Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Бер генэ сэгатькэ Э.Еники

.doc
Скачиваний:
117
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
58.37 Кб
Скачать

Чыганак: Еники,Ә. Сайланма әсәрләр.- Казан: ТаРИХ, 2002.- 416 б.

Бер генә сәгатькә

(өзек)

Авылдан ике километр ераклыкта сөзәк сырт буйлап тимер юл үтә. Авыл очындагы Галимҗан абзый йортының тәрәзәсеннән карасаң, нәкъ каршыда карт юкә агачлары ышыгына яшеренгән кеч­кенә кызыл кирпеч станция бинасы һәм сарыга буяган кызыл түбәле җыйнак каралтылар күренә. Станциядән ике якка сузылган берничә рәт юллар кайчак буш була; тик теге яки бу тупиктагы ялгыз вагон, онытылып калган шикелле, моңаеп тора... Кайчак исә ул юлларга озын-озын эшелоннар ки­леп туктый. Күп вакытта вагоннарның ишекләре ачык була, һәм аннан кешеләр сикерешеп төшеп, арлы-бирле йөри башлыйлар. Кайвакытта исә, ва­гоннар ябык була һәм алар җепкә тезгән уенчык вагоннар төсле булып күренәләр: гүя, аларның кара тәгәрмәчләре бик юка, җиңел һәм чак җиргә тиеп, хәзер тәгәрәшеп китәргә торалар. Кара паровоз ерак­тан, чабыш айгыры шикелле, бик сылу, дәртле, кыю булып күренә һәм, пошкырган саен, һавага бер-бер артлы тезелешеп киткән кечкенә ак болытлар та­рата.

Галимҗан абзыйның хатыны Мәрьям абыстай өйнең кечкенә тәрәзәсеннән шул күренешкә — карт юкәләр ышыгындагы тәбәнәк кызыл станциягә һәм аңардан ике якка сырт буйлап «көмеш дилбегә» төсле сузылып киткән юлга карап торырга ярата иде. Элек аның мондый гадәте юк иде. Ул ара-тирә авылның башка хатын-кызлары белән бергә­ләшеп станция каршысына йомырка, сөт, май алып бара, пассажирларга алып килгән нәрсәләрен татар­ча мактап-мактап сатарга тырыша һәм, тубалы, шешәләре бушап калса, күтәренке кәеф белән тизрәк өйгә, карты янына кайтырга ашыга иде. Кыскасы, станциягә, поездларга күптән ияләшкәнгә күрә, аларны бар дип тә белми һәм тәрәзәдән карап тору теләге бервакытта да күңеленә килми иде.

Инде сугыш башлангач, өч улы шул кечкенә стан­циядән, кызыл вагоннарга утырып, кояш батышы­на таба фронтка киттеләр. Мәрьям абыстайның исәбенчә, алар кайчан да булса шул ук юл белән, шундый ук вагоннарга утырып, шушы кечкенә стан­циягә кире кайтып төшәргә тиешләр иде. Һәм менә ул күңеле моңсу сагыш белән тулган яки бер дә сәбәпсез эче пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадәтләнде. Күп вакыт стан­ция буш була, бер яктан да поезд килгәне күренми. Мәрьям абыстай йөрәге төбеннән күтәрелергә ма­ташкан өметсезләнүне басарга тырышып, акрын гына сулап, тәрәзәдән китә. Кайвакыт исә ул сырт буйлап станциягә таба килгән озын эшелонны күрә. Сырт өстеннән караган кояштан кечкенә кызыл вагоннарның зур кыек күләгәләре авыл ягына таба төшкән, һәм бу бер-берсеннән тигез яктылык белән аерылган кыек күләгәләр яшел чирәм өстеннән бик кызу куып баралар, ә рельслар буйлап җиңел кара тәгәрмәчләрдән калышмыйча чуар яктылык йөгерә. Менә күкрәген киерә төшеп барган паровозның кечкенә җиз трубасыннан кинәт ап-ак пар ишелеп-ишелеп һавага күтәрелә, аннан артка таба кызу гына йөзеп китә, поезд өстендә һавада чак сизелерлек вак кына якты дулкыннар тирбәнеп кала... Ә бераздан Мәрьям абыстайның колагына сузып кычкырткан гудок тавышы килеп ишетелә, Бу тавышны ул сал­кын кан белән тыңлый алмый, бу тавыш аның йөрәгенә төшә, һәм ул, сихерләнгән кеше шикелле, поезддан күзләрен аера алмый. Ул аның станциягә килеп җитүен, вагоннарның тавышсыз, салмак кына бәрелешеп туктауларын, поезддан кешеләрнең төшүен һәм авыл юлына кемнең дә булса килергә чыгуын көтеп, күзләренә җәелгән яшь томаны аша озак карап тора. Өч улының кайсысы булса да, кайчан да булса бер, килгән поезддан төшеп, авыл юлына чыгар бит! Ул бит, шушы тәрәзәдән карап тора торгач, авылдашларыннан берничә кешенең фронттан кайтуларын беренче булып күргән дә иде.

