Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Кабернең эчке төзелеше.

  1. Еш кына эшләнгәнчә, исән кешеләрнең үзләренә кабер казытып, алдан әзерләп куюлары хупланмый.

  2. Кабер тирән һәм иркен булырга тиеш.

  3. Кабер казуның ике ысулы бар, аларның икесе дә рөхсәт ителә, әмма беренчесе өстенлеклерәк. Өстенлеклесе — Кыйбла якка ләхет уелганы. Икенчесендә кабер уртасына чокыр казый­лар.

  1. Кабернең тышкы бизәлеше.

  1. Исламда кабер һәм зиратлар төзелешенең үзенчәлекле стиле урнашкан. Ул тыйнаклылык, байлык белән мактанырга тырышмау, средствоны сак тоту, үлгән кешене һәртөрле мак­тауларга юл куймау, монументларның булмавы белән аерылып гора.

  2. Кабер җир тигезлегеннән бер учтан да биегрәк булмаска тиеш. Чөнки каберне тану, һәм чисталыкта тоту өчен шул җи­тә бит.

  3. Кабер күмгәннән соң калган балчыктан да биегрәк бул­маска тиеш.

  4. Кабергә бернинди конструкцияләр дә куелырга тиеш тү­гел. Җил яки яңгырның зарарлы йогынтысыннан саклану өчен булса, шунлыктан законлы булган (чөнки кирәк) очракларда кабернең күләме зуррак булырга мөмкин. Әмма чикләрне тә­кәбберлек күрсәтеп зурайту рөхсәт ителми.

  5. Турыдан-туры кабергә кабер ташы кую тыела.

  6. Кабер сыланырга, буялырга һәм төрле декорацияләр бе­лән бизәлергә тиеш түгел, чөнки бу—урынсыз һәм ул гәүдә­нең таркалып туфракка әверелүенә комачаулый.

  7. Мәрхүмнең исеменнән һәм каберне танырга булышучы башка нәрсәдән тыш кабергә берни дә язылырга тиеш түгел, шулай ук бернинди декорация дә булмаска тиеш

19 БҮЛЕК

СӘЯХӘТ ИТҮ

Сәяхәт еш кына авыр һәм ялыктыргыч була. Сәяхәтне мөмкин кадәр җиңеләйтү һәм күңеллерәк нтү максатында Ислам моның өчен кайбер кагыйдәләр урнаштыра:

1 Сәяхәт итәргә ниятләгән мөселман ике рэкагать намаз укырга һәм Аллаһыдан хак җитәкчелек сорарга тиеш.

  1. Туганнары сәфәрдә вакытта кайбер кешеләр тота торган йолаларны һәм хорафатларны (мәсәлән, аңа зыян китермәс өчен ул чыгып киткәч тә өйне җыештырмау) Ислам кире кага, алар тыела.

  2. Сәфәргә чыгуга каршы килә дин уйланылган бер-бер хәл булса яки төш күрсә, мөселман юлга чыгудан тыелып калмаска тиеш.

  3. Юлдаш итеп берәрсен алу, ялгызын, сәяхәт итмәү киңәш

ителә.

  1. Сәфәргә иртәнге якта чыгып китү хәерле. Мөмкин булса, пәнҗешәмбе чыгарга кирәк.

  2. Сәяхәтне теләсә кайсы көнне, теләсә кайсы сәгатьтә баш­ларга мөмкин. Җомга көнне сәфәргә чыгу ярамый дип раслау Ислам өйрәтүләренә каршы килә.

  3. Иң яхшысы — сәяхәткә дүрт, кеше чыгу.

  4. Юлга чыгар алдыннан мөселман тиешле доганы укырга тиеш.

  5. Саубуллашып, мөселман мосафирның кулын кысарга һәм аңа хәерле юл, изге теләкләр теләргә тиеш.

  6. Сәфәргә 3—4 кешелек төркем чыкса, бар нәрсәне оеш­тыру өчен аларның берсе җитәкче итеп сайлана.

  7. Сәфәрдә катнашучыларның барысы да җитәкчегә буй­сынырга тиеш. Аңа буйсынмау һәм аның белән килешмәү бары­сы өчен дә күңелсез бәхәсләр китереп чыгаруы ихтимал.

  8. Мөселманның хатыны бердән артык икән, аларның кай сысы сәяхәткә барырга тиешлеген хәл итүнен бердәнбер юлы — жирәбә тарту.

  9. Шул ук тәртип Хаҗга яки Өмрәгә барганда да саклана.

14. Әгәр мосафир Коръәнне санга сукмый торган илгә бара­сы булса, аңа үзе белән Коръәнне алмау хәерлерәк, чөнки айда Коръәннән көлүләре ихтимал.

15.Иреннән яки мәхрәмнәреннән башка хатын-кызга озак сәфәрдә йөрергә ярамый.

