Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Ничек утырырга.

  1. Утыру позасы башкаларга хөрмәт күрсәтү формасында булырга тиеш. Кемнең дә булса алдында аягыңны сузып яки биектә утырырга ярамый.

  2. Ничек кенә утырганда да тәннең оят җирләрен капларга кирәк.

  3. Сул кулны артка куеп, ә уң кулга таянып утырырга ки­ңәш ителми.

  4. Кеше гәүдәсенең бер өлеше белән күләгәдә, ә икенчесе белән кояшта утырмаска тиеш.

  5. Ашаганда иң яхшысы идәнгә утыру.

  1. Хатын-кызның өйдән читтә үз-үзен тотышы.

  1. Фимиам кулланган, косметикадан яки ислемайлардан файдаланган хатын-кыз, косметикасын бетерми торып һәм тәм­ле исләре бетми торып өеннән чыгарга тиеш түгел.

  2. Ир-ат хатын-кызның ире яки мәхрәм булмаган очракта ир-ат белән хатын-кызга икәү генә калырга ярамый.

  3. Ир-ат үзенең хатыны яки мәхрәм булмаган хатын-кызның өендә куна алмый.

  4. Әгәр ир-ат очраклы төстә генә хатын-кызга караса, ул шундук карашын читкә алырга тиеш. Очраклы тиз карап алу ярый, кабат карау ярамый.

  5. Ир-ат белән хатын-кыз аралашуының ике төре бар:

а) бу аралашу тулаем җәмгыять тормышы белән булганда һәм билгеле бер төркем кешеләр белән чикләнмәгәндә, мәсә­лән, урамда, базарда яки мәчеттә. Бу очракта аралашу югары­да күрсәтелгән барлык шартларны үтәгәндә генә рөхсәт ителә;

б) билгеле бер төркем кешеләр өчен билгеләнгән урыннар­га, мәсәлән, мәктәптә, университетта яки эштә, ир-ат һәм хатын- кызларның ирекле аралашуы тыела, ир-атлар һәм хатын-кыз­лар аерым эшләүләре таләп ителә.

  1. Хатын-кыз өйдән читтә ир-ат белән сөйләшкәндә аның та­вышы күңелне күзенә тартырлык булмаска, эшлекле һәм коры булырга тиеш.

  2. Гаиләдәге вазифаларына зыян китермәгән очракларда хатын-кызга ир-атка рөхсәт ителгән барлык финанс эшләрендә катнашырга рөхсәт ителә. Әгәр ире риза булса һәм ирләр белән ирекле аралашу мөмкинлеге булмаса, хатын шулай ук уз эшен алып бара ала. Мәсәлән, хатын-кыз хатын-кызлар йоктәбендә укыта һәм хатын-кызлар өчен табиб була ала Эшен тәмамлап өенә кайтырга чыгар алдыннан хатын-кыз бишенче бүлектә язылганча ислам киеме кияргә онытмаска тиеш.

  1. Ислам йортны хатын-кыз өчен төрмә итеп -карамый.

  1. Бәйрәмнәрне үткәрү.

  1. Бәйрәмнәрне үткәргәндә үтәлергә тиешле иң мөһим кагый­дәләр түбәндәгеләр:

а) ирләр белән хатын-кызларның бергә булуына юл куй­маска кирәк;

б) бай мөселман булса да, әрәм-шәрәм, итүгә, файдасыз са­рыф итүдән баш тартырга.

  1. Исламга чит бәйрәмнәрне, мәсәлән, Раштуа көнен, Яна елны, аңа көнен, ата көнен, хезмәт көнен, туган көнне һ. б. бәй­рәм итү башка мәдәниятләргә иярү булып тора.

  2. Башка кайбер бәйрәмнәр дә, мәсәлән, Пәйгамбәр (с. г. с.) туган көн, Пәйгамбәрнең миграҗы (Мәккәдән Иерусалимга төн­ге сәяхәт һәм җиде күк катына ашу), Пәйгамбәрнең (с. г. с.) һиҗрәте кебек бәйрәмнәр дә Исламга читтән кертелгән.

4. Тыелган очракларга алмашка аерым авыл, шәһәр һәм район мөселманнарының бергә җыелып, анда бүгенге көннең һәм киләчәкнең төрле икътисадый, сәяси һәм социаль пробле­маларын тикшерүне оештыру, яки Коръән уку, Аллаһыны дан­лау өчен җыелу хуплана.

  1. Ата-аналар белән мөнәсәбәт.

  1. Ата-аналар янында булу һәм алар, турында кайгырту бик тә мөһим.

  2. Ата-ана янында күпме булырга тиешлек турында күрсәт­мә юк, әмма ул ата-ана үзләрен санга сукмыйлар дип уйларлык дәрәҗәдә аз булмаска тиеш.

  3. Мөселман үзенең әти-әнисен кайда гына очратмасын, ул аларның сәламәтлеге, ничек яшәүләре турында сорашырга тиеш.

  4. Мөселман ярлылар һәм мохтаҗлар өчен үзенең җавап­лылык тотарга тиешлеген исендә тотарга бурычлы. Вакытгвакыт ул аларга булышырга һәм аларга кирәкле бүләкләр бирергә тиеш.

  5. Әгәр мөселманны башка хатын (үз әнисе түгел) күкрәк сөтен имезеп үстерсә, ул әле тагын башка гаиләсе һәм туган­нары (сөт туганнары) барлыгын исендә тотарга тиеш.

  6. Туганнарыңның килгәнен көтеп ятырга кирәкми, алар янына үзен барырга кирәк.

7. Туйаннарың мыскыл иткәнгә шуның белән үк җавап кай­тару әйбәт түгел. Шул рәвешле үк җавап кайтарудан баш тар­тып, кеше әхлакый яктан үсә генә.

8. Мөселман әнисенең бертуган апа-сеңлесенә әнисенә кара* ган кебек үк карарга тиеш.

9. Мөселман үз әтисенең бертуган абый-энесенә әтисенә ка­раган кебек карарга тиеш.

10. Хатын-кыз аңа кияүгә чыгу тыелмаган туганы белән тү­бәндәге шартларда бергә булырга рөхсәт ителә:

а) аларның аралашуы әдәп чикләреннән чыкмаса;

б) ул туганы белән икәүдән-икәү генә булмаса.