М. Кашгарый шигырьләренең идея-тематикасы
Татар халкының рухи мирасы бик бай. Әдәбиятыбызның гасырлар белән исәпләнгән тарихы бар. Сакланып калган истәлекләрдән күренгәнчә, бик борынгыдан сакланганязмалар кыска формада булган. Зур күләмле әсәрләр, галимнәр билгеләгәнчә, VII-ХIV йөзләргә карый, һәм аларны дини-фәлсәфи трактатлар, гимннар, әдәбият яисә тарих буенча хезмәтләр, дәва рисаләләре, сүзлекләр тәшкил итә. М.Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» җыентыгы — әнәшуларның берсе. Ул үз эченә төрле жанр формаларындагы әсәрләрне, шул исәптән поэзия үрнәкләрен дә туплаган. Үзем танышкан кайбер әсәрләрнең идея-тематик эчтәлеге хакында язып үтәргә телим. Мәсәлән, «Алып Ир Тоңаның үлеменә элегия». Ул баһадир үлеме өчен язмышка үпкә рәвешендә язылган. Шигырьдә вакытның мәңгелеге, кеше гомеренең кыскалыгы, язмышның котылгысызлыгы, аның һичкемгә ташлама ясамавы турында сүз бара. Ә бит Ир Тоңа кебекләр аткан уктан тау күкрәге ертылган, аларның башына төбәгәндә, түбәләре кителеп үк очкан. Шагыйрь хисләренең тирәнлегенә чик-чама юк. Алыптай ирләр үлгәндә, бәкләр кайгыра, ирләр бүредәй улый, ә шагыйрь
фәлсәфәгә бата.
Күңелемә ут якты,
Төзәлгән ярам кузгатты,
Үткән гомерне уйлатты,
Сагыш көн-төн кимерер, —
ди ул.
Шигырьнең соңгы строфалары, бер караганда, алдагыларына ябышып тормый кебек,
чөнки анда заманның, әхлакның бозылуы турында сөйләнелә. Ныклабрак уйлаганда, шагыйрьнең фикердә эзлеклелеген күрәсең: ул алып ирләр юкка чыккач булган хәлләр турында сөйли. «Диван...»да сугышларны, аның ачысын, ул китергән югалтуларны, аның башкалар язмышына ясаган тәэсирен чагылдырган шигырьләр әле байтак. Күп очракта сугыш - үтерешләр сюжетлы шигырь рәвешендә сурәтләнгән. Үгет-нәсихәт сүзләре дип йөртелгән һәм әхлакка чакырган шигырьләрдә борынгылардан үрнәк алу, зирәклеккә һәм әдәплелеккә чакыру мотивлары өстенлек итә. Белемле кешенең макталуы, байлыкның әхлакны бозуы, Кеше мөнәсәбәтләрен катлауландыруы хакында сөйли алар. Шагыйрьләр юмартлык, ачык йөзле булу, кешеләргә
хөрмәт күрсәтү кебек сыйфатларны мактый. «Диван...»да мәхәббәт лирикасына да зур урын бирелгән.
Алардан яшерен хисләр һәм аерылышу авырлыгы, очрашулар алып килгән бәхет, матурлык каршында ир күңеленең көчсезлеге турында фикерләр табасың. «Кыш белән җәй бәхәсе»н пейзаж шигыре дип карарга
кирәк. Анда ел фасылларының кешегә авырлык яисә җиңеллек китергән сыйфатлары гәүдәләндерелә. Шагыйрь кыш һәм җәй алмашының табигый да, кирәкле дә бер агыш икәнлеген аңлатып бирә.
М. Кашгарый туплаган шигъри үрнәкләр борынгы кешеләрнең табигать белән бик береккәнлекләрен, аңа бәйлелекләрен, кабиләара, илара мөнәсәбәтләрне физик, икътисади көчлелек һәм акыл ноктасыннан торып хәл иткәнлекләрен күрсәтә.
«Китабе Гөлестан бит-төрки» әсәренең идея-тематик эчтәлеге
С. Сараиның «Гөлестан...» хезмәте — тартмалы композиция белән язылган катлаулы төзелешле әсәр. Анда төрле жанр һәм жанр формаларын очратырга була. Бу, үз чиратында, бездә хикәя, повесть, новелла, әкият, мәзәк, мәсәл, мәдхия, нәсыйхәт, робагый, хикмәт һәм башкаларның бик борынгыдан ук килүен, эчтәлекнең дә байлыгын күрсәтеп тора. «Гөлестан...» тоташ сюжетлы түгел, тезмә һәм чәчмә аралаштырып язылган әсәрләр тупланмасы ул. 8 бабка тематикага бәйле рәвештә бүленгән һәм түбәндәгечә исемләнгән:
I — патшалар тормышы, II — дәрвишләр әхлагы, III — аз белән канәгать булу кирәклеге, IV — эндәшмичә торуның файдасы, V — мәхәббәт һәм яшьлек, VI — картлык һәм зәгыйфьлек, VII — тәрбиянең тәэсире һәм VIII — әңгәмә әдәбе турында. Шул ук вакытта аңа композицион бөтенлек хас. Борынгы традицияләр буенча, аның берничә битен кереш һәм бетем өлешләре тәшкил итә.
Бабларның исемнәре үк аның яшәү нормаларын пропагандалавын күрсәтеп тора. Автор мораль уку белән генә шөгыльләнми. Кешеләр тормышында киң таралган, билгеле, булыргамөмкин вакыйга-күренешләргә нигезләнеп, матур әхлакый сыйфатларның җәмгыятьне тотып тору, кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу чарасы икәнлеген исбатлый. Әсәрнең идея эчтәлеге шуны күрсәтә: шагыйрь әхлакый төшенчәләрне яшәеш мәсьәләләре белән тыгыз берлектә тудыра.Хезмәттән чыккан төп фикерләр: җәмгыять тә, аның
аерым бер әгъзасы да камиллеккә омтылырга тиеш, аның һәр социаль төркеменең үз урыны бар, бу төркемнәр,кешеләрнең яшәү мәгънәсе бер-берсенә игелек кылуда, шул юл аша да бәхеткә ирешүдә.
Шушы фикерне уздыру өчен, шагыйрь бик күп гыйбрәтле вакыйгалардан файдалана, бер генә сыйныфка да өстенлек бирми. Теләсә кайсы кеше кылган эш-гамәлләрне гомумкешелекпринципларыннан чыгып бәяли.
