Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Дэрдемэнд

.doc
Скачиваний:
62
Добавлен:
13.04.2015
Размер:
43.52 Кб
Скачать

Дәрдемәнд иҗаты

Дәрдемәнд – псевдоним – “моңлы, сагышлы, хәсрәтле, кайгылар кичерүче”- үз чоры өчен бик сәер яңгырашлы, чөнки ул елларда күп әдипләр милләт язмышы өчен борчылып йөри. Дәрдемәнд үз замандашлары Тукай, М. Гафури, С. Рәмиев, Бабичлар һ.б. дан читтән тора. Бу масаю гына түгел, Дәрдмәнд алардан үзенең доньяга карашы белән нык аерыла. Аның шигърияте, галим Г . Халит әйтеп узганча, “Дөнья концепциясе”: Дәрдемәнд – дөньяның үзәге һәм кеше гамәленең аренасына әйләнгән эчке күңел яшәеше шагыйре. Аның лирикасында тормышның тышкы яклары чагылыш тапмый. Биредә бары тик кешенң рухи тормышы гына Дәрдемәнд өчен дөнья үзәге –шәхес, аның җаны. Ә бу җан үз чиратында кырыс көрәшләр аренасы. Дәрмәнд шигърияте экзистенциаль фәлсәфә контекстында җиңел укыла. Аның, мәсәлән, трагик тоннар белән сугарылган “Бүзләрем маналмадым” шигырендә автор яшәешенең мәгънәсезлеге, абсуртлыгы, үзен биләгән өметсезлек турында сөйли. Кеше, томышына зур өметләр белән килсә, фәләх (язмыш) кемгәдер бик күп нәрсә бирә ала, әмма кемдер бернәрсә дә ала алмый. Мәхәббәткә, кавышуга, муллыкка, өмет йолдызларына өметләнгән герой гомере узганын сизми дә кала һәм үз үткәнендә бернигә дә ирешә алмавын аңлап үкенечле хисләрдә яна. С. Хәким язганча, Дәрдемәнд җил тавышына колак салып яза. Чыннан да Дәрдемәнд шигъриятенең үзәгендә үтәли йөри торган “җил” символик образ тора. Җил образы – ул яшәеш символы. Бер яктан-мәңгелек, икенче яктан-бетү, кеше тормышының чикләнүе белән бәйле хәрәкәтләр образы . Аның “Хаят”, “Без”, “Кораб”, “Исәрме җил тугай буйлап” шигырьләре космик- писсимизм белән сугарылган. Космик –пессимизм үз чиратында шагыйрьнең дөньяны күзаллавында аяусыз, мәрхәмәтсез стихияләр каршында кешенең көчсезлеген аңлавыннан килә:

“Исә җилләр, күчә комнар...

Бетә эз... кызганыч,

Мескен күңел без дә бетәбез”.

Шул ук фикер “Кораб” шигерендә дә күренә. Кеше яшәешенең упкынына күз салсак, шагыйрь барысын да аңлый. Кеше җаны ниндидер дулкын, ниндидер упкын корбаны булырга мөмкин. Дәрдмәнд шигырьләрендә кешенең тормышта ялгызлыгын, дөньяда вак бер кылпычлык булуы – тузан бөртеге, тарих тәгәрмәче алдында көчсезлеге турында яза. Иң кызыгы Дәрдмәнд шигырьләрендә бунт, протест юк. Бу яктан ул Г.Тукай, С.Рәмиев, Ш.Бабичлардан аерылып тора. Чөнки Дәрдмәнд аңлый: кеше тарихи вакыйгалар, язмыш һәм вакыт алдында көчсез.

Дәрдемәнд шигырьләренең һәрберсенә дә хас сыйфат, бу – моңсулык, дөньяның фанилыгы, тормышның мәгънәсезлеге. Ул 5-10 еллар тирәсендә генә йөрми, ә 100-1000, 100 000 елларны күз алдына китерә дә һәммә нәрсәнең берсе артыннан икенчесе үзгәреп, бетеп баруын күрә. Дөньяга Хаким белән Сөләйманның, Ю.Цезарьның ничек юк булып китүен, яшьлек, мәхәббәтнең кыска гомерле булуын күрә, вакытлар белән һич бетмәс күк тоелган дәүләтләрнең, көчле милләтләрнең җирләрендә бүген җилләр исүен күреп хәйран кала һәм киткән саен үзенең кечкенәлеген ныграк сизә һәм шуңа моңлана, шуны җырлый.

