- •Домашнее задание № 1 Упражнения - Күнегүләр
- •Домашнее задание №2
- •Домашнее задание тякр для продолжающей группы
- •Тема 4. Стили литературного языка. Упражнения - Күнегүләр
- •Яшьләр һәм спорт
- •1. Текстны укыгыз.
- •Домашнее задание для начинающей подгруппы по тякр
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Д.З. № 6. Упражнения - Күнегүләр
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Упражнения - Күнегүләр
- •Упражнения - Күнегүләр
Яшьләр һәм спорт
Яшьләр спортның төрле юнәлешләре белән кызыксына: татарча көрәш, футбол, хоккей, волейбол, баскетбол, туплы хоккей, теннис, армспорт, йөзүһ.б. Шулай да яшьләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыешаюын, депрессия, неврозларныңартуынкүзәтергә туры килә. Кайбер югары уку йортларындагы студентларның 30% сәламәтлеге буенча махсус медицина группасына йөри. Шунлыктан 2009 нчы ел Татарстан Республикасында спорт һәм сәламәт 11.1. Спорт һәм яшьләр яшәү елы дип игълан ителде. Бу елның максаты – халыкта спорт беләншөгыльләнүихтыяҗынарттыру, спортны кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең,яшәү рәвешенәәверелдерү, өстенлекле спорт төрләренүстерү.
Физик тәрбия һәм спортның үсеше, халыкның сәламәтлеген ныгыту дәүләт алдында торган иң әһәмиятле бурычларның берсе санала. Шул максат һәм бурычларга туры китерелеп, дәүләт тарафыннан бер елга киңәйтелгән план төзелгән. Планда каралган барлык чаралар спорт өлкәсендә белемлелек дәрәҗәсен арттыру, системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтелгән. Барлыкуку-укытуоешмаларында физик тәрбия дәресләренә игътибарныкөчәйтү, балалар һәм яшьләрнең физик активлыгын арттыру, уку йортларында "Универсиаданы каршылап" дип аталган зарядкакертү- дәүләт алдында торган бурычларның тагын берсе.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев әйтүенчә, бу елда студентларның сәламәтлеген ныгыту буенча шактый эш башкарылачак. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында студентлар катнашында физкультпауза үткәрү группалары булдыру, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университетының "Олимп" спорткомплексы базасында студентлар спортын үстерү буенча махсус эксперименталь площадка булдыру - шул юнәлештә алып барылган эшләрнең берсе булачак.
Норматив спорт базасын камилләштерү юнәлешендә балалар һәм яшьләр белән эш алып баручы укытучы, тренер, оештыручларга игътибарны арттыру бурычы да куелган.
Бу елда мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә дә республикада игътибар көчле булачак. Алар өчен махсус ункөнлекләр үткәрү, инвентарь белән тәэмин итү каралган.
Бүгенге көндә Казан шәһәрендә 2013 елда үткәреләчәк Универсиадага әзерлек эшләре бара: төрле спорт комплекслары төзелә, шәһәр яшелләндерелә, егет-кызлар махсус спорт төрләрендә үз мөмкинлекләрен һәм көчләрен арттыра. Республикада туризм өчен дә шактый зур мөмкинлекләр ачыла. Яшьләр бу өлкәдә дә зур әзерлек эшләрендә катнашалар: алар халык тарихы, этнографиясе, архитектурасы хакында белемнәрен ныгытып, инглиз һәм башка чит телләрне камилләштереп, экскурсоводлар булырга әзерләнәләр.
С ү з л е к
бурыч - задача
йөрәк-кан тамырлары авырулары - сердечно-сосудистые заболевания
махсус - специальный
киңәйтелгән - развернутый
чаралар - мероприятия
камилләштерү - усовершенствование
мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр - молодежь
с ограниченными возможностями
ункөнлек - декада
тәэмин итү - обеспечение
Б и р е м н ә р
1. Текстны укыгыз.
2. Сорауларга җавап бирегез.
1) Яшьләр нинди спорт төрләре белән кызыксына?
2) 2009 нчы ел нинди ел?
3) Спорт өлкәсендә дәүләт алдында торган бурыч нинди?
4) Киңәйтелгән планда ниләр каралган?
5) Казан шәһәрендә нинди спорт корылмалары аякка бастырылды?
6) Казан шәһәрендә Универсиада ничәнче елда була?
7) Универсиада белән туризм арасында бәйләнеш бармы?
3. Бу фактлар дөресме?
1. 2009 ел спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде.
2. Югары уку йортлары студентлары барысы да махсус медицина группаларына йөри.
3. Республикада мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә игътибар аз.
4. Яшьләрнең физик активлыгын арттыру - дәүләт алдында торган бурычларның берсе.
4. Тексттан килеш һәм тартым кушымчалы исемнәрне язып алыгыз.
5. Шул ук сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез.
ТЕСТ
Начало формы
1. 2009 нчы ел — Татарстанда спорт һәм
сәламәт яшәү рәвешеелы.
икенче
төр изафә бәйләнешендәге сүзтезмә
исем
фигыльле сүзтезмә
тезмә
сүз
өченче
төр изафә бәйләнешендәге сүзтезмә
2. Шулмаксат һәм бурычлар
ярдәмлек
сүз
исем
күрсәтү
алмашлыгы
сыйфат
3. Оештыручыларга
ясалма
сүз
тамыр
сүз
тезмә
сүз
парлы
сүз
4. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре,
спорт һәм туризм министры
кем?
Р.Муратов
З.Валеева
М.Бариев
И.Метшин
5. Юнәлешсүзендә ничә хәреф һәм
аваз бар?
6
хәреф, 6 аваз
7
хәреф, 6 аваз
6
хәреф, 7 аваз
7
хәреф, 7 аваз
6. Яшьләр спортныхөрмәт
итә
аергыч
туры
тәмамлык
кыек
тәмамлык
хәл
7. Бу елда мөмкинлекләре чикләнгән
яшьләргә дә республикада игътибар көчле
булачак
билгесез
киләчәк заман хикәя фигыль
киләчәк
заман сыйфат фигыль
хәл
фигыль
билгеле
киләчәк заман хикәя фигыль
8. Физик тәрбия дәресләренә игътибар...
көчәйтү кирәк
–
га
–
ны
–
дан
–
не
9. Төзелгәнсүзенең тамыры
кайсы?
төз
төзел
төзе
төзелгән
10. Яшьләр спортның төрле юнәлешләре
белән кызыксына. Бу нинди
җөмлә?
кушма
катлаулы
тезмә
кушма
гади
