Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Ислам әдәбенең психологик аспекты

Ислам әдәбенең төп характеристикаларының берсе — аның психологик факторы. Менә берничә мисал:

  1. Хатыннар күрем күргән вакытта аерылышырга ярамый, чөнки бу вакытта алар психологик киеренкелек кичерәләр.

  2. Чисталыкның файдасы гигиена нисбәтеннән генә түгел, Ислам исәпләгәнчә, ул тәнне һәм акылны ныгыта, аларга икен­че юнәлеш бирә. Намаз укыр алдыннан юынырга, җенси мөнә­сәбәткә кергәннән соң, бала тапканнан соң һәм күрем күрү тәмамланганнан соң бөтен гәүдәне юу фарыз. Мәетне юган кешегә дә коенырга тәкъдим ителә. Әлеге киңәшнең әһәмияте шунда, бу хәлдә, юыну кешене әлеге халәтнең психологик аспек­тыннан котылырга ярдәм нтә.

Ислам әдәбенең медицина һәм гигиена аспектлары

Ислам мөселманнарны һәрвакыт чиста булырга өйрәтә. Пөхтәлек һәм тәннең чисталыгы, урынның, киемнең һ. б. чиста­лыгы тәнне сәламәтләндерә, чөнки бу медиклар тарафыннан исбатланган, чисталык авырулар китереп чыгаручы микроор­ганизмнар таралуга каршы тора.

Тәһарәт мөселманнан көн саен күпмедер вакыт таләп итә, чөнки ул намаз укыр алдыннан зарури эшләнергә тиешле эш булып тора. Тәннең гадәттә пычракка һәм тузанга ачык булган кайбер өлешләрен юарга кирәк.

Тырнакларны кисү (Ислам куша) бармакларда пычрак җые­луны булдырмау өчен эшләнә, ә бит куллар белән һәрвакыт ашыйсың, эчәсең, кешеләр белән исәнләшәсең-күрешәсең; Ис­лам шулай ук култык аст ын һәм ике бот арасын йоннан чис­тартып йөрергә куша. Бу исә тир бизләрен яхшы формада то­тарга ярдәм итә, тир бизләренә йогынты ясаучы бактерияләр­нең ишәюен кисәтә.

Мөселман сакланырга, үзен һәм киемен һәрвакыт чистартып торырга тиешле пычраклар арасында сидек һәм тизәк бар. Си­дектә мочевина һәм башка азотлы кушылмалар бар. Алар бак­терияләр йогынтысы астында аммиакка әвереләләр һәм начар ис чыгаралар.

Мөселманнарның артыгын ашамаска, ашказаннары тулган­чы ук азык кабул итүдән туктарга тиешлекләренең медицина ягыннан гына түгел, ә бәлки социаль һәм мораль файдасы да бар. Ашказанының сузыла торган рецепторлары бар; алар су­зылганда авырту барлыкка килә, корсак зурая һәм уңайсызлык тудыра.

Мөселманнарга су эчкән вакытта савытка өрмәскә киңәш ителә, чөнки углекислый газ сулаган һавага караганда өреп чыгарылган һавада күбрәк була, ә углекислый газның күп, бу­луы кайбер физиологик процессларга негатив тәэсир итә. Сөт эчкәннән соң мөселман моның белән үзенә файда китергәне өчен Аллаһыга рәхмәт әйтергә тиеш. Чөнки сөттә кирәкле туклыклы матдәләр тиешле күләмдә бар дип исәпланелә. Ул бар­лык кирәкле туклыклы компонентларга: карбогидратларга, май­ларга, протеинга, витамин һәм минералларга (Д витамины, кальций, фосфат) бай. Алар җитәрлек булмаганда балаларда рахит, өлкәннәрдә төрле авырулар барлыкка килә.

Ислам кануннары нигезендә терлек суйганда итнең каннан чиста булуы тәэмин ителергә тиеш. Билгеле булганча, кан микроорганизмнарның күпләп үрчүе өчен яхшы урын булып хезмәт итә, ә моның күл авырулар чыганагы булуы ихтимал. Сәламәт­лектән башка сәбәбе дә бар. Иттән саркып торган канны күр­гәч, күпләр җирәнү хисе кичерәләр һәм хәтта авырыйлар да. Ислам канны эчүне тыя.

