Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Туй үткәрүнең шактый җиңел бурыч булуы яхшырак. Ис­лам күзлегеннән караганда, яхшы туй кияү белән кәләшкә мөм­кин кадәр азрак мәшәкать тудыра.

  2. Ислам күзлегеннән караганда, туйны бәйрәм итү мактау­лы ли булып тора, чөнки туй иҗтимагый күренеш булып гора.

  3. Исламда җырлау гомумән тыелса да, туйда җырлау рөхсәт.

  4. Туй мәҗлесендә катнашырга тәкъдим ителә; мөмкинлек булып та бу чакырудан баш тарту яхшы түгел.

Ир белән хатын орасында-билгеле бер максатларга ирешелер дин исәпланелә. Әмма аларга тиешле бер шартларсыз ире­шеп булмый. Шартлар һәм тәкъдимнәр түбәндәгеләр:

  1. Никахлашырга ир-ат һәм хатын-кызның тулы ризалыгы.

  2. Ир белән хатынның уртак карашлары һәм үзара аңлашу­лары кирәк. Тормышның гомуми концепцияләре, анык ысулла­ры һәм күңелсез хәлләрдән чыгу юллары кирәк, ягъни Исламда һәм Шәригатьтә каралган нәрсәләр. Иң яхшылары — Исламга тугрылыклы ир белән хатын.

  3. Өйләнешү алдыннан беренче адым буларак, Ислам ир- атка һәм хатын кызга бер-берләреиен Исламны белүләрен, аңа тугрылыклы булуларын белергә, шуңа ышанырга тәкъдим итә. Шулай ук алар туйга кадәр очрашырга тиешләр.

  4. Никах килешүенең барлык шартларын үтәү шулай ук иң яхшы эшләрнең һәм югары әхлаклылыкның бер үрнәге бу­лып тора. Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. с.) әйткән: «Мөселманның никах килешүенең иң кыйммәтле шартлары үтәлергә тиеш»,— дигән.

  5. Ислам вакытлы никахларның барысын да кире кага һәм озак вакытка исәпләнгән никахларны гына таный.

  6. Ачуланышкан очракларда ир белән хатынга үз проблемаларын башкалар ярдәменнән файдаланмыйча гына хәл итәр­гә киңәш бирелә.

7. Ир белән хатын арасындагы үзара мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт итешүгә, аңлауга, үзара ярдәмгә, мәхәббәт һәм шәфкатьлелеккә корылган булырга тиеш.

Ислам әдәбен өйрәнү Исламда ир белән хатын булып яшәү­нең мөһимлеген күрсәтә. Ислам әдәбе ир белән хатын арасын­дагы үзара мөнәсәбәтләрнең түбәндәге төрләрен таный:

1. Әгәр ир белән хатын булып яшәмәгәннәр икән, ирләргә үлгән хатын-кызның гәүдәсен юарга ярамын һәм киресенчә. Хатыны үлгән очракта ир аның гәүдәсен кабергә сала ала.

2. Ир белән хатын булмыйча, бер-берсе белән кан кардәш­лек белән бәйләнгән булсалар да, әйтик ир һәм кыз бертуганнар, ана һәм балалар булсалар да, ир-ат белән хатын-кызга бер-берсенең оят җирләренә карарга рөхсәт ителми.

3. Хатын-кызларга үлгән туганнарын, ир туганнарын һәм әтисен дә кертеп, искә алып өч көннән дә артык еларга ярамый. Әмма хатын үзенең ире турында дүрт ай да ун көн кайгыра ала.

Ислам әхлагында ата-аналар белән балалар арасындагы мө­нәсәбәтләр дә мөһим урын алып тора. Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. с.): «Җәннәт аналарның аяк астында?-,— дип әйткән. Баш­ка кешеләргә яхшы мөгамәләдә булу әдәплелек саналса, ата- анага карата бу инде дини бурычлар булып торалар. 7 нче бү­лектә тикшерелә торган балалар белән ата-аналар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең бу җәһәттән балаларга нинди зур бу­рычлар йөкләнүен күрсәтә.

Ныклы туганлык хисләре, тугрылык һәм җаваплылык бала­лар һәм ата-аналар белән генә чикләнмәскә, ә бәлки барлык туганнарны да колачларга тиеш. Беренчедән, исән-сау һәм ях­шы кәеф белән яшәүләрен белер өчен туганнар янында даими булып торырга кирәк. Икенчедән, хәллерәкләре үзләренең мох­таҗлык кичерүче туганнарына ярдәм итәргә тиешләр. Әгәр мө­селман бурычлы булып үлеп китсә, аның туганнары бу бурыч­ны мөмкин кадәр тизрәк түләргә тырышырга тиешләр.

Хатын-кызга чит кеше баласын күкрәк сөтен имезеп үсте­рергә рөхсәт ителә, чөнки бу туган-тумача даирәсен арттыра. Ислам әдәбендә гаилә мөнәсәбәтләре шуның өчен җентекләп тикшерелә — чөнки гаилә кешелек хисләренең барлык спектр­ларын булдыру өчен нигез булып тора һәм шунлыктан сәламәт һәм тотрыклы җәмгыять өчен нигез булып сәламәт һәм тотрык­лы гаилә тормышы хезмәт итә.