
- •Фәтхуллова к.С., Юсупова ә.Ш., Денмөхәммәтова э.Н.
- •Introduction
- •Татар теле дәресләренә рәхим итегез!
- •Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Звонкие и глухие согласные звуки.
- •Voiced and voiceless consonants.
- •Ал да гөл – всё отлично- great, excellent
- •Кем, нәрсә - сорау алмашлыклары. Кто, что – вопросительные местоимения.
- •-Ныкы/ -неке –тартым кушымчалары - аффиксы принадлежности- are possessive endings.
- •Гали белән кәҗә
- •Сәгать ничә?
- •Ничә, ничәнче, нинди - сорау алмашлыклары - вопросительные местоимения- interrogative pronouns.
- •Кайда -где- where - сорау алмашлыгы - вопросительное местоимение-interrogative pronoun.
- •Диск 9 №2
- •Татар теле- татарча
- •Рус теле - русча
- •Инглиз теле- инглизчә
- •Кытай теле- кытайча
- •4. Эшнең объекты турында ничек әйтәбез? How to indicate an object of an action?
- •!Тыңларга –слушать-to listen
- •Алырга – брать-to take
- •Тәрәзәне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) окно. Open (close) the window.
- •Тәрәзәне ач әле (ачыгыз әле).
- •6. Эшнең вакыты турында ничек әйтәбез? Как говорим о времени действия?
- •Кайчан -сорау алмашлыгы – вопросительное местоимение – interrogative pronoun
- •7. Эшнең, кешенең кайда булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о месте действия или местонахождении человека?
- •1. Транспортта бару турында ничек әйтәбез? Как говорим о поездке на транспорте?
- •Ничә сум?
- •3. Сүзнең эквивалентын ничек сорыйбыз? Как спрашиваем эквивалент слова?
- •5. Исемнәрне килешләрдә ничек кулланабыз? Как склоняем имена существительные? How to decline nouns?
- •Үзем турында
- •6. Дусларыбыз турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о друзьях?
- •Ак калач
- •7. Үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем действии?
- •1. Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез? Как говорим об изучении языков?
- •2. Татар теле дәресләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем об уроках татарского языка? How to speak about knowing languages?
- •Биш мәченең биш башына
- •Диск 5 №1
- •3. Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality?
- •4. Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации?
- •7. Юклык алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем отрицательные местоимения?
- •Дус-тату яшибез. Укыйбыз да эшлибез.
- •1. Туганлык мөнәсәбәтләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о родственных отношениях?
- •Безнең гаилә.
- •2. Туганнарыбызга ничек эндәшәбез? Как обращаемся к родственникам? How to address relatives?
- •3. Уку турында ничек әйтәбез? Как говорим об учёбе?
- •Кем булып?
- •5. Билгесез үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии?
- •Тыныч йокы!
- •Китап һәм балалар
- •Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
- •3. Гигиена таләпләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о правилах гигиены?
- •1. Ял көннәрен үткәрү турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о проведении выходного дня? How do we speak about holidays?
- •Иртән иртүк
- •Ничә сум?
- •Аш вакыты
- •5. Мөмкинлекне һәм мөмкин түгеллекне ничек белдерәбез? Как выражаем возможность и невозможность?
- •1) Ул нишли ала? Ул бара ала, килә ала, сөйли ала, тыңлый ала;
- •2) Ул нишли белә? Ул яза белә, әйтә белә,сөйли белә, тыңлый белә;
- •(Рисунки)
- •Ипи булса ...
- •Диск 6 № 20
- •Бала һәм күбәләк
- •И казан, дәртле казан.
- •2. Шәһәрнең мәйданы һәм халкы турында ничек әйтәбез? Как говорим о населении и площади города?
- •1 Миллионан артык кеше яши.
- •4. Шәһәрнең спорт корылмалары турында ничек әйтәбез? Как говорим о спортивных сооружениях города?
- •5. Шәһәрнең күңел ачу урыннары турында ничек сөйлибез? Как говорим о местах развлечения города?
- •I love you, tatarstan
- •Туган илнең улы мин
- •Диск 2 №1
- •Сүзлекчә. Словарик. Vocabulary
- •Фонетика.
- •Грамматика.
- •Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
- •Билгесезлек алмашлыкларының килеш белән төрләнүе.
- •Бу, шул алмашлыкларының килеш белән төрләнүе.
- •Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгеле үткән заман фигыльләрнең заман барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгеле киләчәк заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез киләчәк заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.
- •Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрнең юклыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Шарт фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнүе.
- •Үткән эшне белдерә торган аналитик форманың зат-сан белән төрләнүе.
- •Тартымлы исем фигыльнең килеш белән төрләнүе.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
В ЗДОРОВОМ ТЕЛЕ – ЗДОРОВЫЙ ДУХ.