Ислам дуңгыз ите ашауны да тыя. Дуңгыз азыкны сайлап тормый, төрле пычрак ташландыкларны да ашый. Бу уңайдан Сакр болай дип язган: «Дуңгыз итендә мыжгып торган, аның эчендә яшәүче һәм аны ашаган кешедә авыру тудыручы күп күләмдә микроорганизмнар (микроблар, паразитлар һәм бак­терияләр) бар...» Мондый паразитлар арасында тасмалы суал­чан, түгәрәк суалчан, анкилостома, парагонимус һәм башка куркынычлары бар. Кыскасы, дуңгыз — паразитлар һәм мик­роблар өчен менә дигән урын һәм ул күпләгән җитди һәм ко­тылгысыз авыруларның сәбәпчесе булып тора. Мондый авырулар арасында грихинилезлы дизентерия, тасмалы суалчаннар, анкилостама, сары авыруы, үпкә ялкынсыну, асфиксия, ашка­заны асты бизе һәм эчәк авырулары, бавырның зураюы, диарея, хәлсезләнү, бизгәк, үсешнең әкренәюе, тиф авырулары, ак­саклык, йөрәк авырулары, бала төшерү, бала таба алмау, кинәт үлеп китү һ. б. бар.

Ислам алкоголь куллануны тыя. Гәрчә анда аз гына файда булуга карамастан, ул үзенең барча әхлакый һәм психологик проблемалары белән ана артык күнегеп китү куркынычы белән яный. Аннары алкогольне күп куллану ашказанын борчып һәм яралы җәрәхәт китереп чыгаруы ихтимал. Ул шулай ук бавыр­га тәэсир итә һәм анда ялкынсыну процесслары барлыкка китерә, цирроз һәм тәмам эшкә сәләтсезлек тууы да бик ихтимал.

Мөселманнар төчкерүне чикләмәскә, ә мондый игелеге өчен Аллаһыга рәхмәт әйтергә тиешләр. Төчкерү өске сулыш трак­тының мимбранасын каплаган лайлалы тышчаның ярсуы нә­тиҗәсе булып тора. Төчкергәч, ярсытучы матдә юк ителә. Төч­керүне тыю ярсытучыны урынында калдыра, ә бу исә тиренең пычранган урыннарында ялкынсыну барлыкка килүенә китерүе мөмкин. Ә төчкергән чакта авыз-борынны каплау кайбер кеше­ләрнең өске сулыш трактында булуы мөмкин булган бактерия­ләрне башка кешеләргә таратмау максатыннан чыгып эшләнә.

Ир җенесендәге һәрбер мөселман өчен мәҗбүри булган сөннәткә утырту, медицина мәнфәгатьләреннән чыгып. Көнба­тышта һаман саен киңрәк кулланыла бара. Әгәр кисеп ыргытылмаса, тиренең артык өлеше пычрак һәм микроорганизмнар җыелу урынына әверелә, бу исә бактерияләр үрчүгә китерә. Моның исә хатын-кыз органнарында да авыру китереп чыгаруы ихтимал. Ислам тарафыннан тыелган күрем күрү вакытында җенси якынлык менә нинди сәбәпләр аркасында зарарлы:

  1. Күрем күргән вакытта юл ачык була һәм җенси якынлык кылган очракта аналыкка бактерияләрнең эләгүе ихтимал, ә моның авырулар китереп тудыруы һәм бала тапмауга китерүе мөмкин.

  2. Ир кеше үзенең җенси әгъзасында кан күрсә, тискәре психологик тәэсир тууы ихтимал. Моның җирәнү хисе тудыруы, хатын белән яхшы җенси үзара мөнәсәбәтләргә киргә куюы бар.

Җенси актны арткы юлдан эшләүне тыюның зирәклеге шун­да, мондый ысул авырту китереп тудыра, ирексездән тәрәт итә­се килү рефлексы тудыра. Шуның өстенэ ирләрнең җенси орга­ны авырулар китереп чыгаручы микроорганизмнар булган ти­зәк белән пычрануы, ә моның ирнең сидек бүлеп чыгару юлла­рын зарарландыруы ихтимал.

Менструация (күрем күрү) вакытында хатыннарның җенси гармоннары бозыла, бу психологик төшенкелеккә, нигездә нерв киеренкелегенә китерә, күрем күрү чорында хатыннарның үз- үзләрен тотышындагы үзгәрешләрне әнә шулар белән аңлатыр­га кирәк. Бу күпмедер дәрәҗәдә хатыннарның бу вакытта на­маз укымаска һәм ураза тотмаска тиешлекләрен да аңлата.

Исламның үлгән кешеләрне мөмкин кадәр тизрәк күмәргә кушуы таркала башлау куркынычын аңларга ярдәм итә, күмүне сонгарту җылы климатта бигрәк тә хәвефле.

Сакчы һәм ау этләрен өйдән тышта тотарга кушкан Ислам­ның зирәклеге шунда ки, этнең селәгәендә котыру вируслары бар. Алар, кешенең берәр киселгән урыныннан яки җәрәхәтен­нән канга үтеп кереп, авыру тудырулары ихтимал. Этнең эчәгеләрендә эхинококк суалчаннары табылган. Эт тизәге белән пычранган азык кешенең бавырында һәм үпкәләрендә киста авыруы китереп чыгара.