Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

ФИЛОЛГИЯ НИГЕЗЛЭРЕ

.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
15.49 Кб
Скачать

Казан Идел буе Федераль Университеты

Филилогия һәм мәдәниятара багланышлар институты

Г.Тукай исемендәге татар филолгиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге

Филология нигезләре фәненнән

РЕФЕРАТ

Т.Н.Галиуллинның

Һавада “татарин” әсәренә

филолгик-текстологик анализ

Башкарды:

1 курс студенткасы

Вәлиева Чулпан(10.2-301 группасы)

Тикшерде:

Казан Идел буе Университеты профессоры

Галиуллин Тәлгат Нәби улы

Казан,2013

Эчтәлек

Автор турында сүз

“Тырышкан табар,ташка кадак кагар”,-ди халык.Фидакярләрнең тырышлыгы ярдәмендә генә исән калган татар милләте өчен исемен ил йөрәгенә уя алучылар аеруча кадерле.Көч-куәтен,акыл-гыйлемен,егәрлек-сәләтен халыкка хезмәт итүгә багышлаган тынгысыз һәм зыялы зат,милләт өчен күп хезмәтләр һәм игелекләр кылган шәхес Тәлгат Нәби улы Галиуллин нәкъ шундыйлардан,ягъни фидакярлеге белән исемен ил йөрәгенә язганнардан.

Тәлгат Галиуллин иң беренче чиратта,әдәбият галиме,оста тәнкыйтьче,филолгия фәне докторы,профессор,студентларга тирән белем бирә алган укытучы,галим.Шул ук вакытта ул әле бик актуаль булган проблемаларны күтәргән шактый күп китаплар,тирән эчтәлекле әсәрләр,безнең заман чирләрен төрле яклап ачырга теләп язылган хикәяләр,романнар,повестьләр авторы да.

Язучының әсәрләре бик тә кызыклы һәм тирән мәгънәгә ия.Бер яктан караганда,әсәр фәнни яклы булса,икенче яктан карасаң,алар бик гади,аңлаешлы,саф татар телендә язылган.

Шунысы кызыклы: автор үзенең әсәрләрендә үткән һәм хәзерге вакытны берләштереп,ниндидер серле бер юка гына,күренми торган “җеп”үткәрә.Моны сурәтләү өчен ул оста ,кирәк урында гына алымнар,сурәтләү чаралары куллана:чагыштыру,сынландыру,эпитет,инверсия,метафора синекдоха.

Нәкъ менә шундый эчкерсезлеге белән ул үзенә һәм әсәрләренә безне,укучыларны,җәлеп итә.

1 бүлек

Татар халкын элек-электән кыерсытылып,кыйналып,куылып яшәгән.Ләкин барысына да чыдап,көчле,җиңәлмәслек милләт булып кала алган.Инде борынгы заманнардан алып ук әдипләребезне милләт тормышы,яшәеше бик борчыган,алар бу актуаль проблеманы үз әсәрләрендә ачык күрсәткәннәр.Каюм Насыйри гомере буе татар халкы,милләте өчен янып көеп яши.Шуңа күп кенә хезмәтләрен багышлый.Таҗи Гыйззәт тарафыннан язылган “Изге әманәт” драмасында безнең милләтне саклап калу мәсьәләсе чагылдырыла.Шушы ук проблема белән борчылып яшәгән Тәлгат Галиуллин