SOUND MIND IN A SOUND BODY
Унынчы дәрес. Десятый урок. Tenth Lesson
1. Буш вакытны үткәрү турында ничек әйтәбез? Как говорим о проведении свободного времени? How to speak about making good use of spare time? изменить
2. Көндәлек режим турында ничек сөйләшәбез? Как говорим о режиме дня? How to speak about daily schedule?
3. Гигиена таләпләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о правилах гигиены? How to speak about fulfilling hygienic requirements? исправить
4. Дөрес туклану турында ничек әйтәбез? Как говорм о правильном питании? How to speak about healthy nutrition?
5. Сәламәтлек турында ничек сөйләшәбез? Как разговариваем о здоровье?How to talk about health?
6. Эшнең үтәлү дәрәҗәсен ничек белдерәбез? Как выражаем степень протекания действия? How to express the degree of an action’s accomplishment degree?
1.
Буш вакытны үткәрү турында ничек әйтәбез? Как говорим о проведении свободного времени?
How to speak about making good use of spare time?
+1. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
- Буш вакытыңда нишлисең?
- Саф һавада йөрим, газеталар укыйм, телевизор карыйм, музыка тыңлыйм.
- Что делаешь в свободное время? What do you do in your spare time?
- Гуляю на свежем воздухе, читаю газеты, смотрю ТВ, слушаю музыку. I walk in fresh air, read newspapers, watch TV, listen to the music.
2. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Мин буш вакытымны файдалы үткәрергә тырышам. Кичләрен дусларым белән саф һавада йөрим, спорт белән шөгыльләнәм. Җәен су коенам, футбол һәм волейбол уйныйм. Кышын чаңгыда, тимераякта шуам, хоккей уйныйм. Шулай ук кинотеатрларга, клубларга йөрү дә миңа бик ошый. Аннан мин яхшы кәеф белән кайтам.
3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
Буш вакытта нишләргә яратасың? Җәен син ничек ял итәсең? Кышын тимераякта яки чаңгыда шуасыңмы? Синеңчә, саф һавада йөрү файдалымы?
Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк?
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
уйнарга –играть- to play
саф һавада йөрергә –гулять на свежем воздухе- to walk in fresh air
спорт белән шөгыльлән-ергә –заниматься спортом- to go in for sport
чаңгыда шуарга – кататься на лыжах- to ski
тимераяк –коньки - skates
файдалы –полезный- healthy, useful
4. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.
- Син кичә кая .....................?
- .......... .
- Кем белән?
.......................
****
- Вакытны файдалы үткәрү өчен, ................................?
- Минемчә, ...................................................................................
5. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.
Үрнәк:
- Исәнмесез!
- Хәерле көн!
- Хәлләр ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Ял көннәрен ничек үткәрдең?
- Бик яхшы. Шимбә көнне ипподромга бардым, ә кичен дусларымны кунакка чакырдым. Якшәмбе көнне без урманга бардык һәм чаңгыда шудык.
2.
Көндәлек режим турында ничек сөйләшәбез? Как говорим о режиме дня?
How to speak about daily schedule?
+6. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
- Гадәттә сәгать ничәдә йокыдан торасың?
- Сәгать сигезенче яртыда.
- Обычно, во ссколько встаёшь?What time do you usually get up?
- В половине восьмого. At about half past seven.
Рис. Режим дня
+7. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте текст, прочитайте и ответьте на вопросы. Listen to the text, read and answer the questions.
Гадәттә, мин сәгать җидедә йокыдан торам. Иртән торгач, юынам, киенәм, иртәнге ашны ашыйм һәм укуга китәм. Дәресләр тугызынчы яртыда башлана. Көн саен без 5-6 сәгать укыйбыз. Дәресләрдән соң мин ашханәдә көндезге ашны ашыйм. Аннары китапханәгә керәм һәм анда газета һәм журналлар укыйм. Өйгә кайткач, юынам, кичке ашны ашыйм һәм ял итәм: музыка тыңлыйм, дусларым белән телефоннан сөйләшәм. Кайвакыт телевизордан кызыклы тапшыруларны карыйм. Ял иткәч, дәресләргә әзерләнәм: дәреслекләрне укыйм, Интернеттан кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм. Кичләрен дусларым белән аралашам, алар белән саф һавада йөрим. Гадәттә, мин 23 сәгатьтә йокларга ятам.
Ял көннәрендә мин соң торам, көндез өйдә булам. Кичләрен без дусларыбыз белән кафега, клубка барырга, спорт ярышларын карарга яратабыз. Вакытымны файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышам.
? Син сәгать ничәдә торасың? Укуларың сәгать ничәдә башлана һәм ничәдә бетә? Дәресләрдән соң син нишлисең? Кичләрен нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Ял көннәрендә нишләргә яратасыз?
