Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Рстм. Эзлн эше..docx
Скачиваний:
46
Добавлен:
11.05.2015
Размер:
60.56 Кб
Скачать

2.Әдипнең иҗатына кагылышлы үзенчәлекләрне аерып алу, аларны гомумиләштерү.

3.Укылганнардан, күзәткәннәрдән, тикшерелгәннәрдән нәтиҗә ясау.

Эшнең барышында бу теманың шактый мавыктыргыч булуына инана төштем. Р.Миңнуллин иҗаты шулкадәр бай, матур, кызык икән! Әсәрләре белән танышуы гына ни җитә. Һәрбер әсәре аның үзенчәлекле, күңелгә ятышлы.

---3---

Төп өлеш:

1Нче бүлек. Р.Миңнуллинның күпкырлы эшчәнлеге, әдәбитта тоткан урыны

Роберт Миңнуллин – халык шагыйре, тәҗрибәле журналист,күренекле әдәбият белгече, танылган җәмәгать hәм дәүләт эшлеклесе. Шигърият мәйднына ул, лирик шагыйрь буларак, 1970нче елда чыккан «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгындагы шигырьләре белән килеп керде. 1976нчы елда басылган «Бәхетле булыгыз» китабы исә аңа киң җәмәгатьчелек арасында танылу китерде. Әлеге җыентыкка кергэн «Әнкәй», «Килен төшкәндә», « Бәхетле булыгыз» шигырьләренә С.Садыйкова, Р.Яхин, Р.Әхиярова тарафыннан көй язылып, ул җырлар шагыйрь исемен бөтен татар дөньясына танытты.

Моннан соң дөнья күргән «Сөенсеннәр әле каеннар»(1979), «Мәңгелек сәфәр»(1983), «Әнкәйнең ак чәчләре»(1986), «Сандугачның туган көне»(1990) китаплары белән Р.Миңнуллин үзенең тирән лирик шагыйрь булуын раслады.

Шагыйрьнең алтмышка якын исемдә чыккан китаплары арасында рус, башкорт, удмурт теленә тәрҗемә ителгәннәре дә бар. Моның белән ул үз исемен генә түгел, татар шигъриятен дә Россия халыкларына җиткерүгә иреште.

Балалар шигъриятен нечкә белгән, сабыйлар күңеленә тирән үтеп керә алган әдип бу жанрда тагын да зуррак зуррак үрләр яулады. 1982нче елда аңа, балалар язучысы буларак, М.Җәлил исемендәге премия бирелде. Шагыйрьнең «Дөньядагы иң зур алма» (1992) китабы Халыкара әдәби бүләк – Г.-Х. Андерсен исемендәге почетлы Диплом

белән бәяләнде. Соңрак ул Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләгенә, 1998нче елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Балалар өчен язылган китаплары 1988, 1992, 1995, 2004нче елларда «Ел китабы» конкурсларында дәрәҗәле урыннар яулады. 2005нче елдан Р.Миңнуллин «Татарстан халык шагыйре» исемен йөртә.

Мәктәп елларыннан ук иҗатка тартылган hәм бу эшне hәрвакыт җәмәгать эше

---4---

hәм төп хезмәте белән бәйләп алып барган Р.Миңнуллин халык шагыйре генә түгел, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать hәм дәүләт эшлеклесе дә. Яшүсмер вакытыннан сәфәр чыккан Уфа - Казан юллары аны дистәләгән илләргә илтә, татарлар яшәгән төбәкләр белән таныштыра. Әмма ул юлларның очы hәрвакыт халык күңеленә барып тоташа. Ил гамен җанына үз иткән шагыйрь hич тә шагыйрь генә булып кала калмый. Озак еллар көндәлек матбугат, радио – телевидение аша милләтебезгә хезмәт итүе, Татарстанның халык депутаты, Дәүләт Совет депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният hәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы вазифаларын башкаруы да, бер яктан, аның халыкка фидакяр хезмәтен күрсәтсә, икенче яктан, аңа халкыбызның олы ышаныч баглавын да дәлилләп тора.

Роберт Миңнуллин эшчәнлеге hәрвакыт халыкның күз уңында, җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булды.

Р.Миңнуллин әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. Моңа кадәр балаларныкы саналмаган темаларны да нәниләр поэзиясенә Р.Миңнуллин кертте. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш яңгырый. Үзенең остазы Шәүкәт Галиев иҗатына таянып, шулай ук халык авыз иҗатыннан, рус һәм дөнья балалар әдәбиятыннан илһам алып балалар шигъриятенә килгән шагыйрьнең хәзер инде үзе тудырган шигъри дөньясы, үзенең шаян балачагы, балаларча үз фәлсәфәсе бар. Әдипне бик күпләр юморист шагыйрь диләр, берәүләр балалар шагыйре ди. Барысы да хаклы. Әмма ул аерым гына балалар шагыйре дә, шаян шагыйрь дә, гамь шагыйре дә түгел, ул – гомумән ШАГЫЙРЬ.

---5---

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]