Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Шаярулар.

  1. Шаяру яхшы нәрсә булып тора, чөнки гел җитди булу авыр,

  2. Шаяртасыз икән, начар, әдәпсез сүзләр кулланмаска, аларны күздә тотмаска кирәк.

  3. Гел җитди генә булырга да, туктаусыз көләргә дә ярамый, болардан качарга кирәк, чөнки бу үз-үзеңне хөрмәт итүне ки­метә һәм башка кешеләрнең хисләренә кагылуы ихтимал.

  4. Кешеләрнең хисләренә кагылмау өчең, шаяртканда чама белергә кирәк.

  5. Шаяртканда артык кул һәм тән хәрәкәтләре ясамаска кирәк.

  6. Шаяртканда кемнең дә булса әйберен алырга ярамый.

  7. Кешеләрне көлдерү өчен куркыту тыела.

  8. Шаярту өчен булса да ялганларга ярамый.

  1. Очрашканда үз-үзеңне тоту

Мөселман түбәндәгеләрне күздә тотарга тиеш:

1. Ул елмаерга тиеш, чөнки елмаю — уңышлы очрашуга ачкыч. Әмма кешеләргә алар материаль тәэмин ителгәннәре өчен генә еймаерга ярамый.

  1. Ул икенче бер мөселманны беренче булып сәламнәргә тиеш.

  2. Очрашкан вакытта беркемгә дә һәм бернинди сәбәп бе­лән дә баш имәскә тиеш.

  3. Сәлам бирешеп очрашкач, кул кысышу өчен уң кулын сузарга тиеш, бу үзара хөрмәтне арттыра.

  4. Ул кулы авырта торган кешенең кулын нык кысмаска тиеш.

  5. Кемнеңдер кулы пычрак булып, ул кул кысышырга телә­сә, сәбәбен әйтеп, әдәпле генә гафу үтенергә кирәк,

  6. Мөселман күрешкән саен кул бирешүгә канәгатьсезлек белдерергә тиеш түгел.

  7. Ирләр-ирләр кулын, хатын-кызлар хатын-кызларныкын кысыша. Әгәр хатын-кыз ир кеше белән кул биреп исәнләшергә тели икән, яки киресенчә, ир (хатын-кыз) моннан баш тартырга тиеш.

  8. Очрашканда гаилә хәлләре турында артык күп сорау бирү вакытны әрәм итүгә исәпләнә, эч пошыруга китерә, шунлыктан моннан качарга кирәк.

  9. Әгәр кемдер башка берәүне очратып, сәлам бирмичә генә сөйләшә башлый икән, теге кеше аның белән сөйләшмәскә хаклы.

  10. Кеше утырып тора икән, кул бирү өчен басу мәҗбүри түгел. Хәлбуки, басу өчен билгеле бер очраклар да бар, мәсә­лән, сәфәрдән кайткан кеше белән очрашканда.

  11. Ислам белгечләренең яки ата-ананың кулын үбү тыел­мый. Шулай да бу йогынтылы бай кешегә карата хупланмый. Беренче очракта бу кул кысышуны алыштырмаган шартларда рөхсәт ителә .

  12. Очрашу тәмамлангач, мөселман кабат кул кысышу өчен кулын сузарга һәм «Әссәламүгаләйкүм» (Иминлек булсын сиңа) дип әйтергә тиеш.

  13. Мөселман йогышлы авырулы кеше кулын кысмаска тиеш.

  14. Намаздан соң: «Такаббаль Аллаһ» дип кул кысышу сөн­нәт санала.

15.14. Сәлам бирешкәндә үз-үзеңне тоту.

  1. Үзара сәламләшү гаять зур әһәмияткә ия. Чөнки шуның аркасында дуслар һәм танышлар күбәя. Сәлам бирешүне әдәп­лелек һәм хөрмәт билгесе итеп карарга була.

  2. Хайванга атланып баручы җәяүлеие, җэяүле — утырган кешене, кечкенә төркемдәге кешеләр зур төркемдэгеләрне сә­ламләргә тиешләр. Яшь кеше өлкән кешене сәламли. Әгәр инде яшьләре бер чамадагырак ике кеше очраша икән, икесе дә беренче булып сәламли ала.

  3. Югарыда китерелгән кагыйдәләр катып калган, үзгәртер­гә ярамый торган кагыйдәләр түгел, чөнки кешеләрнең иң ях­шысы — икеләнеп тормыйча, беренче булып исәнләшүчесе.

  4. Сәламләшкәндә «Әссәламүгаләйкүм» дип әйтергә кирәк.

  5. «Хәерле кич», «Хәерле көн», «Исәнме» һ. б. кебек сүзләр не «Әссәламегаләйкем» сүзеннән соң гына кулланырга ярын.

