, дип әйтәләр ие.
-
Сигәк була?
-
Сигәк була, дип.
-
Ә кендек өзелеп төшкәч, аны кайда саклыйлар?
-
...
-
Аны бит җыеп куялардыр инде? Аяк астында йөрмидер?
-
Анысын менә бер дә әйталмыйм инде, балам, белмим.
-
Шул кендекне берәр вакытта кулланмыйлармы яңадан? Мәсәлән, булырга мөмкин бит: туган якка тартып тора... Ир бала булса, армиягә китсә, шушы кендеге аны туган ягына тартып тора, дип әйтергә мөмкиннәр. Аларын белмисезме?
-
Аларын белмим.
-
Баланы элек кайда кайда табалар иде: өйдәме, мунчадамы?
-
Өйдә.
-
Өйдә?
-
Өйдә, өйдә.
-
Ә хатын-кыз бала тапкан вакытта, ире янында булырга тиешме, әллә читтә торырга тиешме?
-
Менә инде анысы торалганы тора, торалмаганы – юк. Менә безнең соңгы – Илгизәрдә, Фатыйма әби ие минем, менә чыгармады. “Кил, балаңны тот!” – дип, тоттырды.
-
Булышып йөрдеме соң?
-
Булышты.
-
Ничегрәк булыша инде ирләр?
-
Син акырып ятасың инде. “Тот!” – дигәч, тота. Су сала, юалар баланы. Менә анысы бар, булганы бар. Фатыйма әби шулай итте.
-
Бала туу белән, аны нәрсәгә төрәләр?
-
Чүпрәккә.
-
Чүпрәккә. Әле әйберләре әзер булмагач, чүпрәккә генә, әйеме?
-
Чүпрәк, чүпрәккә, әйе.
-
Ул чүпрәк әтисенең я әнисенең киеме түгелме?
-
Әтисенең күлмәгенә өтерәләр.
-
Әйе. Бала тугач, соңгылыкны кая куялар?
-
Соңгылыкны таптамый торган җиргә күмәләр бугай инде.
-
Күмәләр, димәк.
-
Әйе.
-
Теләкләр әйтеп күммиләр идеме аны?
-
Теләкләр әйтә нде ул әби, укып күмә анда да.
-
Әйе, бик тапталмый торган җиргә.
-
Әйе, әйе.
-
Ир бала соңгылыгы яки кыз бала соңгылыгы булуга карап, аермасы юкмы аның?
-
Юк, анысын белмим.
-
Күмәр алдыннан, башта юмыйлар микән?
-
Менә анысын тагы белмим.
-
Ә яңа туган баланы иң беренче кем коендыра? Шул кендек әбисеме?
-
Шул кендек әбисе коендыра инде.
-
Суын шулай ук аяк астына салмыйлардыр инде?
-
Шул... Нигә...
-
Тапталмый торган җиргә.
-
Тапталмый торган җиргә салалар ые.
-
Әгәр дә, мәсәлән, хатын-кызның бала табарга тиешле вакыты узып китсә, берәр нәрсә эшли торган булганнармы?
-
Анысын белмим, балам.
-
Бала үле туса яки бала төшсә, аны кайда күмәләр икән? Зираткамы?
-
Зиратка инде.
-
Башка кешеләр янына?
-
Әйе.
-
Андый баланы оҗмахка керә, дип әйткәннәрдер инде, әйеме?
-
Оҗмах кошы, диләр ие инде.