Дәрдемәнд – романтик шагыйрь. Фәлсәфи романтизмга нигез салучы. Аның шигъриятенә дә табигать, музыка, сәнгать культлары хас. Аның табигать лирикасы тагын пейзаж ягыннан аерыла. Тукай табигатьнең реаль матурлыгын ачырга тырышса, Дәрдемәнднең аңы дөньяга карашы, пантеистик идеяләре белән бәйләнгән. Дәрдемәнднең лирик герое табигатьнең серле көчкә ия булуы, магик могҗизалы кодрәте турында сөйли.

Исәрме җил тугай буйлап

Җырлармы кыз моңын сөйләп

Көйләрме шатланып көйләп, -

Агач таш эчләре

Киләдер бер

* * *

Ятам кайчаклар моңлап

Һаваның тынлыгын тыңлап,

Килә өннәр колак чыңлап..

Бу шигырендә табигать аша яшәүнең серен аңларга теләк бар. Икенче бер нәсерендә дә табигать стихиясе эченнән шагыйрь икенче хакыйкать тавышын ишетә. Аннан “кичкән елларның моңлы агышы, үткән гомерләрнең хәсрәтле сагышы гына ишетелмичә, ә алдагы тарихның, киләчәк буынның да хәбәре, аяк тавышы яңгырагандай була – шагыйрь кешелек ңәмгыятенең дәвам итү кануннарын аңлый” .

Музыка культы – Дәрдемәнддә шулай ук үзенчәлекле чагылыш таба. Ул музыканы турыдан-туры илаһилаштырмый. Музыка культы ике мәгънәдә карала:

1) шигырь сәнгатен идеаллаштыру, шигъри сүзләрнең нечкәлеген, нәфислеген таба белү. Дәрдемәнд сүз сайлауга бик таләпчән булган. Ул матур сурәтне күреп ләззәтләнгән шикелле матур сүзләр тезеп тирән мәгънәләргә чумудан ләззәтләнә.

2) дөнья, табигать гармониясе, аның фәлсәфи, рухи һәм шигъри серен ачарга теләү рәвешендә гәүдәләнә. Бу яктан ул рус романтик поэзиясендәге музыка культына якын. Блок “музыка дөньяны иҗат итә” дигән һәм моның белән дөнья гармониясе концепциясенең серен, мәгънәсен ачарга теләгән.

Тютчевның табигатькә мөнәсәбәтендә дә музыка культы көчле булган. Аның поэзиясендә табигать күренешләре хәтта җырлы итеп сурәтләнә. Табигать, мәхәббәт һәм җыр бер-берсеннән аерылмас гармоник – музыкаль дөнья тудыра дип караган.

Фет – шагыйрь шул гармонияне, шул дөньяны аңлау сәләтенә ия булырга тиеш дигән.

3) мәхәббәт культы

4) туган як, ватан темасы. Романтизм әдәбиятында табигать күренешенә җан пейзажы итеп карала. Табигатьтәге давыл – рухи дөнья белән янәшә килә. Күк күкрәү дә, диңгез дулкыннарында эчке символика, яшерен серле көч – бар да каралды. Дәрдемәнд поэзиясендә табигать һәм дөнья гармониясе психологик аспекта шагыйрьнең дөньяга, тарихка булган фәлсәфи карашы белән тыгыз сугарылган:

“Агышын, и агымсу, туп-тулы зар,

Синең ни хәсрәтең, ни моңнарың бар...

Туган як табигатен сурәтләгәндә, Г Нигъмәти язганча сүз, кыска җөмләләр белән бай картина бирергә тырыша:

-“Чыкты кояш кызарып”-

-“Түкте кояш нурларын”-

-“ Видах”-

-“Һәрбарсаң саба җиле”-һ.б. Дәрдәмәнд – милләтче. Аның бу яктан “Гөрләгән сулар башында автор Ватан һәм халык төшенчәсен бер-беренә каршы куя. Ватаннан китәргә мөмкин, ә сөт, кан белән береккән халык яшәвен дәвам итә ди. Дөнья тарихында дәүләтләре югалган, Ватаннары беткән, ә үзләре калган дистәләрчә милләтләр билгеле.

“Атам-анам йорты өчен”:

Татар булуы белән горурлануы, үзенең телен яратуы:

-“ Абдул-Абдуличка”-

-“ Урысча күп сүзең”-

-“Кил, өйрән, и туган”-

Мөмкинлеге булса да, 1917нче елгы октябрь революциясеннән соң Дәрдемәнд ватаннан китми, шулай да яңа хакимиятне мактау юлына басмый. “Куанда“ шигырендә ул революцияне шайтан төкереге белән чагыштыра.(көйдерүче, яндыручы). Үзе халыкның революцияне кабул итүен гафу итә, зарури күренеш дип саный, я үзенең урынын үткәндә күрсәтә (“Бу туйда син кияү генә, синең урының үлекләр аймагында”, - ди).