Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Төрле хәлләрдә үз-үзеңне тоту

16.1. Мәчеттә.

  1. Мәчеткә барырга җыенганда мөселман үзенең иң яхшы Һәм чиста киемен кияргә, ислемайлар сибәргә һәм аяк киеме­нең чисталыгына ышанырга тиеш.

  2. Мөселман суган яки сарымсак ашаган булса, аларның исе беткәненә ышанмый торып, мәчеткә бармаска кирәк, чөңки бу исләрнең башкаларга начар тәэсир итүе мөмкин.

  3. Мәчеткә кергәндә һәм гыйбадәт кылучыларга кушылган­да тыныч булырга, кабаланмаска кирәк.

  4. Мәчеткә кергәндә һәм аннан чыкканда этешмәскә-төртешмәскә. Беренче булып ун якта торучы керергә һәм чыгарга тиеш.

  5. Мөселман мәчеткә «Бисмиллә»не әйтеп уң аягы белән керергә тиеш.

  6. Мөмкин булса, мөселман мәчеткә кергәч, утырыр алдын­нан ике рәкагать намаз укырга тиеш.

  7. Мәчеттә түбәндәге шартларны саклап сөйләшергә ярый:

а) кычкырып сөйләшү начар тон булып исәпләнә;

б) Коръән укучы кеше, намаз укучы яки Коръән укучы баш­каларның тынычлыгын бозмас өчен,' моны әкрен генә башка­рырга тиеш;

в) мәчет сату-алу урыны түгел, шунлыктан кемдер мәчеттә сату-алу турында сөйләшкәнне ишетсә, мрны эшләмәскә киңәш итәргә тиеш;

г) дөнья хәлләрен сөйләшеп утыручылар янына утырырга кирәкми.

  1. Бергәләп гыйбадәт кылыр алдыннан Аллаһыга табыну­чылар рәт буенча, башта ирләр, аннары бала-чага, аннары ха­тын-кыз басарга тиеш. Барча кеше үзләре басып торган рәтнең тигез булуына ышанырга тиеш. Барлык кеше бер-берсенә якын һәм туры басарга тиеш.

  2. Хатын-кызларга күрем күргәндә, ир-атка ялгыш бүлеп чыгарса, шуннан соң юынмый торып мәчеткә керергә ярамый.

  3. Мәчетләр дөньядагы иң яхшы урыннар булын санала­лар. Шунлыктан мөселманнар мәчеттә еш булырга тиешләр. Кешенең чын мөселман булуын төгәл күрсәткеч — аның мәчет­тә күпме булуы Намаз укучының алдында ук торырга ярамый, моның намаз укучыга комачаулавы ихтимал.

  1. Мәчеттән чыгарга ашыгырга ярамый. Аннан сул аяк белән атлап чыгарга кирәк. («Аллаһуммә инни, әс -әлүкә мин фәдликә»,— диеп.)

  2. Намаз укучыларның хәрәкәтләре имамның хәрәкәт­ләреннән алда булырга тиеш түгел.

  3. Мөселманга намазларын гел бер урында укырга тәкъдим ителми.

  4. Мәчетне үтү-сүтү урыны итәргә ярамый.

  1. Зиратта.

  1. Мөселманның зиратка килүенең ике сәбәбе бар: үлгән

кеше өчен дога кылу һәм үлгәннән соң булачаклар турында искә төшерү.

  1. Каберләр янында булырга тәкъдим ителә. Бу хатын-кыз­ларга да рөхсәт ителә, ләкин алай ук еш түгел.

  2. Зиратта вакытта Ислам нормаларын бозарга ярамый.

  3. Кабер янында торганда үлгән кеше өчен дога кылалар.

  4. Нинди дә булса файда күрү максатында кабергә кагы­лырга ярамый.

  5. Кабергә чәчәкләр кую башка мәдәниятләргә иярү булып санала.

  6. Шәм яндыру һәм фонарьлар кую да яңа кертелгән га­дәтләр булып тора.

  7. Зиратка барган хатын-кыздан анын Ислам кагыйдәләре­нең бар кагыйдәләрен үтәвен сорарга кирәк, мәсәлән, исламча киенү, кычкырмый гына елау һ. б.

  8. Зират бергә җыелу һәм кемне дә булса бергәләп тикшерү урыны түгел. Зиратка бару үлгән кешене искә алу белән генә бәйле булырга тиеш, бу исә кешенең көндәлек тормышына һәм үз-үзен тотышына уңай тәэсир итә. Зиратны Аллаһыга табыну, намаз уку һәм бәйрәм итү буларак файдалану катгый тыела.

  9. Зиратта утырырга ярамый.

  10. Ислам күзлегеннән караганда, зиратта булуның билгеле бер көннәре юк.