
- •Фәтхуллова к.С., Юсупова ә.Ш., Денмөхәммәтова э.Н.
- •Introduction
- •Татар теле дәресләренә рәхим итегез!
- •Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Звонкие и глухие согласные звуки.
- •Voiced and voiceless consonants.
- •Ал да гөл – всё отлично- great, excellent
- •Кем, нәрсә - сорау алмашлыклары. Кто, что – вопросительные местоимения.
- •-Ныкы/ -неке –тартым кушымчалары - аффиксы принадлежности- are possessive endings.
- •Гали белән кәҗә
- •Сәгать ничә?
- •Ничә, ничәнче, нинди - сорау алмашлыклары - вопросительные местоимения- interrogative pronouns.
- •Кайда -где- where - сорау алмашлыгы - вопросительное местоимение-interrogative pronoun.
- •Диск 9 №2
- •Татар теле- татарча
- •Рус теле - русча
- •Инглиз теле- инглизчә
- •Кытай теле- кытайча
- •4. Эшнең объекты турында ничек әйтәбез? How to indicate an object of an action?
- •!Тыңларга –слушать-to listen
- •Алырга – брать-to take
- •Тәрәзәне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) окно. Open (close) the window.
- •Тәрәзәне ач әле (ачыгыз әле).
- •6. Эшнең вакыты турында ничек әйтәбез? Как говорим о времени действия?
- •Кайчан -сорау алмашлыгы – вопросительное местоимение – interrogative pronoun
- •7. Эшнең, кешенең кайда булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о месте действия или местонахождении человека?
- •1. Транспортта бару турында ничек әйтәбез? Как говорим о поездке на транспорте?
- •Ничә сум?
- •3. Сүзнең эквивалентын ничек сорыйбыз? Как спрашиваем эквивалент слова?
- •5. Исемнәрне килешләрдә ничек кулланабыз? Как склоняем имена существительные? How to decline nouns?
- •Үзем турында
- •6. Дусларыбыз турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о друзьях?
- •Ак калач
- •7. Үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем действии?
- •1. Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез? Как говорим об изучении языков?
- •2. Татар теле дәресләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем об уроках татарского языка? How to speak about knowing languages?
- •Биш мәченең биш башына
- •Диск 5 №1
- •3. Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality?
- •4. Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации?
- •7. Юклык алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем отрицательные местоимения?
- •Дус-тату яшибез. Укыйбыз да эшлибез.
- •1. Туганлык мөнәсәбәтләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о родственных отношениях?
- •Безнең гаилә.
- •2. Туганнарыбызга ничек эндәшәбез? Как обращаемся к родственникам? How to address relatives?
- •3. Уку турында ничек әйтәбез? Как говорим об учёбе?
- •Кем булып?
- •5. Билгесез үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии?
- •Тыныч йокы!
- •Китап һәм балалар
- •Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
- •3. Гигиена таләпләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о правилах гигиены?
- •1. Ял көннәрен үткәрү турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о проведении выходного дня? How do we speak about holidays?
- •Иртән иртүк
- •Ничә сум?
- •Аш вакыты
- •5. Мөмкинлекне һәм мөмкин түгеллекне ничек белдерәбез? Как выражаем возможность и невозможность?
- •1) Ул нишли ала? Ул бара ала, килә ала, сөйли ала, тыңлый ала;
- •2) Ул нишли белә? Ул яза белә, әйтә белә,сөйли белә, тыңлый белә;
- •(Рисунки)
- •Ипи булса ...
- •Диск 6 № 20
- •Бала һәм күбәләк
- •И казан, дәртле казан.
- •2. Шәһәрнең мәйданы һәм халкы турында ничек әйтәбез? Как говорим о населении и площади города?
- •1 Миллионан артык кеше яши.
- •4. Шәһәрнең спорт корылмалары турында ничек әйтәбез? Как говорим о спортивных сооружениях города?
- •5. Шәһәрнең күңел ачу урыннары турында ничек сөйлибез? Как говорим о местах развлечения города?
- •I love you, tatarstan
- •Туган илнең улы мин
- •Диск 2 №1
- •Сүзлекчә. Словарик. Vocabulary
- •Фонетика.
