Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Мәетне озатуда, күмүдә катнашу.

1. Мөселманны күмүдә башка мөселманнар катнашырга ти­еш. Шунлыктан мөселман, мәрхүмне белүенә яки белмәвенә

карамастан, күмүдә катнашу мәсьәләсендә икеләнеп тормаска тиеш.

  1. Күмүдә катнашу ике этаптан тора. Беренчесе намаз уку тәмамлануга кадәр, икенчесе мәетне күмгәнчегә кадәр дәвам итә. Беренчесендә катнашучыларның икенчесендә дә катнашу­лары мәгъкуль санала.

  2. Җеназа намазы үлгән барлык мөселманнарга, шул исәп­тән сабый балаларга да укылырга тиеш. Үлгән кешене мәчет­тә тотарга киңәш ителми. Намаз мәчеттән тышта, мәсәлән, ишегалдында, укыла ала.

  3. Башка кешеләрнең катнашуын көтеп, күмәр алдыннан намаз укуда кайберәүләрнең, бигрәк тә туганнарының катнаш мавы дөрес түгел.

  4. Мәетне күмәргә алып барганда салмак кына барырга, ашыкмаска да, бик әкрен дә бармаска кирәк.

  5. Мәетне озатуда катнашучы җәяүлеләр мәет алдыннан, ар­тыннан, уң яки сул ягыннан, ә җайдаклар артта барырга тиеш.

  6. Мәетне озата барганда шәм тотарга, фимиам тартырга, кычкырып Аллаһыны искә алырга, кычкырып елау һәм кычкы­рып Коръән уку рөхсәт ителми.

  7. Нотыклар кыска һәм аз сүзле булырга тиеш.

  8. Мәет алып барганны күргән мөселман аягүрә баса ала.

  9. Зират ерак булмаган очракларда мәетне машинада яки башка транспортта алып барырга киңәш ителми.

  10. Мәетне алып барган кешеләргә соңыннан таһәрәтләнергә киңәш ителә. Бу сафланырга һәм эмоциональ кичерешләр­дән котылырга ярдәм итәчәк.

  11. Мәет күмүдә катнашканда җәяү бару мәгъкульрәк (зират ерак булмаса), ә инде кайтканда җәяү дә, утырып та кайтырга була.

17.3. Күмү.

1. Мөселманнарның үз зиратлары булу бик мөһим. Мөсел­маннар мөселман булмаганнар зиратына һәм киресенчә күме­лергә тиеш түгел.

  1. Үлгән кеше исән вакытта үзе теләк белдергән очракта да беркемне дә яндырырга ярамый. Андый теләк үтәлмәскә гиеш.

  2. Үлгән кешеләр зиратта күмелергә тиеш. Тик шәһитләр генә үзләре шәһит киткән урында күмелә.

  3. Үлгән кеше ул үлгән урынга якын җирдә күмелергә тиеш Аның гәүдәсен туган җиренәме яки башка урынгамы алып ба ру киңәш ителми.

  4. Түбәндәге очраклардан тыш, мәетне тизрәк күмәргә ты­рышырга кирәк:

а) төнлә; кояш чыгып, ул офыктан 4, 5 градус күтәрелми торып;

в) кояш иң югары ноктасында (өйлә) вакытында;

г) кояш баер алдыннан, караңгы төшә башлагач.

  1. Дәүләт эшлеклеләре яки байлар өчен аерым зират бул­дыру тыела. Ислам сыйнфый системаны тормышта да, үлгәч тә инкарь итә.

  2. Әгәр кабергә бер кешедән артыгракны күмәләр икән (мә­сәлән, сугыш яки эпидемия вакытында) башта Коръәнне күб­рәк укыган кешене күмәләр.

  3. Мәетне кабергә нр-ат кына сала. Үлгән ир-атны һәм ха­тын-кызны кабергә туган ир-атлары салу мәгъкульрәк.

9 Үлгән кешеләрне юу, төрү һәм күмү өчен башкаларны ялларга ярамый. Моны мәрхүмнең туганнары һәм гаиләсе үз­ләре эшләр дип уйланыла. Ислам тормышта һәм үлгәннән соң гаилә әгъзалары арасындагы ныклы элемтәгә зур игътибар бирә.

  1. Мәет кабергә уң ягына йөзе белән Кәгъбәгә каратып Салына.

  2. Мәет кабергә арт ягы белән төшерелә.

  3. Мәетне кабергә иңдерүчеләрдән тыш, башкаларның зи­ратта мәетне кабергә иңдерүләрен көтеп басып торулары мәҗ­бүри түгел, калганнар утыра алалар.

  4. Кабер тирәсендә торучыларга мәет төшерелгәч һәм аны күмә башлау алдыннан кабергә өч уч туфрак ташларга киңәш ителә.

  5. Мәрхүм хөрмәтенә дога укырга киңәш ителә.

  6. Мәетнең күкрәгенә җавапнамә кую һәм аңа үгет-нәсихәт бирү бидгать булып санала.

  1. Күмгәннән соң.

  1. Кем дә булса берәү бурычлы булып үлсә, хәлләреннән килгән очракта аның туганнары бу бурычны мөмкин булганча тиз арада түләргә тиешләр.

  2. Мәрхүмнең үләр алдыннан әйткән васыятьләре үтәлергә тиеш. Ләкнн моңа Исламга каршы килә торганнары керми. Мә­сәлән, аның үз варисларының берсенә күп акча бирү турындагы теләге үтәлә алмый, чөнки мирасны бүлү мәсьәләсен Ислам хәл итә.