Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
akiatlar (1).doc
Скачиваний:
56
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
805.89 Кб
Скачать

Торна белән төлке

Торна белән төлке дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле төлке дәште ди. Тары буткасы пешерде, ди.Тары буткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди. Торнаны дәшеп килде, ди.

–Аша, кунак, – дип әйтте, ди, Төлке.

Торна “тук” иттереп чукый, ди, бер ярма да эләкми. Төлке үзе ялап кына ала икән.

Шуннан торна әйтте, ди:

–Төлке дус, син сыйладың, инде мин сыйлармын. Чакыргач, барырсың, – дип әйтте, ди.

Торна пешерде, ди, сөтле чумар. Аны состы, ди, гөбегә. Килеп дәште, ди, Төлкене кунакка. Төлке китте, ди кунакка. Ашарга утырдылар, ди. Төлкенең авызы шулпага гына җитте, чумарга җитми, ди. Торна үзе “тук” иттереп чумарын гына эләктереп ала, ди.

Шуннан әйтте, ди:

–Төлке дус, син дз сыйладың, мин дә сыйладым, бик рәхмәт, – дип әйтте,ди.

Хатын хәйләсе

Борын–борын заманда бер авылда бер ир белән бер хатын яшәгән. Хатыны иреннән бик яшьбула. Ире хатыныннан бик нык көнләшә икән. Шуңа күрә ул иртән, зшкә чыгып киткәндә, тшекне тышкы яктан зур гына йозак белән бикләп китә икән.

Ә хатынның моңа чыкканчы яратып йөргән кгкте булган. Ул аны хәзер дә ярата, чөнки аны кияүгә әти–әниләре кызның ризалыгыннан башка гына биргәннәр.

Егет көн саен, ире эшкә киткәч, килә әлеге хатын янына. Шушы йозакны ачарга яраклы ачкыч ясатып ала.Йозакны ачып өйгә керә.Шулай итеп болар, көн саен очраша торган булганнар. Ире кайтыр вакыт җитәрәк кенә, егет китә торган булган.

Шушы авылдан ерак түгел бер изге тау куышы бар икән. Кешеләр шушы тауга килеп тәүбә кылалар. Әгәр дә тауга күтәрелеп , шул куышка ялган әйтеп тәүбә кылсаң, тау беркайчан да гафу итми, йота икән.

Беркөнне бу хатынның ире эштән кайта да әйтә икән:

–Менә шул көнне, – ди, көн билгели, – тәүбә тавына барабыз, ди.Миңа тугрылыклы икәнеңә тагын бер кат ышанасым килә, – ди.

–Ярар, барсак, барырбыз, ди хатын. – Ләкин бер шарт белән. Әгәр тауга менеп тәубә кылганнан соң син миңа ышанмыйсың икән, мин тауга бармыйм. Әгәр дә син тауга барганнан соң, үзең эшкә киткәндә миңа ышанып, йозак салмыйча йөри башлыйсың икән, мин тауга барырга риза, ди.

Иртәгесен иртән ир тагын эшкә китә. Киткәндә әйтә:

–Иртәгә иртән тәүбә тавына барырбыз, ә бүгенгә ишекне бикләп китәм, – ди.

–Ярар, – ди хатыны.

Ире китә. Егет килә, йозакны ачып керә. Хатын әйтә:

–Итрәгә син иртәнге якта бер ишәк ал да авыл башында тор, ди, без ирем белән тәүбә тавына барабыз, ирем үзе алдында минем тәүбә кылуымны тели, – ди.

әйбәт кенә сөйләшеп утыралар, чәй эчәләр. Егет кайтып китә, ишекне тышкы яутан бикләп.

Икенче көнне иртүк торалар да, җыенып, тауга барырга чыгалар. Авыл башына җитәрәк хатыны әйтә:

Ай, мин болай тауга хәтле бара алмыйм, арыдым индн, ди.

Ире авыл башында ишәк янында дасып торучы егетне күреп ала да:

–Әй, ишәкче малай, киләле, үзеңнең ишәгең белән минем хатынымны әнә теге тауга чаклы гына илтеп куй әле, – ди.

Егет ишәген алып килгән. Хатынны утыртканнар, үзләре ишәк яныннан баралар икән. Шулай итеп, болар килеп җитәләр тауга.Хатын ишәетән төшкәндә ялгыш төкәнеп киткән булып, күлмәгенң итәген ачып егылган. Бөтен гаурәте күренгән.

Егет әйткән:

–Ай, син мине бик оятлы иттең, бик хурлык инде, ай, оятсыз икәнсең, – дигән.

Хатын, билгеле, торган да, егеткә бер сүз дә әйтмәгән, ире белән тау куышына күтәрелгәннәр.

Хатын куышка кергән дә тәүбә кыла башлаган:

–И ходаем, үзеңә мәгълүм, минем гаурәтемне үземнең никахлы иремнән башка , шушы ишәкче егеттән башка һичбер кешенең күргәне юк, – дигән.

Тау куышы хатынны йотмаган. Ире дә хатынына ышана башлаган – шур көннән башлап ишеккә йозак салмаган.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]