Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Ислам әдәбенең милли икътисадка булышуы

Ислам әдәбен тоту шулай ук икътисадның сәламәт эшләве­нә булышлык итә; әрәм-шәрәм итү тыела, саклык хуплана, хәт­та таләп ителә. Сугыш вакытында да, тыныч вакытта да акча милләт тормышында зур роль уйный. Средстволар запасы була­рак, ул сатып алырга һәм алмашырга әзер. Беркемнең дә ак­чаны үзе күпме тели шулкадәр күләмдә тотарга хакы юк, чөн­ки бу милли куәтнең кимүенә китерә. Ислам әдәбе саклык күр­сәтү өчен мөселманнарны дини мотивлар белән тәэмин итә Башкача әйткәндә, әрәм-шәрәм итүдән качу һәр мөселманнык дини бурычы булып тора, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай. дигән: «Әрәм-шәрәм итүчеләр — Иблиснең туганнары, ә Иблис үз Раббысына рәхмәтле түгел».

  1. Икътисадның тотрыклылыгы өчен Ислам курсәтә торган игътибарны дәлилләүче Ислам тормышы аспектларының кай­берләре түбәндәгеләрАшауда һәм эчүдә тотнаклылык таләп ителә. Аз гына ар­тык ризыкны да әрәм-шәрәм итәргә ярамый. Сарыф итүне тыю милли икътисад өчен гаять зур күләмдәге баплыкны саклый һәм аны тагын да мөһимрәк урында файдалану мөмкинлеге таба.

  2. Киенүдә дә чаманы белергә кирәк. Кием үзеннән-үзе мак­сат өчен генә булмаска тиеш, кием алырга күп акча тотудан сакланырга кирәк.

  3. Өйдәге мебель һәм башка әйберләр көч җитәрлек кенә бәядә булырга тиешләр. Мебель һәм өн кирәк-яраклары өчен көмеш тә, алтын да кулланылырга тиеш түгел. Шулай ук кием һәм йорт кирәк-ярагы өчен парча белән ефәк кулланырга яра­мый.

  4. Шәп йортлар тезү максатында күп акча тотылырга тиеш түгел. Мәчетләр салганда зиннәтлелек артыннан куу тыела, һәр ике очракта да артык бизәү белән мавыкмаска кирәк.

  5. Ислам күзлегеннән караганда, азрак чыгым тотып, кирәкле бар нәрсәсе булган, артыгы булмаган туй иң яхшысы са­нала.

  6. Мәетне җирләү дә бөлгенлеккә төшерергә тиеш түгел. Байлыкны күрсәтергә тырышу тыела. Исәннәрнең сәламәтлеген саклау өчен булмаганда, табут кулланылмаска тиеш.

  7. Юмартлык һәм кунакчыллык кунакларга карата кирәкле сыйфатлар булсалар һәм Ислам тарафыннан хуплансалар да, арттырып җибәрүдән сакланырга кирәк.

  8. Намаз вакытыннан тыш, Ислам җомга көнне эшләрне туктатып торуны таләп итми. Эш дәвам иттерелергә тиеш, чөн­ки аны бер көнгә генә туктатып торуның да милли икътисадка зыян китерүе мөмкин. Эшне ташларга ярамый, чөнки Ислам буенча Шимбә юк. Шулай да, мөселманның ял көне булырга тиеш булган очракта да ул шимбә яки якшәмбе түгел, ә җомга булырга тиеш.

  9. Үзенә тапшырылган теләсә нинди эшне осталык һәм на­мус белән башкару һәр мөселманның бурычы булып тора. Бер хәдистә: «Тәхкыйк, Аллаһы бар нәрсәдә осталык күрсәтергә кушкан»,— диелә. (Ән-Нававиның 40 хәдисе).

Җитештерү һәм квалификация дәрәҗәләре тәңгәл булганда гына икътисад уңышка ирешә.

Өйләнү, гаилә һәм ислам әдәбе

«Гаилә кешене шундый мохит белән чолгап ала һәм тәэмин итә ки, анда кеше кыйммәтләре һәм морале яңа буында барлыкка киләләр һәм үсәләр; әлеге кыйммәтләр һәм мораль гаи­ләдән башка яши алмыйлар. Гаилә мөнәсәбәтләренең төзелеше һәм җенесләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр тулысынча җәм­гыятьнең характерын, аның артта калуын якһг цивилизациясен билгелиләр» (Сәет Котб).

Ир һәм хатын булып яшәү, гаилә бик тә мөһим булганлык­тан, Корьәннең аятьләренең һәм Пәйгамбәр (с. г. с.) әйткәннәр­нең күп кенә өлеше шушы ике мәсьәләгә кагыла. Бу чыганак­лар бәхетле гаилә тормышы, сәламәт һәм әхлакый җәмгыять өчен нигез булып торалар һәм кирәкле нәрсәләрне тасвирлый­лар.

1. Мөселманга мөмкин кадәр иртәрәк өйләнергә тәкъдим ителә. Өйләнешү туганнарның санын арттыра; чит баланы сөт белән туендыру да рөхсәт ителә, бе да гаиләне сөт абый-эне, апа, сеңел дип йөртелүче туганнарга арттыра.