16. Иптәшләреңә карата әдәпле, игелекле,, игътибарлы бу­лырга кирәк. Шулай ук башкаларга хезмәт күрсәтергә әзер торырга, аларның барысын да үзләре эшләгәнен көтеп ятмаска кирәк.

17.Төркемдәге авыру кеше турында кайгырту — төркемдә­ге һәр мосафирның бурычы.

18. Туганнарының һәм дусларының башка илләрдән сәфәр­дән кайткан кешедән бүләк өмет итүләре сәфәрне тагын да читенрәк һәм кыйммәтрәк итә.

  1. Сәфәр озакка сузылганда мосафир бар көченә тырыш­маска, кирәк булганда ял итәргә тиеш.

  2. Нинди дә булса сәбәп белән туктаган очракта мосафир юл йөрү средстволарын юл уртасында туктатмаска яки юлның бер өлешен алмаска тиеш, чөнки моның башкаларның хәрәкә­тенә комачаулавы яки аның һәм башкаларның гомеренә куркы­ныч янавы ихтимал.

  3. Ачык һавада яки төн кунарга; яки болай гына туктал­ганда куркыныч хәшәрәтләр булуы ихтимал урыннарны (биг­рәк тә төнлә) сайламаска тырышырга кирәк.

  4. Сәяхәтчеләр ял итәргә яки башка максат белән тукта­ган очракта алар төркемнәргә бүленмәскә яки бер-берсеннән аерылмаска, бергә булырга тиешләр.

  5. Юлда кемне генә очратмасын,— мөселманмы ул, түгел­ме, нинди милләттән, расадан булуына карамастан,— мосафир мөселман кирәк булган очракта аңа су һәм азык яки ягулык бирергә, транспортын төзәтүдә булышырга, аны утыртып алып барырга һәм башка теләсә нинди ярдәмне күрсәтергә бурычлы.

  6. Сәфәрдә вакытта Рамазан аенда ураза тоту ирекле. Әгәр мөселман сәяхәте вакытында ураза тоту үзенә зыян ки- термәслегенә ышана икән, ураза тота, ышанмый икән, уразасын бүлеп тора ала.

  7. Сәяхәтне җиңеләйтү максатында мосафирга өйлә нама­зы белән икенде намазын, ахшам намазы белән ястү намазын берләштерергә рөхсәт ителә.

  8. Машинада яки атланып барганда мөселман, кайсы якка таба баруына карамастан, намаз укый ала.

  1. Сәяхәт вакытында дүрт рәкагатьтән торган намазлар ике рөкагатько калдырыла.

  2. Сәяхәтчегә сәяхәт итү өчен төнге сәгатьләр өстенлеген­нән файдаланырга киңәш ителә.

29. Сәяхәтнең максаты үтәлгәч тә мөселманга өенә кайтыр­га кпнәш ителә, бу бигрәк тә Хаҗга барган кешегә кагыла.

  1. Сәяхәттән кайтканда өйгә төнлә кайтып керү бик үк хупланмый.

  2. Туган шәһәренә кайтып кергәч тә мөселман беренче эш итеп мәчеткә барырга һәм ике рәкагать намаз убырга тиеш.

  3. Сәяхәтчене кочаклап каршы алырга киңәш ителә. Ир ат ир-атны, хатын-кыз хатын-кызны кочаклый.

  4. Шәһәргә, авылга яки башка бер торак пунктка килеп җиткәч, мосафир дога укырга тиеш. (Аллаһыдан төрле явыз­лыклардан саклауны сорарга тиеш).

34 Сәяхәт вакытында мосафирга дога укырга кушыла. Әле­ге догалар көн саен укыла торган биш накыт намазга кагыл мый. Бу догаларда Аллаһы искә алына, Аннан рәхим-шәфкать, булышлык сорала.

  1. Мөселман сәфәрдә вакытта юл өскә күтәрелгән чакта Аллаһы әкбәр дип, юл аска төшкәндә Сөбханалла, дип әйтергә тиеш.

  2. Мосафирдан көтелә торган яхшы гадәтләр түбәндәгеләр: юлдашларыңның хаталарына игътибар бирмәү, аларны гафу итү, алар белән итагатьле сөйләшү, ризыгың һәй суың белән бүлешү, бәхәскә кермәү.

  3. Пөк хайваннары белән сәяхәт иткәндә мосафир су һом үсемлеккә бай урыннарны әкрен, ә чүлләрне һәм уңдырышсыз җирләрне тизрәк үтәргә тиеш

  4. Мөселманга мөселман булмаган илләргә барырга һәм аларда даими яшәргә киңәш ителми. Мөселман мөселман бул маган илгә бара икән, моның өчен саллы дәлил булырга тиеш.