Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
textlar.doc
Скачиваний:
74
Добавлен:
26.02.2016
Размер:
147.97 Кб
Скачать

Безнең туганнарыбыз

Безнең туганнарыбыз күп һәм алар төрле шәһәрләрдә яшиләр. Әтиемнең ике апасы, бер энесе һәм бер сеңеле бар, ә әниемнең бер апасы, ике сеңеле һәм бер энесе бар. Шуңа күрә минем икетуган абыйларым, энеләрем, апаларым һәм сеңелләрем күп. Алар безгә кунакка бәйрәмнәргә еш киләләр. Әтиемнең бер апасы, Лилия апа, үз гаиләсе Казанда белән яши. Аның иренең исеме Радик. Аларның игезәк кызлары бар. Алар бер-берсенә бик охшаганнар. Әтиемнең сеңеле, Гөлнара апа Әлмәттә яши. Аның ире, минем җизни институтта укыта. Аларның дүрт баласы бар: ике кыз һәм ике малай. Әтиемнең энесе, Камил абый Яр Чаллыда яши. Аның да үз гаиләсе бар. Хатынының исеме Венера. Камил абый шифаханәдә табиб булып, ә җиңги шәфкать туташы булып эшли. Аларның өч баласы бар. Әниемнең энесенең исеме Ленар. Ул Мәскәүдә яши, өйләнмәгән әле. Әниемнең апасы да, сеңелләре дә Казанда яшиләр. ...

Туганнарыбызны хөрмәт итәбез, бәйрәмнәрне бергә үткәрергә тырышабыз. Без туганнар белән һәрвакыт аралашып яшибез.

Йортыбыз, фатирыбыз

Без гаиләбез белән Яр Чаллы шәһәрендә яшибез. Безнең йортыбыз Яңа шәһәрдә, Тынычлык проспектында, җиденче комплекста урнашкан. Без уңайлы урында яшибез: автобус тукталышы якын, сәүдә йортлары, кибетләр күп, базар ерак түгел.

Безнең йортыбыз тугызкатлы, яңа түгел. Фатирыбыз алтынчы катта урнашкан. Ул өчбүлмәле. Безнең фатир зур, якты, матур, чиста һәм уңайлы.

Алгы бүлмә (прихожая) кечкенә. Анда көзге, кием шкафы, аяк киеме киштәсе бар. Идәндә кечкенә палас ята. Кухня бик зур түгел, ләкин уңайлы. Анда аш өстәле, урындыклар, савыт-саба шкафы, газ плитәсе, суыткыч бар. Кухняда әнием тәмле ашлар пешерә, мин әниемә савыт-саба юарга булышам.

Залда уң якта стенка тора. Стенка белән тәрәзә арасында телевизор. Сул якта стенка каршында йомшак диван һәм ике кресло бар. Бүлмә уртасында идәндә келәм, ә түшәмдә матур люстра эленеп тора. Тәрәзә төбендә матур гөлләр үсә. Минем бүлмәмдә җиһаз күп түгел. Быел миңа яңа карават һәм компьютер алдык. Китап шкафында русча, татарча китаплар, төрле сүзлекләр, энциклопедияләр күп.

Безнең өйдә бик җылы, кышын да тәрәзәләрне ачабыз. Фатирыбыз миңа бик ошый.

Татарчага тәрҗемә итегез.

У моей сестры есть своя отдельная квартира недалеко от центра города. Квартира не очень большая (двухкомнатная), но удобная. В кухне стоит газовая плита, холодильник, стол, несколько табуреток, и шкаф для посуды. В прихожей стоит вешалка для одежды, небольшой столик. У дверей лежит коврик. Одна комната служит гостиной, другая спальней. В гостиной стоит круглый стол, два кресла и диван. На полу лежит толстый ковер. Сестра очень довольна своей квартирой.

Кеше

Тәрҗемә итегез:

Аның тышкы кыяфәте нинди? Сеңелең сиңа охшамаган икән. Мин аны танымадым. Ул яхшы сакланган. Ул кемгә охшаган? Сезнең хатыныгыз элеккеге шикелле чибәр. Ул бик яшь күренә.

(Образец описания портрета)

Минем дустымның исеме Марат. Ул озын буйлы, туры кара чәчле, зәңгәр күзле егет. Аның маңгае киң, кашлары куе, керфекләре озын, борыны туры, ирене уртача, авызы зур түгел, тешләре ап-ак тигез, аяклары бераз кәкрерәк.

Татарчага тәрҗемә итегез

Ее мама невысокого роста, полная женщина, с темными волосами и зелеными глазами. Дочь совсем на нее не похожа. Она высокая блондинка, стройная, с большими голубыми глазами, темными бровями и ресницами. У нее большой и красивый рот, прямой нос.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]