Бүген исә Мәрьям абыстайның кәефе бигүк әйбәт түгел иде. Аның бөтен тәне авыраеп, башы томала­нып тора һәм кул-аяклары хәлсез яналар. Ләкин ул, кәефе ничек булуына карамастан, иртә торырга гадәтләнгән. Карты белән килене Камилә кыр эшенә йөргәнгә күрә, ул һәр көн, алардан иртәрәк торып, үзләрен ашатып-эчертеп озату хәстәренә керешә. Камилә торып, су китереп, сыер савып кергәнче, аның казан асты ягылып, бәрәңгесе пешеп, самова­ры куелып өлгергән була. Бүген дә шулай, кәефе начар булуга карамастан, килене белән картының тышкы эшләрне бетереп керүләренә чәй урынын хәзерләп куйды. Өстәлдә җиз самовар үзалдына, бары үзе өчен генә моңланган шикелле, акрын гына шаулап утыра, олы табак белән китереп куйган бәрәңгедән, ашыйсы килүне котыртып, җылы бу күтәрелеп тора.

Менә Галимҗан абзый, кулларын угалап, өстәл артына кереп утырды. Бер олы кайнар бәрәңгене алып, мул итеп тозлап, авызын тутырып капты. Соңра кәефләнеп кысылган күзләре белән Мәрьям абыстайга карап:

— Карчык, нигә болай бик боексың? — диде.

Мәрьям абыстай икеләнеп җавап бирде:

— Әллә тагы, үзем дә белмим, башым авырта. Галимҗан абзый карчыгының сүзләренә артык игътибар итмәде. Ул бары:

— Бирешәсең, карчык, бирешәсең! — дип кенә куйды.

Мәрьям абыстай картына дәшмәде, Ул үзендә кар­таеп өлгергән кешеләрдә еш була торган, сөлек ши­келле бөтен хәлен суырган авыр бер бушлык тоя иде. Уй юк, бернинди сизү юк, тик күз кабакларын авы­райткан гәүдәне һаман урынга сөйрәгән хәлсезлек кенә бар. Бу саңгырау хәлсезлек аның бөтен әгъзаларына, ниндидер бер чирнең ашыкмыйча килүе төсле, ак­рын гына җәелә бара һәм колаклары эчпошыргыч бер тоныклык белән туктаусыз шаулап тора иде.

Карты белән киленен эшкә озаткач, Мәрьям абыс­тай иренеп кенә чәй урынын җыештырырга кереш­те. Килененең ун яшьлек кызы Зәйнәп кызу-кызу гына идәнне себерде дә каядыр чыгып йөгерде. Мәрьям абыстай ялгыз калды, һәм бу ялгызлык аңар­дагы авыр бушлыкны тагын да тирәнрәк, тагын да саңгыраурак иткән кебек булды. Аның бары урынга гына ятасы килә иде. Ул хәтта, гадәте буенча, тәрәзәгә барып, тимер юл буена карарга да иренде. Чәй уры­нын җыештырып бетүгә, мич буендагы сандык өстенә менеп, аркасын мичкә терәп, бөрешеп кенә ятты. Күпме-азмы ятканнан соң, ул йокыга талган кебек булды. Ләкин бу таза йокы түгел иде. Аның йомык күзләре алдында ниндидер танырга мөмкин булма­ган күренешләр һәм кешеләр томан эчендә, еракта йөзәләр, ә колакларында, бик ерактан ишетелгән буа тавышы шикелле, тонык кына гөжләү шаулый. Ләкин аның акылы тәмам оеган һәм сизгерлеге тәмам сүнгән иде. Менә бервакытны аның колагына:

— Әни! — дигән тавыш ишетелде, ләкин аңына барып җитмәде, тик гәүдәсе генә сискәнеп куйды.

Күпмедер вакыттан соң бу тавыш якында гына, нәкъ колагының төбендә, бик ачык булып ишетелде:

— Әни!

Мәрьям абыстайның бөтен тәне буйлап кискен калтырау йөгерде, ниндидер бер саташулы төштән котылырга теләгәндәй, ихтыярсыз башын чайкап куйды һәм авырайган күз кабакларын ачты.