- •Грамматика.
- •Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
- •Билгесезлек алмашлыкларының килеш белән төрләнүе.
- •Бу, шул алмашлыкларының килеш белән төрләнүе.
- •Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгеле үткән заман фигыльләрнең заман барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгеле киләчәк заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез киләчәк заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрнең юклыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Шарт фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Үткән эшне белдерә торган аналитик форманың зат-сан белән төрләнүе.
- •Тартымлы исем фигыльнең килеш белән төрләнүе.
Диск 9 №2
СҮЗЛЕКЧӘ. СЛОВАРИК. VOCABULAR
Yакыллы – умный- smart
бик –очень-very
былбыл- соловей -
дус –друг-friend
зур –большой-big, large
керергә –зайти-to come in, enter
кечкенә –маленький-little, small
кирәк (түгел) –(не) нужно-need (not) to
кирәкми –не нужно- do not need smth
күзлек –очки-glasses
күңелле –весёлый-cheerful
кызык, кызыклы –интересный-interesting
мөмкин –можно-may, can
мөмкин (түгел) – невозможно-may (not), can (not)
рәхим итегез – добро пожаловать- welcome
рөхсәт итәргә –разрешить-ask permission
сүзлек –словарь-dictionary
сыйфат – 1) качество-quality; 2)прилагательное- adjective
тартым –принадлежность-possessiveness
тиеш – должен -must, have to
тиеш түгел – не должен- must not, do not have to
уку – 1) чтение-reading; 2)учёба- studying
укырга – 1) читать- to read; 2) учиться-to study
урын –место- place
чыгарга –выйти-to go out, leave
эшләргә –работать- to work
ярамый –нельзя-may not, to be not allowed
ярый –можно-may, to be allowed
яшә-ргә –жить-to live
ӘЗЕРЛЕК КУРСЫ. ВВОДНЫЙ КУРС. INTRODUCTORY COURSE
Бишенче дәрес. Пятый урок. Fifth Lesson
1. Телләр белү турында ничек әйтәбез? Как говорим о знании языков? How to speak about knowing languages?
2. Эшнең юнәлеше турында ничек белдерәбез? Как выражаем направление действия? How to denote direction of an action?
3. Кем яки нәрсә кирәклеге турында ничек әйтәбез? Как говорим о нужности кого-нибудь или чего-нибудь? How to express if we need someone or something?
4. Эшнең объекты турында ничек әйтәбез? Как говорим об объекте действия? How to indicate an object of an action?
5. Боеруны һәм үтенечне ничек белдерәбез? Как выражаем повеление и просьбу? How to express a command end a request?
6. Эшнең вакыты турында ничек әйтәбез? Как говорим о времени действия? How to indicate time of an action?
7. Эшнең, кешенең кайда булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о месте действия или человека? How to indicate location of an action or a person?
1.
Телләр белү турында ничек әйтәбез? Как говорим о знании языков?
How to speak about knowing languages?
+1. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
- Динә, Сез ничә тел беләсез?
- Мин өч тел беләм.
- Татарча беләсезме?
- Бераз беләм.
- Ә инглизчә беләсезме?
- Юк, кызганычка каршы, белмим.
- Дина, Вы сколько языков знаете? Dina, how many languages do you know?
- Я знаю три языка. I know three languages.
- Вы знаете по-татарски? Do you speak Tatar?
- Знаю немного. I speak a little.
- А по-английски знаете? And do you speak English?
-
Нет, к сожалению, не знаю. No, unfortunately not.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Татар теле- татарча
Рус теле - русча
Инглиз теле- инглизчә
Кытай теле- кытайча
француз теле- французча
алман теле- алманча
төрек теле- төрекчә
япон теле- японча
испан теле- испанча
2. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Мин төрекчә яхшы беләм. Син испанча начар беләсең. Ул алманча бераз белә. Без татарча беләбез. Сез инглизчә беләсез. Алар кытайча беләләр.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Белергә фигыленең хәзерге заманда зат-сан белән төрләнүе.
Спряжение глагола белергә в настоящем времени.
