Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Ислам әдәбенең дини аспекты

Ислам тәүхидкә — бер генә Аллага ышануга, башка барлык илаһларны кире кагуга нигезләнгән. Шәригать фактта шушы концепцияне матдиләштерү булып тора һәм аның һәр детале тәүхидтән килеп чыга.

Әлеге фундаменталь принципны раслап һәм аңа хезмәт итеп, Ислам әдәбе тәүхид белән берләшкән. Менә берничә мисал:

  1. Кешене Аллаһыдан башка кемнеңдер колы итеп белде­рүче, мәсәлән, Әбде әл-Нәби (Пәйгамбәрнең колы) исемнәр тыела.

  2. Аллаһы боеруларына бәйле булган табигать күренешлә­ренә, әйтик, җилгә һәм янгырга ризасызлык белдерергә ярамый. Шулай ук язмышка зарланырга һәм Аллаһының гаделсезлеге турында уйларга рөхсәт ителми.

  3. Тәүхидкә каршы килүче, әйтик, «Аллаһы Тәгалә ни те­ләр, фәлән-фәлән ни теләр» яки «Аллаһыдан һәм синнән башка миңа беркем дә ярдәм итмәс» кебек сүзләр һәм җөмләләр әйтү катгый тыела.

  4. Терлек фәкать Ходай хакына гына суелырга тиеш. Әгәр суйган вакытта Аның исеме махсус кулланылмаса яки башка теләсә нинди исем кулланылса, терлек ите харам була, корбан исәпкә алынмый.

  5. Кем дә булса берэу вафат булса Исламга каршы килә торган, әйтик: «Яшәү чыганагыннан мәхрүм булдым бит, хәзер ни эшләрмен инде мин!» яки «Ул вакытсыз үлде!» кебек сүзләр әйтергә ярамый.

  6. Аллаһыдан башка, Аның исемнәреннән һәм Атрибутла­рыннан башка кем белән булса да ант итү тыела (мәсәлән, ке­шеләр яки әйберләр белән ант итү).

  7. Аллаһыдан башка берәү яки берәр нәрсә белән ант итү дөрес түгел һәм ул башкарылырга тиеш түгел.

  8. Мөселман, Аллаһыны искә алмыйча, абсолют характерда­гы раслаулар ясарга тиеш түгел. Ул: «Иншаллаһ» (Аллаһы кушса) дип әйтергә тиеш.

  9. Кемгә дә булса баш ияргә ярамый, чөнки намаз вакытын­да Аллаһыга гына баш ияргә ярый.

  10. Нинди дә булса алдан шикләнүләрне сәбәп итеп, сәя­хәттән баш тартырга ярамын, чөнки бу язмышка ышануга кар­шы килә.

  11. Ислам кушканча, зиярәт кылу үлгәннәрне искә алу бу­лып тора, бу Аллаһыга тугрылыкны арттыра һәм тәртипне, башкалар белән үзара мөнәсәбәтләрне яхшырта.

  12. Кәгъбә Аллаһының җирдәге беренче йорты булып тора (Аллаһыга табыну өчен). Ул Мәккәдә (Гарәбстан ярымутра­вында) Ибраһим пәйгамбәр һәм анын улы Исмәгыйль-тарафын­нан төзелгән. Барча мөселманнар гыйбадәт кылган вакытта йөзләре белән шушы якка, кыйблага карыйлар, бу — барлык мөселманнарның бердәмлеге һәм Исламның бердәмлеге билге­се. Әмма бу мөселманнар өчен гыйбадәт кылуга ориентир бу­лудан да зуррак мәгънәгә ия. Терлек суйганда, аның башы кыйбла якка каратыла. Үлгән мөселман кабердә йөзе белән кыйблага каратып яткырыла. Хәтта бәдрәфнең төзелеше дә кыйбла белән бәйле: йомышын үтәүче мөселман кыйблага ка­рарга яки аңа аркасы белән карап утырырга тиеш түгел.

Ислам мораленең мөселманнарның бердәмлегенә һәм те­ләктәшлегенә керткән өлеше бераз соңрак детальләп тикшере­ләчәк.

Ислам гадәтләрен тоту мөселманнарның тормышына үтеп кергән күпләгән бидгатьләрдән (яңа гадәтләрдән) котылу мөм­кинлеге тудырачак. Бидгатьне башлангыч чын Ислам диненә һәм практикасына кертелгән яаа төшенчәләр, кагыйдәләр дип билгеләргә мөмкин. Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. с.) әйткән: «Кем дә булса безнең эшкә аңа анда урын булмаган яңалык кертә икән, ул кире кагылачак... Яна кертелгән нәрсәләрдән куркыгыз, чөнки яңа кертелгән һәр нәрсә — үзгәртү ул, ә һәр үзгәртү — адашу, ә һәр адашу җәһәннәмгә илтә»,—дигән (Ан-Мавави). Исламга һәр өстәмә бидгать буларак исәпләнә һәм шунлыктан кире кагыла. Яңа өстәмәләрнең мөселманнар тормышының төрле аспектларына йогынтысы бик тә тискәре. Алар Исламны үзгәртәләр, тоту өчен гади динне катлауландыралар, бу исә мөселманнар тормышының кайбер аспектларын оныттыруга китерә. Бидгатьне иҗтиһад белән бутарга ярамый. Иҗтиһад — Коръәннән һәм Сөннәттән Исламның гомуми принциплары ни­гезендә һәм фәкать квалификацияле белгечләр тарафыннан гы­на нәтиҗәләр чыгару максатында фикер йөртү нәтиҗәсе ул Инде югарыда әйтелгәнчә, мөселманнарның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләренә күпләгән исламча булмаган элементлар кер­телгән. Менә берничә мисал:

  1. Мөселманнарның тормышына Пәйгамбәрнең (с. г. с.) ту­ган көне (Мәүлид), Пәйгамбәрнең (с. г. с.) күккә ашуы (Миграҗ), күчеш китү (һиҗрәт) кебек билгеле бер вакыйгалар кер­телгән.

  2. Күмгән вакытта Аллаһының исемен кычкырып искә алу Һәм кычкырып Коръән уку.

  3. Бергәләп намаз укыганнан сон кул кысышу.

  4. Үлгән кешенең туганнарының билгеле бер көннәрдә мәрхүмне искә алуны оештырулары (өчесендә, җидесендә, кыры­гында азык-төлек әзерләнеп, бергәләп искә алу өчен кешеләр җыела, гәрчә анда Коръән укылса да). Чын Исламча булганда, дуслары һәм туганнары мәрхүмнең туганнары өчен азык әзер­ли, чөнки алар бу вакытта олы хәсрәттә булалар (гәрчә моны­сы да мәҗбүри түгел. Ә мәрхүмне искә алу өчен дуслары һәм туганнары кемдер билгеләгән көннәрдә түгел, ә үзләре теләгән вакытта очраша алалар).

  5. Каберләрне буяу, сылау һәм бизәү гадәте (аларны артык бизәмичә, чиста, пөхтә тотарга кирәк).