
- •10Нчы б сыйныфы
- •1.Р.Миңнуллин әсәрләре белән танышып чыгу.
- •2.Әдипнең иҗатына кагылышлы үзенчәлекләрне аерып алу, аларны гомумиләштерү.
- •3.Укылганнардан, күзәткәннәрдән, тикшерелгәннәрдән нәтиҗә ясау.
- •1Нче бүлек. Р.Миңнуллинның күпкырлы эшчәнлеге, әдәбитта тоткан урыны
- •2Нче бүлек. Әдип шагыйрь буларак:
- •2.1. Р.Миңнуллин – халык шагыйре.
- •2.1.1. Р. Миңнуллин әсәрләренең тел үзенчәлекләре, сәнгатьчә эшләнеше
- •2.2. Лирик шагыйрь
- •2.2.1. Р. Миңнуллин шигъриятенең үзәк мотивлары
- •2.2.2. Р. Миңнуллин шигырьләренең композициясе.
- •2.3. Балалар шагыйре.
- •2.4. Роберт Миңнуллин – юмор остасы
2.4. Роберт Миңнуллин – юмор остасы
Шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрендәге юморга тукталып тормыйча, олылар өчен булганына – заманча юморына игътибарны юнәлтәсем килә.
Р. Миңнуллин юморга, күпчелек очракта, рифмага туры килгән сүз аша ирешә. «Форма белән эчтәлек» шигыре шундыйларга керә. Биредә форма белән эчтәлекнең туры килүе студент елларындагы әдәбият белеме дәресләре, яшьлек, мәзәббәт төшенчәләре аша аңлатылса, соңгы вакытта җыерчыклы йөздәге «яшьләрски дәрт»нең (Р.М.) формасы эчтәлеккә туры килмәве турында әйтелә.
Юморга шагыйрь каламбур аша да килә. «Кабалансын!» шигырендә ул омоформалы сүз уйнату алымнарын файдалана. «Халәт!» шигыре дә шундыйларга керә.
Р.Миңнуллин халыкчан тел белән, гади итеп язуын кабул итеп бетермәүчеоәр дә бар. Шагыйрь аларны белә, җавап сүзен шигъри юллар аша җиткерә.
Бик сыек бит шигырь язган
Язу карагыз...
Башта сез минем шикелле
Язып карагыз! («Көнләшүчеләргә»)
Шагыйрьнең үз исеме астына ук, җәя ачына алып, «шаяру» дип атаган шигырьләре бик матур. Шундый шигырьләрнең берсе «Оялам» дип атала.
Әллә нигә кыюсыз мин,
Нишлим икән. И Аллам!
Үзем ярыйсы да болай,
Тик кызлардан оялам.
Шагыйрьнең заманча юморы тагын бер темага кагылып үтә: матди байлыкка хакимлек иткән җәмгыять hәм зыялы шәхес арасындагы мөнәсәбәтләр.
Юк байлыгым,юк хәзинәм,
---24---
Юк алтын да, көмеш тә...
Мин дә гомер сөрәм инде –
Олы түрә имеш тә! («Имеш тә...»)
Бер төркем шигырьләрдә татар халкына хас булган кайбер тискәре сыйфатлар калкып чыга. Автор аларга әшәкелек, этлек, «телсез балык, мәхлук сарык» булу сыйфатларн кертә. Шагыйрь кешеләрдәге көнчелек сыйфатына тыныч кына карый алмый. Шундый фикерне раслый торган бер шигыре «Түбәндә» дип атала.
Түбәндә яшәү дә әйбәт,
Билгеле бер күләмдә.
Егылсаң да берни булмый –
Шунсы рәхәт түбәндә.
Бу инде кычкырып торган ирония, мыскыл иту, көлү.
Көлке мотивын Р. Миңнуллин еш кына сүз уйнату аша бирергә ярата. Автор тарафыннан табылган сүз, беренчедән, рифма төзү өчен хезмәт итә, икенчедән, көлке тудыруның чарасы булып тора.
Яткан урыным –
Комфортабельный,
Хәлләрем генә –
Инфарктабельный. («Авырып ятканда»)
Бер төркем шигырьләрендә шагыйрь үз – үзенә дә читтән карап бәя бирә. Шундый шигырьләрне укыганда аның ихласлыгына соклану хисе туа.
Мин үземә бәя бирә алмыйм:
Әйбәттер мин, бәлки – ямандыр,
Әйбәт дигәнем дә чын түгелдер,
Яман дигәнем дә ялгандыр.
Р. Миңнуллин җанга тиярлек, күңелгә авыр алырлык итеп шаяртмый. Ул «чамалап сөйләгән шикелле» тоела.
---25---
Нәтиҗә.
Эзләнү эшемне башкару белән мин мондый нәтиҗәгә киләм: Р. Миңнуллин – талант, бөек шәхес. Ул – кеше күңелен яулап алырлык, аңа җай таба белүче әдип. Аның үз иҗатына гына хас булган үзенчәлекләрне билгеләп була. Ул да булса, мәсәлән, аның күпкырлы эшчәнлеге. Ул лирик шагыйрь да, баларар шагыйре дә, юмор омтасы да, халык шагыйре дә, шуңа өстәп әле публицистик юнәлештә иҗат итә, дәүләт эшлшрен башкара. Ә инде әдипнең шигъриятенә игътибар итсәк, монда мин мондый үзенчәлекләрне билгеләр идем: төрледән – төрле мотивлар белән әшләү (бу тема – идеялар, мөгаен, әдәбитыбызда шактый киң таралагандыр, әмма Р. Миңнуллин аларны үзенчә, тойгылы, күңелгә ятышлы хис белән ача.) Шигъри композиция шулай – ук аның үзенчәлекләрнең берсе, шигырьләрнең төзелеше сокландырып тора, hәр битне ачу белән, күзгә аларның төрлелге ташлана. Нинди генә жанрда иҗат итмәсен, балалар шигъриятеме, юмор яисә лирикадамы, әсәрләрен уку барышында ук аны танып була, чөнки аның теле, сәнгате аңа гына хас. Роберт аганың шигырьләрендә гадилек, кыскалык бар.
---26---
Кулланылган әдәбият.
Р.Миңнуллин. «Сайланма әсәрләр».1нче китап.
Р.Миңнуллин. «Сайланма әсәрләр». 2нче китап.
http://www.robertminnullin.ru/kitaplar_rm/konferenciya/
http://tt.wikipedia.org/wiki/Роберт_Миңнуллин
http://kitap.net.ru/minnullin1.php
---27---