Conjugation of the verb белергә in the Present tense.
Мин беләм Без беләбез
Син беләсең Сез беләсез
Ул белә Алар беләләр
3. Сорауларны укыгыз һәм җавапларны дәвам итегез.Прочитайте вопросы и продолжите ответы. Read the questions and complete the answers.
Син инглизчә беләсеңме? Әйе, .....................................
Айгөл алманча беләме? Минемчә, ул .............................
Сез татарча беләсезме? Әйе, без ..........................................
Алар төрекчә яхшы беләләрме? Әйе, .............................................
Син ничә тел беләсең? Мин ...................................
4. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.
Асия ханым төрекчә яхшы ........... Абдулла әфәнде кытайча ......................... Минемчә, сез алманча ...................... Сезнеңчә, ул ..................................? Алар ничә ................................
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!
Бел-ергә фигыленең хәзерге заманда юклыкта зат-сан белән төрләнүе.
Спряжение глагола белергә в настоящем времени в отрицательной форме.
Conjugation of the Present Negative form of the verb бел-ергә.
Мин белмим Без белмибез
Син белмисең Сез белмисез
Ул белми Алар белмиләр
+5. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте Listen, repeat and read.
Син төрекчә беләсеңме? Юк, кызганычка каршы, белмим.
Алар испанча яхшы беләләрме? Минемчә, бик яхшы белмиләр.
Ә сез кытайча беләсезме? Юк, без кытайча белмибез.
Бу кеше алманча бераз беләме? Юк, ул алманча белми, французча белә.
6. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.
- Иркә, син ...............................?
- Юк, мин алманча ....................
***
- Гафу ит, Гүзәл, .....................?
- Мин испанча бераз ...................
- ........ничә тел ...........................?
- .................................................
2.
Эшнең юнәлешен ничек белдерәбез? Как выражаем направление действия?
How to denote direction of an action?
+7. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
- Бүген кинога барабызмы?
- Яхшы. Мин риза, барабыз.
- Пойдём сегодня в кино? Shall we go to the cinema today?
- Хорошо. Я согласен. Пойдём. OK. I agree, let’s go.
*********
- Сәлам, дустым, кая барасың?
- Дәрескә.
- Привет, друг, куда идёшь? Hi, pal, where are you going?
- На урок. To a lesson.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
-га/ -гә, -ка/ -кә – юнәлеш килеше кушымчалары- аффиксы направительного падежа - the Dative case endings.
Кая? Куда? Where?: Авылга, шәһәргә, паркка, дәрескә; Мәскәүгә, Казанга, Саратовка, Омскига.
Кемгә? Кому? To who?: миңа – мне –to me; сиңа – тебе- to you.; аңа- ему (ей) –to him (her);. безгә- нам-to us; сезгә- вам-to you; аларга – им –to them
Кая- куда - where – сорау алмашлыгы – вопросительное местоимение -interrogative pronoun.
8. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Хәзер мин дәрескә барам. Иртәгә син бассейнга барасыңмы? Ул кибеткә бара. Без мәктәпкә барабыз. Бүген сез кинога барасызмы? Хәзер алар кая баралар?
9. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.
Мин Мәскәү...... барам. Син Саратов..... барасың. Ул Санкт-Петербург....... бара. Без Кытай........ барабыз. Сез Ульяновск....... барасыз. Алар Псков........ баралар.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!
Барырга фигыленең хәзерге заманда зат-сан белән төрләнүе.
Спряжение глагола барырга в настоящем времени.
Conjugation of the verb барырга in the Present tense.
Мин барам Без барабыз
Син барасың Сез барасыз
Ул бара Алар баралар
10. Җавап бирегез. Answer the questions.
Бүген син кая барасың? Сезнеңчә, укучылар иртәгә мәктәпкә баралармы? Дустың кайсы шәһәргә бара? Хәзер әниең базарга барамы? Алар Испаниягә ничә көнгә баралар? Бу студент Америкага ничә айга бара?
11. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.
Алар дискотекага ................. Без авылга ................. Сәрия апа Парижга .............. Фәрит абый Саратовка .............. Мин Самарага ............... Бу кешеләр кая ....................? Токиога кемнәр ............?
