Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Игелеклелек һәм йомшаклык

Пәйгамбәр (с. г. с.) сүзләре белән әйткәндә, игелеклелек мө­селманга барча хәлләрдә дә хас булырга тиеш. Ислам әдәбе­нең иң төп максатларыннан берсе кешеләрне бар нәрсәдә иге­лекле һәм йомшак булырга өйрәтүдән гыйбарәт. Моны күрсәтү өчен берничә мисал китерик.

  1. Кычкырмыйча, шул ук вакытта әңгәмәдәшең ишетерлек итеп сөйләшергә кирәк.

  2. Жаргон һәм сүгенү сүзләре кулланмаска кирәк.

  3. Кычкырып һәм ямьсез итеп көләргә ярамын.

  4. Үз-үзеңне белештермичә, онытылып еларга ярамый, тый­нак кына еларга кирәк.

  5. Вәкарь саклап, тиешле тизлектә ашарга-эчәргә кирәк.

  6. Мөселман үз ачуын тыя белергә, үзен әдәплелек һәм их­тирамлылык кысаларында тотарга тиеш.

  7. Ата-аналар үз балаларына матур исемнәр бирергә, кыенлыклар һәм кайгыны белдерүче исемнәр бирүдән тыелырга тнеш.

  8. Мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә иң беренче урында ягым­лылык булырга тиеш.

  9. Очрашканда елмаерга тәкъдим ителә.

  10. Бәхәсләшкән вакытта да сөйкемле булып калырга кирәк.

  11. Кемнедер нәрсә өчендер тәнкыйтьләгәндә дә мөселман йомшак булып калырга тиеш.

Башкаларны хөрмәт итү

Кешеләргә теләсә нинди — һәм мораль, һәм физик, һәм пси­хологик зыян салудан качарга кирәк. Пәйгамбәр (с. г. с.) әйт­кән: «Үзеңә һәм башкаларга зыян салма»,— дигән (40 хәдис, Ан-Навави). Башкаларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча сөйләү яки нидер эшләү үзеңне исламча тотуга саналмый. Фактта, Исламда үз-үзеңне яхшы тоту күп яктан башкаларга карата игътибарлылыктан тора. Моңа Ислам керткән өлеш бик зур. Менә берничә генә мисал:

  1. Башка халыкларның динен мыскыл итү яки аннан көлү тыела.

  2. Юлда вакытта кешенең үз-үзен тотышы белән идарә итү­че төп принцип башка кешеләргә зыян салмау, каршылык яки борчылу тудырмау булырга тиеш.

  3. Ашаган вакытта башкаларны рәнҗетүе яки кимсетүе их­тимал булган сүзләр кулланырга ярамый.

  4. Кем дә булса берәүгә карата әдәпсез сүзләр һәм җөмлә­ләр кулланып шаярту тыела.

  5. Ашаган вакытта башкаларны рәнҗетүе яки кимсетүе их­тимал булган сүзләр кулланырга ярамый.

  6. Өч кешелек төркемдә ике кеше аерылып шәхси әңгәмә кора алмый, моның өченче кешене кимсетүе ихтимал.

  7. Үлгән кешене яманларга ярамый, моның аның исән туган­нарын кимсетүе бар.

  8. Башкалар белән аралашканда аларның яхшы һәм рәхәт яшәвен хөрмәт итәргә кирәк. Мәсәлән, киемнән һәм авыздан килгән ис башкаларга начар тәэсир итә. Суган яки сарымсак ашаганнан соң кешеләр белән якын торып аралашмаска кирәк.

  9. Мәчеттә эткәләшергә, урын өчен башкаларның үкчәсенә басарга ярамый, чөнки бу ачу тудыра.

  10. Кече ихтыяҗны күләгә астына барып, юлда, кеше күп була торган урыннарда башкару тыела,чөнки моның бу урыннарны башкаларга файдаланырга комачаулавы яки алар­ның сәламәтлегенә зыян китерүе ихтимал.

  11. Салынган аяк киеме беркемгә дә комачауламый һәм исе килеп тормый торган урынга куелырга тиеш.

  12. Төчкергәндә авызны һәм борынны капларга кирәк, иснә­гәндә авызны кулың белән капларга кирәк. Башка кешеләрнең ачуын китермәс өчен, артык кычкырмый, әмма ишетелерлек итеп сөйләшергә кирәк. Хәтта утырганда да башкаларны ким­сетми торган поза алырга кирәк, мәсәлән, арка белән утырырга ярамый.