Аның өстенә иелеп, кече улы Гомәр елмаеп ка­рап тора иде. Мәрьям абыстайның күзләрендә бер секундка саташулы курку кабынган кебек булды. Гомәр, һаман елмайган килеш, тыныч кына:

— Әни, курыкма, бу мин,— диде.

Мәрьям абыстай, терсәкләренә таянып, урынын­нан күтәрелергә тырышты. Аның иреннәре кызу-кызу кыймылдый башлады: әллә ул шатлык ава­зы белән кычкырырга тели иде, әллә кызу гына пышылдап, берәр дога укымакчы иде. Тик ул чак ишетелерлек хәлсез тавыш белән бары:

— Улым, йа алла, Гомәрем, синме бу?! — дип кенә әйтә алды.

Гомәр, әнисенең ике кулыннан йомшак кына алып, аны урыныннан торгызды:

— Мин инде, әни, мин. Әллә күзләрең начар күрәме?

Мәрьям абыстай, хәлсезлектәнме, әллә сүзтаба алмау җәфасыннанмы, улына сыенып, акрын гына елый башлады.

Шул арада ишек бусагасында Зәйнәп күренде. Ул бер генә секундка тукталды һәм өй эчен яңгыратып:

— Абый! — дип бер кычкырды да яшен тизлеге белән ишектән кире тышка атылды.

Тын өйдә көтмәгәндә кыска гына яңгырап куй­ган Зәйнәп тавышы Мәрьям абыстайны, ниһаять, йокылы-уяулы хәлдән тәмам чыгарды. Аның бөтен авыру хәлсезлеге кинәт өстеннән коелып төшкән кебек булды. Ул, күзләрен сөртә-сөртә, берьюлы кайткан җан терелеге белән сөйләнә башлады:

— Менә рәхмәт яугыры! Төшемме бу дип торам. Поезд кычкырганын да ишетми калганмын лабаса.

Соңра ул нәрсәдер эшләргә кирәклекне кинәт исенә төшергән, ләкин тәгаен нинди эш икәнен ачык кына белмәгән кеше шикелле ашыгып ишеккә таба китте, кире борылып янә улына килде.

—Балам, утырыр идең, аякларың арыгандыр... Ходаем, әтиең дә китеп өлгерде. Булмаса, артын­нан барыйм әле. Колхоз ихатасында түгел микән.

Ул янә ишеккә таба китә башлады, ләкин Гомәр аны туктатты.

—Әни, син йөрмә. Зәйнәп мине күрде бит. Ул әти артыннан йөгерде булса кирәк.

—Шулаймы?! Ходаем, зиһеннәрем таралып кит­те. Төшемме дип торам. Үзем көтә идем бит, көтә идем, йөрәгем сизә иде. Иа Раббем, догаларымны бушка куймадың, инде Шакир белән Фатихымны гына күрәселәрем калды.

Шул арада тыштан кызу атлаган аяк тавышла­ры ишетелде һәм, ишек ачылып, Галимҗан абзый белән килене Камилә һәм Зәйнәп килеп керделәр.

Галимҗан абзыйның йөзе җыеп ала алмаслык тоташ: бер елмаюга әйләнгән; ничек кенә тыныч булырга тырышмасын, аның да иреннәре агарган һәм акрын гына калтыраналар...

Ул, ике кулын сузып, каршысына күтәрелгән улына таба атлады.

—Улым, Гомәр!

—Саумы, әти!

Бәрәкалла, бәрәкалла. Куаныч белән күрешер көннәр бар икән.

Камилә дә каенесе белән ике куллап күреште. Ул чак ишетелерлек итеп:

— Гомәр! — диде дә соңра: — Исән кешеләр Бер кайталар! — дип үксеп елап та җибәрде.

Зәйнәп исә, янә: «Абыем!» —дип кычкырып, Гомәрнең муенына ташланды. Галимҗан абзый, ар­тында торган урындыкка утырыр-утырмас кулла­рын күтәреп, битен сыйпагандай итте дә килененә карап йомшак кына:

—Килен, балам, елама! — диде. — Менә берсе кайтты, синеке дә кайтыр. Хәбәре юк-югын, ләкин бит әле еларга да сәбәбе юк. Сабыр бул! Улым, бөтенләйгәме?

Юк, әти, вакытлы гына...

—Алай, бөтенләй үк түгел икән, ә! Һем-м, күпмегә соң?

—Мин бик азга.

—Шулай да ике айгамы, бер айгамы, күпмегә? —Юк, әти... мин бик аз вакытка, бары бер генә сәгатькә!