правила на тат
.docСүзләр авазлардан төзелә.
Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез.
Язуда авазлар хәрефләр белән белдерелә.
Хәрефне язабыз һәм күрәбез.
Авазлар 2 төркемгә бүленә:сузык авазлар; тартык авазлар.
Татар телендә 9 сузык аваз бар: [ а ], [ ә], [э (е) ], [ и ], [ о ], [ ө ], [ у ], [ ү ], [ ы ].
Калын сузыклар: [ а ], [ у ], [ о ],[ ы ].
Нечкә сузыклар: [ ә ], [ ү ], [ ө ], [э (е) ], [ и ].
Парлы сузыклар: [ а-ә ], [ы- э (е)], [ о-ө ], [ у-ү ]. [ и ] авазының калын пары юк.
Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.
[п], [к], [к] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [г], [г] яңгырау тартык-ларына әйләнә:[мәктәп] -[мәктәбэбэз], [көрәк] -[көрәгэ],
[ къашыкъ] – [къашыгъы].
Ө хәрефе
Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.
Сүзнең беренче иҗегендә [ ө ] авазы килгәндә, икенче иҗектәге [ э ] авазы «ө»ләштереп әйтелә.
Языла – төрле, әйтелә - [төрлө]
О хәрефе
О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.
Сүзнең беренче иҗегендә [ о ] авазы килгәндә, икенче иҗектәге [ ы ] авазы «о»лаштырып әйтелә.
Языла – болын, әйтелә - [болон]
Э, е хәрефләре
Сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла: эшче, кеше.
Татар сүзләрендә э, е хәрефләре кыскарак әйтелә торган [э] авазын белдерәләр.[эшчэ],[кэшэ].
Рус сүзләрендә сузыбрак әйтелә торган [э] авазын белдерә.[этаж], [эстафэта].
Исеңдә тот! Маэмай,тәэсир, тәэмин.
Иҗек
Сүзләр иҗекләргә сузыкларга карап бүленә.Сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр иҗек була.
Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү
Сүзләрне бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә: на-ратлык, нарат-лык.
Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчергәндә бер генә хәрефне бүлеп
калдырырга ярамый.
ъ, ь хәрефләре үзләреннән алда килгән хәрефтән аерып күчерелми: Мәрь-ям, вәгъ-дә.
В хәрефе
В хәрефе татар телендә 2 авазга ия булып йөри.
Татар һәм гарәп сүзләрендә в хәрефе [w] авазын белдерә: [аwыл], [wәсимә].
Рус теленнән кергән сүзләрдә в хәрефе рус телендәгечә әйтелә: завод, вагон.
Й хәрефе
Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә: йомры, йөз, байлык, бабай.
Йо, йө кушылмалары сүз башында гына языла: йомран, йомгак, йөрү.
Е хәрефе
Е хәрефе сүз һәм иҗек башында [йы], [йэ] аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ул калын укыла: [йыл], [йылгъа].
Нечкә сүзләрдә нечкә укыла:[бийэк], [йэгэт].
Я хәрефе
Я хәрефе [йа], [йә] аваз кушылма-ларына билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул калын укыла: [йазу], [йакъа].
Нечкә сүзләрдә нечкә укыла: [йәшел], [йәрдәм].
Ю хәрефе
Ю хәрефе йу, йү аваз кушылма-ларын белдерә. Калын сүзләрдә ю калын укыла: [йулдаш], [йуан].
Нечкә сүзләрдә ю нечкә укыла: [йүкә], [йүэш].