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
1) Барып, килеп;ашап; 2) баргач, килгәч, кайткач, киткәч; 3) барганчы, килгәнче;кайтканчы, киткәнче;4) бара-бара, сөйли-сөйли – хәл фигыльләр - деепричастия -adverbial participles.
Бармыйча, килмичә; бармагач, килмәгәч – юклык формасы отрицательная форма-negative form.
8. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Китапханәгә кереп, ул яңа китаплар алды. Газета укып, мин яңалыклар турында беләм. Вакытны күңелле үткәргәч, кәефебез яхшы була. Өйгә кайткач, мин башта бераз ял итәм, аннары дустыма хат язам. Эшкә киткәнче, әнием минем белән саубуллаша. Без парктан сөйләшә-сәйләшә кайттык. Ул көлә-көлә җәйге ялы турында сөйләде. Миңа әйтмичә, беркая да китмәгез. Дәрестә булмагач, ул бернәрсә дә аңламаган. Җылы киенеп, балалар урамга чыктылар.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
-ын/-ен/-н – фигыльнең кайтым юнәлеше кушымчалары -аффиксы возвратного залога глагола- Reflexive Voice suffixes.
юына –умывается- (he) washes himself, киенә –одевается- (he) dresses himself, бизәнә –наряжается- (she) makes up herself.
9. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.
Кибеткә кереп, мин ......................... Дәрескә килгәнче, ул .............................
Алар, шатлана-шатлана, ......................... Мәскәүгә баргач, син ............................? Җәй җиткәч, сез ...............................?
10. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
Иртән торгач, башта нишлисең? Көндез кайда ашыйсың? Кичә син кем белән очрашып сөйләштең? Өченчекөн дустың, тырыша-тырыша, нәрсә язган? Берсекөнгә сиңа кая барырга кирәк? Кичләрен син саф һавада йөрисеңме? Дусларың белән очрашкач, нәрсәләр турында сөйләшергә яратасың? Быел әниең кайда ял итәчәк? Былтыр сез ничек ял иттегез?
ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!
Иртә –иртән –иртәнге; утро – утром- утренний; Morning – in the morning – morning (adj.)
Көн –көндез – көндезге; день – днём-дневной;- Day – in the afternoon – afternoon (adj.)
Кич - кичен – кичке; вечер- вечером- вечерний; Evening – in the evening – evening (adj.)
Төн- төнлә –төнге; ночь-ночью- ночной; Night – at night – night (adj.)
11. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.
Өйдән чыкканчы, мин ....................... шалтыраттым. Бу кызыклы китапны укып, ул ......................... турында күп мәгълүмат алды. Китапханәгә кереп, без .................... таныштык. Кирәкле китапны тапкач, алар ................ рәхмәт әйттеләр. Быел март аенда дустым ....................... катнашты. Мине күргәч, әбием .......................... Сиңа әйтмичә, мин ................. бармаячакмын. Бу хикәяне укымагач, ул укытучының .......................... җавап бирмәде. Бернәрсә дә әйтмичә, алар .................... чыктылар. Телефоннан сөйләшә-сөйләшә, син ............... яздың?
12. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
Бу вакытта син нишлисең?
7.00 .......................
10.00 .....................
12.00 .....................
15.00 ....................
17.00 .....................
19.00 ......................
20.00 .....................
22.00 ....................
13. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.
....................................? Кичә кичен без саф һавада йөрдек.
...................................? Сәяхәттән кайткач, дустыма кунакка бардым.
...................................? Телезизор карап, яңалыклар турында беләбез.
....................................? Былтыр дустым Италиягә барган.
.....................................? Дустымның буш вакыты бик аз, чөнки ул күп эшли.
......................................? Казанга килгәч, туристлар шәһәрнең тарихи урыннары белән танышалар.
......................................? Иртәгә көндез Тукай урамында очрашырбыз.
......................................? Бишле алгач, ул, шатлана-шатлана, әнисенә шалтыратты.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Иртән –уторм- in the morning, көндез –днём- in the afternoon, кичен –вечером- in the evening, берсекөнгә- послезавтра- the day after tomorrow, өченчекөн- позавчера- the other day, быел –в этом году- this year, былтыр-в прошлом году- last year – вакыт рәвешләре –наречия времени- adverbs of time.
14. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.
Үрнәк:
- Былтыр кайда ял иттегез?
- Сочида.
- Ә быел кая барачаксыз?
- Минемчә, Төркиягә барырбыз.
+15. Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listen to the proverbs and memorize them.
* Тамчы тамып, таш тишә.
* Тамчы тама-тама, күл була.
*Эш беткәч уйнарга ярый.
*Уйламыйча әйткән сүз – төзәмичә аткан ук.