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!
Бар-ырга фигыленең хәзерге заманда юклыкта зат-сан белән төрләнүе.
Спряжение глагола барырга в настоящем времени в отрицательной форме.
Conjugation of the Present Negative form of the verb бар-ырга.
Мин бармыйм Без бармыйбыз
Син бармыйсың Сез бармыйсыз
Ул бармый Алар бармыйлар
+12. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
Бүген мин бассейнга бармыйм. Иртәгә син кинога бармыйсың. Минемчә, ул футболга бармый. Иртәгә без театрга бармыйбыз. Сез бу концертка бармыйсыз икән. Минемчә, бүген алар эшкә бармыйлар.
13. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.
Кызганычка каршы, мин ................... бармыйм. Минемчә, иртәгә ул .................. бармый. Бүген алар .............. бармыйлар. Айсылу ............... бармый. Хәзер Илдар .................. бармый.
14. Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. .................
Мин дискотека......... барам.
1) –да 2) – га 3) – гә
Без Төмән......... барабыз.
1) – дә 2) - га 3) – гә
Бүген алар базар........... бармыйлар.
1) - гә 2) – да 3) – га
Иртәгә ул мәктәп...... бармый.
1) – гә 2) – тә 3) - кә
15. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.
Үрнәк:
- Бүген син кибеткә барасыңмы?
- Әлбәттә, барам.
3.
Кем яки нәрсә кирәклеге турында ничек әйтәбез? Как говорим о нужности кого-нибудь или чего-нибудь? What to say when we need smth or need to find someone?
+16. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
Гафу итегез, Сезгә кем кирәк?
- Миңа директор кирәк.
************
Гафу итегез, Сезгә нәрсә кирәк?
Миңа татарча-русча сүзлек кирәк.
- Извините, кто Вам нужен? Excuse me, who are you looking for?
- Мне директор нужен. I need to see the director.
Извините Вам что нужно? Excuse me, what do you need?
Мне нужен татарско-русский словарь. I need a Tatar-Russian dictionary.
17. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Сиңа бу китап кирәкме? Әйе, миңа бу китап бик кирәк.
Гафу итегез, Сезгә директор кирәкме? Әйе, миңа директор кирәк.
Сезнеңчә, бу сүзлек кемгә кирәк? Минемчә, бу сүзлек укучыларга кирәк.
Сиңа чәй кирәкме? Юк, рәхмәт, кирәк түгел.
Аңа урындык кирәкме? Әлбәттә, кирәк.
Аларга кем кирәк? Аларга кассир кирәк.
18. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.
Гафу итегез, аларга .......... кирәк? Аларга ............ кирәк.
Сиңа ........... кирәкме? Юк, миңа ............. кирәк түгел.
Сезгә нәрсә .............: кофемы, чәйме? Миңа .............. кирәк.
Безгә компьютер ................? Әлбәттә, .......................
Аңа нәрсә ..........................? Яңа .................. кирәк.
Балаларга нәрсәләр ................? ........................кирәк.
19. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. ...................
...............................................................? Миңа татарча-русча сүзлек кирәк.
..............................................................? Аңа ике дәфтәр кирәк.
..............................................................? Безгә Тәнзилә ханым кирәк.
................................................................? Аларга кызык китаплар кирәк.
................................................................? Минемчә, бу журнал әнигә кирәк.
20. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
Гафу итегез, Сезгә кем кирәк? Сиңа нинди сүзлек кирәк? Гафу ит, аңа кем кирәк? Гафу үтенәм, безгә бу диск кирәкме? Сезгә Зөлфия апа кирәкме? Сиңа ничә билет кирәк? Аларга русча-инглизчә сүзлек кирәкме? Безгә ничә урындык кирәк?
21. Дустыгызга шалтыратыгыз һәм хәлләре турында белегез. Позвоните другу и узнайте о его делах. ..............
Үрнәк:
- Алло, сәлам, Камил!
- Сәлам, Наил!
- Хәлләр ничек?
- Рәхмәт, шәп! Ә син ничек?
- Ал да гөл, рәхмәт.