Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Иҗтимагый үзара мөнәсәбәтләрдә ислам әдәбенең роле

Ислам әдәбенең төп максатларыннан берсе җәмгыятьтә сә­ламәт үзара мөнәсәбәт урнаштырудан һәм раслаудан гыйба­рәт. Идеал мөселман шәхесе өчен кирәкле сыйфатлар арасында намуслылык, башка кешеләргә һәм аларның сүзләренә хөрмәт белән карау, ачуны басу, түземлелек, игелеклелек, һ. б. бар. Бу сыйфатлар ышанмаучылыкны юкка чыгаралар, ышаныч һәм сәламәт үзара мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге тудыручы җирлек тудыралар. Башкаларга зыян салмау һәм аларга Ис­лам күзлегеннән караганда үзенә теләгәннәрне теләү бик үк җиңелдән түгел. Мөселманнан башкаларга карата җаваплылык һәм ярдәм таләп ителә. Алдарак каралганча, Исламда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре иң кечкенә мөмкинлекләргә кадәр гадиләштерелгән. Бу җәмгыятьтә үзара багланышларны тагын да ирекле­рәк итә, социаль механизмнарны тигезрәк эшләргә мәҗбүр итә, бер-берең белән очрашуларга һәм визитларга ярдәм итә, чөнки Ислам җәмгыятьтән аерылырга кушмый. Мөселманнар арасын­да очрашулар хуплана, чөнки бу иҗтимагый багланышларны көчәйтә һәм кешене җәмгыятьтән аерылудан килеп чыга торган психологик нәтиҗәләрдән коткара. Ул гына да түгел, мөселманнарның ешрак очрашуы кирәк. Хуҗаның бурычы кунакка ачык йөз һәм юмартлык күрсәтүеннән гыйбарәт. Бергәләп төшке ашны ашарга чакырсалар, бу чакыруны кабул итәргә кирәк, әгәр туйга чакыралар икән, анда бару мәҗбүри. Авыру янына бару, мәетне күмүдә катнашу, йорт-жирсезләргә ярдәм күрсәтү, аларны ризык белән тәэмин итү, җәмгыятьнең башка әгъзала­ры белән бүләкләр алмашу, очрашканда кул бирешү, төрле бәхетле очрашуларда, мәсәлән, туй һәм бала туу уңаеннан үткә­релгән бәйрәмнәрдә һ. б. катнашу — болар барысы да иҗти­магый багланышларны көчәйтә һәм үстерә торган юллар. Ту­ганнар һәм күршеләр белән үзара мөнәсәбәтләргә аерым игъ­тибар бирелә. Ислам вакыты-вакыты белән мәҗлесләр оешты­рырга һәм аларга башка кешеләрне дә чакырырга куша. Шулай ук туй, бала туу, корбан чалу мөнәсәбәтеннән һ. б. мәҗлес оеш­тыру тәкъдим ителә. Ризыкны бергәләп ашау, социаль статуска карамастан, җәмгыятьтәге багланышларны тагын да көчлерәк итә. Менә шуның өчен дә Ислам байлар чакырылып, ярлылар чакырылмаган бәйрәмнәрне хупламый. Мондый мәҗлесләр оеш­тыру начар булып исәпләнә. Җәмгыятьтәге элемтәләр шәх­си мәнфәгатьләрдән азат булырга һәм Аллаһ хакына гына хупла­нырга тиеш. Мәсәлән, мөселман ниндидер йогынты ясап, үзенә файда өмет иткән кешеләрдән бүләк алмаска тиеш. Ниндидер мәкерле ниятләрне күздә тоткан чакырулар да кабул ителмәскә тиеш. Мөмкин кадәр киңрәк аралашуга ярдәм итүче иҗтимагый тормыш хуплана. Барлык биш намазны да бергәләп мәчет­тә уку тәкъдим ителә. Бу исә мөмкин кадәр күбрәк кешегә көненә бердән артыграк очрашу мөмкинлеге бирә. Шулай ук мөселманнар атна саен мәчеттә җомга көнне очрашалар, кайбер искәрмәләрдән тыш, бу мөселманнар өчен мәҗбүри булып тора. Шулай ук ел саен бәйрәм ителә торган ике бәйрәм бар (Рама­зан аенда ураза тәмамланганнан сон һәм Корбан бәйрәме). Ул гына да түгел, бөтен дөньядан йөзләрчә мең, хәтта миллионнарча мөселман һәр елны Мәккәгә хаҗга барганнан соң очраша­лар.

Мәчет мөселманнар җәмәгате һәм бөтен Ислам өммәте белән бәйле дини, иҗтимагый һәм сәяси проблемаларны тикшерә тор­ган мөһим үзәк булып тора. Шуңа да карамастан мәчеттә шәх­си эшләр (әйтик, кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр, яки бизнесның башка моментлары) тикшерелмәскә тиеш, чөнки мә­чет кешеләр очраша торган урын булып тора, анда чисталык сак­ланырга тиеш, моның өчен һәммә мөселман да җаваплы. Мәчеттә булган очрашуларның уңышы андагы чисталык һәм пөхтәлеккә бәйле. Шәхси пөхтәлек кешеләр белән очрашканда мөһим фак­тор булып тора, шунлыктан мөселманнарның еш коенуы һәм ислемайлардан файдалануы сорала, бу бигрәк тә төрле иҗти­магый вакыйгалар булган көннәргә (җомга намазы, бәйрәмнәр һ. б.) кагыла. Бигрәк тә битне, кулларны, авызны еш юарга кирәк. Авыз чиста булырга, аннан әйбәт ис килеп торырга ти­еш, чөнки нәкъ менә кешеләр белән сөйләшү аралашуның төп чарасы булып тора.