  6. Әдәплелек сәламга сәлам белән яки тагын да яхшырак сүзләр белән җавап кайтаруны таләп итә. Иң кимендә «Вәгаләйкүмәссаләм» дип әйтергә кирәк.

  7. Сузу өчен тиешле сәбәпләр булмаган хәлләрдә мөсе-ман сәламгә шундук, сузмыйча җавап кайтарырга тиеш.

  8. Мөселман башкаларны сәламләгәндә яки башкалар аны сәламләгәндә аның сәламләве яки җавабы ачык итеп әйтелергә тиеш.

  9. Әгәр мөселман аның сәламен кемдер ишетмәде дип уй­лый икән, ул аны ике, ә бәлкем, өч тапкыр кабатлый ала, әмма шуннан да артык түгел.

  10. Кешеләр ике тапкыр очрашалар икән, исәнләшүне кабат­лау юкка вакыт әрәм итү яки бер үк төрле эш дип санарга ярамый.

  11. Бармак, уч һәм баш хәрәкәтләре белән сәламләшүдән качарга тырышырга кирәк.

  12. Мөселман таныш кешеләр белән дә, таныш түгелләр белән дә исәнләшергә тиеш. Бу дусларны һәм танышларны арт­тыра, Шуның белән бергә ул билгеле бер очракларда, мәсәлән, урамда һәм базарда, барлык кеше белән дә исәнләшә алмый.

  13. Әгәр мөселман бер төркем кешене күрә икән, аның алар арасындагы берничәсенең исемен һәм дәрәҗәләрен әйтеп исән­ләшүе кирәк түгел, аларның барысын берьюлы сәламләү җитә.

  14. Төркем сәламләгән вакытта да шулай ук, гомумән, бер­кемне дә аермыйча җавап кайтарырга кирәк.

  15. Ике мөселман очрашып, берсе икенчесенең исәнләшүенә шик белдерсә, аның җавап бирүе мәҗбүри түгел.

  16. Кем дә булса бер төркемне күреп, ул андагы бар кешегә гомуми сәлам бирә икән, гәрчә барчасынын да җавап бирүе әйбәт саналса да, моны берсе генә эшләсә дә ярый.

  17. Мөселманның бурычы — мөселманнарның да, мөселман булмаганнарның да сәламенә җавап бирү.

  1. Мөселман, бер-бер кешене очратып, аның җавап бирүе­нә шикләнә икән, ул барыбер аның белән исәнләшергә тиеш.

  2. Бар кеше белән дә исәнләшергә кирәк, диелсә дә, моны эшләмәскә кирәк очраклар да була, мәсәлән, кемдер йокласа яки ял итсә.

  1. Әгәр мөселман мөселманнар һәм мөселман булмаганнар төркемен очрата икән, ул «Әссәламегаләйкем» (сезгә иминлек булсын) дип әйтергә тиеш.

  2. Әгәр мөселманны ул бәдрәфтә уз ихтыяҗы белән утыр­ган вакытта сәламләсәләр, ул эше беткәнгә кадәр дәшмәскә, аннары гафу үтенеп, җавап бирергә тиеш.

  3. Өенә кайткач, мөселман үз гаиләсен сәламләргә оныт­маска тиеш.

  4. Балаларыңны очраткач, гәрчә беренче булып аларның исәнләшүе таләп ителсә дә, аларны сәламләргә кирәк.

  5. Кемдер башка бер кеше аркылы, мөселманга сәламнәр

җибәрә икән, әлеге мөселман сәлам җибәрүчене дә, аны ките­рүчене дә сәламләргә тиеш. («Әссәләму галәйнә вә галәйһи»,— диеп).

  1. Мөселман булмаган кешегә язу җибәргәндә: «Әссәламе- галәмән иттабага әл-һуда» дип язып (Хакыйкать юлыннан ба­ручыга иминлек булсын) язып җибәрергә кирәк.

26. Бер кешене яки төркемне очратканда аларны сәламләргә кирәк. Шулай ук аерылышканда кешеләр белән саубуллашыр­га кирәк, бу бәхәсләшкән, йә аралашу вакытында килешә ал­маган кешеләр булган очракларда бигрәк тә кирәк. Бу — алар арасында дошманлык юк, үзара яхшы мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү мөмкинлегенә югары бәя бирәбез, дигәнне аңлатачак.

  1. Тавыш беләнме (телефоннан һ. б.) яки язмачамы (хат аша, мәсәлән) исәнләшкәндә һәркем «Әссәламегаләйкем» дигән сүзләр белән башларга һәм тәмамларга тиеш.

  2. Ислам күзлегеннән караганда, мөселман булмаган кеше­ләрне «Әссәламүгаләйкүм» дигән сүздән башка да сәламләргә була.